Нурислам Ибраһим Рухи тәрбия


لاَ يُؤْمِنُ أَحَدُكُمْ حَتَّى يُحِبَّ لِأَخِيهِ مَا يُحِبُّ لِنَفْسِهِ



бет11/19
Дата18.07.2016
өлшемі1.83 Mb.
#207291
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   19

.لاَ يُؤْمِنُ أَحَدُكُمْ حَتَّى يُحِبَّ لِأَخِيهِ مَا يُحِبُّ لِنَفْسِهِ .


«Сезнең берегез дә үзенә теләгәнне туганына да теләмичә то-рып, чын иманлы булмас».

Димәк, үзеңә теләгәнне туганыңа да теләү, иң беренче чират-та, аңа яхшылык, файда китерергә омтылу һәм зыян килүдән аны саклау дигән сүз.

.لاَ يَزَالُ اللهُ فِي حَاجَةِ الْعَبْدِ مَا دَامَ الْعَبْدُ فِي حَاجَةِ أَخِيهِ .

«Әгәр берәү үзенең туганына мохтаҗ вакытта ярдәм итсә, Ал-лаһы Тәгалә аның үзен дә мохтаҗ вакытта ярдәменнән ташламас».

.اَلْمُسْلِمُ أَخُو الْمُسْلِمِ، لاَ يَظْلِمُهُ وَ لاَ يُسَلِمُهُ، مَنْ كَان فِي حَاجَةِ أَخِيهِ

كَانَ اللهُ فِي حَاجَتِهِ، وَ مَنْ فَرَّجَ عَنْ مُسْلِمٍ كُرْبَةً فَرَّجَ اللهُ عَنْهُ بِهَا كُرْبَةً

مِنْ كُرَبِ يَوْمِ الْقِيَامَةِ، وَ مَنْ سَتَرَ مُسْلِمًا سَتَرَهُ اللهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ .

«Мөселман – мөселманга туган: ул аны җәберләми, ярдәмсез дә калдырмый. Үзенең туганына мохтаҗ вакытында булышучыга Аллаһы Тәгалә үзенә дә мохтаҗлык булганда ярдәм итәчәк. Мө-селманны нинди дә булса кайгысыннан коткаручыны Аллаһы Тәга-лә үзен дә Кыямәт көнендә берәр олы хәсрәтеннән коткарачак, ә мөселман кешенең берәр кимчелеген пәрдәләүчене Аллаһы Тәгалә үзенең дә Кыямәт көнендә кимчелекләрен пәрдәләячәк».

.مَنْ مَشَى فِي حَاجَةِ أَخِيهِ كَانَ خَيْرًا لَهُ مَنْ اِعْتِكَافِهِ عَشَرَ سِنِينَ، وَ مَنِ اعْتَكَفَ يَوْمًا ابْتِغَاءَ وَجْهِ اللهِ بَيْنَهُ وَ بَيْنَ النَّارِ ثَلاَثُ خَنَادِقَ، كُلُّ خَنْدَقٍ أَبْعَدُ مِمَّا بَيْنَ الْخَافِقَيْنِ .

«Мөселман кешегә үз кардәшенә ярдәм итү өчен кая булса да бару мәчеттә ун ел буе гыйбадәт кылудан яхшырак. Мәчеттә бер көн гыйбадәт кылган кеше җәһәннәм утыннан өч адымга ерак-лашты дигән сүз. Һәр адымның озынлыгы көнчыгыш белән көн-батыш арасындагы ераклыкка тиң».

Мөселманнарга файда китерү һәм аларны зыян килүдән сак-лап калуның төп билгеләреннән берсе булып аларны бер-берсе бе-лән дошманлашкан вакытта татулаштырырга омтылу тора.

Мөхәммәт галәйһиссәләм мөселманнар җәмгыятендә һәрва-кыт туганлык хөкем сөрсен һәм аларның тормышларын килешү, эчкерсезлек һәм үзара аңлашу тулыландырып торсын өчен бөтен көчен куйган. Бервакыт ул үзенең өе янында ике кешенең үзара бә-хәсләшкән тавышларын ишетә. Аларның берсе икенчесеннән үзе-нең әҗәтенең бер өлешен шәфкатьлелек күрсәтеп гафу итүен үте-нә, ә икенчесе аңа: «Аллаһ белән ант итеп әйтәм, мин моны эшлә-мәячәкмен!» – ди. Мөхәммәт галәйһиссәләм, алар янына чыгып: «Аллаһ белән ант итеп, үзен яхшылык эшләүдән тыючы кайсы-гыз?» – дип сорый. Шунда теге кеше оялып: «Мин ул, и, Аллаһы-ның Илчесе! Ул теләгәнчә булсын», – ди.

.مَنِ اسْتَعَاذَكُمْ بِاللهِ فَأَعِيذُوهُ وَ مَنْ سَأَلَكُمْ بِاللهِ فَأَعْطُوهُ وَ مَنْ دَعَاكُمْ فَأَجِيبُوهُ، وَ مَنْ صَنَعَ إِلَيْكُمْ مَعْرُوفًا فَكَافِئُوهُ فَإِنْ لَمْ تَجِدُوا مَا تُكَافِئُونَهُ فَادْعُوا لَهُ حَتَّى تَرَوْا أَنَّكُمْ قَدْ كَافَأْتُمُوهُ .

«Әгәр бер кеше сезгә Аллаһ исеме белән бер нәрсәдән сыен-са, сез аңа ярдәм кылыгыз, әгәр Аллаһ исеме белән берәр нәрсә со-раса, бирегез. Әгәр бер кеше сезне чакырса, аңа барыгыз. Әгәр сез-гә берәү игелек кылса, сез дә аңа каршы игелек кылыгыз. Әгәр иге-лек кылырга чара тапмасагыз, аңың хакына дога кылыгыз».

.اِتَّقِ اللهَ وَلاَ تَحْقِرَنَّ مِنَ الْمَعْرُوفِ شَيْئًا وَلَوْ أَنْ تُفْرِغَ مِنْ دَلْوِكَ فِي إِنَاءِ الْمُسْتَسْقيِ وَأَنْ تَلْقَى أَخَاكَ وَوَجْهُكَ إِلَيْهِ مُنْبَسَطٌ وَإِيَّاكَ وَإِسْبَالَ الْإِزَارِ مِنَ الْمَخِيلَةِ وَلاَ يُحِبُّهَا اللهُ وَإِنِ امْرُؤٌ شَتَمَكَ وَعَيَّرَكَ بِأَمْرٍ لَيْسَ هُوَ فِيكَ فَلاَ تُعَيِّرْهُ بِأَمْرٍ هُوَ فِيهِ وَدَعْهُ يَكُونُ وَبَالُهُ عَلَيْهِ وَأَجْرُهُ لَكَ وَلاَ تَسُبَّنَّ اَحَدًا .

«Аллаһыдан курык, ягъни Аллаһ тыйган нәрсәләрдән тыел, аны эшләмә. Аллаһ кушкан нәрсәләрне эшлә, шәригать гүзәл, дө-рес күргән нәрсәләрне сүкмә, хурлама. Әгәр бер җирдә чиләгеңә су алсаң, аны суга килгән икенче бер кешенең чиләгенә салсаң, мо-ны да изгелек дип бел. Дин кардәшеңә көләч йөз, татлы сүз белән эндәшсәң, моны да изгелек дип бел. Караңгы чырай белән, кеше-ләргә эндәшмичә йөрүдән саклан, чөнки бу эш тәкәбберлекне күр-сәтә. Аллаһы Тәгалә исә тәкәбберлекне сөйми. Синдә булмаган бер гаеп белән сине бер кеше сүксә, син аны аның үзендә булган гаеп белән сүкмә, гөнаһысы аңа булыр, савабы сиңа булыр. Һәм һичкай-чан һичкемне сүкмә».

Хакыйкый инсан үз-үзен тотуында да, кием киюендә дә, көн күрүендә дә – һәрбер хәлендә тигезлек белән эш итәр, үзенең кар-дәшләре белән аралашыр. Тәкәббер кеше исә, үзенең нәфесенә кол булып, үзен-үзе алдый торган бер мескендер. Башкалар алдында зур булырга теләп, ярамаган эшләргә керешер. Кешеләр аннан күп зарар күрерләр. Бер кешенең үзенең кыйммәтен күрсәтүе асылда хурлык булмаса да,үзенә үзе бик артык бәһа куюы килешә торган эшләрдән түгел. Аллаһ безгә саф күңел биргән, шул күңел белән саф булган эшләрне эшләмәсәк, үзебезнең калебебезне үзебез боз-сак, шул күңел белән начар эшләр эшләп утка керсәк, ни үкенеч булыр.

.إِذَا عَمِلْتَ سَيِّئَةً فَاتْبَعْهَا حَسَنَةً تَمْحُهَا .

«Әгәр бер яман эш кылсаң, артыннан берәр изгелек эшлә, шул изгелек элек эшләгән яман эшнең гөнаһысын бетерер».

Ягъни, кылган явызлыкларның гөнаһысыннан тәүбә кылып арынырга мөмкин булганы кебек, изгелек тә элек кылган явыз га-мәлләрнең гөнаһысын бетерә. Моның максаты – гөнаһка төшкән бәндәләрне тәүбәгә өндәү, яки нинди генә булса да берәр төрле из-гелек кылып, гөнаһларының югалуына сәбәп булуларына димләү. Мәсәлән, шәригатьтә тыелган нәрсәләрне тыңлаганнан соң Коръән укыганны тыңлау, гөнаһ урында утырып гомер уздырганнан соң мәчеттә утыру, гайбәт сөйләгәннән соң шул гайбәте сөйләнмеш ке-шенең яхшы якларын сөйләү белән төзәтергә тиешле.

.غُفِرَ لِامْرَأَةٍ مُومِسَةٍ مَرَّتْ بِكَلْبٍ عَلَى رَأْسِ رَكِيٍّ يَلْهَثُ كَادَ يَقْتُلُهُ الْعَطَشُ

فَنَزَعَتْ خُفَّهَا فَأَوْثَقَتْهُ بِخِمَارِهَا فَنَزَعَتْ لَهُ مِنَ الْمَاءِ فَغُفِرَ لَهَا بِذَلِكَ .

«Бер бик бозык, бөтен гомерен гөнаһ белән үткәрүче хатын бервакыт кое янында сусаудан үләргә җиткән этне күреп, шул эткә су эчерү өчен, аягыннан читеген салып, аны шәленә бәйли дә кое-дан су чыгарып эткә эчерә. Шул эше белән бу хатынның бөтен гө-наһысы ярлыкана».

Адәм балалары хайваннарга да ярдәмчел булырга тиешләр. Аллаһы Тәгалә аз гына игелек өчен дә күп гөнаһларны гафу итә. Үзенең борыныннан ары күрмәгән кайберәүләр Аллаһының гөнаһ-ларны гафу итүенә каршы килмәкче булалар. Ничек инде Аллаһ бер игелек белән бөтен гөнаһларны кичерә алсын имеш. Бу хәдис Аллаһының рәхмәтенә чик юк икәнлеккә ишарә кыла. Аның ир-кендә: кемне теләсә, шуны гафу итәр, кемгә теләсә, шуңа җәзасын да бирер.

.اَلْبِرُّ مَا سَكَنَتْ إِلَيْهِ النَّفْسُ وَ اطْمَأَنَّ إِلَيْهِ الْقَلْبُ وَ الْإِثْمُ مَا لَمْ تَسْكُنْ



إِلَيْهِ النَّفْسُ وَ لَمْ يَطْمَئِنَّ إِلَيْهِ الْقَلْبُ وَ إِنْ أَفْتَاكَ الْمُفْتُونَ .

«Күңел аны кабул итә һәм йөрәк тынычлык таба торган нәрсә – изгелек. Гөнаһ моның киресе, аны күңел кабул итми һәм йөрәк тә аның белән тынычлык тапмый, гәрчә аңа фәтва бирүчеләр рөхсәт бирсәләр дә».

«Кешеләрдән сора, әмма үз белгәнеңне эшлә», дигән мәгъ-нәдә бер мәкаль бар. Хәдис шәрифнең мәгънәсе дә шуңа якын бу-лып, кешеләрдән сораганнан соң үзеңә дә фикерләп карарга боера. Бу сүз, әлбәттә, һәркем өчен түгел, бәлки күңелләре саф, акыллары камил, яхшы белән яманны аера белерлек һәм һәр эшнең нәтиҗә-сен аңлый алырлык кешеләргә карата әйтелгән.

.اُعْبُدِ اللهَ وَ لاَ تُشْرِكْ بِهِ شَيْئًا وَ اعْمَلِ للهَ كَأَنَّكَ تَرَاهُ وَاعْدُدْ نَفْسَكَ فِي الْمَوْتَى وَ اذْكُرِ اللهَ تَعَالَى عِنْدَ كُلِّ حَجَرٍ وَ كُلِّ شَجَرٍ وَ إِذَا عَمِلْتَ سَيِّئَةً فَاعْمَلْ بِجَنبِهَا حَسَنَةً. اَلسِّرُّ بِالسِّرِّ وَ الْعَلاَنِيَةُ بِالْعَلاَنِيَةِ .

«Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыл, Аңа һичнәрсәне тиңдәш кылма. Аллаһыны күреп торганың кебек гыйбадәт кыл, үзеңне үлекләрдән сана, һәрбер таш һәм агач янында Аллаһыны (Аның барлыгын, берлеген, камил кодрәтле булуын) искә төшер. Әгәр бер явыз эш кылсаң, аның артыннан бер изгелек кыл, шул изгелегең теге явызлыгыңны бетерер. Яшерен рәвештә бер гөнаһ кылсаң, аның бәрабәренә яшерен рәвештә бер изгелек кыл, ачык рәвештә бер явызлык кылсаң, ул явызлык артыннан ачык рәвештә бер изге-лек кыл».

Рәхмәт белдерү
.مَنْ صُنِعَ إِلَيْهِ مُعْرُوفٌ فَقَالَ لِفَاعِلِهِ: جَزَاكَ اللهُ خَيْرًا، فَقَدْ أَبْلَغَ فيِ الثَّنَاءِ .

«Әгәр кемгә дә булса яхшылык эшләнеп, ул яхшылык кылган кешегә: «Аллаһ сиңа игелек белән түләсен!» – дисә, бу иң яхшы рәхмәт әйтү булачак».

Мөселманның янә бер яхшы сыйфаты шул, ул үзенә кылын-ган яхшылыкка каршы үзенең рәхмәтен белдерергә онытмый.

.مَنْ أَتَى إِلَيْكُمْ مَعْرُوفًا فَكَافِئُوهُ .

«Сезгә яхшылык эшләүчене бүләкләгез».

Яхшылык эшләүчегә рәхмәт белдерү кешенең теге яки бу файда алу мөмкинлегенә бәйле булган ихтирамлылык яки әдәпле-лек түгел, бәлки, дини таләпләргә туры килүче гадәттер. Исламның мөселманнар эчендәге бу гадәтне тәрбияләү омтылышы шулкадәр көчле, хәтта, игелек эшләүчегә рәхмәт сүзләре әйтмәүче кеше ях-шылыкның кадерен белмәүче һәм барлык изгелекләрне бирүче Ал-лаһыга шөкер кылмаучы булып санала.

.لاَ يَشْكُرُ اللهَ مَنْ لاَ يَشْكُرُ النَّاسَ .

«Кешеләргә рәхмәт белдермәүче кеше Аллаһыга да шөкер кылмас».

Эш шунда ки, игелек эшләүче кешегә рәхмәт белдерү яхшы-лыкларның артуына китерә һәм изге эшләргә мәхәббәт тәрбияли. Бу исә, җәмгыять әгъзалары арасында үзара ярату җепләрен ныгы-та, йөрәкләрне мәхәббәт хисләрен белдерүгә сәләтле итә һәм кү-ңелләрдә яхшылык эшләүгә теләк уята.

.أَشْكَرُ النَّاسِ لِلَّهِ أَشْكَرُهُمْ لِلنَّاسِ .

«Аллаһы Тәгаләгә иң шөкер итүче кеше –кешеләрдән күргән яхшылыкларга рәхмәт әйтүчедер».

.مَنْ لَمْ يَشْكُرِ النَّاسَ لَمْ يَشْكُرِ اللهَ .

«Кешеләрдән күргән игелекләргә рәхмәт әйтмәүче кеше, Ал-лаһы Тәгаләнең нигъмәтләренә дә шөкер кылмас».

Мәрхәмәтле булу

.مَنْ لاَ يَرْحَمْ لاَ يُرْحَمْ وَ مَنْ لاَ يَغْفِرْ لاَ يُغْفَرْ لَهُ وَ مَنْ لاَ يَتُبْ لاَ يُتَبْ عَلَيْهِ .

«Башкаларга мәрхәмәтле булмаган кешегә Аллаһы Тәгалә дә мәрхәмәт кылмас, берәү үзен рәнҗеткән кешеләрне кичермәсә, Ал-лаһы Тәгалә дә аны кичермәс, тәүбә кылмаган кешенең Аллаһы Тәгалә ничек итеп тәүбәсен кабул итсен».

Адәм баласының башы мохтаҗлыктан чыкмый, беркөнне бе-рәү синнән мәрхәмәт кылуны сораса, икенче көнне син үзең мәр-хәмәт кылынуга мохтаҗ буласың.

.إِنِّي لَمْ أُبْعَثْ لَعَّانًا وَ إِنَّمَا بُعِثْتُ رَحْمَةً .

«Мин кешеләрне ләгънәт кылыр өчен түгел, ә аларга Аллаһы-ның рәхмәтен ирештерү өчен җибәрелдем».

.خَابَ عَبْدٌ وَ خَسِرَ لَمْ يَجْعَلِ اللهُ تَعَالَى فِي قَلْبِهِ رَحْمَةً لِلْبَشَرِ .

«Әгәр Аллаһы Тәгалә берәүнең күңеленә кешеләргә карата мәрхәмәтле булуны салмаса, бу кеше зыян күрүче һәм һәлак булу-чыдыр».

.اَلرَّاحِمُونَ يَرْحَمُهُمُ الرَّحْمَنُ تَبَارَكَ وَ تَعَالَى

ارْحَمُوا مَنْ فِي الْأَرْضِ يَرْحَمْكُمْ مَنْ فِي السَّمَاءِ .

«Мәрхәмәт кылучыларга Аллаһы Тәгалә дә мәрхәмәт кылыр. Шулай булгач, җирдә булганнарга мәрхәмәт кылыгыз, күктә бул-ган Зат (Аллаһы Тәгалә) сезгә мәрхәмәт кылыр».

.إِنَّمَا يَرْحَمُ اللهُ مِنْ عِبَادِهِ الرُّحَمَاء .

«Аллаһы Тәгалә Үзенең колларыннан рәхим-шәфкать иялә-ренә генә рәхим кылыр».

Ягъни, дөньяда мәрхәмәтле булганнарга Аллаһы Тәгалә ахи-рәттә мәрхәмәт кылыр.

.مَنْ رَحِمَ وَ لَوْ ذَبِيحَةَ عُصْفُورٍ رَحِمَهُ اللهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ .

«Әгәр бер кеше бугазлана торган чыпчыкка гына булса да рә-хим-шәфкать кылса, Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә ул кешенең үзенә дә рәхмәт кылыр».

Юмартлык
.مَا مِنْ يَوْمٍ يُصْبِحُ الْعِبَادُ فِيهِ إِلاَّ مَلَكَانِ يَنْزِلاَنِ، فَيَقُولُ أَحَدُهُمَا:

اَللَّهُمَّ أَعْطِ مُنْفِقًا خَلَفًا، وَ يَقُولُ الْآخَرُ: اَللَّهُمَّ أَعْطِ مُمْسِكًا تَلَفًا .

«Һәр иртән, кешеләр йокыдан торганда, күктән ике фәрештә иңеп, аларның берсе: «Йә, Аллаһ! Бирүчегә арттырып бир!», ә икенчесе: «Йә, Аллаһ! Саранны бөлгенлеккә төшер!» – дип ялва-рыр».

Үз диненең үгет-нәсыйхәтләрен тотучы мөселман киң күңел-ле һәм юмарт була. Ул һәрвакыт юмартлык белән эш итә. Чөнки ул үз малыннан Аллаһ юлына өлеш чыгарганда, аның ике дөньяда да зур файда китерәчәген белә.

.مَا نَقَصَتْ صَدَقَةٌ مِنْ مَالٍ .

«Садака бирү малны киметми».

Аллаһ ризалыгы өчен тотылган чыгымнар мөселманнарның иҗтимагый тормышына зур файда китерә, чөнки дөнья тормышын-да матди як та зур әһәмияткә ия.

.أَيُّكُمْ مَالُ وَارِثِهِ أَحَبُّ إِلَيْهِ مِنْ مَالِهِ؟ قَالُوا: يَا رَسُولَ اللهِ، مَا مِنَّا أَحَدٌ

إِلاَ مَالُهُ أَحَبُّ إِلَيْهِ. قَالَ: فَإِنَّ مَالَهُ مَا قَدَّمَ، وَ مَالَ وَارِثِهِ مَا أَخَّرَ .

Бервакыт Пәйгамбәребез кешеләрдән болай дип сорый: «Сез-нең кайсыгыз варисының байлыгын үз байлыгына караганда ныг-рак ярата?» Кешеләр: «Безнең арада үзенең байлыгын күбрәк ярат-маган кеше юктыр», – дип җавап бирәләр. Шунда ул: «Һәркемнең байлыгы булып аның башкаларга биргәне санала, ә үзендә калганы варисыныкы була», – ди.

Юмартлык мөселманның иң яхшы сыйфатларыннан берсе бу-лып санала. Нәкъ менә шуңа күрә бер сәхабәнең: «Исламда иң ях-шы сыйфат кайсы?» – дигән соравына Пәйгамбәребез: «Кешеләрне сыйла һәм танышларыңа да, таныш түгелләргә дә сәлам бир»,– дип җавап биргән.

.إِنَّكَ إِنْ تَرَكْتَ وَلَدَكَ أَغْنِيَاءَ خَيْرٌ مِنْ أَنْ تَتْرُكَهُمْ عَالَةً يَتَكَفَّفُونِ النَّاسَ،



وَ إِنَّكَ لَنْ تُنْفِقَ إِلاَّ أُجِرْتَ عَلَيْهَا، حَتَّى اللُّقْمَةَ تَرْفَعُهَا إِلَى في امْرَأَتِكَ .

«Синең өчен балаларыңны байлыкта калдыру аларны кеше-дән соранып йөртүгә караганда яхшырак булыр; ни генә сарыф ит-сәң дә, хәтта хатыныңа каптырган бер генә кисәк ризык өчен дә си-ңа әҗер-савап биреләчәк».

Мөселман юмартлык кылам, дип варисларына бернәрсә дә калдырмыйча, бөтен байлыгын сарыф кылып бетерергә тиеш тү-гел. Мал-мөлкәтне игелекле эшләргә тоту чыннан да күркәм эш, әмма балаларын башкалардан теләнү һәм соранудан саклау өчен кылган гамәлләре бигрәк тә әһәмияткә ия.

Чынлап та, мөселман кешегә хас юмартлык төрле явыз ният-ләр, шәхси мәнфәгатьләр һәм башка шикле нәрсәләрдән ерак тор-ган юмартлык үрнәге булып тора. Күңелләрендә иман нуры кабы-нып, хак юлда үз малларын фида кылган юмарт һәм олы җанлы кешеләр Аллаһ алдында югары дәрәҗәләргә ия булалар.

Әгәр миллионнарга һәм миллиардларга ия булган бүгенге байлар тиешле зәкятне генә түләсәләр дә, җәмгыятьтә хәерче-лекнең эзе дә калмас иде. Әгәр алар юмартланып китеп нәфел сада-калар да бирсәләр, нинди үсеш буласын сөйлисе дә юк. Әмма ул байларның әлегә куллары зәкят бирергә дип сузылмый шул, зәкят-нең гади вазифа гына булмыйча, Исламның төп терәкләреннән бер-се икәнлеген яхшы белсәләр дә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм үзенең сәхабәләрен гел юмартлыкка өйрәткән һәм алар муллыкта яшәп, Аллаһы Тәга-ләне истән чыгармасыннар өчен күңелләрендәге байлык җыю хи-сен бетерергә тырышкан.

.اِتَّقُّوا النَّارَ وَ لَوْ بِشِقِّ تَمْرَةٍ .

«Ярты хөрмәне генә булса да садака итеп биреп, үзегезне ут-тан саклагыз».

Һәр игелек садакага тиң булганлыктан, Мөхәммәт галәйһис-сәләм кешеләрне гел игелек кылырга, үзе яшәгән җәмгыятькә һәр-төрле файда китерергә чакыра. Шуңа күрә ул үзенең үгет-нәсый-хәтләрендә мөселман кешесенә көченнән килгәнчә игелек кылыр-га куша.

.مَنْ تَصَدَّقَ بِعَدْلِ تَمْرَةٍ مِنْ طَيِّبٍ، وَ لاَ يَقْبَلُ اللهُ إِلاَّ الطَّيِّبَ، فَإِنَّ اللهَ يَقْبَلُهَا



بِيَمِينِهِ، ثُمَّ لِصَاحِبِهَا كَمَا يُرَبِّي أَحَدُكُمْ فُلُوَّهُ، حَتَّى تَكُونُ مِثْلَ الْجَبَلِ .

«Берәү хәләл юл белән табылган бер генә хөрмә бәясенә тор-ган садака бирсә дә, Аллаһ аны Үзенең уң кулы белән алыр. Аннан соң аны, сез тай үстергән кебек, садака бирүче өчен тау биеклегенә җиткәнче үстерә башлар».

Чын мөселман үзенең фәкыйрьлегенә һәм биргән садакасы-ның азлыгына карамыйча юмартлык күрсәтә, чөнки Исламда ке-шенең үзеннән фәкыйррәкләрнең хәленә керә алуы һәм башкалар-ның кайгысын аңлый алуы мөһим. Шуңа күрә Рәсүлебез галәйһис-сәләм үзенең бу хәдисе белән фәкыйрьләрне дә көчләреннән кил-гәнчә, аз гына булса да, үзләренең малларын сарыф итәргә чакыра.

.يَا ابْنَ آدَمَ إِنَّكَ إِنْ تَبْذُلِ الْفَضْلَ خَيْرٌ لَكَ، وَ إِنْ تُمْسِكْهُ شَرٌّ لَكَ،



وَ لاَ تُلامُ عَلَى كَفَافٍ، وَ ابْدَأْ بِمَنْ تَعُولُ، وَ الْيَدُ الْعُلْيَا خَيْرٌ مِنَ الْيَدِ السُّفْلَى .

«Әй, адәм баласы! Әгәр син артыгын тотсаң, ул синең өчен яхшы булыр. Әгәр үзеңә калдырсаң, үзеңә начар булыр. Тормы-шыңдагы кирәкләргә тотканың өчен шелтәгә дучар булмассың, үз карамагыңдагы кешеләрдән башла, һәм исеңдә тот: югары кул тү-бән кулдан яхшырактыр».

Ислам дине кешеләрне хәлләреннән килми торган эшләргә мәҗбүр итми, бәлки мөлкәтеннән артканны гына игелекле эшләргә тотуны таләп итә, ә чын мөселман игелекле гамәлләргә саранлан-мый.

.جَاءَ رَجُلٌ إِلَى رَسُولِ اللهِ، فَقَالَ: يَا رَسُولَ اللهِ، أَيُّ الصَّدَقَةِ أَفْضَلُ أَجْرًا؟ قَالَ: أَنْ تَصَدَّقَ وَ أَنْتَ صَحِيحٌ شَحِيحٌ تَخْشَى الْفَقْرَ وَ تَأْمُلُ الْغِنَى. وَ لاَ تَهمِلْ حَتَّى إِذَا بَلَغَتِ الْحُلْقُومَ قُلْتَ لِفُلاَنٍ كَذَا وَ لِفُلاَنٍ كَذَا، وَ قَدْ كَانَ لِفُلاَنٍ .

Бервакыт, Мөхәммәт галәйһиссәләм янына бер кеше килеп: «Әй, Аллаһ Илчесе! Нинди садакага иң зур савап бирелә?» – дип сорый. Ул җавап бирә: «Сәламәт һәм саран, фәкыйрьлектән курык-кан һәм байлыкка омтылган вакытта биргәнгә. Җаның бугазыңа җитеп, син: «Фәләнгә шул кадәр, фәләнгә шул кадәр», – дигәнче калдырма, чөнки ул вакытта алар инде чыннан да фәләннеке бу-лачак».

.لَيْسَ الْمِسْكِينُ الَّذِي يَطُوفُ عَلَى النَّاسِ تَرُدُّهُ اللُّقْمَةَ وَ اللُّقْمَتَانِ، وَ التَّمْرَةَ وَ التَّمْرَتَانِ، وَ لَكِنَّ الْمِسْكِينَ الَّذِي لاَ يَجِدُ غِنًى يُغْنِيهِ، وَ لاَ يُفْطَنُ بِهِ فَيَتَصَدَّقُ عَلَيْهِ، وَ لاَ يَقُومُ فَيَسْأَلُ النَّاسَ .

«Кешеләрдән бер-ике сынык ризык яки бер-ике хөрмә со-ранып йөргән кеше фәкыйрь түгел; ләкин ризыгы булмыйча, баш-калар ул турыда белмәгән һәм шуңа күрә дә, аңа хәер бирелмәгән, ә ул үзе кешеләрдән теләнеп йөрмәгән кеше фәкыйрь була».

.اَلسَّاعِي عَلَى الْأَرْمَلَةِ وَ الْمِسْكِينِ كَالْمُجَاهِدِ فِي سَبِيلِ اللهِ .

«Тол хатын һәм мескеннәр турында кайгыртучы кеше Аллаһ юлында көрәшүчегә тиң».

Игелек кылучы, юмарт мөселман Аллаһының рәхмәтенә ире-шергә теләп, тол хатыннарга һәм фәкыйрьләргә булыша, чөнки ул моның өчен ураза тотучылар, төннәрен гыйбадәттә үткәрүчеләр яки Аллаһ юлында көрәшүчеләрнең савабыннан да артыграк савап-ка ия буласын белә.

Тол хатыннар, хәерчеләр турында кайгыртучы һәм ятимнәрне тәрбияләүче кеше зур савапка гына ия булып калмый, бәлки, кыз-гану хисен тою, игелек кылудан үзен бәхетле итеп сизүгә ирешеп, аның җаны чистара, күңеле йомшара.

.إِذَا كَانَ لَكَ مَالٌ فَلْيُرَ عَلَيْكَ .


«Әгәр малың булса, синдә аның әсәре күренсен!»

Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтне күрсәтү өчен булганда кыйммәтле киемнәр кию шәригатьтә тыелган нәрсә түгел. Мәгәр тәкәбберлек һәм кешеләрдән өстен булу теләге белән булса, бу ва-кытта кыйммәтле кием кию дә, кыйммәтсез кием кию дә бер хө-кемдәдер, бу турыда сөйләп торуның мәгънәсе юк, игътибар ният-тәдер, һәркем үзенең ниятен үзе белергә тиеш.

.أَقِيلُوا السَّخِيَّ زَلَّتَهُ فَإِنَّ اللهَ آخِذٌ بِيَدِهِ كُلَّمَا عَثَرَ .

«Юмарт кешеләрнең хаталарына күз йомыгыз, чөнки юмарт кешенең аягы тайса да, Аллаһы Тәгалә аңа егылырга ирек бирмәс, Аллаһы Тәгалә ул бәндәгә һәрвакыт ярдәмче була».

.إِنَّ اللهَ كَرِيمٌ يُحِبُّ الْكَرَمَ وَ يُحِبُّ مَعَالَى الْأَخْلاَقِ وَ يَكْرَهُ سَفَاسِفَهَا .

«Аллаһы Тәгалә юмарт. Ул юмартлыкны һәм күркәм холык-ларны сөя, начар холыкларны яратмый».

.اَلْمُؤْمِنُ غَرٌّ كَرِيمٌ وَ الْفَاجِرُ خبٌّ لَثيمٌ .

«Мөэмин кеше алданучан, юмарт күңелле була, әмма бозык кеше саран һәм хәйләкәр була».

Мөэмин кеше үзе саф күңелле булганы өчен башкаларны да шулай дип уйлый, һәм шуның белән ул алдакчы, хәйләкәр кеше-ләрнең тозагына килеп каба. Ләкин ул никадәр генә алданса да, аның эшләренең ахыры хәерле була, ә хәйләкәрләр ахыр чиктә үз-ләренең тозакларына үзләре килеп каба.
Сәламләшү
.يُسَلِّمُ الرَّاكِبُ عَلَى الْمَاشِي، وَ الْمَاشِي عَلَى الْقَاعِدِ، وَ الْقَلِيلُ عَلَى الْكَثِيرِ .

«Атка атланган кеше җәяүлегә, баручы утыручыга, ә аз санлы кешеләр төркеме зуррагына сәлам бирергә тиеш».

Бу хәдиснең Бохари китергән икенче бер риваятендә мондый сүзләр дә өстәлгән: «ә кече – олыга».

Ислам җәмгыятендәге исәнләшү рәвеше Ислам тарафыннан канунлаштырылган һәм ул барлык кешеләр өчен дә бер. Бу сәлам-ләү үз эченә үзара тынычлык таратуны алган. Шуңа күрә, аның иң яхшы сәламләү булуы гаҗәп түгел. Моннан тыш, сәламләү белән мөрәҗәгать итү Исламда аерым кагыйдәләрне үтәүне таләп итә.

Аллаһы Тәгалә Үзенең китабы Коръәндә мөэминнәргә бер-берсен сәламләргә һәм сәламләү сүзләрен ишеткән һәр кеше һич-шиксез аңа җавап бирергә тиешлеген белдергән.

Ир-атка да, хатын-кызларга да сәлам бирергә кирәк. Шулай ук, балаларга да сәлам бирелә. Бу аларны сәлам бирергә өйрәтүнең мөһим чарасы булып тора.

.كَانَ )صَلَّىاللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ (يَمُرُّ بِالصِّبْيَانِ فَيُسَلِّمُ عَلَيْهِمْ .

«Пәйгамбәребез галәйһиссәләм сабый балалар яныннан үт-кәндә, аларга сәлам бирә иде».

.إِذَا انْتَهَى أَحَدُكُمْ إِلَى الْمَجْلِسِ فَلْيُسَلِّمْ، فَإِذَا أَرَادَ

أَنْ يَقُومَ فَلْيُسَلِّمْ، فَلَيْسَتِ الْأُولَى بِأَحَقّ مِنَ الْآخِرَةِ .

«Сезнең берәрегез җыелышып торган кешеләргә кушылса, аларга сәлам бирсен, китәргә теләсә дә сәламләсен, чөнки, икен-чесе дә беренчесе кебек үк мөһим».

Сәламләү сүзләрен очрашканда да, аерылышканда да әйтергә кирәк.

.أَفْشُوا السَّلامَ بَيْنَكُمْ تَحَابُوا .

«Үзара сәламне таратыгыз, шул вакытта бер-берегезне сө-ярсез».

Очрашканда бер-берегезгә сәлам бирегез, бер-берегез белән исәнләшегез, хәлләрегезне сорашыгыз. Әгәр шулай эшләсәгез, бер-берегез белән яратышып дус булырсыз.

.أَفْشُوا السَّلاَمَ وَ أَطْعِمُوا الطَّعَامَ وَ كُونُوا إِخْوَانًا كَمَا أَمَرَكُمُ اللهُ .

«Үзара сәламне таратыгыз, тәгам бирегез һәм Аллаһ боерган рәвештә кардәш булыгыз».

.لِيُسَلِّمِ الرَّاكِبُ عَلَى الرَّاجِلِ وَ لْيُسَلِّمِ الرَّاجِلُ عَلَى الْقَاعِدِ وَ لْيُسَلِّم

الْأَقَلُّ عَلَى الْأَكْثَرِ فَمَنْ أَجَابَ السَّلاَمَ فَهُوَ لَهُ وَ مَنْ لَمْ يُجِبْ فَلاَ شَيْءَ لَهُ .

«Атлы кеше җәяүлегә, җәяүле утырып торучыга, аз төркем күбрәккә сәлам бирсен. Кем сәламне кайтарса, аңа савап булыр, әмма сәлам кайтармаган кешегә һичнәрсә булмас».

.مَا مِنْ مُسْلِمَيْنِ يَلْتَقِيَانِ فَيَتَصَافَحَانِ إِلاَّ غُفِرَ لَهُمَا قَبْلَ أَنْ يَتَفَرَّقَا .

«Әгәр ике мөселман бергә очрашканда кулларын тотып кү-решсәләр, бер-берсеннән аерылганчы ук гөнаһлары ярлыканыр».

.مَنْ بَدَأَ بِالسَّلاَمِ فَهُوَ أَوْلَى بِاللهِ وَ رَسُولِهِ .

«Алдан сәлам биргән кеше Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Рәсү-ленә якынрак була».

.لاَ تَأْذَنُوا لِمَنْ لاَ يَبْدَأُ بِالسَّلاَمِ .

«Сүзен сәлам белән башламаган кешегә керергә рөхсәт бир-мәгез».

Ягъни, әгәр берәүнең өй ишеген шакыгач эчтән аваз булса, иң элек сәлам бирегез.

.اَلسَّلاَمُ اِسْمٌ مِنْ أَسْمَاءِ اللهِ وَضَعَهُ اللهُ فِي الْأَرْضِ فَأَفْشُوهُ بَيْنَكُمْ فَإِنَّ الرَّجُلَ الْمُسْلِمَ إِذَا مَرَّ بِقَوْمٍ فَسَلَّمَ عَلَيْهِمْ فَرَدُّوا عَلَيْهِ كَانَ لَهُ عَلَيْهِمْ فَضْلُ دَرَجَةٍ بِتَذْكِيرِهِ إِيَّاهُمُ السَّلاَمَ فَإِنْ لَمْ يَرُدُّوا عَلَيْهِ رَدَّ عَلَيْهِ مَنْ هُوَ خَيْرٌ مِنْهُمْ وَ أَطْيَبُ .

«Сәлам дигән сүз – Аллаһы Тәгаләнең исемнәреннән бер исемдер. Аны Аллаһы Тәгалә җир йөзендә йөртү өчен билгеләде. Шулай булгач, сез аны үз арагызда таратыгыз. Чөнки, әгәр мөсел-ман булган кеше бер кавем яныннан үткәндә аларга сәлам бирсә, алар да моның сәламен алсалар, бирүче кешенең дәрәҗәсе алучы-ларныкыннан артык булыр, чөнки бирүче кеше боларга сәламне исләренә төшергән була. Әгәр алар моның сәламен кайтармасалар, аны ул кешеләрдән изге һәм пакь булганнар, ягъни фәрештәләр кайтарырлар».

Рөхсәт сорау
.أَنَّ النَّبِيَّ صَلَّىاللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ كَانَ إِذَا أَتَى بَاباً يُرِيدُ أَنْ يَسْتَأْذِنَ لَمْ يَسْتَقْبِلْهُ، جَاءَ يَمِيناً أَوْ شِمَالاً، فَإِنْ أُذِنَ لَهُ، وَ إِلاَّ انْصَرَفَ .

«Пәйгамбәребез берәр кешенең өй ишекләре янына килгәндә, керергә рөхсәт сорарга теләп, нәкъ ишекләр каршында түгел, бәл-ки, ишекнең уң яки сул ягында басып тора иде. Әгәр аңа рөхсәт ит-сәләр, керә, ә рөхсәт итмәсәләр, кире кайтып китә иде».

Үз диненең әхлак нормаларын яхшы үзләштергән мөселман рөхсәт сорамыйча, үз өеннән башка бер йортка да керми.

.إنَّمَا جُعِلَ الاسْتِئْذَانُ مِنْ أَجْلِ الْبَصَرِ .

«Рөхсәт сорауга күз карашлары сәбәпче булды».

Рөхсәт сорауның карашлар аркасында канунлаштырылуы билгеле. Шуңа күрә, нәкъ ишекләр каршында торырга ярамый, чөнки алар ачылып киткәч, өй эчендә күрергә тиеш булмаганнарны күрергә мөмкин.

«Кем анда?» дип соралганда, ишек артындагы кеше: «Мин», яки шуңа охшаган җаваплар бирергә тиеш түгел, ә үзенең исемен әйтергә тиеш. Пәйгамбәребезнең ишеккә шакыган кешенең хуҗа соравына «Мин», дип җавап бирүен яратмавы билгеле. Чөнки мон-дый җавап кеше турында бернәрсә дә белдерми. Шуңа күрә, куел-ган сорауга ачык итеп җавап бирергә кирәк.

.اَلِاسْتِئْذَانُ ثَلاَثٌ فَإِنْ أُذِنَ لَكَ فَادْخُلْ وَ إِلاَّ فَارْجِعْ .

«Рөхсәт сорау өч мәртәбә була, әгәр керергә рөхсәт булса кер, әгәр булмаса кире кайтып кит».

Әгәр ишек шакып рөхсәт сораучыга эчтәгеләр: «Кире кит!» – дисәләр, яки ишекне гомумән ачмасалар ул үзен кимсетелгән итеп санамыйча кире кайтып китәргә тиеш.


Ярдәмчел булу
.مَا مِنْ عَبْدٍ أَنْعَمَ اللهُ عَلَيْهِ نِعْمَةً فَأَسْبَغَهَا عَلَيْهِ، ثُمَّ جُعِلَ مِنْ حَوَائِجِ النَّاسِ إِلَيْهِ فَتَبَرَّمَ، فَقَدْ عَرَّضَ تِلْكَ النِّعْمَةَ لِلزَّوَالِ .

«Аллаһ Үз колларының берәрсенә Үзенең рәхмәтен иңдереп, башкаларны аңа мохтаҗ кылып куйганнан соң, әгәр ул кеше риза-сызлык белдерсә, бу аңа рәхмәт ишекләренең ябылуына сәбәп бу-лачак».

Мөмкинлекләре булып та, башкаларга ярдәм итәргә омтыл-маган кешеләргә рәхмәт ишекләре ябык булачак.

.مَا مِنِ امْرِئٍ يَخْذُلُ أَمْرَءًا مُسْلِمًا فِي مَوْطِنٍ يَنْتَقِصُ فِيهِ مِنْ عِرْضِهِ وَ يُنْتَهَكُ فِِيهِ مِنْ



حُرْمَتِهِ إِلاَّ خَذَلَهُ اللهُ فِي مَوْطِنٍ يُحِبُّ فِيهِ نُصْرَتَهُ وَ مَا مِنْ أَحَدٍ يَنْصُرُ مُسْلِمًا فِي مَوْطِنٍ يَنْتَقِصُ فِيهِ مِنْ عِرْضِهِ وَ يُنْتَهَكُ فِيهِ مِنْ حُرْمَتِهِ إِلاَّ نَصَرَهُ اللهُ فِي مَوْطِنٍ يُحِبُّ فِيهِ نُصْرَتَهُ .

«Берәү бер мөселман кешенең абруй-хөрмәтенә кимчелек ки-лә торган урында кулыннан килгәнчә ярдәм итмәсә, бу кешене Ал-лаһы Тәгалә үзе ярдәмгә мохтаҗ булган урында хур кылыр. Әгәр ярдәм итсә, Аллаһы Тәгалә бу кешегә үзе кайчан ярдәм теләсә, шул вакытта булышыр».

.مَنْ مَنَحَ مَنْحَةَ وَرِقٍ أَوْ مَنْحَةَ لَبَنٍ أَوْ أَهْدَى زُقَاقًا فَهُوَ كَعِتْقِ نَسمَةٍ .

«Әгәр бер кеше икенче кешегә акча биреп торса, яки садака кылса, яки сөт эчерсә, яки таба алмый торган урамын табып бирсә, ул кешегә кол азат итүнең савабы булыр».

.اُنْصُرْ أَخَاكَ ظَالِمًا أَوْ مَظْلُومًا قِيلَ كَيْفَ أَنْصُرُهُ ظَالِمًا؟ قَالَ تَحْجُزُهُ عَنِ الظُّلْمِ فَإِنَّ ذَلِكَ نَصْرُهُ .

«Залим булса да, мәзлүм булса да мөэмин кардәшеңә ярдәм ит. Залимга ничек ярдәм итәргә кирәк? – Аны золым итүдән тый-саң, шул аңа ярдәм итү була».

.خَيْرُ النَّاسِ أَنْفَعُهُمْ لِلنَّاسِ .

«Кешеләрнең иң яхшысы – башкаларга файдасы күп тигәне».

Һәркем үзенең кулыннан килгән кадәр башкаларга файда итә ала. Сүзнең кыскасы: мөселманчылык – кешелекле булудан, чын мөселман кешегә чын кеше диелә. Чөнки ул кулы һәм теле белән башкаларга зыян китерми, кулыннан килгән кадәр халыкка файда китерергә тырыша. Нәтиҗәдә, бу кешенең бөтен тормышы халык-ка файда булып, үзе иң яхшы кешеләрдән санала.

.مَثَلُ الْمُؤْمِنِينَ فِي تَوَادِّهِمْ وَ تَرَاحُمِهِمْ وَ تَعَاطُفِهِمْ مَثَلُ الْجَسَدِ



إِذَا اشْتَكَى مِنْهُ عُضْوٌ تُدَاعى لَهُ سَائِرُ الْجَسَدِ بِالسَّهْرِ وَ الْحَمَى .

«Мөэминнәр үзара дуслыкларында, бер-берләренә мәрхәмәт итүдә һәм бер-берләренә карата йомшак мөгамәләле булуда бер тән кебек, тәннең берәр әгъзасы авыртса, бөтен тән авырта».

Шуның кебек мөэминнәр дә, әгәр берәрсенә зарар килсә, бө-тенесе кайгырырга тиеш. Чын мөэминлек шунда була.

.اَلْمُؤْمِنُ مِرْآةُ الْمُؤْمِنِ وَ الْمُؤْمِنُ أَخُو الْمُؤْمِنِ يكُفُّ عَلَيْهِ ضَيْعَتَهُ وَ يَحُوطُهُ مِنْ وَرَائِهِ .

«Мөэмин мөэминнең көзгесе, мөэмин мөэминнең туганы, шу-ңа күрә ул аны һәртөрле һәлакәтлектән саклар».

.قَالَ اللهُ تَعَالَى: وَجَبَتْ مَحَبَّتِي لِلْمُتَحَابِّينَ فِيَّ



وَ الْمُتَجَالِسِينَ فِيَّ وَ الْمُتَبَاذِلِينَ فِيَّ وَ الْمُتَزَاوِرِينَ فِيَّ .

«Аллаһы Тәгалә әйткән: «Минем юлымда бер-берсен сөюче-ләргә, минем эшемдә утырышучыларга, бер-берсенә кулларында булган нәрсәләрен минем ризалыгым өчен бирешкәннәргә, минем ризалыгымны теләп бер-берсен зиярат итүчеләргә минем мәхәббә-тем вәҗеп булыр».

.مَنْ سَرَّهُ أَنْ يَجِدَ حَلاَوَةَ الْإِيـمَانِ فَلْيُحِبَّ الْمَرْءَ لاَ يُحِبُّهُ إِلاَّ لِلَّهِ .

«Әгәр бер кеше күңелендә иман ләззәтен табарга теләсә, бе-рәүне Аллаһ ризалыгы өчен генә сөйсен».


Авыруның хәлен белү
.أَمَرَنَا رَسُولُ اللهِ بِعِيَادَةِ الْمَرِيضِ، وَ اتِّبَاعِ الْجَنَازَةِ، وَ تَشْمِيتِ الْعَاطِسِ

وَ إِبْرَارِ الْمُقْسِمِ، وَ نَصْرِ الْمَظْلُومِ، وَ إِجَابَةِ الدَّاعِي، وَ إِفْشَاءِ السَّلامِ .

«Рәсүлебез галәйһиссәләм безгә авыруның барып хәлен бе-лергә, берәү вафат булса, җеназасын озата барырга, төчкергәнгә җавап бирергә, ант итүчегә антын үтәргә, җәбер-золым күргән ке-шегә ярдәм итәргә, чакыруны кабул итәргә һәм үзара сәламне та-ратырга боера иде».

Пәйгамбәребезнең мөселманнар тормышы нигезенә салган әлеге күркәм гадәтләр Ислам җәмгыятендә тирән тамыр җибәреп, һәр кешенең үз кардәшенә карата булган мөнәсәбәтләрендә үтә-лергә тиешле бурычларына әверелгән. Бу исә авыруларны җиңәр-гә ярдәм итә; кайгы-хәсрәттәгеләрне юата; кардәшлек җепләрен ныгыта; тугрылык тәрбияли һәм өмет чаткыларын уята.

عَائِدُ الْمَرِيضِ يَمْشِي فِي مَخْرَفَةِ الْجَنَّةِ

«Авыру кешенең хәлен сорарга баручылар инде җәннәт бак-часында йөриләр».

.إِنَّ اللهَ تَعَالَى يَقُولُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ يَا ابْنَ آدَمَ مَرِضْتُ فَلَمْ تَعُدْنِي. قَالَ: يَا رَبِّ كَيْفَ أَعُودُكَ وَ أَنْتَ رَبُّ الْعَالَمِينَ؟ قَالَ: أَمَا عَلِمْتَ أَنَّ عَبْدِي فُلانًا مَرِضَ فَلَمْ تَعُدْهُ؟ أَمَا عَلِمْتَ أَنَّكَ لَوْ عُدْتَهُ لَوَجَدْتَنِي عِنْدَهُ؟ يَا ابْنَ آدَمَ اسْتَطْعَمْتُكَ فَلَمْ تُطْعِمْنِي. قَالَ: يَا رَبِّ كَيْفَ أُطْعِمُكَ وَ أَنْتَ رَبُّ الْعَالَمِينَ؟ قَالَ: أَمَا عَلِمْتَ أَنَّهُ اسْتَطْعَمَكَ عَبْدِي فُلانٌ فَلَمْ تُطْعِمْهُ، أَمَا عَلِمْتَ أَنَّكَ لَوْ أَطْعَمْتَهُ لَوَجَدْتَ ذَلِكَ عِنْدِي؟ يَا ابْنَ آدَمَ اسْتَسْقَيْتُكَ فَلَمْ تُسْقِنِي. قَالَ: يَارَبِّ كَيْفَ أُسْقِيكَ وَأَنْتَ رَبُّ الْعَالَمِينَ؟ قَالَ: اسْتَسْقَاكَ عَبْدِي فُلانٌ فَلَمْ تُسْقِهِ أَمَا عَلِمْتَ أَنَّكَ لَوْ سَقَيْتَهُ لَوَجَدْتَ ذَلِكَ عِنْدِي؟ .

«Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә әйтер: «Әй, адәм баласы! Мин сырхау булдым, ни өчен син килеп Минем хәлемне белмә-дең?» Адәм баласы җавап бирер: «Син бөтен галәмнәрнең тәрбия-чесе бит. Мин ничек итеп Сине зиярат кылыйм?» Аллаһ әйтер: «Колларымнан фәлән кеше сырхау икәнен белмәдеңмени, әгәр син аның хәлен белергә барган булсаң, Мине шунда табар идең!» «Әй, адәм баласы! Мин синнән ашарга сорадым, ни өчен син Миңа бер-нәрсә дә бирмәдең?» Адәм баласы җавап бирер: «Син бөтен галәм-нәрнең тәрбиячесе бит, мин ничек итеп Сине ашата алыйм?» Ал-лаһы Тәгалә әйтер: «Синнән фәлән колым ашарга сораганны бел-мисеңмени, әгәр син аны ашаткан булсаң, аның әҗерен Минем каршымда табар идең». «Әй, адәм баласы! Мин синнән су сора-дым. Ни өчен син Миңа су бирмәдең?» Адәм баласы җавап бирер: «Син бөтен галәмнәрнең тәрбиячесе бит, мин ничек итеп Сине эче-рә алыйм?» Аллаһы Тәгалә әйтер: «Синнән фәлән колым эчәргә сораган иде бит, әгәр аңа эчерткән булсаң, аның әҗерен Минем каршымда табар идең».



Кешеләрне тану
.إِنَّ لِلَّهِ تَعَالَى عِبَادًا يَعْرِفُونَ النَاسَ بِالتَّوَسُّمِ .

«Аллаһы Тәгаләнең шундый коллары бар, алар кешеләрне чынбарлыгы белән таныйлар».

Бу нәрсә – Аллаһы Тәгаләнең бер бүләге. Аның гыйлем, акыл, зирәклек кебек сыйфатларга катнашы юк. Тарихтан шундый акыл-лы кешеләрнең яшәгәннен беләбез. Ләкин алар кешенең кем икән-леген таный белү сәләтеннән мәхрүм булганлыклары өчен зур-зур зарарлар күргәннәр. Шулай ук, кайберәүләрдә гыйлем, акыл һәм үткенлек күп булмаса да, кешеләрнең чын йөзләрен танып белү мәртәбәсе белән бүләкләнгән булганлыктан ике дөнья сәгадәтенә ирешкәннәр.

Аллаһының рәхмәте
.قَالَ اللهُ تَعَالَى: سَبَقَتْ رَحْمَتِي عَلَى غَضَبِي .

«Аллаһы Тәгалә әйткән: «Минем рәхмәтем ачуымнан алда йөри».

Ягъни, халыкларга ачуланырга мөмкин булган вакытларда да Аллаһы Тәгалә Үзенең миһербан-шәфкате, мәрхәмәте белән алар-ны һаман-һаман гафу итә.

.قَالَ اللهُ تَعَالَى: إِذَا تَقَرَّبَ إِلَيَّ الْعَبْدُ شِبْرًا تَقَرَّبْتُ إِلَيْهِ ذِرَاعًا،



وَ إِذَا تَقَرَّبَ إِلَيَّ ذِرَاعًا تَقَرَّبْتُ مِنْهُ بَاعًا، وَ إِذَا اتَانِي مَشْيًا أَتَيْتُهُ هَرْوَلَةً .

«Аллаһы Тәгалә әйткән: «Әгәр бер кеше Миңа бер карыш ка-дәр якынайса, Мин ул кешегә бер аршын якынаермын, әгәр бер ар-шын якынайса, Мин аңа бер колач якынаермын, әгәр ул Минем каршыма җәяү килсә, Мин аңа йөгереп килермен».

Чыннан да, Аллаһы Тәгалә Үзенең колларына чиксез мәрхә-мәтле. Ул аз гына игелеккә дә чиксез күп әҗер-савап бирүче.

.ثَلاَثَةٌ لاَ تَسْأَلْ عَنْهُمْ رَجُلٌ يُنَازِعُ اللهَ إِزَارَهُ وَ رَجُلٌ يُنَازِعُ اللهَ رِدَاءَهُ فَإِنَّ رِدَاءَهُ



الْكِبْرِيَاءُ وَ إِزَارَهُ الْعِزُّ وَ رَجُلٌ فِي شَكٍّ مِنْ اَمْرِ اللهِ وَ الْقُنُوطُ مِنْ رَحْمَةِ اللهِ .

«Өч төрле кеше хакында сорама. Беренчесе – Аллаһы Тәгалә белән Аның изары һәм ридасы турысында тартышыр. Аллаһы Тә-галәнең ридасы – Аның олуглыгы, изары кадер-хөрмәтедер. Болар хакында тартышу кешенең тәкәбберләнүе һәм олуглануы димәк. Икенчесе – Аллаһы Тәгаләнең эшләрендә шик тотучы кеше. Өчен-чесе – Аллаһының рәхмәтеннән өмет өзүче кеше».


Исламда чәч-сакал агару
.إِنَّ مِنْ إِجْلالِ اللهِ إِكْرَامَ ذِي الشَّيْبَةِ الْمُسْلِمِ وَ حَامِلِ الْقُرْآنِ

غَيْر الْغَالِي وَالْجَافِي عَنْهُ وَ إِكْرَامَ ذِي السُّلْطَانِ الْمُقْسِطِ .

«Исламда сакалы, чәче агарган мөселманны, Коръәнне ятлап шуның белән гамәл кылучыны һәм гадел эш башлыгын хөрмәт итү Аллаһы Тәгаләне олылаудан санала торган эшләр».


Аллаһыны зекер итү
.أَكْثِرُوا قَوْلَ: مِنْ لاَحَوْلَ وَ لاَ قُوَّةَ إِلاَّبِاللهِ فَإِنَّهَا مِنْ كُنُوزِالْجَنَّةِ .

«Лә хәүлә вә лә куввәтә иллә билләһ» дигән сүзне күп әй-тегез, чөнки бу сүз – оҗмах хәзинәләреннән бер хәзинәдер».

Әгәр син шул «бөтен көч-куәт фәкать Аллаһы Тәгаләдә», ди-гән сүзне һәрвакыт исеңдә тотсаң, үзеңнең көчеңне яман эшләргә сарыф итмәссең һәм күркәм холыклы булып дөнья-ахирәттә рә-хәттә булырсың.

.قَالَ اللهُ تَعَالَى: عَبْدِي! إِذَا ذَكَرْتَنِي خَالِيًا ذَكَرْتُكَ خَالِيًا



وَ إِنْ ذَكَرْتَنِي فِي مَلإٍ ذَكَرْتُكَ فِي مَلإٍ خَيْرٌ مِنْهُمْ وَ أَكْبَرُ .

«Аллаһы Тәгалә әйткән: «Әй, колым! Әгәр син Мине аулакта зекер итсәң (искә алсаң), Мин дә сине аулакта зекер итәрмен. Әгәр син Мине халык алдында зекер итсәң, Мин дә сине син зекер ит-кән халыктан да изге һәм олуграк булган халык алдында зекер итәрмен».



Аллаһ өчен генә сөю
Хакыйкый мөэмин кеше берәүне яки бер нәрсәне шәхсән үз файдасы өчен генә сөймәс, дошман да күрмәс. Ул үзенең барлык эшендә иң беренче урынга Аллаһының ризалыгын куяр.

.زَارَ رَجُلٌ أَخًا لَهُ فِي قَرْيَةٍ فَأَرْصَدَ اللهُ لَهُ مَلَكًا عَلَى مَدْرَجَتِهِ فَقَالَ أَيْنَ تُرِيدُ؟ قَالَ: أَخًا لِي فِي هَذِهِ الْقَرْيَةِ فَقَالَ هَلْ لَهُ عَلَيْكَ مِنْ نِعْمَةٍ تَرُبُّهَا؟ قَالَ: لاَ إِلاَّ أَنِّي أُحِبُّهُ فِي اللهِ قَالَ فَإِنِّي رَسُولُ اللهِ إِلَيْكَ أَنَّ اللهَ أَحَبَّكَ كَمَا أَحْبَبْتَهُ .

«Әүвәл заманда берәү үзенең башка бер авылда яшәгән кар-дәшен күрү өчен юлда бара икән, моңа бер фәрештә очрап, бу ке-шенең кая баруын сорый. Бу кеше: «Фәлән авылга кардәшемне кү-рергә барам», – ди. Фәрештә сорый: «Ул кеше сиңа әллә берәр из-гелек кылган идеме?» Бу кеше: «Юк, мин ул кешене Аллаһ риза-лыгы өчен яратам», – ди. Фәрештә әйтә: «Мин Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән илче, сиңа сөенеч бирү өчен килдем, син ул кешене күпме яратсаң Аллаһ Тәгалә дә сине шулкадәр яратыр».
Хәерле өммәт
.إِنَّكُمْ تُتِمُّونَ سَبْعِينَ أُمَّةً أَنْتُمْ خَيْرُهَا وَ أَكْرَمُهَا عَلَى اللهِ .

«Сез җитмеш өммәтнең төгәлләүчесе һәм Аллаһ каршында аларның иң хәерлесе һәм хөрмәтлерәге буласыз».

Бу хәдис Исламияткә кадәр күп өммәтләрнең дөньядан яшәп үтүләренә дәлил булып тора.

Һәрбер кеше үзеннән элек дөньяда яшәп үткән буыннарның варисы, һәм вакыты җиткәч үзе дә китеп барачак. Аның дөньядагы имтихан көннәре санаулы һәм ул үзенең кылган һәрбер эшенә җа-вап бирәчәк.

Аллаһы Тәгалә безне Коръән Кәрим аятьләрендә элеккеге ха-лыкларның тормыш тәҗрибәсеннән сабак, гыйбрәт алырга чакыра. Ул халыкларга җир йөзендә изгелекләр кылырга, әдәп-әхлаклы булып яшәргә мөмкинчелекләр бирелгән иде. Ләкин аларның күбе-се шул мөмкинчелекләрдән файдаланмадылар. Имтиханны үтә ал-маганнары өчен Аллаһы Тәгалә аларны беренчелектән, өстенлек-тән мәхрүм кылды. Хәзер безнең чират, алар үтә алмаган сынаулар белән, әлбәттә, без дә сыналачакбыз. Әгәр аларның үкенечле, хәс-рәтле язмышларын уртаклашырга теләмәсәк, без аларның кылган хата-кимчелекләрен кабатламаска тиеш. Алар никадәр бөек мәдә-ниятка, хакимлеккә ирешкән булсалар да, бозык әхлаклары сәбәп-ле җир йөзеннән юкка чыктылар. Тарихтагы исемнәреннән башка бернәрсәләре дә калмады. Ерак барасы түгел, динне «әфьюн» дип йөргән коммунистларның токымы күз алдыбызда юкка чыгып ба-ра. Балалары аракы эчеп бетсәләр, оныклары наркотиклар белән үз нәселләрен корыталар. «Без аларга золым кылмадык, – ди Аллаһы Тәгалә – алар үзләренә үзләре золым кылдылар».

Аллаһы Тәгалә бик мәрхәмәтле Зат. Шуның белән бергә гадел дә. Иманга кайтырга мөмкинлек бирмәстән, Ул бер генә халыкның да һәлак булып бетүенә юл куймый, әгәр алар үзләре белә торып карышмасалар.



Ашыкмау
Әгәр бер кеше ашыгучан булса, ашыгуы сәбәпле акыл-фике-рен тиешенчә йөртә алмас. Уйламастан ашыгып бер эшне эшләр дә, соңыннан ул эш өчен үкенер. Шуңа күрә, әгәр бер эшнең үтүен-нән курку булмаса, ашыкмаска һәм кабаланмаска кирәк.

.اَلسَّكِينَةَ عِبَادَ اللهِ، السَّكِينَةَ .

«Әй, Аллаһының коллары, акрынрак булыгыз».

Ашыгучан, юкка селкенүчән булмагыз. Күңелегезне бер дә юкка каушатмагыз.

Сәкинә – кешенең тышкы һәм эчке халәте тынычланып, урынсыз кузгалмый, урынсыз селкенми торган сыйфатта булуы-дыр. Вәкарь – тыштан олысымак булу, урынсыз утырмау, урын-сыз ятмау, ашыкмау сыйфаты. Сәкинә, ягъни шул сыйфатта булу, адәм баласының табарга тырышкан кирәкле табылдыгы. Әмма мо-ның киресенчә булу кирәк нәрсәне югалту була.

Олуг сыйфатлы, авыр йөрешле булу, акрын сөйләү, болар ба-рысы да мактаулы эшләр. Дөрес, үткән хәдисләрдә әйтелгәнчә, бо-ларның киресенчә эш кылуның да мактаулы булган урыннары бар.


Сабырлык

.إِنَّ الصَّبْرَ عِْندَ الصَّدْمَةِ الْأُولَى .


«Кайгы килгәннең иң әүвәл вакытында сабыр итү хакыйкый сабырлык була».

Әгәр берәр кайгы килә икән, шул кайгы башыңа төшкәндә үк сабыр итәргә кирәк. Бер кайгы башыңа төшеп тә, башта сабыр-сызлык күрсәтеп, бераз вакыт үткәч кенә сабыр итсәң, бу сабыр-лыкта күп хикмәт булмас, чөнки бу чын сабырлык түгел, бәлки шул кайгы-хәсрәткә күңелнең гадәтләнүе генә. Мактаулы сабыр-лык бәла-казаның башында сабыр итү белән була.


Аллаһыга тәвәккәл кылу
Һәрбер эшен Аллаһы Тәгаләгә тапшырып эшләгән кеше һич-кемнән курыкмас. Чөнки иң көчле кеше ул үзедер. Ул кешегә дош-маннарның мәкер-хәйләләре черки безелдәгән кебек кенә булыр.

.قَيِّدْ وَ تَوَكَّلْ .

«Иң элек бәйләп, богаулап куй, соңыннан Аллаһыга тәвәккәл кыл».

Бервакыт сәхабәләрдән берсе дөясенең аякларын богаула-мыйча җибәреп, дөясе югалганнан соң, Рәсүлебез янына килеп: «Аллаһыга тәвәккәлләп дөямне тышауламыйча җибәргән идем дө-ям югалды», – дип зарлана. Рәсүлебез аңа: «Син ялгышкансың, тә-вәккәл кылу өчен иң элек сәбәбенә керешергә кирәк. Син иң элек дөяңне тышаулап, соңыннан Аллаһыга тапшыруың кирәк иде», – дигән.

Бу хәдистән тәвәккәл кылуның ничек булырга тиеш икәнлеге ачык күренә. «Аллаһыга тапшырдым, тәкъдирсез эш булмый, тәкъ-дирдә язылган булса, күрәсене күрми гүргә кереп булмый», дигән сүзләр сөйләп сәбәпләренә керешмичә эшне Аллаһыга тапшыру тәвәккәл кылу дип саналмый. Әгәр сәбәпләренә керешмичә торып дога белән генә эш бетсә иде, Пәйгамбәребез сугышларга барырга хаҗәт күрмәгән, бәлки утырган урынында кул күтәреп дога гына кылган булыр иде дә, дошманнарының көлләре күккә очкан булыр иде. Пәйгамбәребез һичбер эш эшләмичә намазлык өстендә дога гына кылып утырдымы? – Алай утыру кайда, хәтта дөяне дә ты-шауларга кушар иде. Шулай ук хәлифәләр һәм сәхабәләр дә һәр-бер нәрсәнең ачык сәбәпләренә керешеп, күп мәшәкатьләр күрә-ләр һәм маңгай тирләрен агызалар иде. Аллаһыга тәвәккәл итүче бәндәләрнең иң алдагы сафта булганнары да шулардыр.

Имам Тирмизи: «Әгәр Аллаһы Тәгаләгә хак тәвәккәл кылу белән тәвәккәл кылсагыз, Ул сезне дә ач булып таңга, тук булып кичкә керә торган кошларны ризыкландырганы кебек ризыклан-дырыр», дигән хәдисне китерә. Кошлар кич белән тук булсалар, бу исә көн буенча ризык артыннан йөрүләре һәм Аллаһы Тәгаләнең боерыгын җиренә җиткерүләре сәбәпледер. Кошлар ояларында тик ятмыйлар, тик ятып ризык килмәгәнен яхшы беләләр һәм ризык табу өчен бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр йөриләр. Бу кошларның тәвәккәл кылулары – тырышу һәм сәбәпләрен кылудан гыйбарәттер.

Тәвәккәл күңел эше булганлыктан, аның тән хәрәкәтләрен-нән гыйбарәт булган сәбәпләргә һич тә каршылыгы юк. Мәгәр нә-тиҗәне сәбәпнең үзеннән түгел, бәлки Аллаһы Тәгаләдән күрергә тиешле.

Эш эшләми тик яту дошманнарга ярдәм бирү һәм алар тара-фыннан тапталу вә изелүгә сәбәп булачак. Ләкин мөселманнар шә-ригатьне яхшы белмәүләре аркасында бу эшнең ярамаганлыгын аңлап җиткермиләр, үзләре дә сизмәстән дошманнарына корал би-рәләр, бу эшнең никадәр зарарлы икәнлеген уйлап та карамыйлар.


Юлны чистарту
.اِعْزِلِ الْأَذَى عَنْ طَرِيقِ الْمُسْلِمِينَ .

«Мөселманнар йөри торган юлдан зарар китерә торган нәрсә-ләрне алып ташлагыз».

Хайваннарга яки кешеләргә комачаулый торган нәрсәләрне юлдан алып ташлау – иманлы булу билгесе.
Ике кеше арасын төзәтү
.أَلاَ أُخْبِرُكُمْ بِأَفْضَلِ مِنْ دَرَجَةِ الصِّيَامِ وَ الصَّلاَةِ وَ الصَّدَقَةِ؟ إِصْلاَحُ ذَاتِ الْبَيْنِ فَإِنَّ فَسَادَ ذَاتِ الْبَيْنِ هِيَ الْحَالِقَةُ .

«Сезгә ураза тоту, намаз уку һәм садака бирүнең дәрәҗәсен-нән дә артыграк булган бер гамәл хакында хәбәр биримме? – Ул гамәл – араларны төзәтү, чөнки ике араның бозыклыгы һәлаклек-кә сәбәп була».



Кәнәгать булу
.أَفْلَحَ مَنْ هُدِيَ إِلَىالْإِسْلاَمِ وَكَانَ عِيشُهُ كَفَافَا وَقَنَعَ بِهِ .

«Дөньяда һәм ахирәттә котылучы кеше – мөселман булып, үзенә бирелгән өлешкә канәгать булып яшәүче кешедер».

Сәламәтлек һәм тынычлык кулыңда булып, көн үткәрерлек ризыгың булганда, киләчәктә нишләрмен, дип үзеңне үзең тыныч-сызландырып, дөньяга хирыс һәм комсыз булудан саклан.

.اَلطَّاعمُ الشَّاكِرُ بِمَنْزِلَةِ الصَّائِمِ الصَّابِرِ .

«Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән нигъмәтләргә шөкер иткән кеше Аллаһы Тәгалә каршында ураза тотучылар белән бәра-бәр булыр».

Әгәр берәү үзенә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән нигъ-мәтне Аллаһы Тәгаләдән дип белсә, ул шул нигъмәт өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылган була. Чыннан да Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән нигъмәтләренә башкача шөкер кылу мөмкин дә түгел. Ал-лаһы Тәгаләнең нигъмәтләренә шөкер кылу шул рәвештә җиңел генә булса да, арабызда кайберәүләр бу нәрсәләрне мин үзем бул-дырдым, үзем тир түгеп таптым, мин беркемгә бернәрсә дә тиеш түгел дип, шул нәрсәләрне булдырган Аллаһыны танып, Аңа шө-кер итүдән баш тарталар. Инсафсызларга Аллаһ инсаф бирсен.

Аллаһының нигъмәтләренә шөкер итү, шул нигъмәтләрне ха-лык арасында тарату белән дә була. Мәсәлән, әгәр Аллаһы Тәгалә мал бирә икән, аны фәкыйрьләргә тарату һәм милләткә ярдәм итү белән, галим булсаң, белмәгәннәргә өйрәтү белән.

Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләренә шөкер итү шул нигъмәтнең ул кешедән китмәвенә сәбәп була. Шулай булгач, һәр-кем Аллаһы Тәгаләгә шөкердә булырга тиеш, чөнки һәркемдә Ал-лаһы Тәгаләнең берничә төрле нигъмәте бар. Нигъмәт мал белән генә булмый. Гыйлем, сәламәтлек, көч-куәт – болар бар да нигъ-мәт.

.إِذَا نَظَرَ أَحَدُكُمْ مَنْ فَضُلَ عَلَيْهِ فِى الْمَالِ وَالْخُلْقِ فَلْيَنْظُرْ إِلَى مَنْ هُوَ أَسْفَلُ مِنْهُ .

«Әгәр сезнең берәрегез үзеннән малда, холыкта артык булган кешегә караса, ул үзеннән түбән булган кешеләргә дә карасын».

Ягъни, үзеннән өстен кешеләргә карап күңелсезләнсә, үзен-нән түбәннәргә карап көенечен бетерсен.
Гайрәтле булу
.اَلْمُؤْمِنُ يُغَارُ و اللهُ أَشَدُّ غَيْرًا .

«Мөэмин кеше гайрәтле була, Аллаһы Тәгалә исә бигрәк тә гайрәтле».

Мөэмин кеше шәригатькә һәм акылга каршы булган эшләрне тыюда да гайрәтле булырга тиеш.
Гүзәллек
.إِنَّ اللهَ جَمِيلٌ يُحِبُّ الْجَمَالَ .

«Аллаһы Тәгалә Гүзәл, шуңа күрә Ул гүзәллекне сөя дә».

«Гүзәлне һәркем сөяр» дигән мәшһүр бер әйтем дә бар. Чөнки гүзәл сөелү өчен гүзәл булган. Әгәр нечкәләп тикшереп каралса, гүзәллекнең уртача булудан, тигезлектән, гаделлектән гыйбарәт булуы күренә.

Фитърый сөннәт
.عَشْرٌ مِنَ الْفِطْرَةِ: قَصُّ الشَّارِبِ، وَ إِعْفَاءُ اللِّحْيَةِ، وَ السِّوَاكُ، وَ اسْتِنْشَاقُ الْمَاءِ، وَ تَقْلِيمُ الْأَظَافِرِ، وَ غَسْلُ الْبَرَاجِمِ، وَنتْفُ الْإِبْطِ، وَ حَلْقُ الْعَانَةِ، وَ انْتِقَاصُ الْمَاءِ .

«Ун төрле нәрсә адәм баласының төп яратылуына муафикъ: мыек кисү, сакалны үстерү, мисвәк куллану, авызны чайкау, тыр-накларны кисү, кер җыела торган урыннарны юу, култык асты йоннарын йолку, касык йоннарын китәрү һәм истинҗа кылу».



Бишенче бүлек


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   ...   19




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет