Бу романны соңгы биш гасырда азатлык юлында корбан булган шанлы татар халкының каһарман улларына багышлыйм



бет12/22
Дата14.06.2016
өлшемі2.03 Mb.
#135816
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   22

– Кемнәр, калардан? – дип сорады атыннан төшми генә, йөзбаш булса кирәк, алгарак чыгып. Йөзбашның аты алмачуар төстә, ат дирбияләре бәһале, өзәңгеләренә кадәр көмештән. Йөзбашның башлык очында ак һәм кара төстәге бөркет каурые.

– Без Византия императоры Феодосий илчеләре, – диде аңа Максимин утырган җиреннән тора-тора.

– Ә без Рим императоры илчеләре, – дип күтәрелде Рим илчеләре башы Ромул. – Без Атилла хан кырына императордан зур йөк белән киләбез.

Йөзбаш чак кына арырак туктаган олаучыларга, олау тирәсендәге халыкка куз төшереп алды һәм атын бора башлады.

– Хан ауда, ул калада ике-өч көннән генә булыр, – диде йөзбаш ике як илчеләргә дә.

Шулчак йөзбаш янына Идекәй килеп басты.

– Туктап тор, йөзбаш, туктап тор.

– Ә-ә, Идекәй, хан киңәшчесе, – диде йөзбаш һәм атыннан төшеп, Идекәйгә кул бирде. – Атилла хан ауда, – дип, ул Идекәйне терсәгеннән алып, читкәрәк әйдәде.

– Илчеләр ясак китерәләрме?

– Ясак та, барысы да бар.

– Бихуш, бихуш, Идекәй. Мин бу хакта ханга җиткерермен. Ә син аларны калага алып кайт. Кабул итәр аларны хан. Хан да кабул итәр.

Шулай диде дә йөзбаш сикереп атына атланды һәм җайдаклары белән тузан туздырып, китеп тә барды.

Идекәй янына килеп баскан Рим илчеләр башы, җайдаклар китеп баргач, авыр сулап:

– Нинди көнгә калдык, Идекәй, нинди көнгә калдык, – диде.

– Нинди көнгә, сарай корты? Син Идекәй белән ипләбрәк сөйләш. Күрдеңме йөзбашына кадәр ничек тота.Кешечә тота үзен, кешечә, гап-гади…

– Күрдем анысы күрергә. Шуннан ни?

– Шуннан шул, илче Ромул, качкыннарны китерәсеңме? Аннары син Атилла ханга император Валентиан сеңлесен китерергә тиеш идең түгелме?..

– Тиеш идем дә, Идекәй, императорның ишетәсе дә килмәде.

– Шәп түгел, – диде Идекәй. – Атилла хан ялганчыларны яратмый.

Префект Ромул як-ягына карап алды, олаучыларына күз ташлады һәм Идекәйне бер читкәрәк алып китте. Бераз китүгә ул:

– Византия илчеләре арасында Атилла ханны... Әйе, кһм... Хакмы шул, Идекәй?..

– Син булмасаң, синдәге кешеләр арасында Атилла ханга кул күтәрергә кыймаслар, безнең арада андый кеше юк, префект Ромул. Атилла ханга кул күтәрергә кем генә кыяр икән, префект Ромул, ә?..

– Димәк, юк сүз. Болай гына соравым иде, – диде префект Ромул.

– Син бу хакта кемнән ишеттең? Кем әйтте сиңа бу хакта?..

– Кем дә әйтмәде, Идекәй, кем дә әйтмәде. Мин дә шулай уйлаган идем аны. Әйе, кем генә кыяр икән Атилла ханга кул күтәрергә дип. Мин ханга фәкать тиешле ясагым һәм аннан качкан берничә фетнәчене китерәм.

– Бетлеләрен, – диде Идекәй һәм илчеләр утырган табынга таба кузгалды.

– Атилла хан синең императорыннан хыянәтче Аэцәй алып киткән атлы яугирләрен кайтарып бирүне таләп иткән иде һәм Иллак улына теге весталка кызны. Шулаймы?!

– Шулаен-шулай, Идекәй, тик бит император Аэцәйнең ул атлы егетләрен үз кырына сарайга алды, үзен сакларга.

Идекәй туктады, префект Ромулның күзләренә карады.

– Башы икеме әллә Валентиан императорның, Ромул?

– Әлегә кадәр бер иде.

– Мин сиңа хансыз да җавап бирә алам. Яу көтсен Валентиан император, яу, – диде Идекәй һәм янә табынга таба кузгалды.

– Син мине куркытма, Идекәй.

– Син хәбәрдармы соң әле, император сарай корты хәрам ата Гинациат Һөнәриядән Атиллага хат китерде, хат кына түгел, туй балдагын да җибәргән кыз. Ике бит хат язган ул весталка кыз ханга, ике бит хат. Коткар, Атилла хан, мине Валентиан кулыннан дип...

– Йа Хода, Идекәй, йа Хода... Бу чынлап та шулаймы, хак сүз булса, мин нишләп йөрим монда?

– Ышанмасаң ипи тотып ант итәм. Император Валентиан вестельканы Гунстанга җибәрмәсә, яу көтсен. Кызны да коткарачак хан, бер җайдан коллар оясын да туздырачак.

– Нигә ипи тотып дисең Идекәй, нигә тәре тотып түгел? Син христиан түгел идеңме?

– Синең тәреңә мин күптән ышанмыйм инде, префект Ромул. Мин күптән Атилла хан кешесе инде.

– Туктап тор, туктап тор әле, Идекәй, – диде илче Идекәй китә башлагач, җиңенә ябышты. – Безне хан кабул итәрме икән соң?

– Атилла хан сезнең императорыгыз кебек эт кояшы түгел, берне вәгъдә итеп, икенчене эшләми. Ул сезне кабул итәр, Ромул, кабул итәр. Әйе, сугыш игълан итәр өчен.

– Идекәй, Идекәй дим. Дустым, куркытма әле алай.

– Императорың Аэцәй яугирләрен кайтарып бирмәсә, ----. Һөнәрияне улы Иллак кулына китереп тапшырмаса, Атилла хан әйткән сүзендә торыр, кузгалыр ул Римга таба, кузгалыр һәм Аларих король кебек кенә кыланмас.

– Йа Хода, йа Хода, – дия-дия префект Ромул Идекәйгә ияреп илчеләренә таба кузгалды.

Ашарга утырдылар, әмма префект Ромулның тамагына ризык үтмәде, чөнки хәзер генә төшенде: император Валентиан аңа һичкем күтәрә алмастай йөк салган. Ләкин кире борылырга да соң инде, ул Атилла хан җирендә. Каладыр бер Ходага иман итү.

«Күр әле бу варварны, үзе генә түгел, уллары да хатынга туймый икән. Үзенең канунлаштырган ике хатыны, шуның янына йөзләрчә диләр. Әйе, хак булса. Бер готларга гына «Алла камчысы» булмады бу хан, римлыларны тезләндермәкче, варвар», – дип уйланды ашап-эчеп, ат менеп юлга төшкәч префект Ромул.

Болай ярамый иде, префект Ромулның кем белән дә булса сөйләшәсе, эчен бушатасы килә иде. Шунда аның күзенә берьялгызы гына алданрак баручы язучы Приск чалынды. Куып җитте, атын янәшә атлатып китте.

– Варварларның ханы торган саен узына, Приск, – дип сүзен башлады ул, һич югы бу кеше йөзендә яклаучы табарга теләп. – Аннары мин шуны аңламыйм, Приск. Сиңа ни калган варварлар каласында, сиңа ни кирәк алардан?..

– Варварлар ханы Атилла миңа үзендә калырга кушса, мин ике дә уйламый калыр идем, префект Ромул, ике дә уйламыйча...

Илченең күзләре түгәрәкләнде, бермәл ни әйтергә белми торды.

– Әллә соң халык акылдан шаша башладымы?..

– Әнә күрәсеңме Идекәйне. Укымышлы кеше. Ә Атилла ханны мактый, гадилеге, гаделлеге, туры сүзле булганы өчен. Ә синең императорың, префект Ромул, алдамый көн яши алмый, көн!

– Идекәй турында әйтәсеңме син, Приск, ул сөйләгән сүзләрне кабатлыйсыңмы?

– Хөрмәтле Ромул, – диде Приск. – Византиядә мине җиде-сигез шымчы күзәтә. Иң гаҗәбе, һәммәсе дә Приск миңа бурычлы дип уйлый. Тагын да гаҗәбрәге, мин аларның күбесен беләм. Миңа дус булып йөриләр. Ә минем хакта императорга һәркөн дияргә була ни кылганым җиткереп торалар. Идекәй исә монда берәүгә дә буйсынмыйм, ди, беркем дә аның артыннан күзәтми дә, беркем алдында ялагайланмый да. Үзенә үзе хуҗа. Эшен башкара, ашын ашый...

– Ләкин бу бәхетме, Приск?

– Бәхет, префект, бәхет. Әлбәттә, аңлаган кешегә. Гомер бакыена кемгәдер табак тотып яшәгән кеше гуннарны аңламый, аларны кыргыйларга саный. Ә без әле булса коллыкка батканбыз, аны мәңгеләштерергә тырышабыз. Ләкин кешелек кояшы үзгәрде инде һәм аны, ни гаҗәп, әнә шул варвар дигән Атилла хан үзгәртергә тырыша. Сиңа җавабым шул булыр: мине бирегә сенатор Максимин алып килә. Үзем теләп түгел, мине үзе белән алырга император Феодосий киңәш биргән. Чөнки Атилла хан император Феодосийга дәрәҗәле илчеләр җибәргәндә генә «мин синең илчеләрең кабул итәрмен» дигән шарт куйган.

– Килешәм, Приск. Мин синең императорыңны да, үземнең императорны да мактый алмыйм. Сәясәт сазлыгына кереп батканнар алар. Ә сәясәт беркайчан да халыкка бәхет китермәде. Әйе, үзмаксатлы сәясәт. Синең императорың Феодосий беренче хатынын мунчада пешереп үтерде дигән хәбәр иреште миңа. Хак булса кирәктер.

– Хак, хак, префект, хак. Булды андый хәл, булды. Ул хатын гүзәлләрнең гүзәле иде, иң мөһиме акыллы иде. Күп кенә хатынга акыллылык, укымышлылык җитми. Ә ул аңа гел киңәшләр биреп торыр иде. Һәм төпле киңәшләр.

– Аның өчен генә хатын-кызны мунча парында пешермиләр, Приск. Көнләшкәндер әле.

– Булды андый хәл.

– Кемнән көнләште инде?

– Сарай корты, тылмач Вигиләй улы Антонийдан. Әнә ул егет. Атасы белән янәшә бара. Күз сал. Бер дә хатын-кызның күзе төшмәслек түгел шул. Яшь, таза, зәңгәр күзле, буйчан, бер сүз белән, күрү белән гашыйк булырлык егет. Тик андыйларга Хода акылны чамалап бирә бит. Бит Хода хисне бар кешегә дә тигез итеп бүлеп бирсә, ә менә акылны бизмәнгә салып кына өләшкән, диләр.

– Әйт әле, Приск, Феодорага син дә өмет тоткансың дип ишеттем, хакмы шул? Күрәм ич, Феодора турында сөйли башлагач, тавышың ук үзгәрде.

– Син хаклы, префект, мин дә ул гүзәл затка битараф түгел идем. Булды андый гөнаһым. Ләкин ул Антонийны сайлады. Син император Феодосийны ни өчен атасы белән җибәрде дип уйлыйсың инде?..

– Атасы тылмач ич, гун телен өйрәнергә дип җибәргәндер. Ул монда да тик ятмас әле, кемне булса да гашыйк итәр.

– Мин алай дип уйламыйм, префект.

– Йә, башыңны җүләргә салма инде, император Феодосий аны юри җибәргән. Императорның аны ни өчен бирегә җибәргәнен бик яхшы беләсен. Башына җитәрләр аның биредә, аннары башын капчыкка салып, Константинопольгә озатырлар.

– Бу мөмкин хәлме, префект?

– Мин императорларны артыгы белән яхшы беләм, Приск. Алар беркемгә дә хыянәтне гафу итмиләр. Менә әйтте диярсең, Антоний иленә әйләнеп кайтмас.

– Тылмач Вигиләй Атилла ханның бабасы. Атиллага Антоний кайнеш була. Ханның аны илдә калдыруы да бар.

– Барыбер аны үтерерләр, Приск. Йә куйыйк әле шуны. Минем Атилла хан турында күбрәк беләсем килә. Бабасы булгач, Вигиләй аны яхшы беләдер.

– Вигиләй беләмедер, юкмыдыр, белмим, ә менә Идекәй ханның иң якын киңәшчесе, дип әйттеләр.

– Хыянәтне бер генә түрә дә кичерми, Приск. Гадел Атилла хан Биләү абасы белән нишли, Приск?

– Бабалары каберләрен казытсалар, туздырсалар императорлар да кичермәсләр иде, гәрчә туганые булса да. Бик яман эш кылган Биләү хан. Мин бу очракта Атилла ханны да, Биләү ханны да мактамыйм. Чөнки яхшы беләм, бу хәлгә бераз император Валентиан сәясәте дә килеп кысылды. Император Валентиан бу гамәле белән ике хан арасына чөй какты һәм үз дигәненә иреште. Тик оттымы икән? Шуңа Атилла хан каласына аягым тартмый. Атым бара, ә күңелем Римга таба кайта.

– Борыл, префект, борыл да кайтып кит.

– Анда кайтсам да миңа көн булмас, Приск. Ике явызлыкның берсен сайларга калды миңа хәзер, Приск.

– Әйе, эшләрең шәптән түгел икән шул, – диде Приск һәм атын куалый төшеп, алга таба китте. Ләкин аны тагын префект Ромул куып җитте.

– Күр әле, күр көн ниндәен матур, Приск. Һавада тургай сайрый, ә күңел тулы сагыш.

– Ә син, префект, әнә теге җимерек каланы күрәсеңме? Марг каласы ул, Ромул, синең императорың сәясәте аркасында җимерделәр ул каланы. Римның каты кулы аркасында. Ә безнең максат башка, префект, без Атилла ханга солых төзергә барабыз. Бер-беребезгә яу йөрмәскә, тыныч рәвештә сәүдә итәргә.

– Атилла хан моңа барырмы соң?

– Идекәйнең сөйләве хак булса, Атилла хан күршеләре белән тыныч яшәргә тели. Гуннар вандаллар белән солыхта икәннәр инде. Вестготлар короле дә Атиллага тынычлык мәсьәләсендә кул сузган, диделәр. Хәтта аларның Римга каршы берләшеп алулары да бар, ди. Бу ике варварлар оясы берләшеп алсалар баштан ук кай тарафка яу кузгалырлар дип беләсең, префект Ромул?

– Дөнья башкаласы Римга, әлбәттә, Приск. Аллам сакласын, һич булмас димә, варварлардан барысын да көтәргә була.

– Шуның өчен сиңа, префект Ромул, император Валентианның Һөнәриясен үзен белән алып киләсе булган. Бүре дә тук, сарык та исән буласы иде.

– Юк-юк, алай түгел, Приск. Мин беләм, син язучы, тәҗрибәле кеше. Без сугыш теләмибез. Әйе, без дә сезнең кебек гуннар белән солых төзергә телибез.

– Ләкин сез сугышны башлагансыз инде, префект, башлагансыз.

– Весталка Һөнәрияме моңа сәбәпче?

– Тарих моны акламас, префект. Хак, һәр чорның үз катлаулыклары булган. Римлыларга коллар чоры үтү белән күптән килешергә кирәк иде инде. Юк, килешәселәре килми, кан кою кулайрак. Миңа калса, префект, һәм мин ялгышмыйм дип уйлыйм, Александр Македонский белән Юлий Цезарь коллар империясен төзүчеләр булсалар, гуннар ханы Атилла коллыкны җимерүче булып тарихка кереп калыр.

– Көн матур, сөйләшә-сөйләшә шактый юл уздык. Кояш кыздырса да сусау булмады. Чакрым саен чишмәгә юлыгабыз. Варварлар-варварлар, чишмәләрне карый беләләр, – диде префект Ромул.

– Белгәнемчә, гуннар бик күп мал асрыйлар, чишмәләр су чыганагы ич.

—Ялгышма, Приск, византиялеләр борынгы греклар заманында ук төп ризыклар, ашлыкны бүгенге гун халыкларының бабаларыннан сатып алганнар. Ләкин әнә шул халык бия сөте эчә икән.

—Эчсеннәр, аның дәвасы бар, ди. Беләсең килсә, префект, энә шул бия сөтеңнән әчетеп ясаган эчемлек ирләр дәртен арттыра икән.

—Шәраб та дәртне арттыра анысы, Приск. Ләкин сиңа ул турыда сөйләргә иртәрәк әле, Приск.

– Арпадан пешереп ясаган эчемлекләре дә күңелне күтәрә, диделәр, бер җайдан сусауны да баса икән.

– Бер сүз белән, кыргый халык, Ауропага кыргый гадәтләр дә алып килделәр. Беләсеңме ничек өйләнәләр алар: һәр өйләнергә теләгән егет башта кызны куып тотарга тиеш икән.

– Адәм баласы һәрчак кыргыйлыкны сагынды, юксынды, префект.

– Һа-һа, син әллә ниләр беләсен. Приск, – диде префект Ромул һәм атын куалап, уз илчеләре янына чапты.

Ни өчендер, префект киткәч, Приск императрица Феодора турында уйлады. Юк, ул бу гүзәл хатынга якыная алмады. Әллә нәрсә тыеп калды шунда. Бит аерым бер бүлмәдә дә, бакчада да икәүдән-икәү генә калгаладылар. Булды андый хәлләр дә. Феодора, мәрхүмә, бәйләү бәйләргә яратыр иде, ә Приск аңа борынгы грек азучыларының новеллаларын укыр иде. Феодора йөзендәге гүзәллекне ни белән дә аңлата алмады Приск. Әле ул аны алиһәгә тиңләде, әле әкиятләрдәге су кызына. Бу хатынга Ходай Тәгалә барысын да мул итеп биргән иде – гүзәллекне дә, сылулыкны да, зифалыкны да, акылны да. Приск иң әүвәл язучы иде һәм ул, оят булса да, Феодораны нинди генә матур күлмәк кимәсен, күңеленнән чишендереп карады. Бу аның тарафыннан кылган оятсызлык иде, әмма ул үзе белән һични кыла алмады. Тыелгысыз рәвештә йөрәге һәм бөтен булганы белән бу гүзәлгә тартылып, аны төшләрендә күреп, чарасыздан уянып китәр иде. Хак, ул аңа тормышка ашмас мәхәббәте турында хат та язып тапшыра алган булыр иде, әмма күрде-сизде, сукыр түгел иде, гүзәл хатын Феодора сарай тылмачы Вигиләй улы Антоний килеп керүгә тәмам йөзе алышына – кызарына, бәйләм челтәрләренә кадәр ялгыша, ул гынамы, булмый бүген бәйләү бәйләп дип, эшен бер читкә куяр һәм уз кырына Антонийны дәшеп алып, имеш, Приск укыган китапны бергәләп тыңлыйк әле, дияр иде. Үзе Приск укыган китапны тыңлар, үзе исә тегеңәрдән күзләрен дә алмый интегер иде. Һәм тора-тора тегеңәрдән сорап куяр иде: «Антоний, әнә китапта мәхәббәт турында ничек матур итеп язалар, синең дә сөйгән кызың бармы?» – дип сорар иде. Ә теге, мут җан, ык-мык килә башлар, кызарыныр һәм: «Гүзәлләрнең гүзәле, императрицам, бирелә – кырымда утырганда нинди кыз турында сүз барырга мөмкин... Яңалык әйтим әле, сезне сурәтче күргән икән һәм тәмам исе-акылы киткән, беләсезме, ул сурәтче сезнең сурәтне ясарга керешкән. Бер күрү белән үк. Һәм шул хәтле ошаткан, күрдем дә таң калдым. Тормалы якаларыгызны, кулыгыздагы йөзекләрне дә искитмәле итеп ясаган. Тик бернәрсә әйтте. Имеш, балдагыгызның берсен ясарга гына керешә, кулыннан пумаласы төшеп китә, янә алыр, янә ясарга керешер, янә пумаласы төшеп китәр икән. Билләһи менә, хак сөйлим».

Приск сыңар күзе белән генә күзәтте, Феодора Антонийны йотлыгып тыңлый, юк, тыңламый, ул аңа гашыйк күзләре белән йотлыгып карап тора, хатынның матур йөзендә нурлар биешә, бит очындагы мәхәббәт миңе таң йолдызы кебек яна, күзләре мөлдерәп тулган мәхәббәт сүленә манчылган. Бу ике кеше арасында күзләр вә йөрәкләр белән генә сөйләшү һәм аңлашу бара иде. Алар бер-берсенә сокланып кына калмыйлар, бер-берсенә тузга язмаган сүзләр әйтәләр. Шатлыклары шул чиккә җиткән иде ки, әле алар кош булып мәхәббәт оҗмахында очалар, әле пар күгәрченнәрдәй гөрләшә башлыйлар иде. Шаккатмалы хәл: Приск боларның барысын да күрә, ә алар хәтта аның биредә булуын да онытып җибәргәннәр иде инде. Әнә шуны сизгәч, ул укыган китабын әкрен генә япты да, сиздерми генә бүлмәдән чыгып китте. Хәер, сызгыра-сызгыра чыгып китсә дә алар аңа игътибар итмәгән булырлар иде. Бу бүлмәдә генә түгел, бу мәлдә бөтен бер дөньяда алар бары тик икәүләр генә иде.

Бу ике кеше арасында туган ялкынлы вә кайнар, шул ук вакытта сукыр мәхәббәтнең ни белән бетәсен бераз чамалый иде ул. Көннәрдән бер көнне император Феодосий гүзәл Феодорасын кайнар мунчада пешереп үтерергә әмер бирә. Һәм аның әмерен дәҗҗаллары карусыз үтиләр.

Шушы хәлдән соң айлар үткәч, император Феодосий Присктан кисәк кенә сорап куйды: «Сарай тылмачы улы Антоний императрица янына еш килә идеме?» Приск аңа: «Булгалады, әмма бик еш килгәләде дип әйтергә кыймас идем, галиҗәнаплары», – дип кенә котылды. Шуннан соң Приск гүзәл хатын Феодораның башына кем җитүенә тәгаен төшенде. Бүген император Феодосий тылмач Вигиләй белән аның улы Антонийны варварлар каласына илчеләр сафында җибәрде. Ахыры ни белән бетәсен бер Хода үзе белсә беләдер. Монда, биредә язучы Прискның да язмышы хәл ителеп куюы бар иде. Идекәй белән сөйләшкәннән соң Приск моны җаны-тәне белән генә түгел, эче белән дә тоя башлады.


XXX
Хилхәл атакайны Атилла дәшмәгән иде, Хилхәл атакай тәхет ягына үзе килеп керде. Сарай сакчылары аңа баш иеп калдылар һәм чалыштырган айбалталарын читкә алдылар. Атилла хан башын игән килеш тәхеттә утыра, аның янында төш юраучы Сусылу анакай. Хилхәл атакай иминлек теләде һәм тезләре белән йомшак аю тиресенә төште.

– Анакай миңа төш юрарга килде, – диде Атилла хан башын күтәрми генә. – Илчеләр безгә җүнле хәбәр алып килмәгәннәр, дип юрады.

– Бу хактыр, күрәсең, Атилла. Римдагы алхәбәрче Улда углан да шундыйрак хәбәр юллаган.

Атилла хан башын күтәрде, күзләрен тутырып атакайга карады.

– Тагын ни хәбәр итә Улда углан?

– Улда углан Римда сарайның ышанычлы кешесенә әверелеп бара. Император Валентиан безнең яугирләр белән качкан Аэцәйгә ышаныч белдергән, гаскәр тупларга кушкан.

– Кемгә каршы?

– Ә син кемгә дип уйлыйсын, Атилла?

– Вандаллар короле Гейзерихка каршы чыксалар, мин аңа ярдәмгә бармаячакмын, – диде Атилла һәм тактадан түшәлгән тәхет ягына куелган өстәлләргә күз төшереп алды. – Император Валентиан кемгә йөз тота дип уйлыйсың инде, атакай? Теодорид корольгәме? Өске готлар короле Теодорид качкын һәм хыянәтче Аэцәй ягына авыша калганда үкенеп куюы бар.

– Бу Хак Тәгаләдер, Атилла, Теодорид король император Валентиан белән кушыла калганда безгә авыргарак туры килүе бар.

– Моның белән Теодорид король зур хата кылыр, атакай.

– Хата кылыр, ләкин үкенү тоймас. Чөнки ул безне яратмый. Теодорид король җил кая иссә шул якка авышучан булды.

– Император Валентиан илчеләре ни китергәннәр?

– Алтын һәм бериш бездән качкан өтек фетнәчене.

– Алтын бәһасе генә торамы миңа Аэцәй ияртеп алып киткән яугирләрем? Шуңа карамастан, мин римлыларны кабул итәрмен, атакай. Әмма шарт куярмын. Иң әүвәл алар миңа Аэцәй котыртып алып киткән меңбаш Чарутанны богаулап җибәрсеннәр. Моның өстенә Иллак улыма весталалка Һөнәрияне һәм аңа тиешле бирнә белән! Инде император Валентиан тиешле җирләре белән Һөнәрияне минем улыма бирми икән, мин аның мәңгелек каласын җир белән тигезләрмен!

– Римны король Аларих та алып карады, Атилла.

– Беләм, күп тапкырлар ишеттем бу хакта. Мәңгелек кала дигәнне алганнан соң Аларих король өянәге тотып үлә.

– Хак Тәгалә шулай була, Атилла.

– Йә, әйт әле, Сусылу анакай, тагын бер кабатла әле бая юраган минем төшемне. Мин бүген төш күрдем, анакай. Сөт кебек ап-ак атлар җиккән арбада Иллак углан белән Һөнәрия килә. Шунда кинәт ике ат өстенә ике кара бөркет төште һәм атларны чукый башладылар. Мин бер бөркетне уктан алдым, икенчесе очып китте.

– Сугыш бу, Атилла, сугышка хәзерлән.

– Кем белән?

– Рим белән, Атилла хан, Рим белән.

– Ярый, анысы белән килештек. Император Феодосий илчеләре нинди йөк белән килгәннәр?

– Алар кырында Идекәй кайта, Атилла. Ул барысын да белә булса кирәктер. Мин белгәне шул: илчеләрне дәрәҗәле сенатор Максимин җитәкли, аның кырында бездә сирәк була торган кунак – язучы Приск, синең бабаң, тылмач йөзендә булса кирәк һәм аның улы.

– Яхшы, – диде Атилла хан. – Мин ике илчеләрне дә бергә кабул итәрмен. Тик табынны мул хәстәрләгез, император өстәленнән бер дә ким булмасын.

Атилла хан шулай диюгә, Хилхәл атакай тәхет залындагы өстәлләргә күз төшереп алды. Тәхеттән ерак түгел өч озын өстәл куелган иде. Уртадагы өстәл биек, икесе – ашар өстәлләр гадәти биеклектә, урындыклар куелган. Ә урта өстәл янында берни дә юк. «Димәк, – дип уйлады Хилхәл атакай. – Атилла илчеләрне ак төрекләрчә ун һәм сул кулына утыртачак, ризык-нигъмәтләр исә урта биек өстәлдә булыр. Кем нәрсә ашарга тели, чыгып ала».

– Миңа ошый, – диде Хилхәл атакай. – Бик әйбәт.

– Илчеләрне кабул иткәндә җырчыларны һәм уенчыларны дәш.

– Талчулпанны дамы?

– Ә нигә, аны да дәш.

– Яхшы, Атилла, шулай итәрбез.

– Кымызчылар, ширбәтчеләр, шәрабчылар аерым булсын, һәр илче алдындагы чокыр буш булмасын.

– Яхшы, Атилла, шулай итәрбез. Тик Идекәйнең илчеләрне кабул иткәнче сине күрәсе килгән иде.

– Киңәшчем Идекәйгә минем ишек һәрвакыт ачык, атакай.

– Амин, шулай була күрсен.

– Анакай Сусылу, син Күркәм хатынга йөр әле. Мин бүген илчеләрне кабул итмим, иртәгә итәрмен. Ә ул яшь илчеләрне аулак өйгә кабул итсен. Ә илчеләрнең дәрәҗәлеләрен Хилхәл атакай кабул итәр. Килештекме шулай?

– Килештек, Атилла.

– Язучы илчене Элиана аулак өйгә илтергә сорады. Аның үтенече.

– Алпар углан бүген биленә хәнҗәр такты, атта йөрде. Аксакаллар угланга Углан титулы бирделәр.

– Алпарга Углан титулы бирергә иртәрәк әле, Хилхәл атакай. Ләкин аксакаллар шулай иткәннәр икән – була күрсен, – диде Атилла.

Сусылу анакай белән Хилхәл атакай чыгып киткәч, Атилла хан ишекле-түрле йөри башлады. Хатыны Элиананы бик яратса да, ханның уй-күңеле весталка Һөнәриядә иде. Аның уе буенча, ни генә булмасын, Иллак угылы аңа өйләнергә тиеш. Атилла Һөнәрия язган хат эчтәлеген янә бер күз алдыннан кичерде. Җылы язган иде кыз хатны, Атилланы күккә чөеп мактаган. Имеш, мин әллә кайчан сезнең калада булыр идем, император Валентиан каршы. Үкенепләр куймагаең әле, Валентиан, үкенепләр куймагаең моның өчен. Йөрәк йөрәккә тартылганда ук атмыйлар. Весталка кыз Һөнәрия Иллак угланны түгел, аны Александр Македонский һәм Юлий Цезарьлар белән тиңли. Хәтта җиһангир Искәндәрне күпме генә мактамасыннар, аны Азиядә көн күрүче сезнең бабаларыгыз массагетлар туктаталар. Җиһангир полководец кире борылырга мәҗбүр була, дигән. Димәк, кызыкай укымышлы, тарихны белә. Бу чынлап та шулай түгелме соң? Юлий Цезарь хәтта Ауропаны да кул астына җыя алмый. Ә Атилла хан канаты астында бүген ярты Ауропа һәм тулысы белән диярлек - Кече Азия. Бүген-иртәгә ул угланнары Ирнакны Кара Идел һәм Җаек елгалары буйларына кайтарып җибәрер, ары таба Тын елга буйларына Диңгизид угылы кузгалыр. Баш улы Иллак та, Ауропанын бер өлешенә баш булыр. Ә менә улы урынына күргән, кул астында тәрбияләнгән Аэцәйне үз кулы белән ат койрыгына тактырыр, кулы белән җәзалый алмаганда, Атилла хан каһәре аны барыбер куып җитәр. Тик бер шиге бар иде Атилланың: гуннар сугыш тактикасын яхшы белгән Аэцәйнең аумакай король Теодорид белән берләшүе бар иде. Моны эшләргә бирмәскә кирәк, император сараена кереп оялаган Улда угланга да бу хакта хәбәр ирештерергә туры килер.

Шул вакыт Хилхәл атакай әйләнеп керде.

– Нигәдер, атакай, тәхет ягында угорлар шаманы күренми башлады. Үлә-нитә калса, карт шаманны кадерләп күмегез. Бу хакта Күркәм хатынга да әйт, картны күздән яздырмасын.

– Яхшы, хан. Сиңа тагын бер яман хәбәр ирештерергә рөхсәт ит, хан.

– Тагын ни?

– Хәбәр иреште, анаң Сафура вафат.

Арлы-бирле йөргән Атилла хан кулын күтәреп дога кылды. Үги булса да Сафура анасын яраткан иде ул. Башлы кеше иде. Тик Тәңре берәүгә дә ике гомер язмаган шул. Картая башлагач, бөкресе чыккан һәм таякка таянып кына йөри башлаган үги анасы да якты дөньяны ташлап Тәңре янына киткән. Шактый яшәде шул. Көнбатышка таба яу чыккан вакытта җилле генә күренә иде әле. Кайчан да булса Тәңре аның да җанын алырга килер. Ә сарайның кайбер ялагайлары аңа меңьяшәр адәм син, Атилла хан, диләр. Әйтерсең лә Атиллага Тәңре ике гомер язган. Куштан-ялагай сарай кортларының шулай тәкрарлавын яратмый иде Атилла, әмма каршы сүз әйтмәс иде, гәрчә бу сүзләрнең төбендә ялагайлану төсмере ятуын белсә дә. Хак Тәгаләне аңа бердәнбер кеше – Хилхәл атакай әйтер иде. Ул аңа рәнҗи дә, үпкәли дә алмады. Әмма уйлап куяр иде: аңа да бит кайчан да булса әҗәл киләчәк. Тик ни язган Тәңресе – Сафура анасы кебек түшәккә ятып үләргәме, әллә сугыш кырында ятып калыргамы? Болар барысы да Тәңре кулында иде. Атилла хан белә иде: римлылар борын заманнарда императорларын алла итеп күргәннәр, һәм тагын да гаҗәбе – император йөзеңдәге Алланы Тәңре үзе безгә җибәрде дигән уйку уйдырмага ышаналар. Хыялый халык дияр идең римлыларны, хыялый түгелләр. Императорлары дөнья кую белән тәхет өчен ызгыша башлыйлар. Һәм үзләре теләгән кеше тәхеткә утыруга, аңардан ташламалар көтәләр, һәр император аларга ташлама ясарга тиеш, киресе булганда аңа каһәр укый башлыйлар. Хыялый халык димичә ничек атамак кирәк бу римлыларны. Тәхетне биләүгә император иң әүвәл патрицийларга, түрә-куштаннарга ташлама ясый. Чөнки императорның язмышы алар кулында. Менә шунда бер-берсен мактау башлана да инде. Хәер, мактау кемгә ошамый, Атилла да ярата мактауны, гәрчә моңа азрак эче пошса да.

– Хилхәл атакай. Баламир угланга бәк титулы бир, минем әмерем бу. Аннары Актар төмәнбаштан аерылган Виница хатынны биреп җибәр... Актар төмәнбаш ул хатын белән уртак тел таба алмаган, һәрхәлдә мина шулай дип зарланды. Миңа калса, ул хатын Баламир угланны ярата, диделәр. Тагын бер әмер, Хилхәл атакай. Баламир углан-бәк кире Гунстанга әйләнеп кайтмасын. Үз илендә калсын. Гунитар кайтканчы король вазифасын үтәр. Ләкин моңа лаек булыр ул Винитар хыянәтчене богаулап Гунстанга җибәргәч кенә. Мин әйттем, атакай.

– Баламир бәк күптән синнән әмер көтеп ята иде инде. Бик әйбәт, мин синең әмереңне иртәгә үк аңа җиткерермен.
XXXI

Башкаласын күтәрүчеләргә Атилла хан барчасына да алтын белән түләде. Рим ташчылары, Византия төзүчеләре, Афин бизәүчеләре һәм меңнәрчә үзе белән килгән угор балта осталары ай-еллар буена кала күтәрделәр. Өй-йортларның кайсыларын таштан, кайсыларын агачтан салдылар. Атилла үз хатыннарын да онытмады, бигрәк тә грек хатыны Элиана өчен тырышты – вәгъдә иткәнчә тоташ мәрмәрдән диярлек, бассейннар белән өй салдырды.

Илчеләр хозурында агач, таш, мәрмәр-граниттан салынган өйләр пәйда булгач, ялтыратып шомартылган агач коймаларга кызыксынып карадылар, ничек болай агачны шомартырга була икән дип, тотып карый-карый сокландылар.

– Менә син, Приск, язучы, ярты дөньяны кичкән кеше, нигә кирәк булды сиңа сәясәт белән шөгыльләнү? Ни пычагыма кирәк сиңа сәясәт, император Феодосийның теләкләрен уздырып йөрү? Язар идең китабын, куандырыр идең укучыларын. Беләсең килсә, сәясәткә кереп киткән кешене соңрак өметсезлек били һәм аның тора-бара Аллаһы биргән илһамнан мәхрүм калуы бар.

– Һәй, префект Ромул, Ромул, – диде өй-каралтыларга күз ташлый-ташлый Приск. – Мин сәясәткә төкереп карыйм, мин дөнья гизәм. Боерган итсә, мин бу бөек халык турында бер-бер нәрсә язармын. Киләсе буыннар өчен. Ә сәясәт мине шуның чаклы гына кызыксындыра, префект Ромул.

– Син сарай корты Вигиләйгә ышанасыңмы?

– Вигиләй, беләсең килсә, префект Ромул, император сараенда иң күп тел белүче тылмач. Ул хәтта мине дә аз-маз гун теленә өйрәтте, улы Антоний да яхшы гына сукалый диделәр.

– Антонийны нигә алды икән инде Вигиләй?

– Ул аны тылмач һөнәренә өйрәтә, ул аны үзе кебек сарай корты итмәкче.

– Миңа ирештерделәр, Вигиләй бирегә бер дә яхшы ният белән килмәгән.

– Нигә алай дисең, Ромул?

– Күзендә өмет юк.

– Улы Антоний өчен курка ул, префект Ромул.

– Нишләп курка? Бер-бер гөнаһ кылмагандыр бит?

– Таякның бер башы күзне чыгарса, икенче башы тез капкачын ярыр, ди. Күр, сарай урамына җиттек. Ни тамаша халык монда. Бар да чуар киенгән.

Приск кызыксынып күзәтә башлады. Чынлап та кала мәйданында берсеннән-берсе мәһабәт таш өйләр. Хан сарае исә барысыннан да калкурак иде. Сарай каршындагы мәйданга халык җыелган.

—Әллә соң безне шулай каршы алалармы, Приск? – диде эчке бер кинәнү белән елмая-елмая.

Ул арада алар Идекәй белән сарай ишек алдына керделәр, сакчылар илчеләрне карусыз уздырдылар. Һәм шунда Приск Атилла ханны күрде. Хан болдырда басып тора һәм ишегалдындагы халыкка баш ия-ия кул изи иде. Хан янында ни сәбәпледер аскы готлар – Визигаст король хан янәшәсендә үк. Идекәй бераз гына туктап торды да илчеләрне ары таба әйдәде. Хан яшь түгел иде инде. Приск ерактан ук моны абайлады. Ләкин гәүдәсен төз тота, аягында нык басып тора. Ул да түгел, Атилла хан эчкәре кереп китте. Идекәй аларны болдырга алып менде. Ике империянең дә илчеләре берсе артыннан берсе берничә ишекне узып, ниһаять, бик күп бүлмәләр тезелгән коридорга килеп керделәр. Идекәй аларны берәм-берәм бүлмәләргә урнаштырды һәм әйтте:

– Бүген ял итәсез. Ашарга-эчәргә булыр. Ял итегез, – диде дә чыгып китте.
XXXII

Күркәм хатын янына Приск җыенды һәм Антонийны да ашыктырды. Аларны бер бүлмәгә урнаштырганнар иде. Бүрәнәләрдән хуш ис килеп тора, сулыш алырга ук җиңел. Киенеп алгач, ул Антонийны көтеп, арлы-бирле йөренергә кереште. Исән-имин әйләнеп кайтса, бакчаның бер почмагына шушындый өй салдырачак. Вакыт-вакыт барып ял итәргә, кала ыгы-зыгысыннан арынып торырга. Күр әле бүрәнәләрне, ничек тигез итеп шомартканнар, хатын-кыз тәне диярсең, сыйпаган саен сыйпыйсы килә. Түр якта зур сәке-ятак. Ятакта ике кат аю тиресе, аның өстенә җофар тиресеннән тегелгән юрган Җәйгәннәр, мендәрләр кызыл күннән. Идәндә йоннан басылган булса кирәк, йон келәм. Йомшак үзе, аякка рәхәт.

Приск яланаяк киез өстеннән арлы-бирле йөреп килде. Китәргә вакыт иде, Антоний каядыр чыгып китте дә югалды.

Шулай дип уйлавы булды, гомере озын булыр, Антоний кайтып керде. Керде до ишек янында аягын салып, түргә узды һәм үз ятагындагы җофар юрганга сузылып ятты.

– Күр әле. Приск, Феодораның юрганы кебек, йомшак, сыйпаган саен сыйпыйсы килә.

– Тиренеме, Феодоранамы, җүләр баш? – дип сорады ул ачуы чыгып.

– Икесен дә, Приск, икесен дә. Тик минем оҗмах алиһәм әллә кайчан гүр иясе булды шул инде, Приск.

Шулай диде дә Антоний кинәт кенә сәкегә капланып ятты һәм тынып калды. Прискка егет елый кебек тоелды. Бер уйлаганда, ул аны кызганмады. Гунстанга килгәч, ул тәгаен ышанды, гүзәл хатыны Феодораны император Феодосий тикмәгә генә мунчада пешерттермәгән икән. Бу егет белән мәрхүм Феодора арасында тулы канлы мәхәббәт булган. Тик барыбер явызлык кылуда император Феодосий Атилла ханны да уздырган иде. Илчеләр йөзендә Гунстан каласына килмәгән булса, ул боларның берсен дә белмәс иде, биредә исә аның бөтенләй башка яктан күзе ачылды. Хәзер инде ул бу хакта язган хәлдә дә гадел бәһа бирер. Чөнки бераз гына чамалый иде Приск, аның язмалары тарихчы Геродотныкы кебек гасырларга калачак. Тикмәгә генә балта чапкан бетә, ташка язган бетми дип әйтмәгәннәрдер. Аллаһы Тәгалә булган хәлдә, бик ихтимал, Ауропа халкын коллыктан азат итү өчен нәкъ менә шул варвар Атилла ханны җибәргәндер.

– Нинди уйга баттың, Антоний? – диде Приск сәкегә утыра-утыра.

– Менә шул җәнлекнең тиресен күргән саен Феодора күз алдыма килә, Приск. Ул бит адәми заттан түгел, алиһәләр затыннан иде. Аңа Хода акыл белән гүзәллекне шул кадәр мул итеп биргән иде ки, мин кайчак шикләнеп куяр идем – әллә соң бу җан фәрештәләр затыннанмы? Тик күзгә күренеп яши торган фәрештә. Хәтереңдәме, бер тапкыр бакчада утырган чакта бер сиңа, бер миңа карап алды да: «Мин сезнең икегезне дә яратам, дусларым», – диде? Сине олылап, ә мине йөрәге белән, җанын бирергә риза булып. Мәхәббәтнең никадәр саф һәм керсез икәнен мин Феодора кочагында белдем, Приск. Син әнә китаплар язасын, императорга, чиркәү попларына мәдхия укыйсың, ә менә хатын-кыздагы мәхәббәт нурын күрмисең. Нур чәчеп тора ич алар без ир-атларга, нур! Минем сине рәнҗетәсем килми, Приск, мин сиңа ышанам, син мине аңларсың – саф мәхәббәт корбаны булдым мин. Һәм мин мыскал да үкенү тоймыйм, чөнки мин саф алиһә кочагында булган кеше, Приск, саф алиһә. Мин моңа кадәр җәннәт турында ишетеп кенә белә идем, Феодора кочагында булгач, җәннәтнең ни икәнен беләм – яраткан хатын-кыз кочагы икән ул җәннәт, Приск. Менә син бер китабыңда: «Мәхәббәт булмаган җирдә бәхет тә булмый», – дип язгансың. Мин синең ул юлларың тәмам ятладым. Мин, Приск, дөньяда булган иң якын кешемне югалттым. Минем хәзер эчем тулы сагыш, Приск. Яшисем килми минем. Дивана хәлендә мин хәзер, кая барып бәрелергә белмим. Атама ияреп Гунстанга килүем дә шул хәсрәттән.

– Торып-тор әле бераз. Антоний, беләсең килсә, миң дә феодорага гашыйк идем һәм бер дә синнән ким түгел. Ләкин ул гүзәл зат син җүләрне сайлады. Мәхәббәттә хатын-кыз ир-атлардан да самимирәк шул. Гуннар әйтмешли, мәхәббәт ат түгел, йөгән салып булмый. Мин барысын да күрдем, Антоний, күреп тордым – Феодора сине сайлады, син диванага гашыйк булды, син җүләргә тартылды, тәмам утка очкан күбәләк кебек. Иманым камил, ул зат соңгы сулышын алганда да синең исемен кабатлагандыр.

Приск ятып торган Антонийның күзләренә карады һәм таң калды. Егетнең ике күзе тулы мөлдерәмә яшь иде. Ул әйләнеп ятты һәм керфек какмый түшәмгә карап тора башлады, ә ике күзеннән тиң яшь бөртекләре тәгәрәште. Бу мәлдә ул, мөгаен, гүзәл Феодораны күз алдында тоткандыр. Шаккатмалы хәл иде, яңа мыек шытып чыккан егет инде дөнья күргән, императорга кияүгә чыккан гүзәл атны үзенә гашыйк итә.

– Атилла ханның кызлары да гүзәлләр диделәр. Апам әйтте. Алар бүген барысы да Күркәм хатын йортында булачаклар. Без шунда барачакбыз бүген. Ләкин минем берәүне дә күрәсем килми, Приск, берәүне дә. Тизрәк үләсе иде дә оҗмахтагы Феодора янына китәсе иде. Анда икенче тормыш дәвам итә диләр бит Хрисафәй кебек хәрам атакайлар.

– Андагы тормыш минем өчен караңгыдыр, Антоний. Ә менә без бүген Атилла ханның кызлары янына барачагыбызны беләм. Син яшь әле, Антоний, мәхәббәтеңне дә табарсың, насыйбыңны да. Гашыйк та булырсың, өйләнерсең дә...

– Әйтәм бит, миңа беркем дә кирәкми, беркем дә. Рәнҗетмә Феодора истәлеген, Приск. Ходайдан курык.

– Шәп әйттең тагын үзе, хәтта артыгы белән шәп. Берәү булса ышанып та куяр иде, мин – юк, Антоний. Син мәрхүмә Феодорага тузга язмаган вәгъдәләр бирдең. Шулай бит, Антоний? Син аның алдында изге зат булып кыландың. Бу хәл исә бары тик синең хәйләң иде. Иң гаҗәбе, мондый хәлләр кылган кешеләрне җәмәгатьчелек тә күрми, гадәти хәл итеп кабул итә Әйт әле, ипи тотып ант ит, син Феодораны чынлап та үләр дәрәҗәгә җитеп яраттыңмы?

Антоний торып утырды, идәнгә төшеп басты, егетнең күзләрендә яшь кипкән иде инде.

– Баскан җиремдә җир йотсын менә, Приск. Мин аны, мәрхүмәкәйне, үлепләр яраттым, үлепләр...

– Бәлки син ялгышасындыр, Феодорага булган мәхәббәтең шул чиккә җитеп саф булмагандыр?

– Туктал, туктал, Приск! Зинһар өчен туктал! Күрәм ич, син мине аңлардай кеше түгел, мәхәббәткә исәп-хисап аша карыйсың. Ә минем Феодорага булган мәхәббәтем саф һәм эчкерсез иде. Сиңа, әдип, мәхәббәтнең сафлыгын белү өчен үзеңә гашыйк булу кирәк, мәхәббәтнең никадәр олы вә югары хис икәнен белү өчен генә булса да.

– Алай булгач, мәхәббәтнең бик олы һәм югары хис ташкыны булуын аңлагач, нигә соң әнә шул олы мәхәббәтеңне җирләргә дә килмәдең?

– Мин курыктым, Приск, курыктым.

– Яратканда курыкмадыңмы?! Бит гүзәл Феодора бөтен җанын-тәнен һәм илаһи дөньясын ышанып тапшырган иде. Син әле үзеңә иш табарсың, Антоний, табарсың. Тик сиңа Константинопольгә әйләнеп кайту ярамас. Сине анда үтерерләр. Сиңа Атилла җизнәң кул астында калу хәерлерәк булыр. Ә ул сине Римга илче йөзендә җибәрер. Әйе, Һөнәрияне алып кайтырга. Нигә, һич булмас димә. Ә Константанопольдә синең башына бик тиз җитәрләр.

– Чынлап та шулай бит, Приск. Атамның анда әйләнеп кайтуы да шикле.

– Атаң кайтыр да, килер дә. Ә менә сиңа ярамас.

– Карале, Приск. Син үзен Атилла хан кызларының берсенә гашыйк булсаң ни кылырсың?

– Чарасыз итмә мине, Антоний. Мин бирегә кыз күзләргә дип килмәдем. Мин монда базилевс үтенече белән килдем.

– Димәк, илче. Ә нигә, илченең өйләнергә хакы юкмыни? Сиңа ничә яшь инде?.. Кайчанга кадәр...

Приск елмаеп куйды, торып йөреп килде һәм ни сәбәпледер Антонийга җавап бирергә ашыкмады. Чынлап та, нигә, әйтик, Гунстаннан кайтуга кемгә булса да өйләнмәскә?.. Яшең утыздан өстә ич инде, кайчанга кадәр... Тик мөмкин хәлме бу? Мөмкин түгел, әлегә кадәр күңеле тарткан хатын-кызны очратканы булмады, ахыры хәерле булсын. Хак Антоний, хак әйтә, кайчанга кадәр буйдак булып яшәрсең?..

– Күр әле, нигә безнең арттан һаман килмиләр?

– Килерләр, – диде Антоний һәм тагын сәкегә сузылып ятты. – Рәхәт биредә, Приск. Син әйтмешли, әллә каласы инде.

– Туры сүз туганына ярамый, әйтимме үзеңә туры сүз?

– Әйт, әйдә, мин барыбер юкка чыккан кеше инде, Приск.

– Юк. Антоний, син юкка чыккан кеше түгел, син хатын-кыз башына төшкән бәла. Килеш син минем белән, Антоний. Бит син Феодорага беренче тапкыр мәхәббәтең белдергәндә дә үзеңнең ни кылганына ышанмаган идең. Кыскасы, син Феодора белән гашыйклар трагедиясен уйнадың. Ә Феодора, мәрхүмә, сиңа ихлас күңелдән ышанды. Ә инде тора-бара аның ихлас һәм эчкерсез мәхәббәте сине дә әсәрләндерде, һәм син үзең дә сизмәстән елга агышына агып киттең. Башта син Феодораның үзеңә гашыйк булуын зур җиңүгә санадың, хәтта үз күз алдында үзең бер башка үстең. Ә инде теләгеңә ирешүгә, сиңа курку килде. Белсәләр, императорга җиткерсәләр?! Тик саф мәхәббәт барысын да җиңде, чөнки син үзең дә аңа чын-чынлап гашыйк булган идең инде. Ә бит синнән император шымчылары күзләрен дә алмадылар, син һәрдаим алар күзәтүендә булдың. Әмма син инде аларны күрмәдең. Саф мәхәббәт сукыр була ич. Ул арада сукырайган идең инде син, Антоний. Император үзенә хыянәт иткән хатыннан бик җиңел котылды, ә менә сиңа кагылырга теләмәде. Чөнки дәрәҗәсе төшәр дип курыкты. Ахыр килеп, син сарай корты Вигиләй улы идең. Ул синнән башкачарак котылырга уйлады – сине Гунстанга җибәрде.

– Бу ни дигән сүз инде, Приск?

– Илгә кайтырга уйласаң, Антоний, ниндидер бер могҗизага исәп тотма. Император дәҗҗаллары сине барыбер юк итәрләр.

– Бу мөмкин хәлме, Приск?

– Әле ничек мөмкин, Антоний, әле ничек мөмкин. Яраткан хатынын мунчада пешергән ир, синең башың чаптыра да чаптыра инде ул, бигрәк тә император йөзендәге ир-ат.

Антоний ияген түшенә төртеп шыңшып алды. Приск аны кызганмады һәм уйлап куйды: «Кемне, кемне яраткансың, гүзәл Феодора!»

– Шул вакыт бусагада Феодораныкы кебек яшел-зәңгәр эстәге күлмәк кигән, Феодора кебек үк зифа сынлы, мөлаем матур йөзле хатын-кыз пәйда булды. Ул гынамы, чынаяктай ак муенлы да, энҗеләре җемелдәп торган алкалары да, күк йөзедәй зәңгәр күзләре дә Феодораныкы кебек иде.

– Саумысез, галиҗәнаплары хөрмәтле Приск! – диде хатын бусаганы атлап керүгә.

Приск шундук аңа таба китте, хатынны түргә әйдәде.

– Шөкер без, шөкер, түрдән узыгыз, кем дим?..

– Элиана, – диде Антоний яткан җиреннән тора-бара. – Минем апам шул инде, әдип Приск.

– Мин сезне алырга килдем, буйдаклар, – диде хатын.

– Башта түрдән узыгыз, ханбикә, – диде Приск төчеләнә төшеп. Ә үзе уйлады: «Йа Хода, бу нинди охшау тагын. Бөек грек халкы алиһәсе варвар кулында. Иң гаҗәбе, бу хәл төшендә түгел, өнендә».

– Җыеныгыз, әйдәгез. Безне көтәләр, мин болай да азрак соңга калдым, – диде хатын һәм алдан ишеккә таба кузгалды.

Алар ана ияреп һавага чыктылар, киң урамга таба юнәлделәр. Приск алданрак атлаган хатынны куып җитте, янәшә атлап китте.

– Мин барысыннан да хәбәрдар, әдип Приск. Без сезне көткән идек. Миңа булган хәлләрне Идекәй җиткереп торды.

– Мин сезгә җавап табалмыйм, ханбикә.

– Кирәкми дә, әдип Приск. Күркәм хатын сезнең белән кызыксынды, сезне илчеләр сафында киләме дип кат-кат сорады. Мин бит монда мәктәп ачтым, барысын да укытам. Теләгәннәрне, әлбәттә.

– Беренче укучыгыз Атилла хан булдымы?

Хатын барышлый гына Прискка күз төшереп алды һәм үзалдына елмаеп куйды. Приск аның гәүһәр муенсасына, алтынга буялган бауларын чалыштырып бәйләгән аяк киеменә, асыл ташлар тезгән калфагына карап алды.

– Атилла хан да укыды, әдип Приск. Ул мина әйтте: бер тел белү бер байлык, ике тел белү ике байлык, өч тел белү өч байлык дип. Мин дә гуннар телендә сөйләшергә өйрәндем. Атилла хан хәзер Рим илчеләре белән дә, грек илчеләре белән дә алар телендә сөйләшә. Атилла ханга тылмач кирәкми, әдип Приск.

– Сезнең белән нинди телдә сөйләшә?..

– Минем белән, әдип Приск, Атилла хан мәхәббәт телендә сөйләшә. Инде канәгать калдыгызмы минем җаваптан?

– Кичерә күрегез, ханбикә, мин сезне һич тә үпкәләтермен дип уйламаган идем. Беләсегез килсә, варварларның да язулары бар. Мин бу хакта элек-электән белә идем, ханбикә.

– Атилла хан ниндирәк кеше? Юмартмы, усалмы?..

– Атилла ханның Гунстанга килгән һәр кешене бүләкли торган гадәте бар, әдип Приск. Ханга ошасагыз, сез дә буш кул белән китмәссез.

– Миңа бүләк кирәкми, ханбикә. Мин гуннар тормышы белән кызыксынам. Мине гаҗәпләндергәне шул, ханбикә, бу халык империя кадәр империянең йөрәгенә кереп утырды. Гуннарны күргәч, мин шуңа инандым, алар да безнең кебек үк кешеләр икән. Ә император Феодосий миннән гуннар турында тулы мәгълүмат көтә. Һәм мин бары тик дөресен генә язармын.

– Дөресен языгыз, әдип Приск. Ахыр чиктә язучы гадел булырга тиеш.

– Вигиләй чынлап та сезнең атагызмы?

– Минем атам, әдип Приск. – Мин ханның уң кулы, ярдәмчесе, әдип Приск.

– Мин сезгә баш иям, ханбикә. Рим илчеләре үзләре белән весталка Һөнәрияне дә алып килергә тиешләр иде кебек.

– Ләкин алып килә алмаганнар. Хан алар белән бу хакта үзе сөйләшер. Антоний әйтә, Феодорага сез дә битараф булмагансыз дип.

– Яшермим, булды андый гөнаһым, ханбикә. Әмма гүзәл Феодора сезнең энегезне сайлады, ханбикә.

– Һәм ялгышкан булып чыга. Хатын-кыз мәхәббәттә ихласрак шул.

Аларны Идекәй куып җитте, бер аяктан атлап китте.

– Ханбикә, озак йөрисез, анда барысы да әзер инде, – диде ул һәм каян килеп чыккан булса, шулай ук китеп тә барды.

– Ашыга төшик, әдип Приск. Әйтеп калыйм, мин сезнең ни өчен Гунстанга килүегезне беләм. Сенатор Максимин ничеккенәләр булса да Атилла ханны Көнбатыш Римга юнәлтергә тиеш. Шулаймы, әдип Приск?

—Сез күрәзәчеме әллә, ханбикә?

– Күрәзәче, әдип Приск, – диде ханбикә Элиана һәм адымын тагын да тизләтте. Алардан калыбрак атлаган Антоний куып җитте.

– Кая болай чабасыз?

– Соңга калдык. Антоний, соңга калабыз...

Әйе, Византия илчеләренең максатлары Атилла ханның явын көнбатыш Римга юнәлтү иде. Тик моңа ничек, нинди юллар белән ирешергә? Әдип Приск белми иде. Император Феодосий да әллә нинди дәрәҗәсенә хас булмаган этлекләр эшләп ята икән, бу хакта әдип Приск Константинопольдә үк аз-маз хәбәрдар булса да, моңа ук барып җитмәс, император кадәр император болай ук түбән тәгәрәмәс дип уйлаган иде. Әйе авырга килер сөйләшүләр сенатор Максиминга, Хак, Максимны ихтирамга лаек кеше, варварлар телендә сөйләшә, әмма нигәдер тылмач Вигиләйне дә үзеннән калдырмады. Әллә соң Прискка да шушы гүзәл хатын аша Атиллага йогынты ясатасымы?.. Тик булмас хәлдер. Сәясәттә Атиллага хатын-кыз берни түгелдер. Ир-ат ич ул, чын ир-ат. Аннары бар хатыннардан туган балаларны да Күркәм хатын тәрбияли. Әмма Элиана үз улын үзе тәрбияли, диде Антоний. Бер уйлаганда грек хатыны тарафыннан бу да җиңү, әлбәттә. Димәк, гуннарда хатын-кыз да исәптә һәм Атилла хан хатыннары сүзенә дә колак сала икән. Идекәй кадәр Идекәй әнә, чит кеше, Атилла хан киңәшчесе. Ни әйтте әле аңа Идекәй: «Яратмыйм империядәге тәртипләрне, чиновниклары налог-налог дип теңкәгә тисәләр, епископлары акыл сатып тинтерәтәләр, гәрчә күп нәрсәгә үзләре үк ышанып җитмәсәләр дә», – дип әйткән иде. Аннары аңа шушындый хатын туры килсә, валлаһи, өйләнеп тә куяр иде. Күпме буйдак булып яшәргә була? Тик әллә нигә гаилә корасы килми Прискның. Чөнки әтисе белән әнисе еш кына эт белән мәче кебек юк кына нәрсә өчен дә талашып китәрләр иде. Хак, тора-бара барыбер татулашырлар иде, соңра пар күгәрченнәрдәй гөрләшә башларлар иде. Ләкин ата-ананың татулашыр мәлләре түгел, күбрәк ачуланышкан вакытлары күңелгә авыр таш булып ятып калган иде. Бер тапкыр ул әтисенә: «Нигә шулай тәмсезләндегез инде?» – дигәч, әтисе: «Хатын белән талашуның үз тәме бар, өйләнгәч үзең белерсең», – дип кенә котылган иде. Хәйләкәр иде әтисе, җәтмәсенә еш кына яшь кызларны да эләктергәләр иде, мөгаен, әнисе әтисенең әнә шул мутлыкларын яратып бетермәгәндер. Кыскасы, Прискның моңа кадәр өйләнмәве, башлы-күзле булмавы, атасы белән анасы тормышын күреп үсүдән килә иде. Хатын-кызга ул һәрчак шикләнеп карады, аның иреген урлар кебек иде алар аңарга. Аларны ясауда чынлап та аз-маз җен катнашкан дип уйлый иде, гәрчә моңа диндарлар фәлсәфәсе итеп кенә караса да...

Барган җайдан Приск үз кырында титаклаган Антонийга күз ташлап алды. Егет елмая-көлә атлый, мут күзләре тирә-якта. «Ә бит син, Антоний, һичкем кичермәстәй хыянәткә барган кеше, бәлки сине биредә янә бер корбан көтәдер», – дин уйлап куйды. Әйе, бик ихтимал, бәлки үлемдер дә. «Император Феодосийның җәза җәтмәсе чит илләрдә дә җитәрлек», диде аңа Максимин. Нигә алай диде микән? Әйе, Антоний турында сөйләшеп баралар иде бугай. Кем белә үзенең кайда, кем кулыннан үләсен. Мәрхүмә Феодора үзенең үлемен кайнар булы мунчада булыр дип күз алдына да китермәгәндер. Бу җәзаны ана Аллаһы Тәгалә җибәргәндер дип кем уйларга кыяр?!

– Йә, кайчан җитәбез инде өлкән хатын йортына? – дип сорады тәмам хәлсезләнә башлаган Антоний. Приск аңа каерылып карап алды. Ыспай киенгән иде егет. Кызлар күзе төшмәслек тә түгел шул. Матур, акыллы булырга тырыша. Ә менә егетләргә чын бәһане ир-ат бирә, дөнья күргәнрәк ир-ат, бер дә хатын-кыз түгел, хатын-кыз ир-атка бәһа бирүдә һәрчак, ким куйганда, бик нык ялгыша. Әйтик, Приск өчен бу егет бер тиен бакыр да тормый иде. Бер сүз белән, туып килгән сорыкорт. Ә андыйлар империядә буа буарлык. Приск исә аксөякләр нәселеннән иде. Җиде буын бабасы аксөяк булган. Аксөякләр исә сәясәттә генә түгел, тормышта да алданрак уйлап куючан булалар. Хак, алар да ялгышкалыйлар, чөнки алар да адәм балалары. Ләкин яман эшкә керешкәндә алар барысын да исәпкә алалар – ни белән бетәсен дә, киләчәк буыннарга кылган яманлыкның тәэсирен дә. Хак, Приск та ялгышкалады, әллә нинди яман эшләргә катнашып китә язды, әмма вакытында тыелып кала белде. Соңыннан үз-үзен аклагандай: «Мине бу яман эштән Аллаһы Тәгалә үзе саклады», – дияр иде.

Илчеләр уздырырга тырышкан сәясәткә аның бернинди дә мөнәсәбәте юк иде. Әмма хәрам атакай Хрисафәй җибәргән алтын турында аз-маз хәбәрдар иде. Ни өчен нәкъ менә Вигиләйгә бирә Хрисафәй бер янчык алтынны. Аңа бу хакта сенатор Максимин әйтте, һәм бик зур сер итеп: «Безнең моңа бер катнашыбыз да юк», диде хәтта. Дөресен генә әйткәндә, әхлакый яктан килгәндә, гаделлек гуннар ягында иде. Империя сәясәтчеләре гуннарны нинди каһәрләр белән генә каһәрләмәсеннәр, гуннар дигән халык Ауропа халкын коллыктан азат итәргә килгәннәр. Сәясәттә сукыр булмаган кешегә моны гына аңларлык иде, әлбәттә. Ләкин империя теше тырнагы белән яшәргә тели, тик соң инде, моны әдип Приск эче белән генә түгел, мантыйки бер алтынчы сиземләү вә тоемлау җепселләре белән дә күзаллый иде. Коллар иле буларак Рим таркалу алдында тора. Әмма Византия яшәр әле кебек, чөнки коллыктан баш тартты, гәрчә идән астыннан булса да Римда коллар белән сәүдә итү барса да.

Янә бер яңалык Приск өчен. Гуннарда хөкемдар юк икән. Һәр гөнаһ кылган гун үзе кылган гөнаһның зурлыгына карап үзенә-үзе җәза бирә икән. Әйтик, гөнаһы зур булмаганда битенә бер тапкыр пычак белән сыза, ике булса ике, өч булса өч. «Шуның өчен гуннар арасында тәмам битләре телгәләнгән кешеләрне дә очратырга була», диде Максимин. Ә бит ниндидер римлының кылган гөнаһы өчен үз битенә үзе яра ясауны күз алдына китерүе дә кыен хәтта.

Алар ниндидер тар урамга килеп керделәр. Кая карама хатыны-кызы, баласы-чагасы капка төбенә чыгып утырган: балалар уйный, хатын-кызлар гәп тоталар, ә арырак малай-шалай шар сугышлы уйный, берише казык ярышы уены белән мавыккан. Яшь-җилбәзәк исә урам башындагы чишмә буендагы чирәмдә әллә бииләр, әллә әйлән-бәйлән уйныйлар шунда, һәр йорт каршында ат бәйләргә аркылы юан булмаган агач сузылган, агач баганаларга ныгытылган.

Күреп алды, дөресрәге күзенә чагылды, ниндидер ишегалдында гун хатыны бия сава. Әнә шул бия сөтеннән гуннар кымыз ясыйлар, имеш, шул эчемлек ир-атның күңелен күтәрә, имеш. Ул җыйган мәгълүматлар дөрес булса, бу халык Җаек, Идел елгалары буйларында көн күргәннәр, имеш. Шуннан ала килүләре икән. Бер сүз белән гуннарны баскынчылар дип тә атарга мөмкин. Ләкин гуннарның биредәге тормышлары белән таныша башлагач, алай дип язарга да, әйтергә дә кыймады Приск. Бер уйлаганда бу халык чынлап та Ауропаны колыктан азат итеп ята иде. Мәңгелек Римны тезләндерә-тезләндерә. Иң гаҗәбе, диңгез буйлап кораблар белән дә түгел, ә ике һәм дүртәр, алтышар тәгәрмәчле арбалар белән Ауропага кадәр килеп җитә бу халык; ниндәен таулар, елгалар аша кичә-кичә. Гаҗәпләнмәслек тә түгел шул. Биек-биек Сармат тауларын үткәннәр, Дунайны кичкәннәр, хәзер әнә Римның үзенә яныйлар.

Кем моңа ышаныр?!

Әйтик, Бөек Константин чорларында моны күз алдына китереп тә булмас иде. Хәзер исә әнә шул ярым утрак, ярым күчмә тереклек иткән халык Ауропа уртасында үзенә башкала күтәргән. Искитмәле хәл. Һәм мең еллык тарихы белән горурланган грек язучысы әнә шул халыкның башкаласына илче йөзендә килде. Ул гынамы, ил ханының өлкән хатынына кунакка бара.

Күр инде, һәр йорт алдында ике-өч йөгәнле ат тора. Димәк, гуннар җәяү сугышмыйлар гына түгел, җәяү йөрмиләр дә, кирәк җиргә һәрчак ат менеп чабалар. Тагын да сәере, атта йөрүдә, хатын-кызлары да бер дә ир-атлардан калышмыйлар. Элиана әйтүе хак булса, шуңа күрә сөйләм телендә ир-атны хатын-кыздан аерып карау юк. Димәк, барысы да тигез хокукта. Кайчан, кайсы гасырларда ирешер Ауропа бу тигезлеккә?! Сорау урынына сорау туды грек язучысы Приск башында.

Менә, ниһаять, Күркәм хатын йортына да килеп җиттеләр. Идекәй аларны капка төбенә үк каршы чыгып алды һәм кунакларны эчкәре әйдәде. Кунаклар эчкәре үтүгә, капкаларны яптылар һәм Приск Атилла ханның өлкән хатыны өенә карап хәйран булды. Күз алдында өй түгел иде, ниндидер әкиятләрдә генә була торган сырлап, франтунлап ясалган болдырлы, төрле төсләргә буялган сихри өйне хәтерләтә иде.

Ханбикә аларны болдырга чыгып каршы алды. Аның артыннан ук көмеш табакка салып йөзем җимешен хәтерләткән, балда катырган моңа кадәр Приск күрмәгән ризык китерделәр. Гадәт буенча кунакларның һәммәсе дә әнә шул баллы һәм тел йотардай ризыктан авыз иттеләр. Идекәй кунакларга:

– Гуннарда бу ризык чәкчәк дип атала, – дип әйтте. Чәкчәк дигән ризык чынлап та тел йотарлык тәмле иде. Приск авызында бу тәм өйгә кергәч тә бетмәде.

Өй ике катлы иде, өлкән хатын табынны икенче катка хәстәрләгән. Икенче катка күтәрелүгә, ханбикә түр якка узды, утырды һәм кунакларга урын күрсәтте. Барысы да табын тирәли утырышкач, Идекәй өлкән хатын белән һәммәсен дә таныштырып чыкты. Приск исеме чыккач, ханбикә аңа текәлебрәк карап алды һәм шактый кырыс иреннәрендә елмаю кебек нәрсә хасил булды. Ханбикә янәшәсендә ике чибәр кыз утыра, алар хуҗабикәгә ни сораса шуны китереп торалар. Кызларның чәчләрендә зәңгәр тасма белән аралаштырып үргән көмеш тәңкәләр, түш хәситәләрендә дә, кайберләренең хәтта күлмәк итәкләрендә дә. Кызлар кузгалып киткәндә тәңкәләр матур итеп зеңләп куялар, әнә шул зең кисәк күңелне җилкендереп куя. Кызларның аякларында кызыл итекләр. Әнә шуларны күрде-күзәтте дә Приск ни өчендер: «Кыргыйрак күренсәләр дә кызлары чибәр икән», – дип уйлап куйды. Кызларны күздән кичергәч кенә, Приск өлкән хатынның йөзенә бакты. Чынлап та өлкән иде инде хатын – маңгайлары җыерчыклар белән ермачланган, әмма күзләре елтырый, матур иде. Язучының үзенә карап торуын күреп, ханша да аның күзләренә туры карады. Каравы булды, Прискның аркасы тирләп чыкты. Һәм: «Сихер бардыр бу хатында», – дип уйлап куйды.

– Илче Приск, безнең халык та язмалы. Хәзер әнә грек китапларын укырга өйрәнеп киләбез. Улларым гына түгел, кызларым да грекча укый да, яза да беләләр. Элианага рәхмәт, ул укытты, ул өйрәтте.

– Мин туннарның гореф-гадәтләрен белмим. Хөрмәткә ия ханбикә, миңа бу хәлдә ярдәм итсәгез иде, – диде Приск.

– Гуннар да римлылар кебек кеше янында кеше, әдип Приск, – диде өлкән хатын өчен яшь ханбикә Элиана. – Ханбикә, өлкән хатын буларак, сезгә кызларын күрсәтәчәк, чәчкә кебекләрен.

– Якындагылар аның үз кызлары түгелмени, ханбикә?

– Болары каравыш кызлар гына, Приек, үзенекеләр җыеналар гына әле.

– Мин чынлап та гуннарны аз беләм икән шул, ханбикә. Ә сез өйләнегез. Тотыгыз да Атилла кызларының берсенә өйләнегез. Әйтик, Таңчулпан атлысына. Җырлый ул, сандугач кебек сайрый, җитмәсә күз алмастай чибәр. Чынаяк кебек ап-ак тәнле, күк йөзедәй зәңгәр күзле. Акыллы, грекча миннән дә ким сөйләшми, китаплар укый, борынгы грек тарихы белән кызыксына.

– Болар барысы да сезнең тарафтан кылынган гамәлләр булса кирәк, ханбикә. Күрәм ич, өлкән хатын да сезгә рәхмәтле. Мин сезгә ышанам, ханбикә. Без сездә кунакта, суга ташласагыз да, утка атсагыз да Антоний белән безнең язмышлар сезнең кулда, – диде Приск уенын-чынын бергә кушып. Гуннарны кайбер Рим язучылары кыргыйлар дип күрсәтергә тырышалар. Минем сезнең сәяхәтнамәләрегезне укыганым бар, әдип Приск, Хак Тәгаләне язарга омтыласыз. Ялганны – ялган дип ачасыз, хакны – хак булуын расларга тырышасыз. Мин бу хакта өлкән хатынга да әйтел куйдым, акыллы булырга тырышмагыз, Атилла ханның уллары да, кызлары да грек телен начар белмиләр.

– Минем дә сездән сабак аласым килеп китте әле, Элиана. Тик, зинһар гафу итә күрегез, якташым, мин һич тә туннарны рәнҗетергә теләмим. Киресенчә, мин бу халык өчен горурланам. Бөтен Азияне үтеп, Ауропа үзәгенә башкала күтәргән халыкны мин каһарманнар дип атар идем. Гәрчә миңа алай язарга кушмасалар да.

– Мин бераз чамалыйм, әдип Приск, сез укучыларыгызны Атилла ханның яшь хатыны Элиана турында язып шаккатырырга исәбегез кебек. Тик кисәтәм, язмагызга ялган керсә, сезгә миннән фатыйха юк.

– Ышаныгыз, мин гуннар турында бу каланы күрмәгәндә йә начар фикердә түгел идем, ханбикә, һәм мин бары тик биредә күргәннәрне генә язачакмын һәм әлбәттә инде ишеткәннәрне. Шул ук вакытта беләм, биек-биек таш диварлар белән ныгытылган калаларны корбансыз гына алып булмый, ханбикә. Шушы төбәкләргә килеп җиткәнче гуннар шактый югалтуларга дучар ителгәннәрдер.

– Сугыш кырында бер генә дошман була, әдип Приск. Бу Атилла хан сүзләре, сугыш кырында йә син дошманны, йә ул сине үтерә. Шуның өчен сугыш дип атала да инде ул. Ләкин Атилла хан атасы васыятен үтәргә килә монда – Ауропаны коллыктан азат итәргә, һәм ул аңа ирешер, әдип Приск, ирешер. Мин аңа ышанам.

– Ләкин мин Атилла ханны яманламыйм, ханбикә, яманларга җыенмыйм да. Мин беләм, Атилла хан бирегә гаделлек китергән, аның кордашларын, туганнарын, канкардәшләрен Германрих король кебек кансызлар Римга коллар итеп сатып ятканнар. Атилла хан әнә шул җантауарлар сәүдә юлына аркылы төште. Бу җиһангирны гасырлар аша гына аңласалар аңларлар, гасырлар аша гына. Аңламый калулары да бар, чөнки кешелек тарихы исә әлегә көчлеләр кулында. Мина хәзер 33 яшь ханбикә, мин Гайсә яшендә, ачы хакыйкатьне шактый күрдем мин, энегез Антоний кебек баш алып гашыйк булырга да җыенмыйм. Соң инде миңа, баш китәрдәй мәхәббәт арбасына утырырга, соң, ханбикә.

– Мәхәббәт, кемгә булса гашыйк булу бары тик Хода кулында, әдип Приск. Мисал өчен менә мин, мин – Вигиләй кызы, дәрәҗәле чиновник кызы, укымышлы, һич тә уйламаган идем варварларның илбашына гашыйк булырмын дип. Ә бит булдым, кияүгә чыктым, гәрчә хатыны булуын белсәм дә. Ашап утырыгыз әле, Приск, сөйләшә-сөйләшә ашап утырыйк. Антоний әнә барысына да җитешә. Менә монысы бозау ите, бусы ат ите, бусы кошныкы, күркә ите дә бар, балык та. Әйтсәм әйтим инде, әдип Приск, гуннар ит ашарга яраталар. Камыр ашын алар гомумән төнәтмәләр табынына гына куялар. Антоний, Антоний дим, бирәндәй күп ашама, тиздән төнәтмәләр килер, төче-мөче, чәкчәк...

Чәкчәк гаҗәеп тәмле ризык, ханбикә, искитмәле, ошады ул ризык безгә.

– Татлы ашлар килгәннән соң без аулак өй ягына чыгарбыз. Менә шунда кызлар үз һөнәрләрен күрсәтерләр, биергә чакырырлар.

– Мин барысыннан да җитешеп утырам, апа җаным, – диде Антоний.

– Ат итен күбрәк аша. Гуннар атланмаган яшь атны гына табынга суялар. Тешләрең нык булсын дисәң, ат ите аша, Антоний. Ату күрәм, бер тешең югалткансың кебек.

– Сөйгән җанашым үлгәннән соң төште ул тешем, апам кайгыдан. Атна буена авызыма ризык капмадым. Тешем кысып яттым...

– Нигәдер теге эчемлекләре юк, кымыз диләрме әле? – диде Приск сүзне икенчегә борырга теләп.

– Гуннарда хатын-кыз табынына ни хәмер, ни кымыз куймыйлар, әдип Приск. Бу бик җитди шәкель, язмаларыгызга бу хакта язарга онытмагыз.

– Кисәтеп куюыгыз өчен, рәхмәт, ханбикә.

– Һәм онытмасагыз иде, сез бүген өлкән хатын кунаклары. Иртәгә, бик ихтимал, Атилла хан сезне үзе кабул итәр.

Өлкән хатын турында сүз чыккач, Приск иң түрдә утыручы өлкән ханбикәгә күз төшереп алды. Өлкән ханбикә кыска җиңле камзул астыннан, озын җиңле сары атлас күлмәк кигән. Камзул якаларында асыл ташлар. Башындагы очлаеп килгән калфагында да зур гына энҗе ташы. Баш бармак башы хәтле, килешеп, күзне тартып тора. Гәүһәр таштан ясалган камзул төймәләре эре, бөтен түшен каплаган.

– Базилевс илчесе Приск Гунстанда беренче тапкыр икән, Элиана, – диде өлкән хатын, чокырындагы төнәтмәне тәмләп куйгач. – Әйт син аңа, Элиана, татлы табыннан соң без татлы кызлар янына аулак өйгә төшәрбез. Ял итәрбез, тамаша карарбыз.

Күп тә үтми алар беренче катка төштеләр, аулак өй дигән залга керделәр. Аулак өй зур иде, идәннәрдә тоташ келәм – йомшак киез келәм. Кунакларны һәм чакырылган егетләрне стена буена куелган эскәмияләргә утырттылар, ул да түгел, түр яктан аларга каршы шактый чуар киенгән кызлар чыгып утырдылар. Башта кызлар Прискка барысы да бер матурлыкта күренделәр. Әмма тора-бара бер-берсеннән аерыла башладылар. Чибәррәкләре алгарак чыктылар, һәм кинәт аның карашы бер кызда тукталды. Шулчак быргы кычкырды, көйчеләр кыл тарттылар, кыл тартучы үзәк өзгеч нечкәлек белән көен тәмамлауга, дөмбердәтеп думбра кактылар. Әнә шуннан соң гына, думбра туктагач кына, кечкенә мәйданчыкка бер гүзәл чыгып басты. Шактый буйчан һәм озын муенлы иде кыз, ул бермәлгә генә башын кырын салып торгандай итте дә, кыл тартучыга ияреп, җырлый башлады. Җыр башлануга ук күңел җепселләре зеңләп китүен тоеп, җаны-тәне белән шым булды Приск.

– Кем бу? – дип сорады ул янәшәсендә утырган Элианадан.

– Өлкән хатынның төпчек кызы. Таңчулпан атлы.

– Нинди мәгънәне аңлата Таңчулпан?

– Безнеңчә Венера йолдызы. Таң йолдызы, димәк.

– Шаккатмады хәл, ул хәтта безнең Венерага ошаган. Елмаюларына хәтле мөлаем һәм килешле. Күлмәге дә башкаларныкы кебек төрле тәңкәләр белән чуарланмаган, грекларча киенгән. Сезнең мәктәпме?

Минем тәрбия, – диде Элиана башын чөя төшеп. – Ул бик яхшы укый, яза, хәтта шигырьләр яза, җырлар диюем.

Көйчеләр янә бер дәртләнеп, көйләп алдылар һәм тынып калдылар. Кыз икенче җырын башлады. Шул мәлдә өйгә, гүя сандугач керде. Кызның беренче тавышыннан ук Прискның аркасында бала йоннары кузгалып куйгандай итте. Ул ни әйтергә белми, әсәрләнгән бер халәттә, кызның тавышына мөкиббән китеп, авызын ачып тыңлады. Искитмәле хәл иде. Кыздагы моң, тавышы, кыз күкрәгеннән чыккан сихри көч аны тәмам сихерләде, чарасыз итте. Мондый хәлдә калганын хәтерләми, кичереше аны тетрәндерде, күңелен актарды һәм эчке бер кинәнүдән әле Антонийга, әле Элианага карап алды. Күрәләрме, ишетәләрме – әллә соң ул гына кичерәме бу хисне? Аның хиссияти соклануын кемгә булса җиткерәсе, әйтәсе килде. Иллә күршеләре дә кызны бик тә бирелеп тыңлыйлар иде шул.

Җыр бетте. Кыз эчкәре кереп китте. Ай күрде, кояш алды кебек килеп чыкты. Приск хәтта кыз артыннан кузгалгандай итте, ләкин соңгы мәлдә тыелып калды.

– Бу мөмкин хәлме, мөмкин хәлме, ханбикә! Бу бит талант, сандугач үзе бит бу кыз. Күр инде, күр, никадәр моң һәм сихри көч бу тавышта. Бу кыз император сараенда җырларга тиеш. Антоний, безгә бу кызны Константинопольгә алып китәргә кирәк. Ишетәсеңме, Антоний дим!

– Апа әйтә, кыз кияүдә түгел, тот та алып кит. Ләкин башта бу кызны куып тотарга кирәк икән. Чын мәгънәсендә куып тотарга.

– Ничек чын мәгънәсендә?

– Ничек куып тоталар качкан кешене?..

– Башта куып тот син аны, Антоний, – диде Элиана.

– Миңа тимә, апам, мин мәңге өйләнәсе кеше түгел, мәңге! – диде Антоний, күзләрен яшерергә теләгәндәй түбән карады.

– Алайса сез өйләнегез, Приск. Буйдак бит сез, буйдак.

– Хикмәт, – диде ни әйтергә белми аптырап калудан Приск. – Тамаша. Бу мөмкин хәлме, ханбикә?

– Нигә мөмкин булмасын ди. Кызга унтугызынчы яз китте, ә ул һаман үзенә тиңне табалмый, егетләр сайлый. Визигаст король угылы Даһкар да сорап караган иде, куганда тоттырмады.

– Ничек тоттырмады?

– Гуннарда кызны Кыз туенда куып тотып өйләнәләр, әдип Приск.

– Һоп, моны ничек аңларга инде?

– Ук аткан ераклыкта кызны куып тота алсаң – кыз синеке, өйләнә аласың, инде шул арада куган кызны тота алмыйсың икән – үзеңә үпкәлә. Димәк, кыз сиңа кияүгә чыгарга теләми.

– Бу бит...

– Кыргыйлык, шулаймы Приск? Ләкин гадел була. Кыз теләгән егетенә генә кияүгә чыга.

– Димәк, грекларга гун кызларына өйләнү хыял гына булып калачак.

– Ә сез аны башта куып карагыз.

Приск дәшмәде, тамашаны карый башлады. Көйчеләр көй тарталар, бериш кыз җиңел генә тыпыр-тыпыр бииләр, әле күбәләк кебек очып баралар сыман, әле бер урында бөтереләләр. Кызлар артыннан егет белән кыз биеде, ишләшеп, бер-берен куа-куа. Егет кызны куа, ә ул егеткә тоттырмый. Менә-менә җитәм, менә-менә тотып алам дигәндә генә кыз егеттән янә ычкынып китә. Прискның күз алдына ап-ачык булып Таңчулпанны куганы күз алдыңа килде. Имеш, мәйданчыкта кызны куучы ул икән, качып баручы кыз Таңчулпан икән... Ахыр кызлар чыр-чу килә-килә ниндидер түгәрәк уены уйнарга керештеләр, һәр кыз үзенә егет сайлады, ни күзе күрсен, юраганы юш килгәндәй аның каршына Таңчулпан килеп басты. Үзе елмая, үзе саф грекча:

– Мин сезне әйлән-бәйлән уйнарга дәшәм, – диде. Әйе, нәкъ менә гап-гади итеп, грекча дәшәм, диде.

Кыз аңа нәфис кулын сузды, Приск кызның нәфис кулына кулын салганын сизми дә калды. Кызның кулы шул кадәр йомшак һәм мамык кебек җиңел тоелды ки Прискка, ул ничек торып басканын, кызның биленә кулын салганын сизми дә калды.

– Алай түгел, – диде аңа гун кызы, сак кына аның кулын нечкә һәм зифа биленнән алды. Кызның биле нечкә һәм уйнап торганын ул аның биленә кулын салу белән үк тойган иде. Алар ниндидер уеннар уйнадылар, көлештеләр, күзгә-күз карашып алдылар. Хикмәт, кызның кулыңнан алуга ук Приск үзендә ниндидер моңа кадәр сирәк була торган җиңеллек тойган иде. Уен беткәч тә ул аның кулыннан җибәрми торды. Ә көйчеләр Һаман уйныйлар, ә аның күзләре кыз күзендә. Шулчак Приск янына Идекәй килеп басты.

– Ханбикә сезне өске катка ашка дәшә, – диде.

– Мин Таңчулпан күтәрелсә генә менәм анда, Идекәй кордаш, – диде Приск.

– Таңчулпан, алып мен кунакны анаң янына, ул анда сезне көтеп утыра. Табынны яңабаштан хәстәрләделәр.

– Карале, Идекәй кордаш, – диде аңа Приск кыздан бераз кала төшеп. – Минем бу гүзәлне тагын тыңлыйсым килә.

– Өйлән син ана, менә мин өйләнгән кебек. Өйлән дә җырлат.

– Атилла хан моңа барыр дисеңме, Идекәй кордаш? Барырмы дим?! Барса, билләһи дип әйтәм, өйләнер идем. Сора әле, Идекәй кордаш, чыгар идеме икән миңа кияүгә?

– Сорама син аңардан, ул сиңа барыбер өзеп кенә җавап бирмәс.

– Нигә алай дисен. Идекәй кордаш?

– Чөнки гуннар кызларга Кыз туенда аларны куып тотып өйләнәләр. Ләкин башта син бу гүзәл затны анасыннан сора, аннары атасына барып тез чүгәрсең.

– Кирәк икән, ятып, ятып сорармын, Идекәй, ятып. Зинһар миңа бу эшемдә ярдәмчем бул. Игелегең онытмам, Идекәй кордаш.

– Уйнап сөйләвеңме, болай гынамы? Бүген эчермәделәр дә кебек үзегезне, – диде Идекәй һәм икенче катка күтәрелүгә, кызның кулыннан алды да өлкән хатын янына килде. Килде дә бер тезенә төште.

– Анакай, сезнең төпчек кызыгызны, безнең сандугачыбызны император илчесе әдип Приск кияүгә сорый. Шартларын китереп ризалыгыгыз бирсәгез, егетне бәхетле итәр идегез. Онытмадым, анакай, кайчандыр мине дә шулай бәхетле иткән идегез.

Өлкән хатын утырган җиреннән күтәрелми генә, бармак изәп кенә үз янына Прискны дәшеп алды, теге каршына килеп баскач, егетне баш-аяктан күздән кичерде, аннары торып басты һәм кыз белән егетнең кулларыннан алды да битләрен биткә куеп, яшьләрнең кулларын кушучына алды һәм:

– Фатиханы бер мин генә түгел, атасы да бирер, – диде.

– Димәк, сез риза, анакай, – диде Идекәй.

– Риза, балакай, риза, – диде өлкән хатын һәм күзләренә йөгергән яшьне сизми дә калды. – Иртәгә аталарына кереп фатиха алырлар, аннары Кыз туе. Ә хәзер, табынга утырып, капкалап алыгыз да саубуллашырбыз, соң инде.

Идекәй әдип Прискның кулыннан алды, табынга утыртты.

– Әллә нинди киртәләр тудырмакчы бугай бу өлкән хатын Идекәй. Бирмәсәләр, мин бу кызны урлап алып китәм.

Идекәй аның күзләренә карады һәм эчке бер канәгатьләнү белән елмаеп куйды.

– Сөйләмә тузга язмаганны, Приск. Син башта аны куып тот. Җәйран бит ул. Ул кызны күпләр куып карадылар инде. Берсеннән дә тоттырмады.

Приск башын иде, бертын дәшми торды.

– Син хаклы, Идекәй дус, мин аны куып тота алмам. Аннары буш хыял гына булыр кебек миңа бу хәл.

– Бер дә исең китмәсен. Мин дә яшь хатыным куып тоттым. Һәм Кыз туенда. Мин дә тота алмам дигән идем, үзе тоттырды.

– Ул сине яраткан булгандыр. Ә мин?! Мин кем бу кызга, хан кызы ләбаса ул, иркә, үҗәт булса кирәк.

Тотарсың син аны, Приск, тотарсың.

– Тота алмасам?

– Тота алмасаң, әдип Приск, Константинополенә хатынсыз гына кайтып китәрсең.

– Мин аны тотармын, Идекәй, җан фәрманга йөгерермен. Егет чакта иң шәп йөгерүчеләрдән идем.

– Сиңа хәзер тынычланырга кирәк, Приск. Кайт та бер чокыр шәраб җибәр. Тынычлан. Югыйсә, юк хыял белән саташам дип барысыннан да ваз кичүең бар. Чөнки, туганкай, син түгел, мин дә синең бу кызны куып тота алуыңа ышанып җитмим. Әйтәм бит, Таңчулпанга кызыгучылар бер син генә түгел.

– Хан кызы, шулаймы?

– Юк шул, хан кызы булганы өчен генә түгел. Өч-дүрт телдә сөйләшә, укый, кече балаларга дәрес бирә.

– Миңа кинәт кенә әллә ни булды, Идекәй. Әйтерсең лә Ходай үзе кавыштырды безне. Күрүем булды, йөрәк түремә кереп утырды ул кыз. Буласына ышанмыйм, ә күңел җилкенә, ана тартыла.

– Мәхәббәт угы кадалган синен йөрәгеңә, Приск. Алай да өметне өзмик. Анасыннан ризалык алдык, хәзер чират атасына. Кызга атасы баш. Гуннарда шулай, кызмы ул, малаймы атасы сүзеннән чыкмый.

– Бәхәссез, ата сүзе аткан ук. Ул хәл бездә дә шулайрак. Тик менә куып тотуы гына шикләндерә.

– Тик белеп торсаң иде, кыз үзе риза булмаса, Атилла хан аны көчләп кияүгә бирмәячәк. Ачкыч кызның үзендә, әдип Приск.

– Ханны начар кеше димәделәр диюен...

– Ул сине ошатыр. Сине каршы алырга яшь хатынын махсус җибәрде. Әйдә, капкала да кайтыйк. Иртә кичтән хәерлерәк, бәлки әле иртәгә барысын да ашмас хыял дип онытып та куярсың.

...Кунак йортына кайтканда Идекәй аз сөйләште, әмма өй янына җиткәч, өйгә кадәр озата керде һәм хезмәтчедән берәр чокыр шәраб сорап алды. Хезмәтче кунак бүлмәсенә корсагы тирләп торган бер чүлмәк шәраб китереп куйды, киптергән җиләк-җимеш калдырды. Идекәй көмеш чокырларга чүлмәктән шәраб койды һәм чокырны Прискка сузды.

– Беләсең килсә, Приск якташ, ул кызны Аэцәй дә куып караган иде. Тоттырмады. Җәйран урынына чапты. Әй гарьләнде дә соң Аэцәй, үлепләр гарьләнде. Атилла ханның киңәшчесе ич. Бергә үскәндәй үсәләр, бәйгеләрдә дим. Аннары егет бер дә төшеп калганнардан түгел, горур, тәкәббер. Кыз тоттырмады, ә гуннарда башкача өйләнергә ярамый. Бусы – бер, икенчедән, син бит христиан кеше, Приск. Илгә кайту белән аны чукындырырга тиеш булачаксың. Хак, гуннар үзләренә кагылмаган диннәргә битараф калалар. Хатын-кыз кияүгә чыгу белән ир-канатының динен кабул итә. Ләкин тормыш булгач, төрле хәлләр булгалый, ирләренең диннәрен кабул итмичә, кире әйләнеп кайтучылары да булгалый. Шуның өчен якташың буларак мин сиңа кызны куарга чыкканчы бик ныклап уйларга кушам. Бер яктан бәхетең бар – гуннарда ир-атның яшь алшарт түгел, аларга ир-ат булу алшарт. Ягъни таза-сәламәт булсын, дәрәҗәле кеше булсын.

– Ничек ир-ат яше алшарт түгел?

– Шулай. Сиңа ничә яшь соң?

– Утыз өч.

– Ә хан кызы Таңчулпанга яңа унтугыз яшь тулып килә. Ә ул сиңа кулын бирде, анасы алдына килеп ризалыгын белдерде.

– Миң аны рәнҗетмәс идем, Идекәй. Минем Константинопольдә менә дигән йортым бар. Атам вафат булса да анам исән әле, үз көнен үзе күрә, ул да мине аңлар кебек.

– Аңламас? – диде башбармагын тырпайтып исерә башлаган Идекәй. – Аңласа! Ә аңламаса? Гун кызын кабул итмәсә?! Төрле хәлләр булырга мөмкин. Шуның өчен атасы каршына барганчы уйла. Уйла, Приск, өйләнү уен эш түгел ул. Башта гына ул уен эш кебек күренә, ә өйләнгәч кинәттән җиргә төшәсең – мәхәббәт канатларың киселә. Инде теләгең изге икән, башта миңа баш иеп олуг хан каршына кереп чыгарга туры илер – сөйләшүләрне алдан җайлап куярга. Атилла хан ич ул. Ике сөйләшми. Бер уйлый – бер кисә. Аннары бу туйның, әйе, туй була калса, Византия белән Гунстан арасында зур сәясәткә әверелеп китүе бар. Ул да әле кинәт кенә моңа риза булмас, Хилхәл атакай белән киңәшер. Ә ул, карт шайтан, риза булырмы тагын. Бирнә сорамаслар анысы. Гуннарда бирнә алшарт түгел, гуннарда кызны куып тоту алшарт. Атилла хан кызына өйләнә калсаң, ул сиңа ике дә уйламый мең атлы яугирен биреп җибәрәчәк.

– Нигә мина меңәр яугир?

– Хан кызын сакларга һәм аның киявен, әдип Приск.

– Мине дә, хан кызын да калада саклаучылар бар, Идекәй дус.

– Мең атлы гаскәрине үзендә тотарга теләмәсәң, император Феодосийга бирә аласың. Ул алармы биш куллап алачак.

– Ә алмасам, хан биргән мең яугирне алмасам дим?

– Менә монысын кылмаска киңәш итәр идем, әдип Приск. Чөнки бу хәл гун төркиләрнең бабаларыннан килгән гореф-гадәтләре. Йә, килештекме? Бир кулыңны!

– Миң күптән килештем инде, тик башта сенатор белән киңәшеп аласым килә.

– Ул да каршы килмәс, шатланыр гына. Йә, тыныч йокы сиңа. Мин киттем.

Озатучысың озатып кергәч, Приск хезмәтчегә табынны җыярга кушты һәм сузылып сәкегә ятты. Аңа чынлап та тынычлану кирәк иде. Бер көндә шул кадәр яңалыклар. Баш китмәле хәл. Өйләнә, имеш. Өйләнә! Һәм кайларга килеп, җитмәсә кемгә?! Атилла хан кызына! Бу ни инде тагын? Язмышымы шул. Әллә булмаса үзе теләп муенына элмәк эләме?.. Антоний хәйләкәр төлке ник бер сүз дәшсен, авызына тәмам су кабып утырды. Нигә дәшсен, бер тапкыр авызы пешкәч. Ә мин күрми күргән көндез чыра яндыра башладым, җитмәсә хан кызына гашыйк булдым дип сайрыйм. Эчмәгән идем дә ич. Ни булды кинәт кенә үзем белән? Күрдем дә хан кызын, капландым. Кыз да тәмам сихерләде үземне... Иң гаҗәбе, мин аны куып җитәргә тиешмен. Ә ул миннән тоттырмаса?.. Хәер, бер дә хурланасы юк. Монда мине беркем дә белми. Идекәй исәптә түгел, Идекәй үз кеше. Ә шулай да куып тотасы килә кызны. Бигрәк җанны ярып керде бит...

Иртән уянганда аның аяк очында сенатор Максимин утыра иде инде.

– Йә, йокың туйдымы инде, кияү егет? – диде ул кинаяләп Приск күзләрең ачуга.

– Кичә кич өлкән хатыннан кайткач, бераз...

– Бераз гына булмаган шикелле миңа. Әйт әле, кызга тәкъдим ясаганда эчмәгән идеңме?

– Аллам сакласын, сенатор. Аек баштан да исереп була икән ул.

– Миңа ишеттерделәр, кичә Атилла хан кызына өйләнергә йөргәнсең дип. Хакмы шул?

– Булды андый хәл, сенатор. Мин ул уемнан әле дә кайтканым юк.

– Бик яхшы. Хәзер тор. Юын, киен, капкалап алырбыз да безне Атилла хан кабул итәчәк. Кичә Идекәй минем котым алган иде. Имеш, аны император Феодосий Византиягә яу йөрергә үзе мәҗбүр итә. Идекәйгә шулай дип әйткән. Имеш, хәрам атакай белән император Феодосий Атилла ханны үтерергә кеше яллап җибәргәннәр, ә ул кеше Византия илчеләренең берсе, дигән. Шуны ишеткәч, мин тәмам йокысыз калдым, Приск. Бу хәл чын булып чыкса?! Бу хакта миңа ни җир бит Хрисафәй атакай, ни император бер сүз дә әйтмәде. Менә шуннан соң ышан императорларга, Приск. Үз илчеләрен нинди хәлгә куя бу Феодосий?.. Йә, әйт, син аның кырында көнаралаш буласың?!

– Атилла хан чынлап та яу кузгалыр дип уйлыйсыңмы, сенатор?

– Ышануы кыен. Готлар короле Теодорид Рим ягына авышып ята. Безне кем яклый, кем килер безгә ярдәмгә?! Һичкем! Хет башыңны ташка ор. Хәзер минем бар өмет синдә, Приск.

– Нишләп?! – диде юынып кергәннән соң киенә-киенә Приск. – Нишләп миндә?

– Идекәй шулай диде. Таңчулпан ханның иң яраткан кызы икән, кызның кулын сорамаган егет калмаган, ә ул һаман сайлана икән. Ә син җүләргә, чын булса, ризалык биргән дип ишеттем...

Приск дәшмәде, табын янына килеп утырды, капкалый башлады.

– Миңа калса, сенатор, сәясәт бер нәрсә, ә өйләнү бөтенләй икенче нәрсә. Сәясәт хакыйкатькә таянып сүз көрәштерү булса, өйләнү ике җанның бергә кавышуы кебек миңа. Император Феодосийга бу хакта элегрәк уйларга кирәк иде. Минем аның гүзәл кызына өйләнүемә Атилла хан төкереп караса?.. Шуннан соң синең белән мин нишләргә тиеш булачакбыз?..

– Без илчеләр, ышаныйк, дар агачына асмасалар, ат койрыгына да такмаслар, ләкин безне тоткарлап, Атилла ханның Византиягә таба кузгалуы бар.

– Без нишләргә тиеш соң?

– Тәвәккәллә, өйлән шул кызга. Приск. Әйе, яратуың хак булса.

– Мин аңа бер күрүдә гашыйк булдым, сенатор.

– Рәхмәт. Мин сине беркайчан да җиңел холыклы кешегә санамадым. Бу адымың уйлап ясагансыңдыр дип уйлыйм. Кыл ниятең. Атилла хан алдында чәчең белән идән себер, ләкин Ауропаны тетрәткән полководецны Византиягә яу йөрүдән туктат. Ул сине тыңлар, сөйләшә беләсең... Бөтен сәләтең җик. Ишетәсеңме, Приск, бөтен талантың җик! Ә мин беләм, син сайрарга оста кеше.

– Атилланың кызы сандугачтай җырлый икән. Ишеттем дә таң калдым. Тик, сенатор, миңа бәһа биреп ялгышмыйсыңмы икән, хатын-кыз белән мин сөйләшә алам, ләкин мин дипломатиядә ташка үлчим, сенатор.

– Нәкъ шул кирәк тә инде миңа. Монда синең дипломат булуың кирәкми. Синең ихлас күңелдән Атилла хан кызына өйләнүең хак булсын. Калганы барысы да җайланыр. Ике ил түрәләрен тынычландыру, татулаштыру өчен илбашлар һәрчак балаларын бер-берсе белән кавыштыруга, туганлашуга йөз тотканнар. Бик борынгыдан килә бу сәясәт.

– Моның өчен, син беләсен булса кирәк, мин ул кызны Кыз туенда куып тотарга тиеш булачакмын.

– Тотарсың.

– Ул җәйран кебек, яшь, елгыр, ә миңа инде...

– Җәйранны да куып тотучы җанварлар бар. Әйтик, барс.

– Минме барс, мин... Әйтмим мин кем ул кыз янында. Барс әнә гуннар байрагында.

Син мина кистереп әйт, Приск. Без монда кем мәнфәгатен кайгыртабыз? Без синең белән император илчеләре, бу инде үзе үк кем мәнфәгатен кайгыртуыбыз турында әйтеп тора.

– Яхшы. Мин Атилла хан кызына өйләнсәм. Атилла ханның улы Иллак император Валентиан туганга. Шуннан соң без кем булабыз инде, сенатор?

– Минем төп максат һәм синең дә, Приск, Атилла ханны римлыларга таба котырту. Тарих белән син бик яхшы таныш, римлылар грек халкын гасырлар буена кол сурәтендә тоттылар. Византия империясе ул борынгы бабаларыбызның дәүләтен кайтару гына, Приск. Римлылар янәдән көчәеп китсәләр, безне янә канат астына җыярлар, без янә борынгы халык булсак та янә аларга бил бөгәрбез. Грекмы син?!

– Аллам сакласын, сенатор.

– Шулай булгач, килеш. Тиздән сине Атилла хан хозурына дәшерләр. Якла грекларны, император Феодосийны димим, түрәләр бүреләр алар, ә халык – сарык. Ярдәм ит грек халкына.

– Мин кулымнан килгәнен барысын да эшләрмен, сенатор. Үгетләмә мине. Ләкин бит синеке кебек минем кулларым да богауда. Кыз риза булырмы, аннары Атилла хан! Иң мөһиме, кыз миннән тоттырырмы?!

– Мин ышанам, эчке бер сиземләвем белән ышанам, син Атилла хан кияве инде.

– Ауламаган аю тиресен бүлешеп ятабыз түгелме, сенатор?

– Белмим, кай ягыңны Атилла хан кызы ошаткандыр, әмма Идекәйгә әйткән. Ул мине кусын, дигән.

– Мин ул җәйранны куып тотарыма ышанып җитмим, сенатор.

– Бүген без Атилла ханда булачакбыз, римлылар белән бергә. Шуннан барысы да хәл ителер. Ашадың, җыен, хәзер безнең арттан Идекәй керәчәк. Ул сине Атилла хан кырына алып барачак. Сиңа янә бер киңәш, Приск, иртәгә кыз куасы көнеңдә авызыңа бер калҗа да ит кисәге кабасы булма. Пешәр-пешмәс ике йомырка аша һәм – вәссәлам. Ату йөгергәндә эчең кату бар.

– Сенатор, сез барысын да беләсез тагын, әллә гуннарда кызлар да куып карадыгыз инде? – дип сенаторның иңенә суккалап алды Приск. Аңа ни сәбәпледер җиңел-җиңел булып китте. Ул Атилла ханның гүзәл кызын куып тотасына ышана башлады.


XXXIII

Атилла ханга керер алдыннан Идекәй аны үз ягына дәште. Атилла хан белән үзен ничек тотарга өйрәтте. Кыю булырга кушты.

Тәхет ягына кергәндә Атилла хан ишекле-түрле йөри иде, кереп килүчеләрне күрүгә, аларны көтеп алды һәм Прискка көрәк кебек зур һәм таш кебек каты кулын сузды. Кирәкмәгән Җилкәле, төп кебек юан гәүдәле Атилла аны ипләп кенә астыннан алды һәм түр яктагы аерым бүлмәгә алып керде. Бүлмә зур түгел, уртада тездән тәбәнәгрәк өстәл тора, өстәлдә берничә кувшин. Кувшиннар янында көмеш чокырлар. Өстәл янына утыруга, шәрабчылар кунакларның чокырларына Атилла ханнан сорап кына кемгә нәрсә кирәк шуны койдылар.

– Миңа хәзер шәраб килешми, син эч, – диде ул күптәнге таныш кунагына әйткәндәй. – Мин хәзер салкын чишмә суы гына эчәм.

– Мин дә бүген чишмә суы гына эчәм, йөгерәсем бар, – диде Приск һәм салкын су кувшинын тотып торган хезмәтчегә карады.

Атилла хан аңа күз төшереп алды һәм мәгънәсе үзенә генә аңлаешлы булган елмаю белән көлемсерәп куйды.

– Кызлар туенда катнашырга исәбен юктыр бит? – диде ул грек телендә. Сакаулабрак булса да грек сүзләрен урынына куеп, дөрес әйтте гуннар ханы. Приск хәтта җанлана төште.

– Сирәк була торган хәл. Мин дә Кызлар туенда катнашырга булдым, хан.

Атилла хан кемне куарга исәбең дип сорамады. Ул болай да белә иде, тик беренче сүзне Присктан ишетәсе килә иде бугай. Приск моны ханның тел төбеннән үк аңлады, әмма ашыкмаска булды. Дипломат булмаса да кеше психологиясен яхшы белә иде ул, бушлык-пауза бу очракта аның ярдәмчесе булачак.

– Сайлаган кызың бармы соң?

Нәкъ менә шуны көткән иде дә инде Приск.

– Бар, олуг хан, бар. Сезнең Таңчулпан атлы кызыгыз. Без кичә аның белән өлкән хатында кунакта булдык һәм шунда, ни, мин аңа... Әйе, мин аны куарга булдым. Ышаныгыз, хан, мин сер бирмәскә тырышырмын.

– Кыз куу туе ул сынау гына түгел, мәхәббәт тә, әдип Приск. Тырышып кара. Таңчулпанны куучылар күп булды. Бәлки син тотып та куярсың, – диде Атилла. – Өлкән хатын да, Хилхәл атакай да бу хәл белән килешкәннәр. Элиана да сине мактады. Аэцәйнең кем икәнен беләсеңдер инде? Беләсең. Бик әйбәт. Таңчулпанны ул да куып караган иде. Җитә алмады. Әллә шул гарьлектән, әллә башка бер-бер сәбәп аркасында ул минем иң елгыр меңбашым белән император Валентианга качты. Мин аны моның өчен кичермәм, без аның белән очрашырбыз әле, очрашырбыз...

– Әйе, император Валентиан яшьлеге белән бераз узына башлады, хан. Улыгызга честь--- бирүдән баш тартуы үзе ни тора.

«Күр әле, күр, ничек кереп барам дипломатиягә. Нигә кирәк миңа Валентиан, ниһаять, Аэцәй. Ул бит миннән боларны юри сорый, барысын да белә», – дип уйлап куйды коты алынып Приск.

– Үкенепләр куяр әле ул яшь император, үкенепләр куяр, – диде Атилла кемгәдер әйткән кебек.

– Сез аның белән очрашырсыз. Халык «тау белән тау очрашмаса да, кеше белән кеше очрашыр», – ди бит.

– Хак әйтәсең, Приск. Без аның белән очрашырбыз, Тәңре безне үзе очраштырыр.

– Атам, сез изге кеше, сез Ауропа халкын коллыктан азат итәргә килдегез. Киләчәктә сезгә һәйкәлләр куячаклар. Хәтта Юлий Цезарь да бу бөеклеккә ирешә алмаган.

– Таңчулпан минем иң яраткан кызым, әдип Приск. Нигә ул нәкъ менә сине сайлады, мин белмим. Тәңребез шулай кушкандыр, күрәсең. Белеп торсаң иде, әдип Приск, мин Көнбатыш Рим белән Көнчыгыш Римны аерып карамыйм. Алар икесе дә бер шайтан оясыннан чыкканнар. Минем максатым шулдыр – белергә: кайсы ояда шайтан күбрәк, һәм шунда мин яу йөрермен, шайтан оясын туздыру өчен. Ә сиңа бер киңәшем бар. Таңчулпанны сакла, ул сиңа яхшы хатын булыр. Ахмак императорыңа җиткер, сине озата барган яугирләремә үз сараеннан урын тапсын. Киресе булган хәлдә, мин аны кичермәм. Ул әлегә, миңа шулай тоела, асыл сәясәттән ерак йөри, әйе, ялгышып куюы бар. Император кадәр императорның хәрам атакайга йөз тотуы һәм җитмәсә аны киңәшчесе итүе, ким куйганда ахмаклык дип әйтәм мин. Минем шартым шул булыр аңа: йә ул аны сараеннан, хәтта иленнән куа, йә дар агачына астыра. Юкса моның өчен императорның үзенә җавап бирергә туры килер. Ә хәзер бар, сенаторың белән киңәшеп ал...


* * *

– Йә, ничек? – дип каршы алды аны Приск артыннан ишек ябылуга Идекәй.

– Тәртип. Ул миңа кызын куарга рөхсәт итте, – диде Приск шатлыгын яшерә алмаудан чарасыз калып. – Мин кызны тотарга тырышырмын, Идекәй.

– Нигә бу хәтле шатланасың?

– Мин Атилла хан кызына өйләнәм, Идекәй. Хәл ителгән.

– Сине анда Максимин көтә. Әйдә.

Сарай каршында чынлап та аны дүрт күзләп Максимин көтә иде.

– Йә-йә, кияү кеше, сөйләшүләр ни белән бетте?

– Ал да гөл, сенатор, ал да гөл!

– Урра, гуннар әйтмешли, урра!

– Алдан кычкырма, сенатор, алдан кычкырган күкенең башы ярылыр, ди.

– Кычкырам, кычкырам, Приск. Җиңү бу, җиңү! – Мина әле кызны тотасы бар, сенатор.

– Кыз тоту синең эш, Атилладан фатыйха алуың минем эш. Иң мөһиме, сине Атилла кабул итте.

– Кызны Визигаст король улы Даһкар да куып караган икән. Ул да иртәгә Кыз куу туенда булачак. Ә ул сиңа аяк чалса, бер-бер этлек эшләп ташласа?..

– Мин аны сакларга кешеләрем куярмын, – диде Идекәй. – Борчылма, Максимин. Ләкин, сенатор Максимин, Атилла ханның сиңа бер шарт куюы бар: хәрам атакай Хрисафәйне читлеккә утыртып Гунстанга китерергә.

– Чын булса да сөйләмә бу хакта, Идекәй дус. Хак, Атилладан барысын да көтәргә була. Ләкин, ул моңа бармас кебек миңа...



Беренче китап тәмам.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   22




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет