«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Алия Шакирова, Түбән Кама районы Түбән Уратма урта мәктәбе



бет51/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   45   46   47   48   49   50   51   52   53

Алия Шакирова, Түбән Кама районы Түбән Уратма урта мәктәбе


Укытучысы Р. Ногманова.

«Колыма хикәяләре» − И. Сәлаховның җан авазы.

Большевиклар искелекне җиңде,
Яңа юлга чыгып шат булдык,
Яңа юлдан барган идек инде,
Колымага килеп тап булдык.

(Г. Афзал.)

Кеше җиргә яшәү өчен туа. Бу − аның хокукы. Кемнәрдер аңа шушы төп хокукын тормышка ашырырга комачаулык итә икән, дәүләт кешене якларга бурычлы. Тик бер шарты бар: кеше намуслы, җәмгыять тарафыннан куелган таләпләрне төгәл үтәп яшәүне үзенә кагыйдә итеп алырга тиеш. Ягъни омтылышына, сәләтенә карап һөнәр сайласын, аны гадел, җиренә җиткереп башкарсын, кешеләр белән тату, матур мөгамәләдә булсын, башкаларга игелек кылсын, аларның да яшәүгә булган төп хокукын бозарга җөрьәт итмәсен. Менә шушындый үзара хөрмәткә корылган мөнәсәбәт җәмгыять белән кешене бер-беренә якынлаштыра, алар арасындагы бәйләнешләрне матур, үзара ярашлы итә. Аларның бер-берсенә булган ышанычы шушы мөнәсәбәтләрнең нигезең тәшкил итә. Җәмгыять кеше өчен барлыкка килә, димәк, шәхес анда үзен рәхәт, иркен хис итәргә тиеш.

Әмма безнең илдә тормыш алай гына бармаган шул. Безнең тарихның якты яклары белән беррәттән күләгәле яклары да бар. Без бүген дә ил өстенә кара болытлар ябырылган утызынчы елларны искә төшерәбез. Кемнәрнең генә тамырларын чапмады ул Сталинның канлы балтасы. Башка беркайчан да тернәкләнмәслек итеп чапты. Аларның исемнәре торган саен якты нур белән өртелә бара. Шулар арасыннан могҗиза белән генә исән калган Ибраһим ага Сәлаховның җан авазы булып, безгә «Колыма хикәяләре» иреште.

− Басыгыз, Суд керә!

Кайвакытта кеше язмышын шушы сүзләр хәл итә. Бик еш тормышны сөю тулы гомерләрне дә чәлпәрәмә китерә.

Шушы сүзләр яңгыраган суд залында Ибраһим Низам улы Сәлахов, 58 нче маддәсенең беренче, җиденче, сигезенче, тугызынчы, унберенче, унҗиденче пунктлары буенча гаепләнеп, ун елга каты режимлы тоткынлыкка, аннан соң биш елга гражданлык хокукларыннан мәхрүм итүгә хөкем ителә...

Моңа кадәр билгесезлектән иза чиккән язучы телсез кала: бер кешегә шуның тикле яла яксыннар инде! Моны бит иң куркыныч төшләрдә дә күрмисең. «Син − халык дошманы, контр», − дигән сүзләрдән дә акылыңнан шашарга була. Шушы саташулы төш кебек авыр газаплар белән үткән елларын И. Сәлахов соңыннан «Тайгак кичү» («Колыма хикәяләре») дип аталган фаҗига-хроникасында сурәтли.

Язмыш кешенең үз кулында гына булса икән! Тормыш аны һәрьяклап сыный: сөйгәнен югалта, каты хезмәт, авыр сүзләр астында гаепсезгә интегә, рәшәткә артында утырганда бер аяксыз кала. Тик шулай да ул шушы хәсрәтләрнең төп сәбәпчесе булган Сталинны телгә алмый.

Төрмә, камера, тимер рәшәткәле кечкенә тәрәзә... Бу сүзләрдән бөтен тәнең белән калтыранып куясың. Ирексездән И. Сәлаховның көчле рухына, ихтыярына, иң авыр минутларда да томаланмаган аек акылына сокланасың. Хөкем карары чыгарылгач та, аңа тынгы булмый. Чөнки төрмәдә тоткыннарны эт урынына да күрмиләр, аларның аз гына да кешелек хокуклары юк. Бер гаепсез кешеләрне аталар һәм җәзалыйлар. Бу вәхшилек дәрәҗәсен әдәби алымнар белән арттыруның кирәге юк, чөнки чынын язсаң да, бу − кеше ышанмаслык хәл.

Каләм остасы һәрвакыт нидер эзләнә, тикшерә, үзенең яңа иҗат җимешенә материал туплый. И. Сәлахов та төрмәгә шатланып китә. Язарга керешкән яңа романы өчен анда материал табармын дип ышана. Ләкин аның өметләре акланмый. Төрмәдәге шартларда ул шашар хәлгә, хәтта үз исемен онытыр дәрәҗәгә җитә. Шул вакытта ул дингә мөрәҗәгать итә, көненә биш вакыт намаз укый башлый. Шуннан соң аның күңеле яктыра, кайгысы тарала.

И. Сәлахов нәкъ ун ел төрмәдә утыра, газап чигә. Ләкин аның белән һәрвакыт аерылмас юлдашы − өмет була. Тоткыннар үзләренең хокуксыз булып яшәүләрен факт буларак кабул иткәннәр, ләкин бу хәлләре белән килешмиләр. Хаклык өчен көрәшүнең лагерь шартларында мөмкин булмаган эш икәнен аңлыйлар. Аларның төп максатлары икәү: исән калу һәм намусларын югалтмау. Ләкин бу бик җиңел эш түгел. Чөнки аларга һәрдаим басым ясап, кем икәнлеген һәм ни өчен кулга алынганнарын искәртеп торалар. Фаҗига-хроника төзелешендәге катлаулы һәм үзенчәлекле конфликт та шуңа бәйле. Бәянең беренчесе: хөкемдарлар хаклы, ә тоткыннар хаксыз, чөнки беренчеләре законга таянып эш итәләр, икенчеләре закон нигезендә хөкем ителгәннәр. Шул ук вакытта хөкемдарлар хаксыз, ә тоткыннар хаклы да, чөнки беренчеләре − ерткычлар, ерткыч буларак, ил дошманнары. Ә икенчеләре − илнең асыл кешеләре, бөтенләй гаепсез кешеләр.

Әсәр автобиографик булса да, И. Сәлаховны әсәрдәге персонаж белән тиңләштереп булмый. Автор − икеләнү, шикләнүләрне күптән узган кеше. Хакыйкатьне гомеренең иң гүзәл вакытын корбан итү бәрабәренә тапкан аксакал. Бик кыйммәткә төшкән хакыйкатьне әдип башкаларга да җиткерергә тиеш. Совет иленең иң бәхетле, иң ирекле ил булуы турындагы миф яки әкият әсәрнең төп персонажы аңына бәхәссез хакыйкать булып кереп урнаша. Аңа чиксез ышану аның иманына әверелә. Ул ышанган хакыйкатьнең миф булуын аңлау аңа авыр эчке көрәш − үз иманын әкрен-әкрен юкка чыгару нәтиҗәсендә генә килә.

Менә, ниһаять, ирекнең чиста, саф һавасы борыннарны ярып керде. Ун ел хәсрәтле тормыш артта калды. Хәзер инде ул куркыныч бер төш кебек кенә. Тик шулай да күңелдәге яралары вакыт-вакыт сыкрап, сызлап, ачылып, кан саркытып йөдәтәләр.

Күпме генә интектермәсеннәр, асыл ирләр тоткында да асыл булып калалар. Алар бер-берсенә ышанып, бер-берсеннән үрнәк алып яшиләр: тоткыннар шул рәвешле эчтән ирекле калалар. Ә менә төрмәдән чыккач, И. Сәлахов иректәге кешеләрнең һәрнәрсәдән куркып, вак кына чиновниклар алдында да баш иеп яшәүләрен күреп аптырап кала. Аларның күптән инде колга әйләнгәннәрен күреп борчыла. Нәтиҗәдә, түрәләр кешеләрне төрмәдә ирекле итәләр булып чыга.

Ләкин инде И. Сәлахов Казанда тора алмас хәлдә була.

− Казанга килеп күтәрелдем, үстем, егылдым да. Минем урыным монда түгел инде, барысын да яшьләр кулына тапшырам, − ди ул.

Хроника жанрында язу авторга әсәрендә сөйләгән вакыйгаларны, үз күзе белән күреп, үз җилкәсендә татуын, ягъни аларның хакыйкать булуын исбат итү өчен кирәк. Бу алым белән ул бездә ике тормыш-халыкның бер өлеше яшәгән ирек һәм икенче өлеше яшәгән тоткынлык тормышы барлыгын күрсәтә.

Әсәрне язганда, вакыйгаларны күз алдына китерүдән, тагын бер кат кичерүдән куркып тормый И. Сәлахов. Киресенчә, аның тирәндә яткан хакыйкатьне безгә − булачак буынга ачып салырга теләге уяна. Күргәннәрен ул авыр шартларда, ашханәдә эшләгәндә, төнлә исенә төшерә-төшерә яза.

Ул елларда бу хакыйкать турында әйтү җинаять саналган. Шуңа күрә озак еллар буена автор аны бастырып чыгара алмаган. Алай гына да түгел, роман язганын берәүгә дә әйтмичә, аны бик ерак яшереп куйган. Әсәр, заманалар үзгәреп, гаепсездән гаеплеләр аклангач кына дөнья күрде.

Бу әсәрдә татар халкының бик күп газиз балалары якты сүз белән телгә алына. Хәсән Туфан, Мохтар Мутин, Сөббух Рафиков. Тагын бик күп, бик күп язмышлар, кыска-кыска гына эпизодларда күренеп китсәләр дә, хәтердә уелып калырлык дәрәҗәдә язылганнар. Төрле катлау, төрле милләт вәкилләре иң авыр елларда да, иң читен юлларда да горур башларын түбән имиләр, сатмыйлар, сатылмыйлар, хыянәткә бормыйлар, туганнарча бер-берсен олылап, бер-берсенә рух өстәп, чын патриотларча төрмә-каторга сиратын кичәләр. Әсәрнең һәр сәхифәсеннән, һәр юлыннан батырлык, кыюлык, гаделлек бөркелеп тора.

Бу әсәрне беркем дә дулкынланмыйча, тетрәнмичә укый алмый. Романны укыганда, анда тасвирланган вакыйгалар күз алдымнан узды. Тоткынлыкның авыр шартларында да татар улларының Туган илгә, үз халкына тугрылыклы, олы җанлы булып калулары белән горурландым, сөендем. Бу фаҗига-хроникада сурәтләнгән вакыйгалар яңадан кабатланмасын иде. Чал тарихның тере шаһиты булган Ибраһим аганың җан авазы булган бу әсәре кешелеккә кисәтү булып яңгырасын!




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   45   46   47   48   49   50   51   52   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет