Балтач энциклопедиясе


Җаббарова Чәчкә Харис кызы



бет21/30
Дата19.06.2016
өлшемі1.62 Mb.
#145873
1   ...   17   18   19   20   21   22   23   24   ...   30

Җаббарова Чәчкә Харис кызы—мәгариф хезмәте ветераны.

1927 елның 28 октябрендә Бөгелмә районының Кызыл Куәт авылында туган. 1942 елда җидееллык мәктәп тәмамлый һәм дүрт ел дәвамында колхозда эшли.

1946 елда Җаббаровлар гаиләсе Балтач төбәгенә күчеп килә. Яшь кыз урта белемне кичке мәктәптә укып ала. Бер үк вакытта башлангыч классларда балалар укыта.

1948-1953 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, тарихчы белгечлеге ала. Аның шуннан соңгы хезмәт юлы тулысы белән Балтач урта мәктәбендә үтә— 1953 елдан 1983 елга кадәр югары сыйныфларда тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта. 1958-1965 елларда мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары була. Бер үк вакытта актив җәмәгать эше алып бара—ул лектор, агитатор, пропагандист. 1956 елда Мәскәүдә РСФСР сәяси һәм фәнни белемнәр тарату буенча «Белем» җәмгыятенең оештыру съездында делегат булып катнаша. Ул шулай ук 1962 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе оештырган мәктәпләрдә дәресләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү проблемаларына багышланган Бөтенсоюз семинарында катнашты.

1980-1983 елларда Ч Җаббарова Балтач урта мәктәбе башлангыч партия оешмасының бюро әгъзасы, профком рәисе булып торды.

Күпьеллык нәтиҗәле педагогик эшчәнлеге өчен Ч.Х.Җаббаровага 1966 елда Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исем бирелде.

Ветеран лаеклы ялда, Балтач авылында яши.
Җамалиев Әхмәт Җамали улы—хезмәт ветераны, һөнәр остасы.

1934 елның 12 июлендә Шода авылында туган. Аның ерак гасырлардан килгән бабалары балта осталары, агачка җан өрүче һөнәр ияләре булганнар. Әхмәт Шода җидееллык мәктәбендә укый, Пыжмара урта мәктәбендә укып 1952 елда урта белем ала. Колхозларда ул чор өчен бик популяр булган механизатор һөнәрен үзләштерү теләге аны Үрнәк һөнәр училищесына алып килә.

Ә.Җамалиев 1953 елда Чепья МТСына кайтып тракторчы булып эшли башлый. 1958 елда туган авылына кайта һәм калган бөтен хезмәт юлын «Якты юл» колхозы кырларында иген үстерүгә багышлый. Үзенең пөхтәлеге, техниканы үз организмы кебек белүе һәм аңа сак карашы, аннан максималь нәтиҗәлелек алырга омтылышы белән башкаларга үрнәк, күп яшь механизаторларга остаз булды.

Эштән соң калган кыска гына вакытларда, күбесенчә кич-иртән, әти-бабаларыннан калган агач эше коралларын кулына ала, алар белән «серләшә». Пенсиягә чыккач Ә.Җамалиев бөтен игътибарын тәрәзә йөзлекләре, капка, өй бизәкләре, йорт җиһазлары ясауга бирә. Тиздән Әхмәт останың даны еракларга китә—аңа заказлар Казаннан, Мари, Удмурт Республикаларыннан, Киров, Ульянов өлкәләреннән, хәтта Мәскәүнең үзеннән килә башлый. Аның Шода авылындагы үз йорт-курасын күргән кеше аларның бизәкләренә, алардагы милли колоритка, тирән зәвыкка хәйран кала. Балтач һәм Куныр мәчетләрен бизәү өчен дә күп көч һәм тырышлык куйды.

Ә.Җамалиев бабасы Җәләлетдин, әтисе Җамалетдиннарның һөнәрен сүндермичә дәвам итте, шушы могҗизаны киләчәккә мирас итү хыялы белән оныгы Илнурны да агач серләренә өйрәтергә омтылды.

Ветеран 2002 елның сентябрендә Туган авылында вафат булды.


Җамалиев Рәүф Җәләлетдин улы — сугыш җәм хезмәт ветераны.

1921 елның 12 июлендә Хәсәншәех авылында туган. 1929 елда гаиләләре белән Карадуган кешеләре нигез салган Каргалы (Кызыл игенче) авылына килеп урнашалар. Карадуган мәктәбендә укып җиде сыйныф белем ала һәм колхозда хисапчы булып эшли башлый. 1937 елдан — Балтач районы җир бүлегендә бухгалтер-ревизор.

1940 елда Р. Җамалиев Кызыл Армия сафларына алына һәм Минск шәһәрендәге пехота училищесына җибәрелә. Әмма аңа укуын тәмамларга насыйп булмый — Бөек Ватан сугышы башлану белән курсантларны старшина дәрәҗәсе биреп хәрби частьларга озаталар. Якташыбыз десантчылыр частенә эләгә, дошман тылына ташлана һәм дүрт ай буе дошман тылында җимерү эшләре алып бара.

Р. Җамалиев алга таба 49 пехота полкы составында озын сугышчан юл үтә. Сугышны Кенигсберг (Калининград) шәһәрендә тәмамлый. Сугыш юлларындагы батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен» һәм башка күп сугышчан медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Р. Җамалиев район җир бүлегендә эшләвен дәвам итә, яңа оешкан «Северный» совхозы директоры урынбасары була.

Ветеран бүгенге көндә лаеклы ялда, туган авылы Хәсәншәехта яши.


Җамалиев Рәшит Җамали улы—авыл хуҗалыгы белгече.

Яңгул авылында 1934 елның 16 августында туган. 1949 елда Яңгул урта мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлый. 1949-1953 елларда туган авылындагы «Яңа тормыш» колхозында эшли.

1953 елда Совет Армиясе сафларына алына, тизләтелгән курсларда укып авиамеханик белгечлеге ала. 1956 елның көзендә армия хезмәтеннән кайткач, Үрнәк авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесында укып механизатор һөнәре ала, колхозга кайтып комбайнга утыра. Тиздән аны Яңгул авыл Советына секретарь итеп алалар.

Р.Җамалиевны колхоз коммунистлары 1963 елда башлангыч партия оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Шушы чорда ул кичке мәктәптә укып урта белем ала. Читтән торып укып Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый һәм агроном белгечлеге ала. Белемен тагын да тирәнәйтү өчен Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына читтән торып укырга керә, галим-агроном була.

1970 елда Р.Җамалиев «Яңа тормыш» колхозының рәисе итеп сайлана. Аның чын мәгънәсендәге җитәкче таланты, табигатьнең үзеннән килгән оештыру сәләте, җир «сулышын» тоя белүе нәкъ менә шушы авыр һәм җаваплы постта бөтен тулылыгы белән ачыла да инде. Бу еллар колхозның яшәрү, чәчәк ату чоры булды. Колхоз игенчелек һәм терлекчелек буенча алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелде, үзенең уңышлары белән бөтен республикабыз күләмендә дан алды. Күп кенә җитештерү объектлары, социаль-мәдәни оешмалар челтәре барлыкка килде. Колхоз базасында күп кенә республика, зона, район семинарлары уздырылды, аның уңышлары Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә күрсәтелде.

Хөкүмәтебез булдыклы җитәкченең нәтиҗәле хезмәтләрен югары бәяләде—Р.Җ.Җамалиев 1973 елда «Почет билгесе», 1981 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1986 елда Ленин орденнары, медальләр белән бүләкләнде. 1982 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган агрономы дигән абруйлы исем бирелде. Ул ВДНХның көмеш медаленә лаек булды.

Р.Җамалиев халык депутатларының егерменче чакырылыш район Советы, күп мәртәбәләр Яңгул авыл Советы депутаты, КПССның район комитеты әгъзасы итеп сайланды.

Колхоз рәисе вазыйфаларыннан киткәннән соң Р.Җамалиев 1996 елга кадәр халык депутатларының Яңгул авыл Советы рәисе, колхозның техника куркынычсызлыгы буенча инженеры булып эшләде.

Ветеран туган авылы Яңгулда яши.
Җамалиев Хәйретдин Җамали улы—хәрби хезмәткәр, полковник.

1920 елның 10 гыйнварында Яңгул авылында туган. Шунда ук җидееллык мәктәп тәмамлый. Казан финанс-икътисад техникумында укый. 1941 елда Чкалов шәһәрендәге зенит-артиллерия училищесын тәмамлый. Хәрби хезмәткә Мәскәү хәрби округына җибәрелә.

Х.Җамалиев Бөек Ватан сугышында катнаша—взвод, батарея белән командалык итә, дивизия штабының оператив идарәсе начальнигы урынбасары була, капитан дәрәҗәсенә күтәрелә. Көнбатыш, Дала, Воронеж һәм Икенче Украина фронтлары составында сугыша. Сугышны Беренче Украина фронтының 29-зенит-артиллерия дивизиясендә тәмамлый. Сугыш операцияләре вакытында дүрт мәртәбә яралана.Икенче группа сугыш инвалиды.

Х.Җамалиев 24 дәүләт бүләге кавалеры. Алар арасында Александр Невский, Сугышчан Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, Ике беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары бар. Ул югары дәрәҗәдәге командирларга гына бирелә торган А.Невский орденына лаек булган ике райондашыбызның берсе.

Сугыштан соң дивизия составындагы сержантлар хәзерләү мәктәбе начальнигы, полк командиры урынбасары була, армия дивизионына, зенит- артиллерия полкына командалык итә.

1960 елда Кораллы көчләрдә кыскартулар сәбәпле Х.Җамалиев отставкага чыга. Казанга кайтып төпләнә һәм 1988 елга кадәр төзелеш инженерлары институтында кадрлар бүлеге начальнигы булып эшли.

Ветеран Казан шәһәрендә яши.
Җамалиева Илгизә Гаяз кызы—сәүдә хезмәте ветераны.

Арча районының Чыпчык авылында 1955 елның 11 маенда туган. Урта белем алганнан соң Казан кооперация техникумына укырга керә. 1974 елда техникумны тәмамлый һәм азык хәзерләү технологы белгечлеге ала.

И.Җамалиева эшкә Балтач район кулланучылар җәмгыятенә җибәрелә һәм 1988 елга кадәр җәмәгать туклануы предприятиесенең технологы булып эшли. Үзен тирән хәзерлекле белгеч, оста оештыручы итеп күрсәтә. Шушы сыйфатларын искә алып 1988 елда җәмәгать туклануы предприятиесенең директоры итеп билгеләнә. Шул ук вакытта читтән торып укып Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетын тәмамлый, авыл хуҗалыгын оештыручы-икътисадчы дипломы ала.

1997 елда И.Г.Җамалиевага совет кооперациясе системасында озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

И.Җамалиева 1998 елда авыру сәбәпле эшеннән китәргә мәҗбүр булды.
Җәләев Мансур Җәләлетдин улы—милиция хезмәткәре, подполковник.

1926 елның 10 маенда Нөнәгәр авылында туган. 1939 елда Чепья урта мәктәбендә укып җиде сыйныф белем ала. Колхозда эшли.

1943 елда М.Җәләев хәрби хезмәткә чакырыла. Аның Совет Армиясе сафларындагы хезмәте 1952 елга кадәр сузыла. Демобилизацияләнү белән Татарстан республикасы автоинспекциясенә юл хәрәкәтен тәртипкә салу бүлеге инспекторы булып эшкә килә һәм үзенең бөтен гомерен шушы хезмәткә багышлый. Хезмәт белән бергә ул кичке мәктәптә укып урта белем, Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында укып инженер-механик белгечлеге ала.

М.Җәләев шушы инспекциядә эшләп эзлекле үсеш баскычлары үтте: 1954-1961 елларда Дәүләт автоинспекциясендә машина белән идарә итүгә хокук бирү өчен имтиханнар кабул итү комиссиясендә эшли, 1961-1963 елларда—Казан шәһәренең Ленин районы автоинспекциясе начальнигы, 1963-1965 елларда— Татарстан Дәүләт автоинспекциясе начальнигы урынбасары, 1965-1969 елларда— Казан шәһәренең Идел буе район автоинспекциясе начальнигы. 1969-1982 еллар дәвамында республика Дәүләт автоинспекциясенең юл күзәтчелеге бүлеге башында торды һәм шушы хезмәтеннән милиция подполдковнигы дәрәҗәсендә, автоинспекция хезмәтендә 38 ел эшләп, отставкага чыкты.

«За безупречную службу в МВД» медаленең барлык өч дәрәҗәсе кавалеры. Казан шәһәрендә яши.
Җәләев Наил Җәләлетдин улы—галим, геология фәннәре докторы.

1933 елның 1 июнендә Тәрхан авылында туган. 1950 елда алтын медаль белән Чепья урта мәктәбен тәмамлый, Казан дәүләт университетының туфрак-геология факультетына укырга керә. 1956 елда укуын тәмамлап Әлмәт шәһәрендәге нефть разведкасы идарәсендә инженер-геолог булып эшли башлый. Монда 1965 елга кадәр эшләү дәверендә нефть ятмаларын эзләү һәм табуның яңа эффектлы ысулларын булдыру юнәлешендә киң фәнни-тикшеренү эше алып бара, аның нәтиҗәләрен практикада тормышка ашыра.

Н.Җәләев 1965-1970 елларда Бөгелмәдә «Татнефтегазоразведка» системасында эшли. Фәнни эзләнүләрен дәвам итә, аларны гомумиләштереп 1967 елда кандидатлык, 1970 елда докторлык диссертацияләрен яклый, геология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе ала. Аның фәнни эшчәнлеге нефть һәм газ ятмаларын комплекслы өйрәнү һәм бәяләү, аларның файдалы тыгызлыгын ачыклау кебек актуаль мәсьәләләргә карый һәм зур практик әһәмияткә ия. Бу юнәлештә ул тәкъдим иткән ысул һәм җайланмалар күп чит илләрдә патентланган, дөньяның иң алдынгы илләре тарафыннан сатып алынган.

Н.Җ.Җәләев 1967 елдан Минск шәһәрендә эшли, соңрак Казахстандагы нефть ятмаларын өйрәнүгә җибәрелә. Эзләнүләренең киң практик әһәмиятен искә алып контракт нигезендә нефть ятмаларын эзләүне һәм бәяләүне җайга салу өчен аны төрле чит илләргә җибәрәләр. 1972-1975 елларда ул Польшада, 1977-1981 елларда Бангладешта эшли, консультация максатларында башка чит илләрдә була. Бүгенге көндә Польшада эшләвен дәвам итә.


Җәләев Шамил Шәфыйк улы—коммуналь хезмәт күрсәтү тармагы җитәкчесе.

1953 елның 26 мартында Арча районының Үгез Елга авылында туган. Апаз мәктәбендә укып сигез сыйныф белем ала һәм Үрнәк һөнәри-техник училищесында укып шофер һөнәрен үзләштерә.

1971-1973 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

Армия сафларыннан кайткач «Ватан» совхозында шофер булып эшли. 1976-1985 елларда—Балтач хуҗалыкара төзелеш оешмасы шоферы. Шушы чорда Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына читтән торып укырга керә.

Булачак югары белемле белгеч 1985 елда районыбызның «Алга» колхозына баш инженер булып эшкә килә. Техниканы яхшы үзләштергән, зур тормыш мәктәбе узган Ш.Җәләев монда үзен кешеләр белән эшли белүче, хәзерлекле, зур эшләргә сәләтле белгеч итеп таныта. 1988 елда институтны тәмамлап инженер-механик дипломы алгач, ул район коммуналь хуҗалыгына җитәкче итеп тәкъдим ителә. Ш.Җәләев бүген дә шушы тармакка уңышлы җитәкчелек итә. Аның җитәкчелегендә оешма чын мәгънәсендә киң колачлы, күп тармаклы заманча предприятиегә әверелде.Предприятиенең ныклы базасы, хәзерлекле кадрлары барлыкка килде, техник егәрлеге чагыштыргысыз үсте. Анда 250гә якын кеше эшли, район үзәгеннән тыш предприятие 24 авылга хезмәт күрсәтә. Хезмәт күрсәтүнең сферасы киңәйде, хезмәт күрсәтү культурасы үсте, аның күләме 40 млн. сумнан артып китте. Контейнерлар белән чүп җыештыру, урамнарны себерү һәм су сибү, урамнарда чәчәк-гөл үстерү кебек эшләр әле биш-алты ел элек кенә хыял кебек күренсә, бүген—чынбарлык. Предприятие үсү һәм киңәю юлында. Аның эш тәҗрибәсен махсус семинарларда бөтен республика өйрәнә. Шундый семинарларның соңгысы 2005 елның июлендә республикабыз районнары хакимият башлыклары урынбасарлары һәм коммуналь хезмәт күрсәтү предприятиеләре җитәкчеләре катнашында зур уңыш белән узды.

2002 елда Ш.Ш.Җәләевка Татарстан Республикасының атказанган торак- коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.


Җәләлов Ринат Гыйният улы—дәүләт эшлеклесе.

1949 елның 10 июлендә Ор авылында туган. 1966 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. Укуын Казан электротехник элемтә техникумында дәвам итә. 1968 елда техникумны тәмамлый һәм Совет Армиясе сафларына алына. Ул Кызыл Байрак орденлы данлы Төньяк флотта матрос булып хезмәт итә.

1971 елда хәрби хезмәттән аерылып туган ягына кайта һәм Балтач район элемтә үзәгенең өлкән электромеханигы булып эшли башлый. Күп тә үтми, аны Арча районына алалар—1972-1979 елларда ул Арча районы элемтә челтәре начальнигы.

1981 елда читтән торып Куйбышев шәһәрендәге электротехник элемтә институтын тәмамлый, электр элемтәсе инженеры белгечлеге ала. 1986-1993 елларда Казан шәһәр телефон челтәренә җитәкчелек итә. 1993 елда Татарстан Республикасы Элемтә министры итеп билгеләнә.

Кайда һәм нинди генә хезмәттә булмасын, Р.Г.Җәләловка җаваплылык, компетентлык, фикерләү колачы, зыялылык, кешеләрне аңлый һәм олы максатларга туплый һәм рухландыра белү кебек күркәм сыйфатлар хас. Табигатьтән килгән җитәкче, әйдәп баручы таланты һәм зирәклек әлеге сыйфатларның продуктлылыгын тагын да киңәйтә.

Р.Г.Җәләлов үзенең туган ягына, туган авылына, аның кешеләренә гаять игътибарлы. Туган авылы Орда аның һимаялеге белән мәдәният йорты, мәчет, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга мәһабәт һәйкәл төзелде, авылда зур төзекләндерү эшләре башкарылды, авылны әйләнеп уза торган заманча юл салынды. Әлеге игелекле эшләре белән якташларының тирән ихтирамын казанды.

Р.Г.Җәләлов 1984 елда халык депутатларының Арча поселок Советы депутаты итеп сайланды. 1992 елдан—халык депутатларының Казан шәһәр Советы депутаты.

Озак еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен 1995 елда Татарстан Республикасының атказанган элемтәчесе дигән абруйлы исем бирелде.

2005 елдан—Татарстан Республикасы Премьер-Министрының киңәшчесе.
Җәмилов Салих Сафа улы—партия, совет эшлеклесе.

1911 елда Царево-Кокшайск өязенең (хәзерге Тубән Кама районы) Кызылъяр (Яуш) авылында туган. Хезмәт юлын күп замандашлары кебек үк әтисенең крестьян хуҗалыгында башлый. Башлангыч белемне дә шунда ала. Авылда колхоз оешу белән аларның гаиләсе колхозга керә һәм Салих Җәмилов Молотов исеме алган шушы колхозның хисапчысы булып эшли, комсомол сафларына керә, актив комсомолец була. 1934-1935 елларда комсомол оешмасының секретаре була, изба-читальня оештырып, анда избач булып эшли. 1935-1939 елларда—ВЛКСМның Кызыл Юл район комитетының техник секретаре, секретаре.

С.Җәмилов тиздән партия эшенә алына. 1939-1941 елларда—ВКП(б)ның Кызыл Юл район комитетының оештыру бүлеге мөдире, кадрлар буенча секретаре. 1941-1946 елларда эшче-крестьян депутатларының Кызыл Юл район Советы башкарма комитеты рәисе булып эшли. 1946 елда аны Казанга ВКП(б) өлкә комитеты каршындагы икееллык партия мәктәбенә укырга җибәрәләр.

Укуын тәмамлагач С.Җәмилов Чепья районына эшкә җибәрелә. Башта хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, берничә айдан—рәисе итеп сайлана. 1949 елда исә район коммунистлары аны ВКП(б) район комитетының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Ул өч ел дәвамында шул чордагы Чепья районының иң олы җитәкчесе була. Үзе эшләгән 1948-1951 елларда барлык тормыш тәҗрибәсен, яшьтән үзенә хас булган оештыру сәләтен район коммунистларын һәм алар ярдәмендә халкын сугыштан соңгы авыл алдында торган авыр бурычларны хәл итүгә туплауга бирә.

Борчулы, шәхес культы илне тетрәндереп торган елларда С.Җәмилов йөрәк авыруы белән авырый башлый һәм үзен җиңелрәк эшкә күчерүләрен сорап рапорт бирә. Аңа эшләү өчен Кама Тамагы яки Саба районнарын тәкъдим итәләр. Ул соңгысын сайлый һәм Азин МТСының сәяси бүлек начальнигы урынбасары булып эшли башлый. Әмма тиздән сәламәтлеге аркасында пенсиягә чыга һәм Шәмәрдәндә төпләнә. Шушында 1963 елда 52 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат була. Кабере—Шәмәрдән зиратында.

С.С.Җәмилов киң күңелле кеше була. Инде пенсиядә вакытта да аның янына кешеләр ярдәм, киңәш сорап еш киләләр. Ул балаларны бик ярата, олыгайгач та алар арасында кайнаша. Әйбәт балта остасы, столяр була, аш-су пешерергә, кием тегәргә оста була.

Хезмәтләре өчен РСФСР Югары Советының Мактау Грамотасы, «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Хатыны, укытучы Разия Гариф кызы да шундый ук медаль иясе.

С.Җәмилов гаиләсендә дүрт кыз үсә. Олы кызы Роза Шәмәрдән урта мәктәбенең әйдәп баручы укытучысы, ике мәртәбә Сорос премиясе алган. Икенче кызы Динә Арчада балалар бакчасы тәрбияче-методисты. Өченче кызы Луиза Аксубай районының Иске Мокша урта мәктәбе директоры, РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы. Дүртенчесе Руфина (Чепья авылында туган) Арча районының Төбәк-Чокырча урта мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы.


Җиһаншин Рафаэль Фәрит улы—хезмәт алдынгысы.

1957 елның 1 октябрендә Комаров Завод авылында туган. 1975 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан электротехник элемтә техникумына укырга керә. 1978 елда техникумны тәмамлап Балтач элемтә үзәгендә электромеханик булып эшли башлый. 1980-1993 елларда элемтә цехы начальнигы урынбасары, цех начальнигы, техник-эксплуатация инженеры булып эшли. 1993-2001 елларда— район элемтә үзәгенең баш инженеры. 2001 елда «Таттелеком»ның Арча зона электр элемтәсе үзәгенең Балтач район электр элемтәсе үзәге начальнигы итеп билгеләнә.

Элемтә чараларын киңәйтү һәм камилләштерүдәге хезмәтләре өчен 2002 елда Татарстан Республикасының атказанган элемтәчесе дигән мактаулы исем бирелде.

Бүгенге көндә район газ эксплуатацияләү идарәсендә эшли.


Җиһаншина Рәйсә Гозәер кызы—хезмәт ветераны.

1923 елның 17 июлендә Түнтәр авылында туган. Түнтәр мәктәбендә җиде сыйныф белем ала һәм колхозда эшли башлый. Аңа ифрат авыр сугыш алды һәм сугыш елларында чордашлары белән бергәләп ирләрсез калган авыл тормышының бөтен афәтен үз иңнәре аша үткәрергә туры килә.

1945 елда Мари Иле Республикасының Мари-Төрәк районындагы Кече Түнтәр (Түнтәр Пүчинкәсе) авылында яшәүче авылдашы Миңнемулла белән гаилә корып җибәрә һәм шушы авылда яши башлый. Аның алдагы бөтен гомере «За мир» совхозында сыер савучы хезмәтенә багышлана. Ул Мари-Төрәк районының иң алдынгы савымчыларының берсе, исеме районның Почет Китабына кертелгән, күп мәртәбә район җитәкчелегенең Мактау Грамоталарына, кыйммәтле бүләкләргә лаек булган. «Мари АССРның иң яхшы терлекчесе» исемен алган. Ул 1967-1971 елларда биш ел рәттән Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашкан, 1967 һәм 1970 елларда күргәзмәнең бронза, 1968 елда— көмеш медальләрен алган. Фидакарь хезмәтләре өчен 1971 елда аңа хөкүмәтебезнең иң югары бүләге—Ленин ордены бирелде.

Ветеран Түнтәр Пүчинкәсе авылында улы Фоат, килене Рита гаиләсендә яши, оныклары Ясминә һәм Булатны үстерешә.



З
Закиров Габделхак Закир улы – сугыш һәм хезмәт ветераны.

1923 елның 2 сентябрендә Яңгул авылында туган. Яңгул урта мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң «Яңа тормыш» колхозында эшли. 1942-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Ул хезмәт иткән частьне су асты көймәсе белән камалыштагы Ленинградка кертәләр. Г.Закиров Ленинград блокадасы газапларын бөтен тулылыгы белән кичерә. 1943 елда блокаданы өзү өчен барган каты сугышлара яралана һәм дәваланганнан соң демобилизацияләнә.

Туган ягына кайткач, кыска сроклы курслар үтеп, тракторчы һөнәрен ала, туган колхозында иген игә. 1950-1958 елларда - Балтач МТСы тракторчысы. 1958-1980 елларда туган колхозында шул ук эшне дәвам итә, югары хезмәт күрсәткечләренә ирешә. Хезмәт биографиясенең соңгы елларын ул терлекчелектә хезмәтне механикалаштыруга багышлый. Ул елларда терлекчелек продуктлары җитештерү өлкәсендә «Яңа тормыш» колхозы ирешкән югары уңышларда Г.Закировның хезмәте бәя биреп бетергесез.

Фронттагы батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күп сугышчан медальләргә лаек була. Тыныч хезмәттәге казанышлары 1996 елда хөкүмәтебезнең иң югары бүләге – Ленин ордены белән бәяләнде.

1996 елның 8 декабрендә вафат булды. Кабере Яңгул авылы зиратында.
Закиров Гариф Закир улы – хәрби хезмәткәр, майор.

1909 елның 7 февралендә Пыжмара авылында туган. 1917-1921 елларда Түнтәр мәдрәсәсендә укый. Үсмер еллары әтисе хуҗалыгында крестьян хезмәтендә үтә. 1928 елда Донбасс якларына китә һәм шахтер булып эшли. 1931 елда Кызыл Армия сафларына алына, Казанда полк мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач 1933 елда татар-башкорт хәрби мәктәбенә алына. 1935 елда укуын тәмамлап Ерак Көнчыгышка җибәрелә. 1939-1946 елларда Хабаровск шәһәрендә рота командиры булып хезмәт итә.

1946 елда Г.Закиров командованиенең резервына алына, 1947-1948 елларда хәрби частьнең офицер-распорядителе була. 1951 елда Тын океан флотының кичке университетын тәмамлый, майор дәрәҗәсе ала. 1955 елга кадәр хәрби берләшмә штабында эшли. 1955 елда отставкага чыга һәм туган ягына кайта.

Хәрби хезмәт чорындагы батырлыклары өчен 1944, 1945 елларда Кызыл Йолдыз, 1947 елда Сугышчан Кызыл Байрак, 1954 елда Ленин, 1985 елда Беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.

1986 елның 4 ноябрендә үлде. Пыжмара авылы зиратына күмелгән.
Закиров Гыйлаҗетдин Закир улы - хәрби хезмәткәр, полковник.

1923 елның 4 декабрендә Түнтәр авылында туган. Өч яше тулганчы ук әтисе үлү сәбәпле аңа ятимлектә, болай да авыр, юксыл елларның бөтен фаҗигасен үз язмышында татып үсәргә туры килә. Түнтәрдә сигез сыйныф белем алгач колхозда эшли башлый. 1941 елда авылда беренчеләрдән булып Бөек Ватан сугышына китә. Башлангыч хәрби хәзерлек үткәннән соң, 1942 елның башыннан Т-34 танкында 33-танк бригадасы сафларында радист-пулеметчы булып сугыша, Төньяк-Көнбатыш, Калинин фронтлары гаскәрләре составында Орел, Минск, Курск юнәлешендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1943 елда фронтта Коммунистлар партиясе сафына керә.

Г.З.Закировның сугышчан юлы Беренче һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» һ.б. медальләр белән бәяләнгән.

Полковник Г.Закиров армия сафларыннан 1965 елда демобилизацияләнә һәм Пермь шәһәрендә яши. Башта эчке эшләр органнарында, аннан соң күп еллар Пермь шәһәренең 114-мәктәбендә хәрби хәзерлек укытучысы булып эшли. Үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү өчен зур хезмәт куя. Аның тыныч тормыштагы хезмәтләре «Хезмәттәге батырлык өчен», «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медальләренә лаек була. Ул шулай ук «За безупречную службу» медаленең тулы өч дәрәҗәсе кавалеры.

Батыр якташыбыз 1988 елның 5 декабрендә вафат булды. Кабере Пермь шәһәренең татар зиратында.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   17   18   19   20   21   22   23   24   ...   30




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет