Сер бирмичә сагышларга тулып,
Тәмуг газаплары хөкемен
Йота калса күңел, кояш булып
Түрләремдә минем күрендең.
Алмагачлар кебек ак күлмәктән
Төшләремә керә идең дә,
Чыга иде сүзләр чын йөрәктән,
Балың кала иде ирендә.
Миңа — ярый, ә син — сагышланма,
Болыт сырып алыр күгемне,
Туя алмый кояш нурларына,
Сукмакларга күзем түгелде.
Җәннәткәме алып керәчәкләр
Бу хисләрем төндә адашып?
Яхшылыкка яхшы бирәчәкләр,
Туфрак хакым китте баш ашып!
КОТ АЛЫНУ
Тәмугтамы урын бирер аңа,
Әллә инде җенгә әүрелеп
Саташтырыр, төндә килеп баса
Бәндәләрне, төшләренә кереп?
Җан кадере һәркемгә дә газиз,
Ачы, диләр, аннан айрылу,
Әҗәл килеп суга, кыеш авыз
Өмет итмәс инде савыгу.
Ходай, сакла бәндәләрең, гаҗиз,
Уен итеп яши, соңарып
Аңга килгәндә дә гадәт явыз
Гамәлләрдән бетми савыгып.
Тәмуг кайнарлыгы гөнаһлардан
Арындырыр, җәннәт өметендә
Җир йөзендә кылган хәерләрдән
Без калабыз шәфкать теләгендә.
ХИКМӘТ ЭНҖЕСЕ
Бу дөньяның ышанычы
Акча булды кешегә,
Бар да мулдан яшәмәкче —
Төшеп байлык эченә.
Кайчан аның җиткәне бар —
Хәтта алтын көрәсен?
Байлык тулы дөнья да зар,
Насыйбыңны күрәсең.
Өлешләрен сорап килсә
Бәндәләр кулын сузып,
Түрләреңдә Шайтан көлә
Саранлык хәлең күреп.
Байлардан соравы авыр,
Ярлыга җиңел җавап...
Ришвәт биреп кемнәр алыр
Җәннәт бәхетен сорап?
ГАЕТ-БӘЙРӘМ
Бу бәйрәмнең хисе йөрәк аша
Бәхет булып күчте илләргә,
Шатлык биргән өчен рәхмәт, Хода,
Сөенечем якты көннәргә.
Адашылып йөрелсә дә җирдә,
Иман турылады юлыбыз,
Бу горурлык хисе сүнмәс бер дә,
Атый калсаң, Хода: “Колыбыз!”
Тантанага ачып капкаларын,
Җәннәттәге хурлар күз аткан,
Фәрештәләр, җилпеп канатларын,
Хозурлыклар безгә тараткан.
Читтә калма, халык белән атла,
Халык белән һәрчак хакыйкать,
Адашудан булган бар сафсата
Гаетләрдә качты ничә кат.
КАЙНАДЫМ ДА СҮНДЕМ
Кыл кырыгы тагын ярылачак,
Җайларыннан чыгып бу көннәр,
Йөрәк тагын үргә атылачак,
Турыланып аһлар һәм өннәр.
Тамашада уен уйнагандай
Тәкъдир йөртер тәмам йөгертеп,
Йөрәк кызар тимер булып уттай,
Ихтыярым китәр сөрлегеп.
Кайнарлыкта гөнаһ була, диләр...
Суынырга бармы вакыты?
Йөрәк сулыш ала, йөгрек көннәр
Аның кысасында ватылды.
Кыл кырыгы яргаланып бетте,
Җай эзлиләр көннәр ялыма,
Йөрәгем дә сулыш алмый тынды,
Инде, тәкъдир, миңа ялынма!
СЕР ДӨНЬЯСЫ
Серләр белән тулы күңелеңдә
Мин адашып калсам, ни диеп
Яшәрмен бу дөнья йөзләрендә,
Сагыш җыеп һәм дә баш иеп?
Гөлләр арасына чумган сыман —
Кочагыңда хисләр ташкыны
Акылымны алды адашудан,
Болытларда яшен шашынды.
Кизәнер дә китереп бәрер сыман,
Аздан гына китеп сабыры,
Күкләр миңа никтер ачу тоткан
Кебек ул чак каты кыланды.
Серләр белән тулы...
Сагышыңны
Чишеп җибәр, бәгырь, тыңлармын,
Йөрәгемдә яшәп ятышыңны
Көннән-көнгә ныграк тоямын!
СУ ЮЛЫНДА
Үтә икән яшьлек, керә икән
Сагыш тулы башка акыл да,
Бәхетемнең шашкын атын җиккән
Еллар калган инде артымда.
Борылам да карыйм, гүя кичә
Үтелгән дә, кулым сузуга,
Үрелепләр алыр булам, әмма
Чакрымнарга юлым узыла.
Ничәнче кат әйләнепләр кайтыр
Кебек булып йөрәк ашкына,
Илдә йөрим, сукмаклары такыр,
Бүтән кызлар суга ашыга.
Исәнләшеп узган чакларында
Искә төшә: сайрый идек лә
Сандугачлар булып!
Нинди уйда
Тулы чиләкләре тирбәлә?
САГЫШ ГАЛӘМӘТЕ
Күңелемнең сагыш күлләрендә
Йоклый яшьлегемнең кичләре,
Күз алдымнан аксыл күлмәгендә
Үтеп бара җәем гүзәле.
Сәлам әйтеп калам, сезнең турдан
Үткәнендә бәлки тапшырыр,
Такыяларны үргән туйларыңнан
Кышларыма дәшеп чакырыр.
Ә бәлки дә беленмичә калыр,
Күренмичә үтәр, хәтерең —
Сагыш күлмәкләре — өстен салыр,
Шәрәләнеп калып күңелең?
Сагышымның дәртен үзгәртергә
Диеп йөгердеме яңгыры
Күзләремнең? Илгә болыт керә,
Кара болытларның авыры.
12.02.03.
ИСХАКЫЙ РУХЫНА
Яктылыкка чыккан көннәрем бар,
Караңгыга калган чакларым...
Милләтемне болгап йөрткән заман
Гафу сорый, сорый аклавын.
Шундый кеше кирәк булган безгә —
Караңгыда чыра яндырып,
Адашканда юлны күрсәтергә,
Беткән чакта телдән яздырып.
Шундый кеше кирәк булган безгә —
Уятырга ялган йокыдан!..
Исхакыең, милләт, бүген түрдә,
Намус йөзләребез яктырган!
28.02.03.
Чистай, Г.Исхакыйның 125 еллыгы көне.
ШӘФКАТЬ ИЯЛӘРЕ
Ак халатлы шәфкать ияләре
Савыктыра безнең тәннәрне,
Уелыплар төшеп җан күлмәге,
Китә барса көннәр егәре,
Без аларга килеп баш орабыз,
Гүя фәрештәнең канаты
Итеп Ходай үзе безгә сезне
Шәфкать итеп махсус яратты.
Ак халатлы шәфкать ияләре
Зарыбызны тыңлый, борчуны,
Түгелепләр китә күңелләре —
Авыруның хәле моң тулы.
Ярдәм өметендә кемгә барсын,
Кемгә төшми эше кешенең?
Ак халатлы шәфкать ияләре
Могҗизасы булсын эшенең!
14–17.03.03.
Казан, 7 нче шәһәр савыкханәсе.
“ЯШЕЛ ДӘФТӘР”ДӘН (2003 нче ел)
СЫЯ
Дөнья һаман шаярта да куя,
Уйлар төшеп күңел уймагына,
Хатирәләр акыл дәртен җыя,
Безне тагын кабат уятырга.
Дөнья һаман шаярта да куя...
Чакырулы идек бугай туйга,
Иренеңне, иркәм, кызыл буя,
Чыкмыйча да тагын кердең уйга.
Дөнья һаман шаярта да куя,
Шатлыгы бар сыман, җырын суза,
Кайгыда да, дәртледә дә чыга,
Күңелләрдән моңнар түргә уза.
Дөнья һаман шаярта да куя,
Уйлар салып күңел аймагына,
Безгә язганнары безгә сыя,
Дөнья дигәннәре янда гына.
07.04.03.
Достарыңызбен бөлісу: |