Балтач энциклопедиясе



бет20/30
Дата19.06.2016
өлшемі1.62 Mb.
#145873
1   ...   16   17   18   19   20   21   22   23   ...   30

Данилов Илья Фролович — сугыш һәм хезмәт ветераны.

Элекке Чепья районының Югары Субаш авылында 1925 елның 9 мартында туган. 1936 елда Субашта башлангыч, 1939 елда Түнтәрдә җидееллык, 1942 елда Чепьяда урта мәктәп тәмамлый. 1943 елның башында фронтка китә. Ленинград янындагы оборона сугышларында, Ленинград блокадасын өзүдә катнаша, батырлык үрнәкләре күрсәтә. Сугыштагы батырлыклары өчен Беренче һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, өч мәтәбә «Батырлык өчен» медале, башка күп медальләр белән бүләкләнә.

1947 елда демобилизацияләнә һәи Чепья районында төрле җитәкче постларда эшли. 1950-1953 елларда ВЛКСМның Чепья район комитетының беренче секретаре, 1953-1954 елларда партия райкомының оештыру бүлеге мөдире була.1955-1958 елларда—«Марс» колхозы рәисе.

1958 елда И.Ф.Данилов Казан шәһәренә күчә һәм «Оргсинтез» җитештерү берләшмәсенең җәмәгать туклануы предприятиесенә җитәкчелек итә. 1998 елдан—пенсиядә

Казан шәһәрендә яши.
Данилов Петр Павлович — эстрада артисты.

Иске Көшкәт авылында 1962 елның 26 мартында туган. Чепья урта мәктәбенең сигез сыйныфын тәмамлагач 1977 елда Удмурт Республикасының Дебесск шәһәрендәге педагогия училищесының нәфис графика бүлегенә укырга керә һәм аны 1981 елда бик яхшы билгеләре белән тәмамлый. Укуын Удмурт дәүләт университетында дәвам итә. Университет елларында ук үзенең җор холкы белән җәмәгать эшләренең үзәгендә була—университетның профсоюз комитетын җитәкли, шул чордан башлап унөч ел буе «Чипчирган» фольклор-этнография ансамблендә җырлый.

1986-1994 елларда Завьялово районының Юбилейное урта мәктәбендә сәнгать дәресләре укыта.

1994 елдан—«Айкай» Удмурт дәүләт фольклор җыр театрында. «Айкай» ансамбле, Удмурт дәүләт телерадиокампаниесенең хор капелласы, төрле үзэшчән коллективлар өчен костюмнарның эскизларын эшли. Үз районыбызның Урта Көшкәт фольклор ансамбле костюмнарын да ул иҗат итте.

Финляндия, Венгрия, Италия, Швейцария, Хорватия һ. б. илләрдә үткән халыкара һәм Россия күләмендәге фестивальләрдә катнашып, аларның лауреаты һәм призеры булды. 2002 елдан—«Айкай» Удмурт дәүләт фольклор җыр театрының директоры.

Удмурт Республикасы сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен 2002 елда Удмурт Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде. 2003 елда «Айкай» ансамбленә эшләгән нәфис сәхнә костюмнары эскизлары өчен Удмурт Республикасының Дәүләт премиясе бирелде.

Районыбызның удмурт үзешчән коллективлары белән тыгыз элемтәдә яши.
Даутов Ниаз Курамша улы — опера җырчысы һәм режиссеры.

1913 елның 23 сентябрендә Казанда Комаров Завод (Комзавод) авылының атаклы сәүдәгәре Курамша Даутов гаиләсендә туган. Балачагы әби-бабайлары янында Комзавод авылында уза. 1930 елда Казанда урта мәктәп тәмамлый һәм бераз вакыт укытучы булып эшли. Мәскәү шәһәренә килеп Мәскәү университетының биология факультетына укырга керә. 1939 елда Мәскәү театр институты каршындагы музыкаль драма курсларында шөгыльләнә башлый. Шул ук елны Мәскәү консерваториясенең татар опера студиясенә күчә һәм 1939-1943 елларда аның вокал факультетында укый. Бер үк вакытта Мәскәү музыкаль театры сәхнәсендә чыгышлар ясый, популярлык казана.

Укуын тәмамлагач Н.Даутов Свердловск опера һәм балет театрында солист булып эшли башлый.1953 елда шушында ул режиссер буларак үзенең беренче спектаклен сәхнәгә куя. Тиздән Чиләбе опера һәм балет театрының баш режиссеры була.

Репрессияләнгән сәүдәгәрләр гаиләсеннән чыккан Ниаз Даутов бары тик 1956 елда гына үз халкына хезмәт итү мөмкинлеге ала һәм Казанга кайта. Аның иҗатының чәчәк аткан чоры шунда башлана. 1956-1960 елларда ул М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының солисты һәм бер үк вакытта баш режиссеры. Н.Җиһановның «Алтынчәч» операсында Җик, Дж.Пуччининың «Богема»сында—Рудольф, Дж. Вердиның «Травиата» һәм «Риголетто»сында—Альфред, Герцог партияләрен башкару аңарга шөһрәт китерә. Казан сәхнәсендә ул режиссер буларак «Евгений Онегин», «Травиата», «Риголетто», «Богема», «Алтынчәч», «Җәлил» операларын яңгырата. Татар композиторларының «Самат» (Х.Вәлиуллин), «Җиһангир» (Р.Гобәйдуллин), «Кара йөзләр» (Б.Мөлеков) һ. б. опералары да сәхнәгә Н.Даутов тарафыннан куела. Нәкъ шул хезмәтләре өчен 1958 елда аңа Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. 1957 елда ул РСФСРның Халык артисты исемен ала.

Н.Даутов яшь опера җырчылары тәрбияләүгә зур игътибар бирде. 1975-1986 елларда Казан консерваториясенең опера хәзерлеге кафедрасы мөдире булды.

Татар опера сәнгатен тудыруга һәм үстерүгә Н.Даутовның куйган хезмәте бәя биреп бетергесез зур.

Н.Даутов 1986 елның 16 апрелендә Казан шәһәрендә вафат булды.
Дәүләтгәрәев Фидаил Рамазан улы — хезмәт алдынгысы.

1957 елның 5 гыйнварында Куныр авылында туган. 1972 елда Шода сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм «Якты юл» колхозында хезмәт юлын башлый. Кичке мәктәптә укып урта белем ала. 1975-1977 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Шунда шофер белгечлеге ала.

Ф.Дәүләтгәрәев гаять төпле, нык характерлы, фидакарь хезмәт кешесе. Армия сафларыннан кайтканнан соң аның бөтен гомере туган колхозында автомашина руле артында узды. Ул районыбызның иң алдынгы шоферларының берсе. Күп мәртәбә ярышта җиңүче буларак районның иң яхшы шоферы булып танылды, район хакимиятенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Ул «хезмәттәге батырлык өчен» медале кавалеры.

2002 елда Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.


Дәүләтшин Гыйлмулла Дәүләтша улы — җирле үзидарә хезмәте ветераны.

1925 елның 14 июлендә Шода авылында туган. 1931-1938 елларда Шода җидееллык мәктәбендә белем ала. 1939 елда Шода авылындагы ул чорда Тукай исемен йөрткән колхозда эшли башлый. 1943 елда хәрәкәттәге армиягә алына, сугыш операцияләрендә катнаша—элемтәче булып хезмәт итә. Сугышчан батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хәрби хезмәттән Г.Дәүләтшин 1948 елда гына демобилизацияләнә, янә туган колхозында зшли: ат җигә, урман кисә, иген игә. Шуннан соң ун елга якын 1949-1958 елларда—Шода авылында комсомол оешмасы секретаре, кырчылык бригадиры, ферма мөдире, колхоз рәисе урынбасары,колхоз рәисе вазыйфаларын башкара.

1958 елда Дорга авыл Советы башкарма комитеты рәисе булып сайлана һәм 28 ел буе—1986 елга кадәр шушы хезмәттә булды. Әлеге дәвердә Г.Дәүләтшин «Якты юл» һәм «Активист» колхозлары җитәкчеләре белән берлектә авыл Советы җирлегенә кергән торак пунктларны төзекләндерү, халык мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү юнәлешендә гаять күп эшләде. Ул елларда төзелеп сафка баскан мәдәният-көнкүреш объектлары гына да озын исемлек тәшкил итә: Куныр авылында мәдәният йорты, балалар бакчасы, ике катлы универмаг, ашханә, Шода авылында мәдәният йорты, медпункт, кибет, балалар бакчасы, М.Фәйзинең музей-утары, Доргада балалар бакчасы, Улисьялда укыту-тәрбия комплексы, клуб, Курамьялда клуб, мәктәп, Кургем авылында мәктәп…Кыскасы, шушындый олы һәм игелекле эшләре белән Дорга авыл Советы районда гына түгел, бөтен республикада мактаулылар рәтендә булды.

Г.Дәүләтшин 1970 елда авыл һәм поселок Советлары хезмәткәрләренең Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты. 1967 елда социалистик йөкләмәләрне арттырып үтәгәне өчен район Почет Тактасына кертелде. 1975 елда КПСС өлкә комитетының һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.

Соңгы вакыттаКазан шәһәрендә яши.


Дәүләтшин Фоат Гыйлмулла улы — хезмәт алдынгысы.

1954 елның 5 августында Шода авылында туган. Шода сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң укуын Чепья урта мәктәбендә дәвам итә. 1971 елда урта белем алып Шода сигезьеллык мәктәбендә пионервожатый булып эшли. 1972-1974 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1976 елда Казанда һөнәр училищесын тәмамлаптөзүче-мастер һөнәре ала һәм туган авылына кайта. Ф.Дәүләтшинның шуннан соңгы бөтен гомере туган колхозы «Якты юл»да төзелешкә бирелгән. Аның җитәкчелегендә колхозның күп производство һәм социаль-мәдәни объектлары төзелде. Бүген дә ул тәҗрибәле һәм өлкән төзүче-мастер буларак колхозның киң төзелеш эшләренә җитәкчелек итә.

2001 елда Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе исеменә лаек булды.

Дәүләтшина Зөлхия Әхмәтсафа кызы — журналист.

1946 елның 25 апрелендә Куныр авылында туган. Шода җидееллык мәктәбен тәмамлый, Чепья урта мәктәбендә укып 1963 елда урта белем ала. 1964-1971 елларда Куныр авылында китапханәче булып эшли. 1967 елда читтән торып Алабуга мәдәният училищесының китапханәләр бүлеген, 1975 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.

1971 елда З.Дәүләтшина Түбән Кама шәһәренә килә. Кирпеч заводында, шиналар җитештерү заводында эшли, шәһәрнең беренче китапханәсендә уку залы мөдире була. Аннан соң—«Ленин нурлары» шәһәр газетасында тәрҗемәче-корректоры. 1990 елда монда «Туган як» исемле мөстәкыйль татар газетасы чыга башлый һәм З.Дәүләтшина бүгенге көнгәчә аның хатлар бүлеге мөдире.

Ул шәһәрнең җәмәгать тормышында актив катнаша. Шуның белән газетаның кайнар тормыш сулышы белән яшәвенә ярдәм итә.

2001 елда З.Дәүләтшинага Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.
Дәүлиев Газинур Дәүләт улы — табиб.

Саба районының Тимершык авылында 1957 елның 7 апрелендә туган.

1976 елда Саба урта мәктәбен тәмамлап Казан медицина институтына укырга керә. Шушы уку йортының дәвалау факультетын тәмамлап 1982 елда табиб-хирург белгечлеге ала. 1983-1985 елларда Чепья участок хастаханәсендә хирург булып эшли. 1985-1990 елларда— шушы хастаханәнең баш табибы.

1990 елның апрелендә Балтач үзәк хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнә. Бүгенге көнгәчә әлеге җаваплы вазыйфаны башкара. Югары категорияле табиб.

Районда халык сәламәтлеген саклауның матди базасын ныгытуга, аны хәзерлекле кадрлар белән тәэмин итүгә, яңа, заманча дәвалау һәм профилактика аппаратлары белән коралландыруга, хезмәт сферасын киңәйтүгә, профилактика эшен көчәйтүгә Г.Д.Дәүлиев көндәлек игътибар бирә. Шушы киң һәм күпкырлы хезмәтнең нәтиҗәсе буларак, районда сәламәтлек саклау эшенең торышы елдан-ел яхшыра. Менә шушы нәтиҗәле хезмәтләре өчен Г.Д.Дәүлиевкә 2004 елда Татарстан Республикасының атказанган табибы дигән мактаулы исем бирелде.
Денисов Михаил Тихонович — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1915 елның 5 ноябрендә Чепьяда туган. 1925-1929 елларда Чепья мәктәбендә укый. Ул чагындагы «Горд Кизили» колхозында хезмәт юлын башлый. 1937 елда хәрби хезмәткә алына, аны тәмамлап 1940 елда туган авылына кайта. Әмма бер елдан Бөек Ватан сугышы башлана һәм ул 1941 елның июлендә кабат солдат шинелен кия. Шул ук елның ноябрендә Казанда кече офицерлар курсын тәмамлый, миномет взводы командиры булып сугышка керә.1942 елның февралендә авыр яралана, озак дәваланганнан соң сәламәләнү өчен дип өенә кайтаралар. 1942-1945 елларда Чепья урта мәктәбендә хәрби хәзерлек укытучысы.

1945 елның башында аны кабат фронтка җибәрәләр. Икенче Украина фронты гаскәрләре составында Венгрияне, Австрияне, Чехословакияне фашистлардан азат итүдә катнаша. Сугыш юлындагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң М.Т.Денисов туган авылы Чепьяда укытучы, ДОСААФның Чепья район оешмасы инспекторы, «Сельхозтехника» бүлекчәсендә склад мөдире һ. б. эшләрдә эшләде.

Сугыш һәм хезмәт ветераны 2005 елның 10 гыйнварында вафат булды.
Динмөхәммәтов Габделхәй Ишмөхәммәт улы — мәгърифәтче, журналист, язучы.

Озак еллар дәвамында атаклы Түнтәр мәдрәсәсенең мөдәррисе булган, татар тарихына Ишми ишан исеме белән кергән олы дин эшлеклесе Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовның улы. 1801 елда Түнтәрдә туган. Башта Түнтәр мәдрәсәсендә, аннан соң Пермь шәһәрендә мәдрәсәдә укый. Малмыждагы рус-татар мәктәбендә укып дөньяви гыйлем ала. Вятка губернасының Слободск шәһәрендә (хәзерге Киров өлкәсендәге район үзәге) укытучылар семинариясендә имтихан тота. Шулай итеп ул рус һәм татар телләрендә укыта алырлык гыйльми һәм методик хәзерлекле укытучы булып җитешә. Октябрь революциясеннән соң яңа совет мәктәбен оештыручыларның алгы сафында була, шушы юнәлештәге бик күп мәкаләләр яза. 1918 елның маенда Казанда үткәрелгән мөселман укытучыларының беренче Бөтенроссия съездында делегат булып катнаша. 1919 елның гыйнварында Казанда татар теленә имля төзү буенча гыйльми үзәк оештырган конференциядә делегат була.

1921 елда Малмыж өязе мәгариф идарәсенә инструктор итеп билгеләнә. Революциягә кадәр үк төрле матбугат чараларына язышкан Г.Динмөхәммәтов монда да оештыру эшләре белән генә чикләнми. «Укытучы», «Мәгариф», «Безнең юл» журналларында, «Татарстан хәбәрләре», «Кызыл армия» газеталарында күпсанлы мәкаләләр бастыра, ул чор мәктәбе өчен үтә актуаль булган эшче яшьләрне укыту, хезмәт тәрбиясе, балаларның сәламәтлеген саклау, эстетик тәрбия мәсьәләләре буенча фикер-тәкъдимнәре белән уртаклаша. Рус теленнән күп педагогия белгечләренең китапларын тәрҗемә итә.

Шушы чорда әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый һәм хикәя остасы буларак таныла. Балалар өчен дә актуаль әсәрләр иҗат итә. Аның әсәрләре «Шәрык кызы», «Якты юл», «Балалар дөньясы» журналларында басыла, балалар өчен язылган «Бәйрәм» пьесасы аерым китап булып чыга.

Г.Динмөхәммәтовны шәхес буларак бәяли торган бер деталь—М.Фәйзи аның үлеме турындагы хәбәрне ишеткәч, көндәлегенә менә болай дип язып куйган: «…аңлы, галим, гакыллы кодам әрәм булган, халык эшчесе, зур хезмәтләре белән танылган талант җиргә күмелгән…Миңа аң бирүдә дә…синең тәэсирең зур булган иде…»

Кызганычка каршы, Г.Динмөхәммәтов бик иртә, 31 яшендә 1922 елның декабрендә үлә.


Динмөхәммәтов Ишмөхәммәт Динмөхәммәт улы (Әбү-Нәкыйп әт-Түнтәри, Ишмөхәммәт әт-Түнтәри) — дин эшлеклесе.

Күбрәк Ишми ишан исеме белән билгеле. 1842 елда Мамадыш өязенең Кече Кирмән волосте Югары Сөн авылында туган. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала һәм Түнтәр мәдрәсәсенә укырга килә. Монда аның остазы данлы Мөхәммәтгали хәзрәт Сәйфуллин (Гали ишан), башка атаклы мөгаллимнәр була. Үзенең тырышлыгы һәм табигый сәләте белән әлеге остазлар кул астында Ишмөхәммәт ислам нигезләрен тирән үзләштерә. Әмма мондагы уку белән чикләнми, Бохарага юнәлә, укуын анда дәвам итә.

1877 елның 14 июнендә Түнтәр мәчете имам-хатыйбы булырга указ ала. Шулай итеп, Гали ишан һәм аның кияве имам Шәмсетдин Рәхмәтуллиннан соң үз остазының эшен дәвам итү И.Динмөхәммәтов өстенә төшә. Бу вазыйфаны яшь имам лаеклы башкара—42 елдан артык имамлык итә һәм Түнтәр мәдрәсәсенең мөдәррисе була. Ул Түнтәр мәдрәсәсенең соңгы имамы—1918 елда мәдрәсә ябыла, аның мөдәррисе кулга алына һәм 1919 елның 8 маенда Малмыжда яшерен рәвештә ундүрт мөселман һәм бер христиан рухание белән бергә атыла.

И.Динмөхәммәтов бөтен эшчәнлеге дәвамында ислам диненең чисталыгы, аның рухи нигезләренең кагылгысызлыгы өчен килешмәүчән көрәш алып бара. Нәтиҗәдә һәртөрле яңалыкның, прогрессның дошманы булып таныла, үз чорының алдынгы карашлы кешеләре—җәдитчеләр белән дошманлашып бетә, тарихка әләкче, карагруһ буларак кереп кала. Совет чорында бу үтә берьяклы фикер власть тарафыннан тагын да тирәнәйтелә, бу шәхеснең бердән-бер сыйфаты итеп раслана. Ә югыйсә И.Динмөхәммәтов тирән белемле дин белгече, талантлы публицист, ялкынлы пропагандист, үзенчәлекле һәм принципиаль шәхес була. Аның ислам дине мәсьәләләренә багышланган гаять актуаль, әмма халыкка бүгенге көндә ирешмәгән кырыктан артык китабы һәм брошюрасы бар. Ул үз чорының популяр газета һәм журналларында еш чыгыш ясаган, үз фикерләрен инандырырлык итеп дәлилли белгән. Ул тәрбияләгән бик күп имамнар революция һәм аннан соңгы авыр елларда да татар дөньясында ислам нурын сүндермәү өчен хезмәт иткәннәр, репрессияләр астында да сынмаганнар, хәтта тормышларын корбан иткәннәр.

И.Динмөхәммәтовның үзеннән соң дүрт улы—Мөхәммәтнәкыйп, Габделхәй, Нурислам һәм Нургаян кала. Алар һәрберсе үтә кыска гомерле булсалар да, алдынгы карашлы кешеләр булып халыкка хезмәт итәләр. Аның оныклары Җәүдәт Айдаров, Сәгыйт Фәйзуллин, Тәлгат Айдаров, Фарук Нәкыйпов, Икрам Фәйзуллин, Әхмәт Фәйзуллин татар тарихына үз исемнәрен якты сәхифә итеп яздылар.

Якташлары Ишмөхәммәт хәзрәтнең истәлеген изге итеп саклыйлар. 2000 елның гыйнварында Түнтәрдә төзелгән мәчеткә халык соравы буенча Ишмөхәммәт Түнтәри исеме бирелде.


Дмитриев Иван Павлович — сугыш һәм хезмәт ветераны.

Зур Лызи авылында 1921 елның 12 декабрендә туган. 1940 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. 1941 елның 23 июлендә Кызыл Армия сафларына алына. Бер ел эвакуациядәге Киев артиллерия училищесында укый. 375-артиллерия полкының взвод командиры буларак сугышка керә. 1944 елның башыннан—190-укчы полкның элемтәче-разведчигы.

И.Дмитриев Украина, Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында туган илебезне фашистлардан азат итү буенча күп сугыш операцияләрендә катнаша, ике мәртәбә авыр яралана. Венгрияне, Австрияне азат итешә. Сугышны Германиянең үз җирендә тәмамлый. Батырларча сугыша ул дошман белән, Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнры, «Будапештны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен», башка күп медальләр белән бүләкләнә.

1946 елда туган ягына кайта һәм район хәрби комиссариатында эшли. 1965 елдан район мәгариф бүлеге бухгалтеры була. Һәр эштә хәрбиләрчә төгәллек, җаваплылык хас иде аңа кайда гына эшләсә дә.

Ветеран 1987 елның 16 февралендә вафат булды.
Дмитриев Ракей Дмитриевич — медицина хезмәте ветераны.

1878 елның 4 мартында Вятка губернасы Малмыж өязенең Китәк авылында удмурт гаиләсендә 12-бала булып дөньяга килгән. 1888-1892 елларда Китәктә церковно-приходская школада укый. 1896 елда Можга шәһәрендәге медицина техникумына укырга керә һәм аны1902 елда тәмамлый. Эшкә Чепья хастаханәсенә җибәрелә . Р.Д.Дмитриев 1947 елга кадәр шушында фельдшер булып эшли. Ул чордагы Чепья районы авыллары кешеләре аны хөрмәтләп «безнең доктор» дип йөртәләр.

Гомеренең соңгы елларын Дорга авылында яшәде һәм андагы медицина пунктында фельдшер булып эшләде. 1956 елда 78 яшендә вафат булды.

Хөкүмәтебез Р.Д.Дмитриевның күпьеллык игелекле хезмәтен 1952 елда иң югарыбүләк—Ленин ордены белән бәяләде.


Дмитриева Антонида Сергеевна — хезмәт ветераны.

1948 елның 24 гыйнварында Улисьял авылында туган. 1955-1959 елларда Улисьял башлангыч иәктәбендә, 1960-1964 елларда Чепья урта мәктәбендә укый. 1965 елда тугыз сыйныф бетергәч, «Активист» колхозында сыер савучы булып эшли башлый. Тырышлыгын, һәрвакыт гомуми эш өчен җан атып йөрүен күреп колхоз идарәсе аны 1978 елда сөтчелек фермасына мөдир итеп куя. Кызның белемгә дә омтылышы зур була—ул читтән торып Минзәлә совхоз-техникумын тәмамлый, зоотехник белгечлеге ала.

А.С.Дмитриева савым сыерларның продуктлылыгын күтәрү буенча фидакарьлек белән эшләде һәм аның тырышлыгы үз нәтиҗәсен бирде. Ул җитәкләгән ферма 1989 елда һәр сыердан уртача 4580 килограмм сөт сауды. А.Дмитриева—унберенче бишьеллык ударнигы. Хезмәт алдынгысы һәм хезмәт коллективының сәләтле җитәкчесе буларак биш ел рәттән районның иң яхшы ферма мөдире дип танылды, хакимиятнең Мактау Таныклыгы, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. 1981 елда «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медаленә лаек булды. 1988 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы исеме бирелде.

Е
Егоров Вениамин Михайлович – хезмәт алдынгысы.

Дорга авылында 1953 елның 12 апрелендә туган. 1970 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм «Активист» колхозында шофер булып эшли башлый. Искиткеч хезмәт сөючән, төгәл, һәр эшне җиренә җиткереп, күңел җылысын биреп башкаручан В.Егоров бүген дә шушы хезмәтендә. Ул колхозның иң алдынгы шоферы. Күп мәртәбә район күләмендә җиңү яулады, район җитәкчелегенең Мактау Грамоталары, кыйммәтле бүләкләр алды.

Тырыш хезмәте өчен аңа 1984 елда Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеме бирелде. 1986 елда III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнде.

Дорга авылында яши.


Ефремов Геннадий Николаевич – хезмәт алдынгысы.

1955 елның 19 июнендә Пор Көтәш авылында туган. Чепья урта мәктәбендә укып урта белем һәм тракторист-машинист һөнәре ала. Хезмәт юлын тракторчы булып «Искра» колхозында башлый. 1973-1975 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армия хезмәтеннән соң туган колхозына кайтып кабат трактор руле артына утыра. Аның бөтен хезмәт юлы менә шушы авыр һәм игелекле хезмәткә багышланган. Гадәттән тыш тыйнак, тырыш, кешелекле Г.Ефремов һәрвакыт районыбызның иң алдынгы механизаторлары сафында булды. Күп мәртәбә районыбыз тракторчылары ярышында җиңү яулап иң яхшы тракторчы исемен яулады, район җитәкчелегенең Мактау Таныклыкларына, кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Аның исеме күп мәртәбәләр районның Мактау Тактасына эленде.

Г.Н.Ефремов бик күркәм гаилә әтисе. Ул хатыны, шушы ук хуҗалыкның сыер савучысы Татьяна Денисовна белән ике кыз – Людмила һәм Марияне үстерәләр.

Г.Н.Ефремовның игелекле, фидакарь хезмәте үзенең югары бәясен алды. Ул 1986 елда «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале белән бүләкләнде. 2002 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән абруйлы исем бирелде.


Ефремов Николай Константинович – хезмәт алдынгысы.

1949 елның 15 маенда Гондыр авылында туган. 1966 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый, шунда ук тракторчы-машинист белгечлеге ала. Мәктәпне тәмамлау белән «Алга» колхозында тракторчы булып эшли башлый. Бүген дә шушы игелекле хезмәттә. Бары тик 1968-1970 елларда армия хезмәтендә булу гына аны яраткан эшеннән ике елга аерып торды.

Н.Ефремов район күләмендә зур абруй казанган, һәрвакыт алдынгылар сафында булган мактаулы механизатор. «1973 елгы социалистик ярышта җиңүче», «Тугызынчы бишьеллык ударнигы» «Унынчы бишьеллык ударнигы» билгеләре белән бүләкләнде. 1988, 1989, 1991 елларда районның иң алдынгы тракторчысы дип танылды, районның Почет Тактасына кертелде.

1994 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеме бирелде.



Ж
Жилин Василий Григорьевич – дин эшлеклесе.

1798 елда туган. 1808 елда Вятка духовный семинариесенең рус классын тәмамлаган. Аны Малмыж соборына җибәрәләр һәм ул 1808-1812 елларда дьячок, 1812-1825 елларда шушында дьякон булып хезмәт итә.

1825 елда отец Василий Чепья Троицкий чиркәвенә билгеләнә һәм 1861 елга кадәр утыз алты елдан артык аның священнигы була. Хезмәтендә миссионерлык эшенә зур урын бирә. Мәсәлән, бүләкләү өчен бирелгән делодагы характеристикада аның 1844-1858 елларда 24 мәҗүсине православиегә күндергәне әйтелә.

Изге хезмәтләре өчен 1859 елда Бронза Крест, 1861 елда билбау (набедренник) белән бүләкләнгән.

1961 елда үз үтенече буенча чиркәү штатыннан чыгарылган.

Җ
Җаббаров Нургали Габделгалим улы—хезмәт ветераны.

1929 елның 6 сентябрендә Бөрбаш авылында туган. Бөрбаш җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан педагогия училищесында укып 1951 елда укытучы белгечлеге ала.

Хезмәт юлын 1948 елда Алан авылында кичке яшьләр мәктәбе укытучысы булып башлый. Бер ел Саба районының Татар Икшермәсе җидееллык мәктәбендә, бер ел Көшкәтбаш башлангыч мәктәбендә эшли. 1952 елда Бөрбаш мәктәбенә укытучы булып килә.

1957 елда Бөрбаш авылына стационар киноустановка кайта. Н.Җаббаров мәктәптә укыту белән бергә халыкка кино күрсәтүне дә үз өстенә ала. Шушы елларда Бөрбаш, Бөрбаш Сәрдегәне, Нормабаш авылларында комсомол политмәгарифе системасында укулар да алып бара, авыл үзешчән сәнгатенең үзәгендә була.

1967-1993 елларда Бөрбаш һәм Бөрбаш Сәрдегәне авылларында киномеханик булып эшли, шушы хезмәткә чын күңеле белән бирелгәнлеген күрсәтә. 1969, 1980, 1982 елларда Татарстанның иң яхшы киномеханигы дип таныла. Нәкъ менә шушы халыкка кино хезмәте күрсәтүдәге үрнәк эшчәнлеге өчен Н.Җаббаровка 1991 елда Татартсан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Ветеран Бөрбаш авылында яши.


Җаббаров Рәхил Харис улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

1925 елның 14 июнендә Бөгелмә шәһәрендә туган. 1941 елда җиде сыйныф белем ала һәм Казан шәһәренә килеп фабрика-завод өйрәнчекләре (ФЗӨ) мәктәбенә укырга керә. Укуын тәмамлап Казан резина-техник әйберләр җитештерү (РТИ) заводында эшли.

Р.Җаббаров 1943 елның башында Кызыл Армия сафларына алына һәм кече авиация белгечләре хәзерләү мәктәбенә җибәрелә. Монда ул авиация мотористы һөнәре ала. 1943 елның октябреннән истребительләр полкында техник хезмәттә була. Аның сугыш елларындагы хезмәтләре «Батырлык өчен», «Праганы азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен» медальләре белән бәяләнә.

Хәрби хезмәттән 1950 елда гына демобилизацияләнә һәм Балтач районына килеп, Кенә мәктәбендә балалар укыта башлый. 1955 елда Үрнәк авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесында укып тракторчы-машинист һөнәре ала. Шушыннан ул Казахстанга чирәм җирләрне үзләштерүчеләргә ярдәмгә җибәрелә. 1956 елдагы урып-җыю чорында тракторчылар бригадасы бригадиры ярдәмчесе була һәм техниканың төзек эшләве өчен җавап бирә. Урып-җыюның уңышлы баруын тәэмин иткән өчен Р.Җаббаров 1957 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

1957 елда Р.Җаббаров кабат Балтачка кайта һәм Ленин исемендәге колхозда тракторчы булып эшли, кичке мәктәптә укып урта белем ала.

1960-1985 елларда Р.Җаббаров Балтач урта мәктәбендә хезмәт һәм производствога өйрәтү дәресләре алып барды, бик күп авыл егетләренең күңеленә туган җиргә, техникага мәхәббәт орлыклары салды. Ул тәрбияләгән механизаторлар әле бүген дә районыбыз хуҗалыкларында тырышып хезмәт итә.

Ветеран 2005 елның 2 апрелендә Балтач авылында вафат булды.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   16   17   18   19   20   21   22   23   ...   30




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет