أُوصِيكُمْ بِِالْجَارِ .
«Күршеләрегез белән яхшы мөгамәләдә булыгыз».
Дуслар
اَلْمَرْءُ عَلَى دِينِ خَلِيلِهِ فَلْيَنْظُرْ أَحَدُكُمْ مَنْ يُخَالِلُ .
«Кеше үз дустының динендә булыр, шуның өчен ул үзенә дус булачак кешенең холкын белсен!»
Мөселман кеше, үзенә дус-ишне сайлаганда, үзенең иманына, тәкъвалыгына зыян китерми торганнарын сайларга тиеш. Бу мәсь-әләдә ул зирәк булып, кеше кыяфәтле шайтан дуслардан ерак бу-лырга тиеш.
Чыннан да, кеше үзенә туры килә торган кеше белән дус була. Шуңа күрә, акыллы кеше ахмак белән, түбәнчелекле кеше тәкәб-бер белән, галим кеше надан белән, ихлас күңелле мөселман мона-фыйк белән һичкайчан дус була алмас. Дус буласы кешене яхшы итеп сынарга кирәк. Яман кеше белән дус булганчы, бернинди дус-ларсыз гомер сөрү яхшырак.
لاَ يَحِلُّ لِمُسْلِمٍ أَنْ يَهْجُرَ أَخَاهُ فَوْقَ ثَلاَثِ لَيَالٍ يَلْتَقِيَانِ فَيَصُدُّ هَذَا وَ يَصُدُّ هَذَا وَ خَيْرُهُمَا الَّذِي يَبْدأُ بِالسَّلاَمِ .
«Мөселман кеше үзенең кардәшеннән киселеп өч көннән ар-тык торырга тиеш түгел. Алар үпкәләшүләре сәбәпле, очрашкач та, һәрберсе үз ягына карап, ике якка китеп баралар. Аларның иң ях-шысы башлап сәлам биргәне булыр».
سَبْعَةٌ يُظِلُّهُمُ اللهُ فِي ظِلِّهِ يَوْمَ لاَ ظِلَّ إِلاَّ ظِلُّهُ إِمَامٌ عَادِلٌ وَ شَابٌّ نَشَأَ فِي عِبَادَةِ اللهِ وَ رَجُلٌ قَلْبُهُ مُعَلَّقٌ فِي المَسَاجِدِ وَ رَجُلانِ تَحَابَّا فِي اللهِ اجْتَمَعَا عَلَيْهِ وَ تَفَرَّقَا عَلَيْهِ وَ رَجُلٌ دَعَتْهُ امْرَأَةٌ ذَاتُ مَنْصَبٍ وَ جَمَالٍ فَقَالَ: «إِنِّي أَخَافُ اللهَ!» وَ رَجُلٌ تَصَدَّقَ بِصَدَقَةٍ فَأَخْفَاهَا حَتَّى لاَ تَعْلَمَ شِمَالُهُ مَا تُنْفِقُ يَمِينُهُ وَ رَجُلٌ ذَكَرَ اللهَ خَالِياً فَفَاضَتْ عَيْنَاهُ .
«Жиде төрле кешене Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә – Үз кү-ләгәсеннән башка күләгә булмаган көндә – Үзенең рәхмәт күлә-гәсе астына кертер. Шуларның беренчесе – гадел имам, икенчесе – Аллаһы Тәгаләнең гыйбадәтендә үскән егет, өченчесе – калебе мә-четләргә бәйле кеше, дүртенчесе – Аллаһ ризалыгы өчен бер-берсе белән дус булган ике кеше, бишенчесе – дәрәҗәле һәм матур хатын тарафыннан зинага чакырылган вакытта: «Мин Аллаһы Тәгаләдән куркам!» – дип, шул хатынның чакыруын кире каккан ир, алтын-чысы – хәтта уң кулы биргәнне сул кулы белә алмаслык итеп, яше-рен рәвештә садака бирүче кеше, җиденчесе – Аллаһы Тәгаләне ау-лакта зекер итеп, күзләре яшь белән тулган кеше».
أَحْبِبْ حَبِيبَكَ هَونًا مَا عَسَى أَنْ يَكُونَ بَغِيضَكَ يَومًا مَا
وَ أَبْغِضْ بَغِيضَكَ هَونًا مَا عَسَى أَنْ يَكُونَ حَبِيبَكَ يَوْمًا مَا .
«Дустыңны уртача ярат, чөнки ул беркөнне синең дошманыңа әйләнергә мөмкин. Дошманыңны да уртача дошман тот, чөнки ул беркөнне синең дустыңа әйләнергә мөмкин».
Кемне дә булса дус итеп тотсаң, аны үзеңә сакланып дус ит, чөнки беркөнне бер-берегезгә ачуланышып, аерылышырга туры килер дә, шул вакытта элек аңа сөйләгән эч серләрең өчен оялып калырга һәм аны эчкерсез дус итеп йөргәнең әрәмгә китәргә мөм-кин. Дошманың белән дә саклану һәм тигезлек саклап мөгамәлә кыл. Чөнки, беркөнне шул ачуланышкан кеше белән дуслашырсың да, элек аның белән артык кырыс булганыңа үкенерсең. Кыскасы, үзеңә дус булган кешегә эчеңдәге бар серләреңне сөйләп бетермә, дошманыңны да бик каты кимсетмә.
إِنَّمَا مَثَلُ الْجَلِيسِ الصَّالِحِ وَ جَلِيسِ السُّوءِ كَحَامِلِ الْمِسْكِ وَ نَافِخِ الْكِيرِ،
فَحَامِلُ الْمِسْكِ إِمَّا أَنْ يَحْذِيَكَ وَ إِمَّا أَنْ تَبْتَاعَ مِنْهُ، وَ إِمَّا أَنْ تَجِدَ مِنْهُ رِيحًا طَيِّبَةً
وَ نَافِخُ الْكِيرِ إِمَّا أَنْ يُحْرِقَ ثِيَابَكَ، وَإِمَّا أَنْ تَجِدَ مِنْهُ رِيحًا خَبِيثَةً .
«Гадел, яхшы дус – ислемай сатучыга, ә начар иптәш – ти-мерче күреген өрдерүчегә тиң. Ислемай сатучы янында булсаң, син аннан ислемай сатып алачаксың, яки бер дә булмаса сиңа аннан килгән хуш ис сеңәчәк. Күрек өрдерүчегә килгәндә исә, ул яки си-нең киемеңне яндырачак, яки син аннан үзеңә яман ис ияртеп чыгачаксың».
Шуңа күрә тәкъва мөселман Аллаһы Тәгаләне искә төшерүче, йөрәкләрне йомшартучы һәм үзләренең үгет-нәсыйхәтләре белән күзләргә яшь китерүче яхшы кешеләр янына барырга тырыша.
إِذَا كُنْتُمْ ثَلاَثَةً فَلاَ يَتَنَاجَى اثْنَانِ دُونَ الآخَرِ حَتَّى تَخْتَلِطُوا بِالنَّاسِ مِنْ أَجْلِ أَنْ يُحْزِنُوا .
«Әгәр өч кеше бергә булсагыз, арадан икегез яшерен рәвештә сүз сөйләшмәсен. Әгәр күп булсагыз, ул вакытта икегезнең генә серләшүегездән зарар булмас».
إِذَا أَحَبَّ أَحَدُكُمْ أَخَاهُ فَلْيُعْلِمْهُ أَنَّهُ يُحِبُّهُ .
«Әгәр сезнең берәрегез үзенең мөэмин кардәшен Аллаһ риза-лыгы өчен сөяр булса, ул аны аңа белгертсен».
Һәрбер мөэмин сезнең дин кардәшегез булса да, аларның ара-ларында берничәсе аеруча якын була. Әгәр берәрсен үзегезгә якын итәсез икән, аңа белгертегез, ул да сезне якын итсен.
اَلْمَرْءُ مَعَ مَنْ أَحَبَّ .
«Кеше кемне сөйсә, шуның белән бергә булыр».
Ягъни, әгәр берәүнең холык, табигатен беләсегез килсә, шул кешенең дустына карагыз, чөнки алар икесе дә бер холыкта була-лар. Әгәр шулай булмаса, димәк аларның дуслыклары чын түгел.
زُرْ عِبًّا تَزْدَدْ حُبًّا .
«Бер-берегезне көн аралаш зиярат итегез, дуслыгыгыз артыр».
Кардәшләрне еш зиярат итү арада мәхәббәтнең артуына сәбәп була. Әмма ярату һәм мәхәббәт юлында да тиешенчә эш итү кирәк. Дус булдык дип, дуслар бер-берсенә авыр йөк булмаска тиеш.
Яхшылар белән дус бул, яманнар белән яхшы мөгамәлә кыл.
Холыкның түбәнлеге чарасызлык халәтендә беленер; фетнә-сынауларда фикернең тотрыклылыгы беленер; хөкемдә холыкның ясалмалылыгы ачыкланыр; малда намуслылыкка булган дәгъваның хакыйкате ачылыр; югары, абруйлы мәртәбәләргә ирешкәч, нәсел-нәсәпнең һәм тәрбиянең нинди икәнлеге беленер; авырлык килгән-дә дуслыкның ныклыгы беленер.
Башкалар белән низаглашу, үпкәләшү юлларын түгел, бәлки, үзара дуслык һәм тынычлык булдыру юллары турында күбрәк уй-лап, шуның чараларын күрергә кирәк.
Кунакны хөрмәт итү
مَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ فَلْيُكْرِمْ ضَيْفَهُ .
«Аллаһыга һәм Кыямәт көненә ышанган кеше үз кунагына хөрмәт күрсәтсен».
Рухы юмарт мөселман үзенең кунакчыллыгы белән аерылып тора. Ул кунакларны шатлык белән каршы ала һәм аларга хәленнән килгәнчә кадер – хөрмәт күрсәтә.
مَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ فَلْيُكْرِمْ ضَيْفَهُ جَائِزَتَهُ قَالُوا: وَ مَا جَائِزَتُهُ يَا رَسُولَ اللهِ؟ قَالَ: يَوْمُهُ وَ لَيْلَتُهُ وَ الضِّيَافَةُ ثَلاَثَةُ أَيَّامٍ، فَماَ كَانَ وَرَاءَ ذَلِكَ فَهُوَ صَدَقَةٌ .
«Аллаһыга һәм Кыямәт көненә ышанучы кеше үз кунагына, аңа бүләк сыйфатында, хөрмәт күрсәтсен». Кешеләр сораганнар: «Аңа бүләк ничек була соң?» «Көн һәм төн, ә кунакчыллыкны өч көн дәвамында күрсәтергә кирәк, аннан артыгы садака була».
Ислам кунакчыллык кагыйдәләрен тәртипкә салуны да читлә-теп узмаган. Мәсәлән, кунакка бүләк булып бер тәүлек тора; анна-ры өч көн мәҗбүри кунакчыллык; ә бу вакыттан артканы садака булып санала.
طَعَامُ الاثْنَيْنِ كَافِي الثَّلاَثَةَ، وَطَعَامُ الثَّلاَثَةِ كَافِي الْأَرْبَعَةَ
«Ике кеше ризыгы – өч, ә өч кеше ризыгы дүрт кешегә җитә».
Ислам ике кешегә әзерләнгән ризык өч кешегә, ә өч кешегә әзерләнгән ризык дүрт кешегә җитә, дип көтелмәгән кунак килү-дән бервакытта да курыкмаска өйрәткән.
Бервакыт Пәйгамбәребез янына бер кеше килгәч, аны ансар-ларның берсе үзенең өенә алып кайткан. Кайткач хатынына: «Ал-лаһ Илчесенең кунагын сыйла», – дигән. Хатыны: «Бездә балалар өчен булган ризыктан башка бернәрсә дә юк бит», – дигән. Ул әйт-кән: «Кичке ашны әзерлә, әгәр балаларның ашыйсылары килсә, йокларга яткыр». Хатыны ашарга пешергән һәм балаларны йоклар-га салган. Кунак алдына ризык китергәч хатын гүя ки шәмдәлне төзәтер өчен торган булып аны юри сүндерә, шуннан соң алар ире белән ашаган булып кыланалар һәм ач килеш йокларга яталар. Иртән бу ансар Аллаһ Илчесе янына килгәч, Пәйгамбәребез: «Сезнең бу төндә кылган шул эшегезгә Аллаһы Тәгалә бик гаҗәп-ләнде, таң калды!» – дигән.
إِنْ نَزَلْتُمْ بِقَوْمٍ فَأَمَرُوا لَكُمْ ِبمَا يَنْبَغِي لِلضَّيْفِ فَاقْبلُوا،
فَإِنْ لَمْ يَفْعَلُوا فَخُذُوا مِنْهُمْ حَقَّ الضَّيْفِ الَّذِي يَنْبَغِي لَهُمْ .
«Әгәр сез берәүдә тукталсагыз, һәм сезгә кунакка тиешле нәрсәләр бирелсә, шуны алыгыз, әгәр алар моны эшләмәсәләр, ку-нак хакына алар бирергә тиешлене үзегез алыгыз».
Кунакка тиешле хакларны үтәүдән баш тарту очракларында, Ислам кунакка үзенә тиешлене алырга рөхсәт итә. Кунакны хөрмәт итү-итмәү Исламда шәхси эш булып саналмый, ул – мөселманның бурычы.
لاَ يَحِلُّ لَهُ أَنْ يَثْوِيَ عِنْدَهُ حَتَّى يُخْرِجَهُ
«Озак кунак булырга рөхсәт ителми, чөнки ул хуҗаны авыр хәлгә куячак».
Әгәр зирәк мөселман үзенең кардәшендә кунакта булса, ул анда озак тоткарланмый. Чөнки ул башкаларны мәшәкатьләүдән тыючы күрсәтмәләргә җитди карый. Ислам кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтеп, үзеңне кабул иткән кешеләргә мәшәкать тудырмаска, аларның теләк һәм кисәтүләрен исәпкә алырга боера.
إِذَا أَتَاكُمْ كَرِيمُ قَوْمٍ فَأَكْرِمُوهُ .
«Әгәр сезгә халык арасында хөрмәте булган бер кеше килсә, сез дә аңа хөрмәт күрсәтегез».
نَهَى عَنِ التَّكَلُّفِ لِلضَّيْفِ
«Рәсүлебез галәйһиссәләм кунакны артык кыстаудан тыйган».
Шулай ук, Рәсүлебез галәйһиссәләм кунак өчен гадәттән тыш чыгымнар чыгарудан тыйган. Кунак килә икән, кулыңда булган ри-зыкны алдына китер, хәзинәдә бары белән кунак ит, үзең гадәттә нәрсә ашыйсың, кунагыңа да шуны куй.
لاَ خَيْرَ فِيمَنْ لاَ يُضِيفُ
«Өенә кунак төшермәгән, кунак сыйламаган кешедә яхшылык юк».
Башкалар белән мөнәсәбәт
Халык белән аралашканда төрле хәлләр булырга мөмкин, шу-ларның барысына да сабыр итеп яшәү чын егетлек. Кешеләр белән араны өзмичә, аларның тупаслыкларына сабыр итүче мөэмин ке-шеләр белән аралашмаучы һәм кимсетүләренә сабыр итмәүчедән яхшырак, әлбәттә.
Чын мөселман, нинди генә хәл булмасын, башкалар белән элемтәне өзми, аларның начар мөнәсәбәтләренә, мәгънәсез сүзлә-ренә һәм тупас мөгамәләләренә сабыр итә.
Пәйгамбәрнең бөек күрсәтмәләре мөэминнәрнең йөрәкләрен һәм тәвәккәллекләрен ныгытуга юнәлтелгән. Аларда сабырлык күрсәтүчеләрнең сабырсызлардан яхшырак булуына басым ясала.
Чыннан да, кешеләр һәм аларның кыланышлары да төрле бу-ла. Кайбер кешеләрнең ахмаклыгына, юләрлегенә, рәнҗетүләренә сабырлык күрсәтү – бөек сабырлык. Кешеләр белән аралашканда мөэмин кеше тапкырлык күрсәтә, алар белән мөгамәлә иткәндә ка-тылык һәм тупаслык күрсәтми, зирәк һәм әдәпле булырга тырыша.
Рәсүлебез галәйһиссәләм дөньядан һәм халыктан аерылып яшәүдән тыйган.
اَلْمُؤْمِنُ مَنْ يَأْلَفُ وَ يُؤْلَفُ وَلاَ خَيْرَ فِيمَنْ لاَ يَأْلَفُ وَ لاَ يُؤْلَفُ وَ خَيْرُ النَّاسِ أَنْفَعُهُمْ لِلنَّاسِ .
«Кешеләр белән берләшүче һәм кешеләр дә аның белән бер-ләшүче кеше чын мөэмин була, әмма кешеләр белән берләшмәүче һәм кешеләр дә аның белән берләшмәүче кешедә һич яхшылык булмас. Кешеләрнең иң яхшысы – башка кешеләргә файдасы тигә-не».
Дүртенче бүлек
Яхшы хәлләр, күркәм холыклар
Күркәм холык
أَلاَ أُخْبِرُكُمْ بِأَحَبِّكُمْ إِلَيَّ، وَ أَقْرَبِكُمْ مِنِّي مَجْلِساً يَوْمَ القِيَامَةِ؟
فأَعادَهَا ثَلاثاً أَوْ مَرَّتَيْنِ، قَالُوا: نَعَمْ يَا رَسُولَ اللهِ، قَالَ: أَحْسَنُكُمْ خُلُقاً .
«Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм сәхабәләрдән: «Сезгә кайсыгызны башкалардан артыграк яратуымны һәм кайсыгызның Кыямәт көнендә миңа башкалардан якынрак булачагын хәбәр итимме?» – дип сораган. Соравын ике-өч мәртәбә кабатлагач, алар: «Әйе, Аллаһының Илчесе», – дигәннәр. Шунда ул: «Сезнең иң әх-лаклыларыгыз», – дигән».
Күңеле Ислам нуры белән яктырган мөселман, җәмгыять әгъ-засы буларак, башкаларның ышанычын яулау өчен бөтен көчен куя. Чөнки кешеләр үзләре яраткан һәм хөрмәт иткән кешегә генә ышаналар, аның сүзләренә колак салалар.
Әйе, мөэмин кеше үзенә карата башкаларда мәхәббәт уятырга тиеш. Әгәр шулай булмаса, ул үзенең Исламга чакыру вазифасын үти алмас иде.
إِنَّ الْمُؤْمِنَ لَيُدْرِكُ بِحُسْنِ الْخُلُقِ دَرَجَةَ الْقَائِمِ الصَّائِمِ .
«Гүзәл холыклы мөэмин, үзенең гүзәл холкы белән төннәрен гыйбадәттә үткәреп, көндезләрен нәфел ураза тотучыларның дәрә-жәсенә күтәрелә».
Күркәм холыкның төрләре бик күп:
1.Тугрылык. Тугрылыклы булу фазыйләткә ирештерә.
2. Хатаны тану. Үз хаталарыңны танымыйча, карышып тору мәгънәсезлек.
3. Сүзне батыр итеп сөйләү. «Кешеләр яратмас», «теге кеше-нең күңеленә хуш килмәс», «дөресен әйтсәм, күңеленә авыр ки-лер» кебек сәбәпләр белән күпләр дөрес сөйләүдән тартыналар. Бу нәрсә шәригать каршында – ап-ачык хыянәттер.
4. Вазифаны белү. Һәрбер кеше үзенең дини һәм дөньяви ва-зифаларын үзе яхшы белергә тиеш.
5. Хакыйкатьне күрү. Эшләрнең исеменә карап түгел, ә җисе-менә карап бәя бирелергә тиеш.
6. Эшне вакытында башкару. Бүгенге эшне иртәгә калдырмау – дөнья көтүнең мөһим бер шарты. Бер эшнең үз вакытында баш-карылмауы аның бөтенләй эшләнми калуына сәбәп булырга мөм-кин.
7. Үз сүзеңдә нык тору. Һәртөрле киртәләр булуга карамас-тан, үзеңнең дөрес дип белгән фикереңдә нык тору.
8. Үзеңә ышану. Һәрнәрсәне, башкалардан көтмичә, үзең бул-дыру.
9. Гыйффәтле булу. Кешеләрне фәрештәләр дәрәҗәсенә күтә-рә торган нәрсә – гыйффәтле булу, хайваннардан да түбәнрәк дәрә-җәгә төшерә торган нәрсә гыйффәтсезлектер.
10. Аек акыл белән фикер йөртү. Бу сыйфат кешеләрнең акыллары камил булуга бер дәлил.
Әйе, хак мөселман яхшы холыклы, тыйнак һәм йомшак сүзле була. Ул Исламның үгет-нәсыйхәтләре җитәкчелегендә һәм Пәй-гамбәребездән үрнәк алып, изге гамәлләр кыла.
إِنَّ مِنْ أَحَبِّكُمْ إِلَيَّ وَ أَقْرَبِكُمْ مِنِّي مَجْلِسًا يَوْمَ الْقِيَامَةِ أَحْسَنُكُمْ أَخْلاَقًا، وَ إِنَّ أَبْعَضَكُمْ إِلَيَّ وَ أَبْعَدَكُمْ مِنِّي يَوْمَ الْقِيَامَةِ الثَّرْثَارُونَ وَ الْمُتَشَدِّقُونَ وَ الْمُتَفَيْهِقُونَ. قَالُوا: يَا رَسُولَ اللهِ، قَدْ عَلِمْنَا الثَّرْثَارُونَ وَ الْمُتَشَدِّقُونَ، فَمَا الْمُتَفَيْهِقُونَ؟ قَالَ: الْمُتَكَبِّرُونَ .
«Сезнең арагыздан миңа иң сөеклеләрегез һәм Кыямәт кө-нендә миңа иң якын булучыларыгыз – күркәм холыкка ия булу-чыларыгыз. Ә инде арагызда иң нәфрәтле һәм Кыямәт көнендә миннән ерак булучыларыгыз – буш сүз сөйләүчеләрегез һәм акыл сатучыларыгыз». Кешеләр сораганнар: «Әй, Аллаһ Илчесе! Безгә «буш сүз сөйләүче»нең кем икәнлеге мәгълүм, ә менә «акыл сату-чы»ның кем икәнен белмибез». Ул: «Алар – тәкәбберләр», – дип җавап бирә.
Мөселман – изге Коръән Кәрим һәм Пәйгамбәрнең саф Сөн-нәте белән сугарылган шәхес. Шуңа күрә аны хәзерге җәмгыять-тәге кешеләрнең үзләре уйлап чыгарган законнары формалаштыр-ган шәхес белән чагыштырып та булмый.
Мөселман шәхесенең социаль аспектын барлыкка китерүче үзәк булып, аның тайпылышсыз рәвештә Аллаһы Тәгаләнең дини кануннарын үтәве тора. Бу, әлбәттә, аның җәмгыятьтәге тәртибенә һәм кешеләр белән үзара мөнәсәбәтенә дә кагыла.
Мөселман җәмгыятьтәге әдәп-әхлак тәртибе башлангычын нәкъ менә Исламның шушы дин гыйлеменең иң әһәмиятле ниге-зеннән ала да инде. Алар мөселманның бизәге булып хезмәт итә, һәм башка мөселманнар белән үзара мөнәсәбәтен какшамас нигез-ле итеп төзи.
أَفْضَلُ الْمُؤْمِنِينَ أَحْسَنُهُمْ خُلْقًَا .
«Мөэминнәрнең иң яхшысы – холкы күркәм булганы».
Рәсүлебез галәйһиссәләм күркәм холыкка шулкадәр зур бәя биргән, шулкадәр сөйгән, аның сүзләренә караганда Ислам дине иман китерү соңында күркәм холыктан гыйбарәт булып кала.
اَللَّهُمَّ كَمَا حَسَّنْتَ خَلْقِِي فَحَسِّنْ خُلُقِي .
«Ий, Раббым! Төзелешемне ничек күркәм итеп яраткан бул-саң, холкымны да шулай күркәм кыл».
مَا مِنْ شَيْءٍ يُوضَعُ فِي الْمِيزَانِ أَثْقَلَ مِنْ حُسْنِ الْخُلْقِ وَ أَنَّ
صَاحِبَ حُسْنِ الْخُلْقِ لَيَبْلُغُ بِهِ دَرَجَةَ صَاحِبِ الصَّوْمِ وَ الصَّلاَةِ .
«Кыямәт көнендәге үлчәүдә күркәм холык кебек авыр килгән изгелек булмас. Күркәм холык иясе, шул холкы белән ураза тоту-чылар һәм намаз укучылар дәрәҗәсенә ирешер».
إِذَا أَبْرَدْتُمْ لِى بَريِدًا فَابْعَثُوهُ حَسَنَ الْوَجْهِ وَحَسَنَ الاسْمِ .
«Әгәр миңа илче җибәрсәгез, күркәм йөзлесен һәм гүзәл исемлесен җибәрегез».
Ягъни, йөзе ачык һәм халык арасында исеменә тап төшмәгәне булсын.
Гел яхшы уйда булу
Гел яхшы уйда булу – күркәм гыйбадәт булып санала. Бигрәк тә Аллаһы Тәгалә хакында яхшы уйда булган кеше теләгәнен та-бар. Халыкка карата яман уйда булганнар күңел тынычлыгыннан ерак булырлар.
لاَ يَمُوتَنَّ أَحَدٌ مِنْكُمْ إِلاَّ وَ هُوَ يُحْسِنُ الظَّنَّ بِاللهِ تَعَالَى .
«Сезнең берегез дә Аллаһы Тәгалә хакында яхшы фикер йөрт-мичә үлмәсен».
إِذَا حَاكَ فِي نَفْسِكَ شَيْءٌ فَدَعْهُ .
«Әгәр күңелеңә начар уй килсә, аны күңелеңнән чыгарып ташла».
Адәм баласының күңеле хак эш белән шатлана, ялган эштән нәфрәтләнә. Ышаныч һәм тугрылыкны кәсеп иткән күңел хаксыз-лык һәм юньсезлектән иза, җәфа чигә. Шуңа күрә ул вөҗданына каршы булган, күңелен тырный торган эшләрдән, хәтта уй-фикер-ләрдән дә ерак тора.
Гаделлек
.وَاللهِ لَوْ أَنَّ فَاطِمَةَ بِنْتَ مُحَمَّدٍ سَرَقَتْ لَقَطَعْتُ يَدَهَا .
«Аллаһ белән ант итәм! Әгәр Мөхәммәт кызы Фатыйма угры-лык кылса, мин аның да кулын кистерер идем!»
Гаделлекнең иң югары мисалын менә шулай итеп кешеләргә Аллаһ Илчесе Мөхәммәт галәйһиссәләм күрсәткән. Менә шундый гаделлек белән Ислам җәмгыяте башкалардан аерылып тора да ин-де.
Аңлы һәм туры юлдан баручы мөселман үзенең фикер йөртү-ендә һәрвакыт гаделлеккә таяна, һәм беркайчан да дөреслектән тайпылмый. Чөнки дөреслек Ислам диненең дөньяга карашының асылы булып тора. Бу мәсьәләдә ул бернинди йомшаклык күрсәт-ми.
Ислам тарихыннан Ислам җәмгыятенең дөреслеккә, гаделлек-кә корылганлыгын күрсәтүче бик күп мисаллар китерергә мөмкин. Димәк, дөреслек мөселманның борынгыдан калган мирасы икән. Ул аның өчен изге нәрсә.
Тугрылык
.عَلَيْكُمْ بِالصِّدْقِ فَإِنَّهُ مَعَ الْبِرِّ وَ هُمَا فِي الْجَنَّةِ وَ إِيَّاكُمْ وَ الْكَذِبَ فَإِنَّهُ مَعَ الْفُجُورِ، وَ هُمَا فِي النَّارِ، وَ سَلُوا اللهَ الْيَقِينَ وَ الْمُعَافَاةَ فَإِنَّهُ لَمْ يُؤْتَ أَحَدٌ بَعْدَ الْيَقِينِ خَيْرًا مِنَ الْمُعَافَاةِ وَ لاَ تَحَاسَدُوا وَ لاَ تَبَاغَضُوا وَ لاَ تَقَاطَعُوا وَ لاَ تَدَابَرُوا وَ كُونُوا عِبَادَ اللهِ إِخْوَانًا كَمَا أَمَرَكُمُ اللهُ .
«Тугры булыгыз, чөнки ул игелек белән бергә йөри, һәм алар-ның икесе дә җәннәттә була. Ялганнан сакланыгыз, чөнки ул яман-лык белән бергә йөри, һәм аларның икесе дә җәһәннәмдә була. Ал-лаһы Тәгаләдән иманыгызның шикләнмәслек булуын һәм сәла-мәтлек сорагыз, чөнки иман соңында сәламәтлектән өстен нәрсә юк. Көнләшмәгез, ачуланышмагыз, бер-берегез белән араны өз-мәгез, бер-берегезгә арка белән борылмагыз, Аллаһының коллары булып, Аллаһы Тәгалә боерганча бер-берегезгә кардәш булыгыз».
Чын һәм эчкерсез мөселман үзенең тугрылыгы һәм эчкерсез-леге белән аерылып тора. Ул, кешеләр белән аралашканда, төрле авырлыклар һәм уңайсызлыклар белән очрашуга карамастан, хәй-ләләми, аңлашылмаган һәм ялган сүзләр сөйләми. Барыннан да бигрәк, тугрылык мөселман кешедән башкалар белән булган мөнә-сәбәтләрдә ялганчыларга хас икейөзлелектән сакланып яшәүне та-ләп итә.
Йөрәгенә Ислам тәрбиясе сеңгән чын мөселман үз вазифасы-на тугрылыклы һәм биргән вәгъдәләрен үтәүче була. Бу сыйфатлар аның җәмгыятьтәге урынын билгеләүче иң мөһим үзенчәлек булып тора. Бу үзенчәлек аны тагын да дәрәҗәлерәк итә. Мондый сый-фатка ия булу мөселманның хак динле булуын күрсәтә.
.اِسْتَقِمْ وَلْيَحْسُنْ خُلْقُكَ لِلنَّاسِ .
«Кулыңнан килгән кадәр тугрылыкта бул һәм кешеләр ара-сында холкың да күркәм булсын».
.شَيَّبَتْنِي هُودٌ وَ أَخَوَاتُهَا .
«Мине Коръәндәге «Һүд» һәм шуның кебек сүрәләр агартты».
Рәсүлебез галәйһиссәләм: «Минем сакалымны «Һүд» сүрә-сендәге «فَاسْتَقِمْ كَمَا اُمِرْتَ» «...ничек боерылдың, шулай нык, тугры тор» дигән аять агартты», – дигән. Ул үзенең бу сүзе белән гый-бадәттә дә, мөгамәләдә дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан боерылган рәвештә генә эш кылуның никадәр авыр булуын бәян итә. Исти-камәт – Аллаһы Тәгалә боерган рәвештә генә тору дигән сүз. Һәр эштә, һәр сүздә, шундый истикамәттә булу, әлбәттә, авыр эш.
.قُلْ ءَامَنْتُ بِاللهِ ثُمَّ اسْتَقِمْ .
«Аллаһыга иман китер дә, шул иманыңа тугрылыклы бул».
Дөнья-ахирәт рәхәтен җыйган Ислам дине шул ике сүздән гыйбарәт. Истикамәтле кеше Аллаһы Тәгаләнең боерган нәрсәлә-рен, һәрбер хак эшне, һәрбер тугры кешене сөяр, һәрбер тугры ке-ше дә аны сөяр, аның һәр сүзе, һәр эше хаклык һәм тугрылык бу-лыр. Тугрылыкта туар, тугрылыкта үләр. Истикамәтнең нинди дә-рәҗәдә икәнен белү өчен «Фатиха» сүрәсенең бишенче аятеннән алып ахырынача укы.
.أَحَبُّ الْحَديثِ إِلَيَّ أَصْدَقُهُ .
«Сүзләрнең миңа иң сөеклесе – тугры сүз».
Тугры булмаган, ялган сүзләрдән телне тыярга кирәк.
.إِنِّي لَأَمْزَحُ وَ لاَ أَقُولُ إِلاَّ حَقًّا .
«Мин дә шаярам, ләкин мин шаярып, көлеп сөйләгән вакы-тымда да гел хак сүзне генә сөйлим».
Рәсүлебезнең бу фәрманы турыдан-туры үзеннән уйлап чы-гарып җыен тузга язмаган мәзәкләр сөйләп йөрүчеләргә кагыла. Дөньяда бөтенләй булмаган нәрсәләрне булды, яки бар дип язучы шагыйрьләр, халык алдында чыгыш ясаучы артистлар да шулар исәбенә керәләр.
Оят-хәяле булу
.مَا كَانَ الْفُحْشُ فِي شَيْءٍ قََطُّ إِلاَّ شَانَهُ وَ لاَ كَانَ الْحَيَاءُ فِي شَيْءٍ قَطُّ إِلاَّ زَانَهُ .
«Әгәр бер нәрсәдә бозыклык булса, шул бозыклык ул нәрсәне хур кылыр, кемдә хәя (оялчанлык) булса, шул хәя ул кешене зин-нәтле кылыр».
Кешеләрдән оялмаган кеше Аллаһыдан да оялмас. «Алла-һыдан оялмаганны синнән оялып тораммы», дигән сүз дөрес сүз түгел, чөнки кешеләрдән оялмаган кеше Аллаһыдан да оялмаган булыр.
.إِنَّ مِمَّا أَدْرَكَ النَّاسُ مِنْ كَلامِ النُّبُوَّةِ الْأُولَى إِذَا لَمْ تَسْتَحِ فَاصْنَعْ مَا شِئْتَ .
«Кешеләргә иң беренче пәйгамбәрлектән ирешкән бер сүз бар: әгәр оялмасаң, теләгәнеңне эшлә».
.اَلْحَيَاءُ خَيْرٌ كُلُّهُ .
«Оялчанлыкның барысы да яхшы».
Оялу кирәк Аллаһыдан, кирәк үзеңнән, кирәк халыктан бул-сын, барысы да яхшы. Оялу исемендә булган нәрсәнең яхшы бул-маганы юк. Дөрес, оялуның дәрәҗәләре күп төрле. Шулай да, ях-шы булмаганы юк.
.اَلْحَيَاءُ وَ الْعِيُّ شُعْبَتَانِ مِنَ الْإِيمَانِ وَ الْبَذَاءُ وَ الْبَيَانُ شُعْبَتَانِ مِنَ النِّفَاقِ .
«Оялу белән тик тору – иманнан булган ике ботак. Яман сүз һәм вәгазьдә һәркемне үзенә карату өчен сүзне оста сөйләү мона-фыйклыктан булган ике ботак».
Йомшаклык
.مَا كَانَ الرِّفْقُ فِي شَيْءٍ إِلاَّ زَانه وَ لاَ نُزِعَ مِنْ شَيْءٍ إِلاَّ شَانَهُ .
«Нәрсәдә йомшаклык булса, ул йомшаклык аны зиннәтле кы-лыр, бу сыйфатның бер нәрсәдән китүе, аны хур кылыр».
. إِنَّ اللهَ يُحِبُّ الرِّفْقَ في الْأَمْرِ كُلِّهِ .
«Аллаһы Тәгалә һәр эштә йомшаклыкны сөя».
.إِنَّ هَذَا الدِّينَ مَتِينٌ فَأوغلُوا فِيهِ بِرِفْقٍ .
«Бу дин нык нигезгә бина кылынган. Аның эчендә йомшак-лык белән йөрегез».
Ягъни, Ислам дине ул нык дин, аны катылык белән алып ба-рып булмый, йомшак булырга кирәк. Без бу дин үзәрендә йом-шаклык белән йөргән саен аның рәхмәт-мәрхәмәт нурлары дөньяга тизрәк таралыр.
.أَلاَ أُخْبِرُكُمْ بِمَنْ تُحْرَمُ عَلَيْهِ النَّارُ غَدًا عَلَى كُلِّ هَيِّنٍ لَيِّنٍ قَرِيبٍ سَهْلٍ .
«Сезгә нинди кешеләргә җәһәннәм уты хәрам булуын хәбәр итимме? – Ул табигате каты булмаган, мөлаем, йомшак күңелле, халыкка якын булган, эшләрне авырайтмаган, җиңел табигатьле ке-шедер».
Һәр игелек – садака
.كُلُّ سُلامَى مِنَ النَّاسِ صَدَقَةٌ كُلَّ يَوْمٍ تَطْلعُ فِيهِ الشَّمْسُ تَعْدِلُ بَيْنَ اثْنَيْنِ صَدَقَةٌ، وَ تُعِينُ الرَّجُلَ فِي دَابَّتِهِ فَتَحْمِلُهُ عَلَيْهَا، أَوْ تَرْفَعُ لَهُ عَلَيْهَا مَتَاعَهُ صَدَقَةٌ، وَ الْكَلِمَةُ الطَّيِّبَةُ صَدَقَةٌ، وَ بِكُلِّ خَطْوَةٍ تَمْشِيهَا إِلَى الصَّلاَةِ صَدَقَةٌ، وَ تُمِيطُ الْأَذْىَ عَنِ الطَّرِيقِ صَدَقَةٌ .
«Әгәр ачуланышкан ике кешене дуслаштырсаң, бу эшең сиңа садака булыр, әгәр кешегә атланып утырырга яки йөген куярга яр-дәм итсәң, бу эшең дә садака булыр. Һәр яхшы сүз – садака; гый-бадәт кылу юлында ясаган һәр адымың – садака; юлдан башка-ларга зыян китерерлек нәрсәләрне алып ташлавың да синең өчен садака була».
Ислам күрсәтмәләре нигезендә тәрбияләнгән мөселман кеше башкаларга файда гына китерергә, ә зыян китерергә мөмкин булган һәрнәрсәдән үзен сакларга тырыша. Чөнки ул яхшылыкның фәкать уңышка гына китерәчәген яхшы белә.
Аллаһыдан куркучы мөселманга рәхмәт ишекләре һәрвакыт ачык. Һәм ул бу ишекләргә Аллаһының мәрхәмәтенә ирешү һәм Аның юмарт бүләгенә лаек булу өчен керергә омтыла.
.عَلَى كُلِّ مُسْلِمٍ صَدَقَةٌ، قَالُوا: فَإِنْ لَمْ يَجِدْ؟ قَالَ: يَعْمَلُ بِيَدِهِ فَيَنْفَعُ نَفْسَهُ وَ يَتَصَدَّقُ، قَالُوا: فَإِنْ لَمْ يَسْتَطِعْ؟ قَالَ: فَيُعِينُ ذَا الْحَاجَةِ الْمَلْهُوفِ، قَالُوا: فَإِنْ لَمْ يَفْعَلْ؟ قَالَ: فَيَأْمُرُ بِالْمَعْرُوفِ أَوِ الْخَيْرِ قَالُوا: فَإِنْ لَمْ يَفْعَلْ؟ قَالَ: فَيُمْسِكُ عَنِ الشَّرِّ فَإِنَّهُ لَهُ صَدَقَةٌ .
«Һәр мөселман садака бирергә тиеш». Кешеләр: «Әй, Алла-һының Илчесе! Әгәр аның садака бирергә бернәрсәсе дә булмаса?» – дип сораганнар. Рәсүлүллаһ: «Аның үз куллары белән эшләп, үзенә файда китерүе аңа садака булыр», – дип җавап биргән. Кеше-ләр сораган: «Әй, Аллаһының Илчесе! Әгәр ул моны эшли алма-са?» Ул: «Башка кешеләрдә рөхсәт ителгән һәм игелек китерә тор-ган эшләргә теләк уятсын» – дигән. Кешеләр сораган: «Әгәр ул мо-ны да эшли алмаса?» Рәсүлебез: «Начарлык эшләүдән тыелсын, бу да аңа садака булып язылыр», – дип җавап биргән.
.كُلُّ مَعْرُوفٍ صَدَقَةٌ .
«Шәригать тарафыннан хупланган теге яки бу эшне башкару садака була».
.أَلاَ أُخْبِرُكُمْ بِخَيْرِكُمْ مِنْ شَرِّكُمْ؟ فَسَكَتَ الْقَوْمُ فَأَعَادَهَا ثَلاَثَ مَرَّاتٍ، فَقَالَ رَجُلٌ مِنَ الْقَوْمِ بَلَى يَا رَسُولَ الله،ِ قَالَ: خَيْرُكُمْ مَنْ يُرْجَى خَيْرُهُ وَ يُؤْمَنُ شَرُّهُ، وَشَرُّكُمْ مَنْ لاَ يُرْجَى خَيْرُهُ وَ لاَ يُؤْمَنُ شَرُّهُ .
Бервакыт Пәйгамбәребез юл буенда утыручылардан: «Сезнең арагыздагы яхшы кешеләр начарлардан нәрсә белән аерылуын хә-бәр итимме?» – дип сораган. Алар: «Әйе, Аллаһының Илчесе» – җавап биргәннәр. Ул әйткән: «Башкаларга яхшылык эшләүче, явызлык кылмаучы кеше – иң яхшыгыз; ә начарыгыз шул кеше, ан-нан яхшылык өмет ителсә дә, явызлыгыннан имин булмыйсың».
Күп кешеләр үзләрен яхшыга санап, башкаларга шөбһә күзе белән карасалар да, яхшы кешеләр белән яман кешеләрне аеру өчен Рәсүлүллаһ тарафыннан сөйләнгән бу хәдистә дөрес үлчәү куелган. Үзенең яхшы кешеләрдәнме яки яман кешеләрдәнме икәнлеген беләсе килгән һәр кеше үзен үз үлчәве белән түгел, бәл-ки Рәсүлүллаһ биргән үлчәү белән үлчәргә тиеш.
Дөнья гомере кешеләр белән кычкырышып, дошманлык һәм көнчелек итеп торырлык дәрәҗәдә озын булмаса да, күпләребезнең гомерләре шундый мәгънәсез нәрсәләр белән үткәнлеге мәгълүм. Дөньяның бөтен хәле хыял һәм өметләрдән гыйбарәт, аңсыз берәр төрле максат мәйданга чыкса, ул нәрсә дә мәңгелек түгел, бәлки бүген яки иртәгә кулдан китә торган нәрсә. Хәл шушы рәвештә була торып, бер-берсе белән бозылышып, бер-берсе хакында начар уйда булган кешеләр – бәхетсезләр.
.لَقَدْ رَأَيْتُ رَجُلاً يَتَقَلَّبُ فِي الْجَنَّةِ فِي شَجَرَةٍ قَطَعَهَا مِنْ ظهْرِ الطَّرِيقِ، كَانَتْ تُؤْذِي النَّاسَ .
«Мин җәннәттә, мөселманарга йөрү өчен комачаулый торган агачны юлдан алып куйганы өчен төрле рәхәтлекләрдә ләззәтләнү-че кешене күрдем».
Шулай итеп, мөселманнарга зыян китерердәй нәрсәләрне чит-кә алып кую игелек эшләүнең икенче төре булып тора. Бу төр иге-лекне эшләүчеләр Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатенә, бүләгенә һәм мәрхәмәтенә лаек булачаклар.
Достарыңызбен бөлісу: |