Нурислам Ибраһим Рухи тәрбия


! ذَلِكَ كَفَّرَةُ أَيْمَانِكُمْ إِذَا حَلَفْتُمْ ! «Менә шул нәрсәләр антлары-гызны бозган өчен кәффәрат булып торалар»



бет13/19
Дата18.07.2016
өлшемі1.83 Mb.
#207291
1   ...   9   10   11   12   13   14   15   16   ...   19

! ذَلِكَ كَفَّرَةُ أَيْمَانِكُمْ إِذَا حَلَفْتُمْ ! «Менә шул нәрсәләр антлары-гызны бозган өчен кәффәрат булып торалар».


!وَ احْفَظُوا أَيْمَانَكُمْ!


«Антларыгызны үтәгез», – ди Аллаһы Тәгалә әлеге аятьнең дәвамында, ягъни, әгәр без Аллаһының исеме белән ант итәр бул-сак, юк-бар һәм буш, аннан да бигрәк, гөнаһлы эшләргә ант итәргә тиеш түгел.

! وَ لاَ تَجْعَلُوا اللهَ عُرْضَةً لِأَيْمَانِكُُمْ أَنْ تَبَرُّوا وَ تَتَّقُوا وَ تُصْلِحُوا بَيْنَ النَّاسِ !

«Валлаһи, игелекләр кылмыйм, тәкъва булмыйм һәм кешеләр арасын төзәтмим», – дип игелекле эшләрне эшләмәслеккә Аллаһы-ның исеме белән ант итмәгез», – ди Аллаһы Тәгалә Бәкарә сүрәсе-нең 224-нче аятендә

Рәсүлебез, үзенең хәдисләрендә хәтта, яхшы эшләргә булса да, ант итүдән сакланыгыз, дип кисәткән. Чөнки, адәм баласы күп вакытта бер эшкә ант итә дә аны шунда ук исеннән чыгара. Әгәр без берәр эшкә ант итәргә мәҗбүр булганбыз икән, ул антны үтәр-гә кирәк.

.اَلْيَمِينُ عَلَى نِيَّةِ الْمُسْتَحْلِفِ .

«Ант итү ант иттерүченең нияте белән була».

Ягъни, әгәр берәү икенчесеннән бүген ашамадым дигән сүзең дөрес булса ант ит дисә, бу кеше «бүген хөрмә ашамадым» дип хөрмә ашамавын гына ният итеп ант итсә дә анты хөрмә өчен генә булмый, ә ант иттерүче кешенең нияте белән булып, бу кеше шул көнне нәрсә булса да ашаган булса, ул ант бозучы булып санала.

.إِنَّ اللهَ يَنْهَاكُمْ أَنْ تَحْلُفُوا بِآبَائِكُمْ .

«Аллаһы Тәгалә сезне аталарыгыз белән ант итүдән тыя».

Әгәр ант итәргә кирәк булса, Аллаһының исеме белән ант итәргә кирәк.

.إِيَّاكُمْ وَ كَثْرَةَ الْحَلْفِ فِي الْبَيْعِ فَإِنَّهُ يُنَفِّقُ ثُمَّ يَمْحَقُ .

«Сатуда күп ант итүдән сакланыгыз. Чөнки бу эш башта күп-медер файда китерсә дә, соңыннан малыгызны бөтенләй бетерер».

.كُلُّ يَمِينٍ يُحْلَفُ بِهَا دُونَ اللهِ شِرْكٌ .

«Аллаһыдан башка нәрсә белән әйтелгән һәрбер ант Аллаһы-га тиңдәш тоту була».

.خَمْسٌ لَيْسَ لَهُنَّ كَفَّارَةٌ الشِّرْكُ بِاللهِ وَ قَتْلُ النَّفْسِ بِغَيْرِ حَقٍّ وَ بُهْتُ



الْمُؤْمِنِ وَ الْفِرَارُ مِنَ الزَّحْفِ وَ يَمِينٌ صَابِرَةٌ يَقْتَطِعُ بِهَا مَالاً بِغَيْرِ حَقٍّ .

«Биш нәрсәнең кәффәрате юк: 1) Аллаһыга тиңдәш тоту; 2) шәригать буенча үтерергә хөкем ителмәгән кешене үтерү; 3) мөэ-мин кешегә яла ягу; 4) сугыштан качу; 5) ялганга ант итү, ул ант аркасында берәүнең тиешсезлек белән малын алу».



Өйдә ялгыз куну

.نَهَى عَنِ الْوَحْدَةِ: أَنْ يَبِيتَ الرَّجُلُ وَحْدَهُ .

«Рәсүлебез өйдә ялгыз берүзең кунудан тыйган».

Арабызда җенләнү исемендәге хастаны күбрәк ялгыз ятучы-ларда табабыз, аннан тыш ялгыз яту тынычсызлыкка, тынычсыз-лык үз чиратында хастага сәбәп була.



Ширек кылу

. إِنَّ الرُّقى وَالتَّمَائِمَ وَ التِّوَلَةَ شِرْكٌ .

«Мәгънәсе булмаган яки мәгънәсе аңланмаган сүзләр белән сыгыну (бездә бөти диләр), күз тимәсен, шуның өчен, моның өчен дип, теләсә нәрсәләр асып, бәйләп куюлар һәм ирләр каршында сөекле булу уе белән хатыннар тарафыннан шундый нәрсәләр яса-тулар барысы да ширек булалар».

.اَلشَّهْوَةُ الْخَفِيَّةُ وَ الرِّيَاءُ شِرْكٌ .

«Яшерен ләззәт белән рия ширектер».

Яшерен ләззәт дип ниндидер бер дөньяви максатларны күз ал-дында тотып гыйбадәт кылуга әйтелә. Рия дип гыйбадәтне һәм башка эшләрне кешеләргә күрсәтү өчен кылуга әйтелә. Хәдиснең мәгънәсе шул: әгәр гыйбадәт кылудан булган максатыгыз нинди дә булса дөньяви максатка ирешү, яки кеше күзенә яхшы күренү өчен булса, бу нәрсә Аллаһы Тәгаләгә тиңдәш тоту белән бәрабәр була.



Бидгатьче булма

.مَنْ أَحْدَثَ فِي أَمْرِنَا هَذَا مَا لَيْسَ منْهُ فَهُوَ رَدٌّ .

«Әгәр бер кеше Коръәндә һәм хәдистә булмаган нәрсәне дин хөкемнәре арасына кертсә, ул тотылмас, ташланыр».

Ягъни, дингә Коръән белән хәдистә бәян кылынмаган һәртөр-ле чуп-чарны арттыру бидгатьнең яманыдыр.



Аллаһыны ачуландырма

.مَنْ أَرْضَى النَّاسَ بِسَخَطِ اللهِ وَكَلَهُ اللهُ إِلَى النَّاسِ،



وَ مَنْ أَسْخَطَ النَّاسَ برِضَاءِ اللهِ كَفَاهُ اللهُ مُؤُنَةَ النَّاسِ .

«Әгәр бер кеше башкаларны үзеннән риза кылыр өчен Алла-һының ачуына сәбәп була торган берәр эшне кылса, Аллаһы Тәга-лә ул кешене кешеләр кулына тапшырыр, ягъни һәрвакыт аларга мохтаҗ булыр. Әгәр Аллаһының ризалыгын табу өчен кешеләрне ачуландырса, Аллаһы Тәгалә ул кешене кешеләрнең җәфасыннан азат кылыр».



Ак төкләр
.نَهَى عَنْ نَتْفِ الشَّيْبِ .

«Рәсүлебез галәйһиссәләм картлык билгесе булган ак төк-ләрне йолкудан тыйган».



Чирләр
.إِذَا سَمِعْتُمْ بِالطَّاعُونِ بِأَرْضٍ فَلاَ تَدْخُلُوا عَلَيْهِ وَإِذَا وَقَعَ وَأَنْتُمْ بِأَرْضٍ فَلاَ تَخْرُجُوا فِرَارًا مِنْهُ .

«Әгәр бер җирдә чума авыруы барын ишетсәгез, анда кер-мәгез. Әгәр ул авыру сез торган җирдә килеп чыкса, ул җирдән чыкмагыз, качмагыз».

Тагун – чума исемле йогышлы бер авырудыр. Хәзерге вакыт-та йогышлы авырулар өчен һәртөрле чаралар табылган булса да, шул чараларның иң яхшысы ошбу хәдистә әйтелгәнчә, сәламәтләр белән авыруларны бергә катыштырмау һәм мөмкин кадәр аерып тотудыр. Тән вә киемнәр, урын вә һаваның пакь һәм саф тотылуы да чир таралмасын өчен файдалы нәрсәләрдер.

Йогышлы авырулардан саклану һәм медицина кагыйдәләре белән гамәл итү тиеш икәнлеккә ошбу хәдис шәриф ачык дәлил булып тора.

.اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِن الْبَرَصِ وَ الْجُنُونِ وَ الْجُذَامِ وَ مِنْ سَيْءِ الْأَسْقَامِ .

«Ий, Раббым! Ала тән, җүләрлек, мескенлек, дәхи башка төр-ле начар авыруларның барысыннан да Сиңа сыенам».

Бу авыруларның барысыннан да сакланырга кирәк.

.عِبَادَ اللهِ، تَدَاوَوْا فَإِنَّ اللهَ لَمْ يَضَعْ دَاءً إِلاَّ وَضَعَ لَهُ دَوَاءً إِلاَّ دَاءً وَاحِدًا الْهَرَمَ .

«Әй, Аллаһының коллары! Дәваланыгыз, чөнки Аллаһы Тәга-лә һәрбер авыру өчен дәва яраткан. Мәгәр бер авыруга дару юк, ул авыру – картлык».

Авыруларның һәрберсе өчен Аллаһы Тәгалә бер дару ясаган, шул даруны үз авыруына карап кулланырга гына кирәк. Инде нин-ди дару нинди авыруга тиешле икәнен белү өчен гыйлем кирәк, ул гыйлемне «тыйб гыйлеме» (медицина) диләр. Бу хәдис белән гамәл кылу өчен тыйб гыйлемен өйрәнү тиеш була.

Бүгенге көндә кайбер чирләрнең дәвасы булмаса, ул бары гыйлем җитешмәгәннән генәдер. Гыйлем арта-арта бәлки, килә-чәктә аларның да дәваларын табарлар. Рәсүлүллаһның хәбәре дө-рес булуына иманыбыз камил.

«Дәва Аллаһы Тәгаләнең тәкъдирен үзгәртәмени?» – дип со-раган кешеләргә Рәсүлүллаһ: «Дәвалау үзе дә Аллаһының тәкъди-ре», – дип җавап биргән.

.اَلْفَارُّ مِنَ الطَّاعُونِ كَالْفَارِّ مِنَ الزَّحْفِ وَ الصَّابِرُ فِيهِ كَالصَّابِرِ فِي الزَّحْفِ .

«Чума авыруы таралган җирдән качучы кеше сугыштан качу-чы кеше кебек. Шул җирдә сабыр итеп торучы кеше, сугыш сафын-да сабыр итеп дошманга каршы сугышчы кеше кебек».

.لَقِّنُوا مَوْتَاكُمْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ .

«Үлем алдында булган кардәшләрегезнең колагына «лә иләһә илләллаһ» дигән сүзне әйтеп торыгыз».

.لاَ تُحِدُّوا النَّظَرَ إِلَى الْمَجْذُومِينَ .

«Ала тән зәхмәте белән авыручы кешегә текәлеп карамагыз».

Чөнки, ул: «Мине хурлап карыйлар», – дип сезнең белән дош-манлашуга, яки үзегез аннан куркып борчылуга сәбәп булырга мөмкин.

.دَاوُوا مَرْضَاكُمْ بِالصَّدَقَةِ .

«Авыруларыгызны садака белән дәвалагыз».

Авыруларны дарулар белән дәвалау турысында килгән хәдис-ләр бик күп. Әмма бу хәдис садака белән фәкыйрьләрнең изге догаларын алыгыз дип авыруның сәламәтләнүен бер фәкыйрьнең хәтерен табуга баглаган. Моның мәгънәсен икенче төрле дә аң-ларга мөмкин. Ашарына булмаган кеше чын авыру. Ачлык авыру-ының дәвасы ашаудыр. Инде бу хәдистә чирләрегезне дигән сүз ачлык авыруы белән авыру булганнарыгызны дигән сүз булса, са-дака ачлык хасталыгына дару була торган ашамлыкны, яки ашам-лыкны ала торган акчаны бирү булыр да, хәдиснең мәгънәсе: ач кешеләргә садакадан ашамлык бирегез, була.

Авыруларыгызны садака белән дәвалагыз дию саранлык чире белән авыручыларга да кагыла. Ягъни, саранлык чиреннән садака биреп сәламәтләнегез димәк.

.لاَ تُكْرِهُوا مَرْضَاكُمْ عَلَى الطَّعَامِ وَ الشَّرَابِ فَإِنَّ اللهَ يُطْعِمُهُمْ وَ يَسْقِيهِمْ .

«Авыруларыгызны ашарга, эчәргә көчләмәгез, чөнки аларны Аллаһы Тәгалә Үзе ашата һәм эчертә».

.مَنْ تَطَبَّبَ وَ لَمْ يُعْلَمْ مِنْهُ طِبٌّ فَهُوَ ضَامنٌ .

«Әгәр бер кеше табиблык гыйлемен белмичә торып табиблык кылса, ул килгән зарарны тулысы белән түли».

Әгәр шундый табибның дәвасыннан берәү үлсә, шәригатебез-дә ул кешенең йолымын шул табибтан түләтәләр.


Зарар, авырлык китермә
.مَنْ ضَارَّ ضَارَّ اللهُ بِهِ وَ مَنْ شَاقَّ شَاقَّ اللهُ عَلَيْهِ .

«Әгәр бер кеше икенче кешегә зарар китерсә, Аллаһы Тәгалә ул кешенең үзенә дә зарар китерер. Әгәр бер кеше икенче кешегә авырлык китерсә, Аллаһы Тәгалә ул кешенең үзенә дә авырлык ки-терер».

.لاَ ضَرَرَ وَ لاَ ضِرَارَ .

«Үзеңә дә, башкаларга да зарар китермә».


Күп көлү

.اِتَّقِ الْمَحَارِمَ تَكُنْ أَعْبَدَ النَّاسِ وَارْضَ بِمَا قَسَمَ اللهُ لَكَ تَكُنْ أَغْنَى النَّاسِ وَأَحْسِنْ إِلىَ جَارِكَ تَكُنْ مُؤْمِنًا وَأَحِبَّ لِلنَّاسِ مَا تُحِبُّ لِنَفْسِكَ تَكُنْ مُسْلِمًا وَلاَ تُكْثِرْ مِنَ الضَّحِكِ فَإِنَّ كَثْرَةَ الضَّحِكِ تُمِيتُ الْقَلْبَ .

«Аллаһы Тәгалә хәрам кылган нәрсәләрдән саклан, аларны эшләмә – Аллаһының гүзәл колы булырсың, Аллаһы Тәгалә бир-гән өлешкә риза, канәгать бул – бай булырсың, күршең белән ях-шы мөгамәләдә бул – камил мөэмин булырсың, үзең өчен нәрсәне сөясең, шуның башкаларда да булуын сөй – камил мөселман бу-лырсың. Күп көләргә гадәтләнмә, чөнки күп көлү күңелне үтерә».

Мәгърифәт, хикмәт нуры белән зиннәтләнгән затларның кыч-кырып көлүе һичбер вакытта күрелмәгән, чөнки дөньяда көлдерә торган һичбер нәрсә юк. Кешеләр кычкырып көлүдән һәм күңел-ләрне үтерә торган барча нәрсәләрдән сакланырга тиеш.



Кешеләрне көлдерү

.وَيْلٌ لِلَّذِي يُحَدِّثُ فَيَكْذِبُ لِيُضْحِكَ بِهِ الْقَوْمَ وَيْلٌ لَهُ وَيْلٌ لَهُ .

«Кешеләрне көлдерү өчен сүз сөйләүче һәм шунда ялганны да катыштыручы кешегә ни үкенеч».

.لا أُحبُّ أَنِّي حَكَيْتُ إِنْسَانًا وَ أَنَّ لِي كَذَا وَ كَذَا .

«Мин кешене шулай-болай дип башкага әйткәнен сөймим».

Ягъни, әгәр бер кешенең телендә берәр гаеп бар икән, аның кебек булып сөйләшү, аның кебек булып йөрү, килешләрен китерү кебек кыланышлар бер дә яраклы эшләрдән түгел.


Вакытны сүгү
.قَالَ اللهُ تَعَالَى: يُؤْذِينِي ابْنُ آدَمَ يَقُولُ يَا خَيْبَةَ الدَّهْرِ فَلاَ يَقُولَنَّ أَحَدُكُمْ يَا خَيْبَةَ الدَّهْرِ فَإِنِّي أَنَا الدَّهْرُ أُقَلِّبُ لَيْلَهُ وَ نَهَارَهُ فَإِذَا شِئْتُ قَبَضْتُهُمَا .

«Аллаһы Тәгалә әйткән: «Адәм баласы «заман бозылды» дип әйтүе белән Мине рәнҗетә. Сезнең берегез дә «заман бозылды» ди-мәсен. Чөнки Мин Үзем заман (ягъни заманны барлыкка китерүче). Мин шул заманның кичен дә, көндезен дә әйләндерәм, әгәр телә-сәм аларны туктатам да».

Безнең халык авызыннан әүвәл замандагылар яхшы булган, хәзер заман бозылды, замана ахыры җиткән булса кирәк, фәлән-тө-гән дип зарлануларын күп ишетергә туры килә. Халыкның азып-тузып бозылуына замана, вакыт түгел, ә үзләре гаепле.

Кайгы-хәсрәт
.اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْهَمِّ وَ الْحُزْنِ وَ الْعَجْزِ

وَ الْكَسَلِ وَ الْبُخْلِ وَ الْجُبْنِ وَ ضَلَعِ الدَّيْنِ وَ غَلَبَةِ الرِّجَالِ .

«Ий, Раббым! Киләчәктә килү ихтималы булган һәм баштан үткән кайгы-хәсрәттән, гаҗизлектән, ялкаулыктан, куркаклыктан, бурыч авырлыгы һәм башкалар тарафыннан җиңелүдән Сиңа сые-нам».

.أَنَا بَرِيءٌ مِمَّنْ خَلَقَ وَ سَلَقَ وَ خَرَقَ .

«Мин берәр кайгы килү сәбәпле чәчләрен йолкыган, тавыш күтәреп елап йөргән һәм өс-башын ерткан кешеләрдән бизәм».

.لَعَنَ اللهُ الْخَامِشَةَ وَجْهَهَا وَ الشَّاقَّةَ جَيْبَهَا وَ الدَّاعِيَةَ بِالْوَيْلِ وَ الثَّبُورِ .

«Кайгы вакытында үзен тырнаклары белән тырнаучыга, яка-ларын ертучыга, кайгы вакытында үзенә һәлаклек сораучыга Алла-һы Тәгаләнең ләгънәте булсын».

Башына берәр кайгы төшкән кеше: «Без үзебез дә, әһлебез дә, һәм барча малыбыз да Аллаһы Тәгаләнеке һәм Аның хозурына кайтачакбыз. Ий, Аллаһ! Мин бу кайгым бәрабәренә булачак са-вапка өметләнәм, сабыр итүем бәрабәренә миңа савап бир, шушы кайгымны яхшылыкка әйләндер!» – дип әйтсен.

Адәм баласы өчен кайгылар бик авыр һәм уңайсыз нәрсәләр, шулай булса да, һәр авырлыкта бер җиңеллек, бертөрле файда бул-ганлыктан кайгылар да файдасыз түгел. Кайгы күрү сәбәпле адәм балаларының холыклары төзәлә, күңелләре яхшылана, акыллары арта. Кайгылар ничаклы зур булса булсыннар, куркынычлар ника-дәр тоташ килеп торса да торсыннар, шуларга каршы бәндәнең ва-зифасы язмышын сүгү һәм өметсез булу түгел, бәлки «бу эшләр минем өчен хәерле булсын», – дип дога кылу һәм Аллаһы Тәгалә-нең рәхмәт вә мәрхәмәтен, савап вә хәерен өмет итү тиешле.

.مَنْ يَسْتَعْفِفْ يُعِفَّهُ اللهُ، وَ مَنْ يَسْتَغْنِ يُغْنِهِ اللهُ، وَ مَنْ يَتَصَبَّرْ

يُصَبِّرْهُ اللهُ، وَمَا أُعْطِيَ أَحَدٌ عِطاَءً خَيْر وَ أَوْسَعَ مِنَ الصَّبْرِ .

«Үзен тыярга омтылучыны Аллаһ тотнаклы итәчәк; булганы-на риза булучыны башка кешеләргә үтенеч белән мөрәҗәгать итү-дән коткарачак; сабыр итүчегә Аллаһ сабырлык бирәчәк. Беркем-нең дә әле сабырлыктан яхшырак һәм юмартрак бүләк алганы бул-мады».

Чын мөселман тыйнак була. Ул булганы белән канәгать бу-лырга, башкаларга үтенеч белән мөрәҗәгать итмәскә, авырлыклар белән очрашса, сабыр итәргә, бөтен барлыгы белән хәер сораучы-лар хәленә төшмәскә тырыша.
Ике кеше арасына рөхсәтсез утыру
.نَهَى أَنْ يَجْلِسَ بَيْنَ الرَّجُلَيْنِ إِلاَّ بِإِذْنِهِمَا .

«Рәсүлебез галәйһиссәләм рөхсәтсез ике кеше арасына утыру-дан тыйган».



Зина белән гаепләү
.مَنْ قَذَفَ مَمْلُوكَهُ وَ هُوَ بَرِيءٌ مِمَّا قَالَ جُلِدَ يَوْمَ الْقِيَامَةِ حَدًّا إِلاَّ أَنْ يَكُونَ كَمَا قَالَ .

«Әгәр бер кеше үзенең кул астындагы хезмәтчесенә зинадан пакь була торып, зиначы дисә, бу кеше Кыямәт көнендә җәза кы-лыныр, мәгәр әйткән сүзе дөрес булса гына җәзадан котылыр».


Куркак булу
.شَرُّ مَا فِي رَجُلٍ شُحٌّ هَالِعٌ وَ جُبْنٌ خَالِعٌ .

«Кешедә була торган сыйфатларның иң яманы – шау-шу, ты-нычсызлык белән бергә булган саранлык һәм күңелне урыныннан кубара торган куркаклык».

Бу нәрсәләрнең бозык холык икәнлеге хакында дәлил ките-рергә хаҗәт юк, чөнки һәркемнең үз тәҗрибәсе белән мәгълүмдер. Сараннарның бер төре гомуми хаҗәтләр һәм хәерле эшләр өчен са-дака һәм ихсан бирүдә саран булсалар да, үзләре өчен акчаларын кызганмыйлар. Әмма икенче төр сараннар үзләре өчен дә, баш-калар өчен дә акча чыгарырга атлыгып тормыйлар. Боларның бө-тен эшләре һәрвакыт акча санап утыру, ничек кенә булса да бер сумны ике сум итү. Саранлыкның иң кабәхәте шул икенче төрдер. Чөнки беренче төр сараннар үзләреннән кызганмаулары сәбәпле базардан нәрсәләр алалар, һәм үз кирәкләре өчен булса да акча-ларын чыгаралар. Базар халкы бу мөгамәләдән азмы-күпме файда күрә. Әмма икенче төр сараннар печән өстендә яткан эт шикелле бар эшләре акчаны саклап тотудан гына гыйбарәт. Ләкин бу хәдис шәрифтәге саранлыкка бу ике төрнең һәр икесе дә керә.

Акыл яки шәригать буенча сөйләү һәм нинди дә булса берәр төрле хәрәкәт итү лязем булган урында авыз йомып калу һәм үзе-нең хакын таләп итмәү куркаклык була. Безнең куркак булуыбыз-ның сәбәбе яшь бала вакытларыбызда әдәп исеме белән куркак-лыкка өйрәтүләре. Хакыйкатьтә әдәп белән куркаклык бер-берсен-нән башка нәрсәләр булып, әүвәлгесе адәм баласы өчен кәмаләт, ә соңгысы ошбу хәдис шәрифтә әйтелгәнчә, бик зур кимчелек. Бала-ларны хөрмәтле адәмнәр хозурына чыгармау һәм аларның мәҗлес-ләренә кертмәү, алар белән сөйләштермәү һәм аларны җен-пәри-ләр, бичура, су анасы һәм йорт иясе кебек нәрсәләр белән куркы-тулар сәбәпле алар куркак булып үсәләр. Беркөнне хәлифә Гомәр килгәнен күреп, урамда уйнаучы балалар читкә качалар, Габдуллаһ бине Зөбәер генә үз урынында торып кала. Хәзрәте Гомәр Габдул-лаһтан: «Иптәшләрең йөгерделәр, син ни өчен бер үзең генә кал-дың?» – дип сорый. Габдуллаһ: «Берәр төрле гаебем бар дип бел-мәгәнем өчен сездән качарга лязем күрмәдем, юл иркен булу сә-бәпле монда торуым сезнең үтеп китүегезгә комачаулар дип тә уй-ламадым, шуның өчен качмадым», – дип җавап бирә.

Гали разыяллаһү ганһү: «Кешеләр хурлыкка төшәргә кур-кудан хурлыкка төшәләр», – дигән. Философлардан берсе: «Куркак кешеләр әҗәлләре җитмәстән элек бик күп мәртәбә үләләр, әмма кыю кешеләрнең үлемнәре бер генә була»,– дигән. Бу сүзләр бик дөрес һәм бик мәгънәле сүзләр.
Тәкәббер булу
.قَالَ اللهُ تَعَالَى: الْكِبْرِيَاءُ رِدَائِي وَ الْعَظَمَةُ إِزَارِي، فَمَنْ نَازَعَنِي وَاحِدًا مِنْهُمَا قَذَفْتُهُ فِي النَّارِ .

«Аллаһы Тәгалә әйткән: «Олуглану Минем ридам, бөеклек Минем изарымдыр. Әгәр бер кеше шуларның берәрсен Миннән салдырырга тырышса, Мин ул кешене утка салырмын».

Аллаһы Тәгаләнең сыйфатларыннан саналган мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, юмартлылык кебек сыйфатлар белән һәркемнең сыйфатлануы мөмкин булса да, әмма олуглык һәм бөеклек сыйфат-ларына Аллаһыдан башка һичкем лаек түгел.

.مَنْ أَحَبَّ أَنْ يَتَمَثَّلَ لَهُ الرِّجالُ قِيَامًا فَلْيَتَبَوَّءْ مَقْعَدَهُ مِنَ النَّارِ .

«Әгәр бер кеше башка кешеләр үзен олылап, алдында аяк үрә торуларын теләсә, үзенең урынын тәмугъта дип белсен».

.مَنْ تَعَظَّمَ فِي نَفْسِهِ وَ اخْتَالَ فِي مَشْيَتِهِ لَقِيَ اللهَ وَ هُوَ عَلَيْهِ غَضْبَانُ .

«Үзен зурга санап, йөрүендә дә тәкәбберләнеп йөргән кеше Аллаһы Тәгаләнең ачуына юлыгыр».

.أَلاَ أُخْبِرُكُمْ بِأَهْلِ الْجَنَّةِ كُلُّ ضَعِيفٍ مُتَضَعِّفٍ لَوْ أَقْسَمَ عَلَى اللهِ



لَأَبَرَّهُ أَلاَ أُخْبِرُكُمْ بِأَهْلِ النَّارِ كُلُّ عُتُلٍّ جَوَّاظٍ جعظريٍّ مُسْتَكْبِرٍ .

«Сезгә җәннәт әһеле хакында хәбәр биримме? – Ул һәрбер зәгыйфь, яки халык каршысында зәгыйфь тотылган кеше ки, әгәр ул Аллаһы Тәгалә фәлән эшне кылыр, яки кылмас дип ант итсә, эш ул ант иткәнчә булыр. Җәһәннәм әһеле турында да хәбәр би-римме? – Ул һәрбер дошманлыгы каты, тәкәббер һәм каты күңелле кешедер».



Мөселманнарны сүгү
.سِبَابُ الْمُسْلِمِ فُسُوقٌ وَ قِتَالُهُ كُفْرٌ وَ حُرْمَةُ مَالِهِ كَحُرْمَةِ دَمِهِ .

«Мөселманнарны сүгү фасикълык, алар белән сугышу көфер-лектер. Мөселманнарның малларының кагылгысызлыгы, аларның каннарының кагылгысызлыгы кебек».

.قِتَالُ الْمُسْلِمِ كُفْرٌ وَ سِبَابُهُ فُسُوقٌ وَ لاَ يَحِلُّ لِمُسْلِمٍ أَنْ يَهْجُرَ أَخَاهُ فَوْقَ ثَلاَثَةِ أَيَّامٍ .

«Мөселман белән сугышу – көфер, сүгешү – фасикълык (гө-наһ). Һичбер мөселманга үзенең дин кардәше белән өч көннән ар-тык аерылышып (үпкәләшеп) тору дөрес түгел».

.مَنْ رَمَى مُؤْمِنًا بِكُفْرٍ فَهُوَ كَقَتْلِهِ .

«Бер мөэминне: «Син – кяфер!» дип сүгү аны үтерү белән бер».

Һичбер мөэмингә син кяфер дип әйтергә ярамый. Шуңа күрә галимнәр әгәр бер кешене көфергә чыгарырга туксан тугыз дәлил булып йөзенчесе шул дәлилләргә каршы булса, ул кешене мөэмин дип хөкем кылына дигәннәр. Әмма хәзер кайбер суфилар туксан тугыз иманың булып бер генә хатаң булса да хәзер сине кяфер ди-яргә генә торалар. Гаҗәп! Алар ул эшләрен бу хәдис белән ничек аңлаталар икән? Галим кыяфәтендә йөргән ялкауларның шәригать-тә сөекле күрелмәгән эшләрне үз акыллары белән генә үлчәп сөй-ләгән сүзләрен күтәреп йөрүче кешеләр һәм кайбер дәрвиш кыяфә-тендә йөргән җаһилләрнең бөтен әһел сөннәтне кяфергә чыгару-лары белән генә аларның кяфер булмаячагы шиксез булганы кебек, аларны кяфергә чыгаручыларның да зур газапларга дучар булачак-лары шөбһәсез.

.اَلْمُسْتَبَّانِ مَا قَالاَ فَعَلَى الْبَادِى مِنْهُمَا حَتَّى يَتَعَدَّى الْمَظْلُومُ .

«Ике кеше әйтешкәндә икесенең дә яман сүзләре эчендә бул-ган гөнаһ әйтешүне башлаучыга йөкләнә, әгәр икенчесе әйтешүдә арттырып җибәрсә, бу вакытта һәркемнең әйтешүе үз зарарына бу-ла».

.لاَ تَسُبُّوا الْأَمْوَاتَ فَإِنَّهُمْ قَدْ أَفْضُوا إِلَى مَا قَدَّمُوا .

«Үлгән кешеләрне сүкмәгез, чөнки алар инде үзләренең кыл-ган гамәлләренә тоташтылар».

.لاَ تَسُبُّوا الْأَمْوَاتَ فَتُؤْذُوا الْأَحْيَاءَ .

«Үлгән кешеләрне сүгәм дип тере кешеләрне рәнҗетмәгез».

Чөнки, әгәр бер үлекне сүксәгез, сезгә аның якыннары рән-җер.

.سَابُّ الْمُؤْمِنِ كَالْمُشْرِفُ عَلَى الْهَلَكَةِ .

«Мөэминнәрне шелтәләүче, аларны сүгүче кеше үзен-үзе һә-лакәткә тартучы кеше кебек».

Бу хәдистән мөэмин кешене күңеленә авыр булган сүзләр бе-лән сүгүнең хәрам булуы аңлашыла. Инде саф күңелле дин хезмәт-челәре булган яшьләребезне төрле кабәхәт сүзләр белән сүгү ничек булыр?

Сүз йөртү
.أَتَدْرُونَ مَا الْعَضَهُ؟ نَقْلُ الْحَدِيثِ مِنْ بَعْضِ النَّاسِ اِلَى بَعْضٍ لِيُفْسِدُوا بَيْنَهُمْ .

«Гадда»ның ни икәнен беләсезме? Гадда – ул кешеләрнең арасын бозу өчен берсенең сүзен икенчесенә барып сөйләүдер».

«Гадда» дигән сүзне сүз йөртү дип тәфсир итсәләр дә, бу сүз боһтан (яла ягу) мәгънәсендә дә кулланыла. Боһтан – кешене анда булмаган начар сыйфат белән хурлау, фәлән эш эшләде дип аңа яла ягу була, чынлыкта исә ул начар эш ул кешенең уенда да бул-мас.

Саранлык
.شَرُّ النَّاسِ الَّذِي يُسْأَلُ بِاللهِ ثُمَّ لاَ يُعْطِي .

«Кешеләрнең иң явызы – аннан Аллаһ ризалыгы өчен берәр нәрсә соралса, бирмәүче».

.وَ أَيُّ دَاءٍ أَدْوَاءُ مِنَ الْبُخْلِ؟ .

«Саранлыктан да яманрак авыру юк».

Саран кеше мал кайгысыннан авырый.
Нәзер әйтү
.نَهَى عَنِ النَّذْرِ .

«Рәсүлебез нәзер әйтүдән тыйган».

Нәзер – бер нәрсәдән котылу, яки бер файданы кулга кертү өчен шәригать буенча өстенә йөкләтелмәгән эшне үзеңә вәҗеп итү. Мәсәлән, фәлән эш уңса сарык чалыр идем, яки фәлән сум садака бирер идем дип. Бу эш тыелган, чөнки курку вакытында кеше нә-зер әйтер дә, соңыннан шуны эшләми калыр. Дөрес, фәкыйрьләргә ярдәм итү яхшы эш, әмма бу рәвештә әйтеп, шәригать йөкләмәгән нәрсәне үзеңә йөкләп аны эшли алмыйча, өстеңдә вәҗеп эшне кал-дыру яхшы эш түгел. Нәзер әйтүдән саклан, аңа карап тәкъдирдә язылган эш булмый калмас.

.لاَ وَفَاءَ لِنَذْرٍ فِي مَعْصِيَةِ اللهِ .

«Аллаһыга каршы эшләргә әйтелгән нәзер үтәлми».

Үзеңнеке булмаганны минеке димә
.مَنِ ادَّعَى مَا لَيْسَ لَهُ فَلَيْسَ مِنَّا، وَ لْيَتَبَوَّءْ مَقْعَدَهُ منَ النَّار .

«Әгәр бер кеше үзенеке булмаган нәрсәне минеке дип дәгъва кылса, ул кеше бездән түгел, шуңа күрә ул үзенә тәмугътан урын әзерләсен».



Нард уены уйнау
.مَنْ لَعِبَ بِالنَّرْدِ فَقَدْ عَصَى اللهَ وَ رَسُولَهُ .

«Нард уенын уйнаучы кеше Аллаһыга һәм Аның Рәсүленә карышучы кеше була».

Нард уенын уйнарга ярамый.
Мөселманнарны аеру
.مَنْ فَرَّقَ الْمُسْلِمِينَ فَلَيْسَ مِنَّا .

«Мөселманнарны аеручы кеше бездән түгел».

Ягъни, бергә булырга тиеш булган кешеләрне аеруга сәбәп булган кеше мөселман түгел. Ир белән хатынның, ата белән бала-ның, абый белән эненең, сеңел белән апаның, остаз белән шәкерт-нең, дус белән дусның араларын аеруга сәбәп булган кеше безнең арабызда тормасын.

Миннәт кылу
.ثَلاَثَةٌ لاَ يَدْخُلُونَ الْجَنَّةَ اَلْعَاقُ لِوَالِدَيْهِ وَ الْمُدْمِنُ لِلْخَمْرِ وَ الْمَنَّانُ بِمَا أَعْطَى .

«Өч төрле кеше җәннәткә кермәс: ата-анасына гөнаһлы бул-ган кеше, эчүгә сабышкан кеше һәм кылган игелеге белән төрт-тергән кеше».

Аллаһы Тәгаләдән куркучы хак мөселман үзе яхшылык кыл-ган кешене битәрләми, чөнки ул битәрләүнең һәм кылган игеле-гемне онытасың дип үпкәләүнең игелекле гамәлләрне файдасыз итүен һәм садаканың савабын юкка чыгаруын яхшы белә.

Мохтаҗлык аркасында башкалардан нәрсә булса да алырга мәҗбүр булган кешегә әйтелгән шелтә сүзләре аның намусына тия һәм кешелек дәрәҗәсен кимсетә. Боларның барысы да шәригать тарафыннан тыелган. Кешеләр арасында бердәнбер аерма фәкать диндарлык дәрәҗәсе белән була. Шуңа күрә ул үзенең дин кар-дәшен шелтәләмәскә, рәнҗетмәскә һәм дәрәҗәсен төшермәскә ти-еш.

Әгәр кешедә Аллаһының барлыгына һәм берлегенә, тәүхидкә иман тупланса, шуңа бәйле булган башка иманнар да туплана бара. Әгәр кеше ширектән сакланса, Аллаһыга тиңдәш кылмаса, башка гөнаһлардан да котылу юлы ачыла. Шуның белән Аллаһы Тәгалә ул бәндәсенә боерган нәрсәләрен үтәргә, тыйган нәрсәләреннән тыелуны җиңеләйтә. Аллаһы Тәгалә зур гөнаһлардан тыелганнарга башка гөнаһларын да кичерүне вәгъдә кыла. Ислам Шәригатендә зур гөнаһлар берәм-берәм санап үтелә. Чөнки аларны белми торып, алардан саклану мөмкин түгел. Шулар җөмләсеннән миннәт һәм әзә.

Берәүгә нинди дә булса яхшылык эшләгәннән соң, шул нәр-сәне һәрвакыт аның исенә төшереп тору «миннәт» дип атала. «Мин сиңа күпме яхшылык кылдым, син шуны да белмисең», – дип битәрләү «әзә» дип йөртелә. Бу начар сыйфатлардан Аллаһы Тә-галә Үзе саклаган кешеләр генә сәламәт була. Берәүгә яхшылык кылган кеше, әлбәттә, Аллаһының сынавына очрый. Беркөнне ул үзе дә башкаларның үзенә яхшылык кылуына мохтаҗ булып кала. Яхшылык кылынган кеше дә үзенә күрсәтелгән изгелекне тиз оны-тучан. Менә шунда инде миннәт белән әзәгә ишек ачыла.

Аллаһы Тәгалә «Бәкара» сүрәсенең 264-нче аятендә әйтә: «Әй, мөэминнәр! Малларын кеше күрсен генә дип садака кылучы-га һәм Аллаһы Тәгаләгә, ахирәт көненә иманы булмаган кешеләргә охшап кылган изгелекләрегезне миннәт һәм әзә белән юкка чыгар-магыз! Аның мисалы, өстендә азрак туфрак яткан тигез таш урын кебек. Читтән караганда, ул бер уңдырышлы җир кебек күренә. «Эх, монда берәр нәрсә утыртсаң, яхшы үсәр иде», дисең. Ләкин бер каты яңгыр үтеп киткәч, карыйсың туфрактан бернәрсә дә кал-маган, коры таш ялтырап ята. Кемгәдер кылган яхшылыгына мин-нәт белән әзәне иярткән кеше дә нәкъ шуның кебек. Аның бөтен изгелеге, туфракны яңгыр юган кебек, юылып юкка чыга».
Кешеләрне мактау
.اُحْثُوا التُّرابَ فِي وُجُوهِ الْمَدَّاحِينَ (اُحْثُوا فِي أَفوَاه الْمَدَّاحِينَ التُّرَابَ) .

«Артык мактаучы кешеләрнең йөзләренә туфрак сибе-гез».(«Артык мактаучы кешеләрнең авызларына туфрак сибегез»).

Мактаучы кешеләрнең дөнья файдасыннан теләгән нәрсәлә-рен йөзләренә, авызларына атыгыз, ягъни үз файдасы өчен югары урындагыларны шигырьләр белән мактаган кешеләрнең, шелтә йө-зеннән, йөзләренә, авызларына берәр нәрсә атыгыз дигән сүз. Биг-рәк тә акыллары һәм гөнаһтан сакланулары камил булмаган кеше-ләрне мактаудан сакланырга кирәк. Мондый урынсызга мактаулар гаять авыр гөнаһларга сәбәп була. Беренчедән, макталган затта булмаган күркәмлекләр белән мактаучы кешеләр ялганчы булалар. Икенчедән, бер кешене сөймичә торып, сөям дип ул кешене мак-таучы кеше монафыйклар җөмләсеннән була. Өченчедән, мактал-ган кешенең нинди икәнлеген чынлап торып белмичә мактаучы ке-шеләр ахмак булалар. Дүртенчедән, әгәр макталган кеше залим, гө-наһлы зат булса, макталуы сәбәпле аның күңеленә сөенеч китереп гөнаһысына керер, ягъни, мактаучы кеше үзе мактаган затның зо-лымын да, гөнаһысын да уртаклашыр.

.نَهَى عَنِ الْمَرَاثِي .

«Рәсүлебез галәйһиссәләм үлгән кешене аңарда булган сый-фатлар белән мактаудан тыйган».
Мактану
Әгәр бер кеше малга, абруй-дәрәҗәгә ирешеп тә, үзендә Ал-лаһыга карата һичнинди хис-тойгы сизмәсә, ягъни аны шул нәрсә-ләргә ирештергән зат Аллаһы Тәгалә икәнлеген танып, Аңа шөкер кылмаса, бу кеше мактанчыкка, тәкәббергә әйләнә.

Тәкәбберлек кешеләр арасында күп төрле бәлаләргә сәбәп бу-ла. Аллаһ белән ике арадагы мөнәсәбәттә исә кешене үзенең гөнаһ-ларын онытырга мәҗбүр итә. Бу кеше үзенең гөнаһларын искә тө-шерүне үзенә кирәк дип тә санамый. Әгәр кайберләрен исенә тө-шерсә дә, ул аңа артык әһәмият бирми, үзенең кимчелекләреннән котылу юлында бернинди тырышлык күрсәтми. Ул үзенә бөтен нәрсә гафу ителә дип уйлый. Әгәр инде берәр төрле гамәл-гыйба-дәт, игелек кылса, ул шуның белән Аллаһыга төрттерә, имеш менә ул нинди яхшы кеше. Ул шул эшләрне Аллаһының ярдәме, көче, мөмкинлек бирүе һәм рәхмәте белән башкарганлыгын бөтенләй исеннән чыгара. Бу кеше үзенең шул горурлыгы белән нинди бәла-ләргә юлыгырга мөмкин булуын уйлап та карамый. Эш шунда, тә-кәббер, горур кеше үзен Аллаһының газабыннан имин дип саный. Ул үзен Аллаһ каршында югары дәрәжәдәге кеше дип уйлый. Ул үзенең кылган игелекләре белән Аллаһыга ярдәм иттем, хәзер Ул миңа яхшылык итсен, түләсен дип уйлый. Ләкин ул һаман аны шул эшләргә кадир итеп куючы Аллаһ икәнлеген истән чыгара.

Дан-шөһрәт яратучы мактанчык кеше үзенең матурлыгы, тән төзелеше, сәламәтлеге, көче, яки тавышының матурлыгы белән ма-сая. Шуның белән бергә ул шул нәрсәләрнең Аллаһ биргән нигъ-мәтләр булып, аларның теләсә кайчан юкка чыгарга мөмкин булу-ларын оныта. Бу кеше күпме матур йөзләр, күпме матур тавыш-лылар үзләренең каберләрендә сасы исләр чыгарып череп бетүләре турында фикер йөртсен иде.

Кайбер кешеләр үзләренең акылларына, дини яки дөньяви мәсьәләләрдә үткен булуларына соклана. Нәтиҗәдә, бу кешеләр фәкать үзләренең фикерләре белән генә йөри башлыйлар, үзләрен бик акыллыга, белдеклегә санап, башкалардан киңәш алуны үзлә-ренә кирәк дип тә санамыйлар. Бу кешеләргә киңәш шул: үзеңнең акыллымы яки түгелме икәнлегеңне башкалардан сора.

Кайбер кешеләр үзләренең данлыклы нәселдән булулары бе-лән мактана. Бу кешеләр хәтта үзләрен аларны шул нәселдән булу-лары коткара дип уйлыйлар. Ләкин без беләбез Аллаһ алдында тәкъвалык белән генә өстен булып була.

Кайбер кешеләр үзләренең балалары, туганнарының күплеге белән масая. Болар белән ничек масаерга мөмкин, алар сине үлгәч, гәүдәңне күмеп, кортларга ашарга калдырырлар, ә ахирәттә синнән бөтенләй качалар.

.أَرْبَعٌ فِي أُمَّتِي مِنْ أَمرِ الْجَاهِلِيَّةِ لاَ يَتْرُكُوهُنَّ: الْفَخْرُ فِي الْأَحْسَابِ،

وَ الطَّعْنُ فِي الْأَنْسَابِ،وَ الِاسْتِسْقَاءُ بِالنُّجُومِ وَ النِّيَاحَةُ .

«Минем өммәтем эчендә җаһилият эшләреннән булган дүрт төрле нәрсә бар: ата-бабалары белән мактану, кемнең дә булса нә-селен хурлау, йолдызлар белән эш йөртү, мәет өстендә кычкырып елау».

Пәйгамбәребез файдасыз, буш сүзләрдән, эшләрдән өммәтен саклау йөзеннән дүрт төрле яман эшне бәян итә. Беренчесе – ата-бабалар белән мактану; икенчесе – кемнең дә булса нәселен хурлау, ягъни теге кеше шундый, бу кеше мондый дип; өченчесе – йолдызлар белән эш йөртү, ягъни фәлән вакытта яңгыр ява, фәлән вакытта яумый дип хәбәр бирү; дүртенчесе – мәет артыннан кыч-кырып елап калу.

.اَلْبَذَاذَةُ مِنَ الْإِيمَانِ .

«Түбәнчелекне күрсәтә торган кием кию – иманлы булудан».

Һәркөнне яңадан яңа кием кию мөселманга килешә торган эш түгел. Әгәр шулай булса, димәк ул мода чире белән авырый. Мода-га ияргән кеше гомерен кием сайлап, кием өстенә кием алып үт-кәрә. Мал исраф итү үзе бер гөнаһ булса, кешеләргә ярар өчен ки-енү тагын да зуррак гөнаһка – ширеккә алып килә.


Комсызлык
.اِزْهَدْ فِي الدُّنْيَا يُحِبَّكَ اللهُ وَازْهَدْ فِيمَا فِي أَيْدِي النَّاسِ يُحِبَّكَ النَّاسُ .

«Дөньяга комсыз булма – сине Аллаһ сөяр, башкалар кулын-дагы нәрсәләргә кызыкма, сине кешеләр сөяр».

.لَوْ كَانَ لِابْنِ آدَمَ وَادٍ مِِنْ مَالٍ لَابْتَغَى إِلَيْهِ ثَانِيًا وَ لَوْ كَانَ لَهُ وَادِيَانِ لَابْتَغَى

لَهُمَا ثَالِثًا وَ لاَ يَمْلَأُ جَوْفُ ابْنِ آدَمَ إِلاَّ التُّرَابُ وَ يَتُوبُ اللهُ عَلَى مَنْ تَابَ .

«Әгәр адәм баласының бер амбар малы булса, ул шуның яны-на тагын икенчесен теләр, аны да тутырса, өченче амбарны теләр. Кыскасы, адәм баласының күзен туфрактан башка нәрсә туйдыра алмас, үлеп туфракка күмелмичә, һичнәрсәдән туймас. Аллаһы Тә-галә тәүбә иткән кешеләрнең тәүбәләрен кабул итә».

.أَحِبَّ لِلنَّاسِ مَا تُحِبُّ لِنَفْسِكَ .

«Үзеңә теләгән нәрсәне башкаларга да телә».

Синең болай эшләвең – күркәм холык нәтиҗәсе. Бу рәвештә көн күргән кешеләрнең дөнья һәм ахирәтнең изгесе булуында һич шик-шөбһә юк.

Ләгънәт кылу
.لاَ تَلاَعَنُوا بِلَعْنَةِ اللهِ وَ لاَ بِغَضَبِهِ وَ لاَ بِالنَّارِ .

«Бер-берегезне Аллаһының ләгънәте, ачуы һәм ут белән ләгъ-нәт кылышмагыз.



Тарткалашу



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   9   10   11   12   13   14   15   16   ...   19




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет