Д.М.Исхаков: Минем доклад ясаучыга сорау бар иде, Ринат Зиннурович! Менә безгә Алик әфәнде бик матур итеп сөйләде Башкортостандагы вакыйгаларны. Һәм шундый шөбһә белдерде, монда килеп укучылар кире кайтырлар микән дип. Ләкин мәсьәләнең башка ягы да бар. Безгә килеп укучыларның кайберләре кире кайта, әмма алар анда эш таба алалармы? Менә бер конкрет мисал. Безнең зур тырышлык белән, Башкортостан университетына эшкә алдылар бездә укып бетергән Кадрия Габбасованы. Ул Тукай турында диссертация яклады. Башкортостанда бердәнбер. Шуны алдылар лаборант итеп, бер ел тоттылар 5 меңгә. Аның акчасы җитми иде, ул Уфадан ераграк тора. Шул акча юлына китә иде. Ринат Зиннурович белән кереп сөйләштек Башкортостан университетына, мин аерым кердем ректор янына. Соңрак безнең Исполкомның әгъзасы булган Асадуллин янына бардык. Ул кызга эш табылмады. Бүген дә эшсез утыра. Безнең каршыда утырган Шарипов бер урын бушагач, ул кызга эш бирмәүгә каршы тавыш бирде, кафедраларында. Менә бездә татарларга мөнәсәбәт шундый. Шуннан соң нәрсә көтәсез? Без хәзерләп җибәрәбез, сез ничек каршы аласыз аларны? Мин уйлыйм, Алик әфәнде, бездә укып кайткан яшьләрне эшкә урнаштыру турында уйларга кирәк. Һәм карарга кирәк, андагы татар җитәкчеләре нәрсә эшләп яталар. Мин аңлыйм, башкортларга урын бар, ә татарларга? Ул бит сезнең республикада бердәнбер Тукаевед. Бәлки ул Казанга килер. Ул вакытта безгә зарланып йөрмәгез, кеше юк дип.
Р.З.Закиров: Рәхмәт. Җавап бирегез, Алик әфәнде.
А.Х. Локманов: Миңа бу турыда мөрәҗәгать булмады, мин Кадрия ханым турында да беренче генә ишетәм. Республикада татар факультетлары булган ВУЗларыбыз күп. Ничек инде без бер кешегә эш таба алмыйк, ди.
Д.М. Исхаков: Сүз бер кеше мәсьәләсе турында гына бармый.
А.Х. Локманов: Хәл итәргә тырышырбыз бу мәсьәләне.
Р.З.Закиров: Дискуссияләшмибез, Дамир Мәүләвиевич. Рәхмәт сезгә. Сүз Бөтендөнья татар конгрессының “Татар иле” порталының координаторы, җитәкчесе, бүлек мөдире Раил Мәүлитович Гатауллинга бирелә.
Р.М. Гатауллин: Хәерле көн газиз милләттәшләр, татар халкының асыл затлары! Мин шундый зур залда, түгәрәк өстәл артында утыручы кешеләр алдында чыгыш ясавыма шат. Раил Гатауллин дигән кеше булам. әлеге “Татар иле” концепциясе авторы. Ләкин мин уйлап тапкан гына әйбер дип уйламыйм, бу инде татар җанлы булган һәркемнең күңелендә, рухында булган мәгълүмат. Әмма ләкин аны хәзер сүздә генә түгел, эшкә дә әйләндерергә кирәк. Менә конгресс базасында бу эш башланып китте, быел яз аенда. Инде җәй аенда Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында Премьер- министр каршындагы киңәшмәдә әлеге эшкә хуплау бирелде. Менә кыскача гына әйтеп китәм. Нинди бурычлар без үзебезнең алдыбызга куябыз. Әлбәттә, мин Ринат Зиннуровичның тәмамлаган сүзләрен искә төшерәм. Бергә булыйк, бердәм булыйк дип. Интернет челтәре хәзерге вакытта татар халкын да, гомумән, кайсы милләт бар ул берләштерү, аларны бердәм булып үсешкә илтә торган ниндидер бер корал дип саныйбыз һәм инде бу коралны оста файдаланырга кирәк. Кайбер максатларны әйтеп китәм. Әлбәттә, бүгенге көндә бик күп мәсьәләләр килеп туа. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татар телен укыту, ә менә хәзерге вакытта югары уку йортларында татар телен укыту бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Ә менә Фәннәр академиясе дәрәҗәсендә, галимнәр дәрәҗәсендә, мәсьәлән, квадрат тамыр дип эзәп карагыз, ул гади ниндидер мәктәп укучысы рефератында очрарга мөмкин, интернет челтәрендә бер генә татар галименең дә ресурслары татар телендә юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә безнең максатларда киләчәк буын интернет челтәрендә югары, аңлы дәрәҗәдә мәгърифәтле булып аралашу ресурсларын булдыру тора.
Икенче слайдка күчәбез. Менә монда иң беренче чиратта татар теленә игътибар, татар телендә аралашуга игътибар. Шушы юнәлештә махсус методикалар булдырылды. Татар теленә өйрәтү дистанцион курслар буенча, аларны сезгә таныштырып үтермен. Киләсе слайд. Безнең бик зур әдәби мирасыбыз бар. Хәзерге вакытта таткнигафонд дигән проект бар. Шундый проектлар интернет челтәрендә әкрен генә арта бара. Әмма ләкин аларның хәзерге вакытта, мәсәлән без инде ярдәм итеп торабыз Башкортостаннан бер аспирант кыз гади генә бер язучының әсәрләрен таба алмый ди. Интернет челтәрендә без аңа ярдәм итәбез. Бу ресурсларны халыкка җиткерүне максат итеп куябыз. Киләсе слайд. Әйтеп киттек инде тарих мәсәләсендә. Хәзерге вакытта тарихны бер кеше бер төрле аңлый, икенчесе икенче төрле аңлый. Шуңа күрә бу дәрәҗәдә эшләнгән төгәл проектлар булырга тиеш. Киләсе слайд. Безнең медиаконтент хәзерге вакытта интернет челтәрендә килде- китте аудио- видеолар гына түгел, әдәби мирасны да урнаштырырга кирәк. Мәсьлән, шул ук туган телне, аны И. Шакиров та җырларга мөмкин, укытучы да җырларга мөмкин, гади укучы да җырларга мөмкин. Әмма аның кайсысы үрнәк, кайсысына карап җырларга, максат шуның буенча куела. Киләсе слайд. ВЕП каталог. Менә бүген иртә белән генә кереп чыктым Татары урала.орг дигән сайтка. Анда Ф. Яруллинның туганнарының кайгысын уртаклашалар. Татарларның, гомумән, Австралия татарларының, Германия татарларының кайда гына булмасын, Аллага шөкер, сайтлары эшләп килә. Кайдадыр ул немец телендә, кайдадыр рус телендә. Әмма ләкин шул ук татарлар кайдадыр бар икән, аларга хәзерге вакытта Казан ягыннан, Татарстан ягыннан татар телендә дә үз ресурсларын алып барып, аларга ресурсны, мәсәлән, “Урал сандугачы” ниндидер бәйге була икән, гомумән аны танытырга кирәк бөтен дөньяга. Һәм безнең Уралдагы тугандаш халкыбыз шундый чаралар үткәрә икән дип бергә- бергә эшләргә мөмкинлек булсын өчен, интернет челтәрендә бөтен ресурсларны туплап, аны танытырга кирәк булачак. Киләсе слайдка күчик. Әлбәттә, инде әйтеп киттек, татар халкы бер- берсен белеп, танышып, үзләре генә түгел, ә гомумән, дөньяда күп икән бергә дуслашып яшәү өчен менә мондый чаралар да кирәк. Инде төп өлешкә әкеренләп күчәбез. Интернет челтәрендә шундый ресурсны булдыру өчен махсус инде бик күп министрлыклар, ведомстволар тарафыннан бергә җыелып техник заданиясе документы булдырылды. Монда мәгариф министрлыгы да, мәгълүматлаштыру министрлыгы да дип әйтик, “Татмедиа” да, “Яңа гасыр” да, татар конгрессы белән берлектә шушы өлкәдә бергә эшләп, бу юнәлештә үз хезмәтләребезне, көчләребезне туплап эш алып барырга планлаштырабыз. Март- апрель айларында без бу проектны ачырбыз. Интернет челтәрендә “Вконтакте” дигән социаль челтәр бар. Августның 31көнне 100% әлеге социаль челтәрне без, энтузиастлар хезмәте белән, 17 яшь егет- кыз студентлар дәрәҗәсендә, алар эшләп шушы челтәрне үзлектән профессиональ дәрәҗәдә татар теленә тәрҗемә итеп бетерделәр. Һәм инде интернет челтәрендә бу сайтка кереп татарча аралашырга мөмкин. Киләсе слайдка күчик. Каталогка килгәндә, без инде күпмедер дәрәҗәдә татар интернетында нинди сайтлар бар, аларны күзаллап, туплап барабыз. Хәзерге вакытта 500 дән артык интернет проект тупланган. Аның турында мәгълүматны без инде татарча, русча, инглиз телләрендә бирәбез, бөтен дөнья танысын өчен. Киләсе слайд. Безнең хәзерге вакытта татар теленә укыту өчен махсус методиканы без инде эшкәрттек. Менә Фәннәр академиясе дә кабатлап безнең эшне эшләп башкара икән. Бу методика тулысынча Казан дәүләт федераль университеты галимнәре, галимәләре белән берлектә инде эшләнде, инде интернет челтәрендә әзер. Гомумән, бераз техник эшкәртүдән соң татар теленә дистанцион укыту курсын шушы бер-ике айда гамәлгә кертергә мөмкиндер. Киләсе слайд. Һәрбер проект профессиональ белгечләр тарафыннан документлана. Кыскача менә шулар.
Мин сезне шушы өлкәдә нинди эшләр алып барганын әйтеп киттем. Тагын әйтәсе килә, хәзерге вакытта интернет челтәрен үстерүдә нәкъ менә татарлар тарафыннан энтузиазм кирәк. Безнең бар татар википедиясе, шунда ук яшьләр эшли. Хәзерге вакытта энциклопедия институты белән берлектә Фәннәр академиясенең шушы социаль челтәр кысаларында мәгълүмати ресурслы социаль челтәр, ресурслар алып аралашу чарасы, шушы проектның бер өлеше булачак. Киләчәктә бергә-бергә матур итеп эшләргә язсын. Шушы юнәлештә эшләү өчен кайсы төбәкләрдә нинди яшь белгечләрегез бар, мәгълүмат туплау буенча сез аларны әзерли торыгыз. Зур рәхмәт.
Р.З.Закиров: Сания Вахитовна Шевченко Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисенең урынбасары. Рәхим итегез! Чиләбе өлкәсе безне куандырып бик матур эшләр башкара башлады, соңгы ике ел эчендә бик зур үзгәрешләр бар- үзе сөйләп бирер.
С. В. Шевченко: Хәерле көн, хөрмәтле милләттәшләребез! Хәерле көн, Ринат Зиннурович, Зилә Рәхимьяновна! Рөхсәт итегез, сезгә Чиләбе өлкәсендә яшәүче татар халкы исеменнән, Чиләбе өлкә татар конгрессы әгъзалары исеменнән, шәхсән аның Башкарма комитеты рәисе Колесникова Лена Рафыйк кызы исеменнән ялкынлы кайнар сәлам тапшырырга. Бүген миңа бик җаваплы вазыйфа тапшырылды. Рөхсәт итегез сезне Чиләбе татарларының бүгенге көндә яшәеше белән сезне таныштырып үтәргә. Чиләбе өлкәсе Русия Федерациясенең иң зур индустриаль төбәкләренең берсе булып кына калмый, ул сан буенча татар халкының Татарстан һәм Башкортостаннан кала иң күп яши торган урыны. 220 меңнән артык милләттәшләребез өлкәбездә гомер итә. Соңгы елларда өлкә Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе итеп милләтпәрвар Лена Рафыйк кызы сайланганнан соң милли-мәдәни эш җайланып кына калмады, ул бүгенге көндә җитди үзгәрешләр кичерә. Шулай дисәм дөресрәк булыр. Өлкәбезнең татарлар яши торган һәрбер почмагында эшлекле һәм мәдәни хезмәттәшлек киңәйде. Ә бу үз чиратында татар халкының рухын яңартуда, аны үстерүдә нигез булып тора. Бүген Чиләбе татарлары үзләренең татар милләтеннән булулары белән горурланып яшиләр. Ул гына да түгел башка милләт кешеләре дә үзләренең тамырларыннан татар канын эзлиләр.
Чиләбедә 30 лап шәһәр һәм 27 район үзәге бар. Һәрберсендә өлкә татар конгрессы җитәкчелегендә татар оешмалары эшли. Һәрбер милләт, беренче чиратта, үзенең туган теле белән көчле. Шуңа күрә өлкә татар конгрессы өлкәбезнең төрле төбәкләрендә татар телен укытуны бик җанландырып җибәрде. Магнитогорск, Златоуст, Еманжелинск, Югары Уфале районы үзәгендә һәм аның авылларында, шәһәрләрдә факультатив буларак татар теле укытыла. Ә өлкәбезнең башкаласы Чиләбе шәһәренең 81 нче санлы мәктәбендә быел беренче сыйныфтан татар теле предмет буларак керә. Ә югары сыйныфларда факультатив формасында укытыла. Укыту югары сыйфатта бара. Чөнки безнең укучыларыбыз татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә һәм региональ олимпиадаларында катнашып, мактаулы урыннар алалар. Шул ук мәктәптә һәм 20 нче санлы мәктәптә балалар ансамбле дә оештырылды. 14 нче октябрьдә бу мәктәпкә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Зилә Рәхимьяновна Валеева үзенең килүе белән безне шатландырды, абруебызны күтәрде. Татар телен өйрәнүче 30 беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырды. Бүген өлкәбездә татар телен өйрәтү челтәре киңәя. Дөресен әйтергә кирәк, укытучылар җитми. Ләкин бу проблеманы да без үзебез чишәбез. Педагогия университетында өстәмә белем бирү институтында булачак укытучылар төп дипломнары белән бер рәттән, татар теле һәм әдәбияты укытучысы дигән тагын бер диплом алачаклар. Берничә ел элек безне мәктәп директорлары бик салкын каршы алсалар, хәзерге көндә үзләре безнең арттан йөриләр. Ни өчен дисезме? Чөнки быелдан яңа стандартлар кертелде. Анда дәрестән тыш чаралар өчен күп вакыт бирелгән. Бу эшләү өчен бик уңай. Нык итеп, акыл белән эш иткәндә барысын да эшләп була. Иң беренче чиратта Өлкә татар конгрессы, дөресрәге Лена Рафыйковна мәктәпкә тулысынча җиһазландырылган татар теле кабинетын бүләк итте. Аннан соң без ата-аналарны, балаларны кызыксындыру чаралары өстендә эшли башладык. Балалар бакчаларында да милли группалар эшли. Аларның саны турында кычкырып мактанырлык булмаса да, алар бар, аларның челтәре киңәя. Чиләбенең үзендә 414 нче балалар бакчасы, Көнашакта, Златаустта һәм башка шәһәрләрдә. Ә кичләрен теләүчеләр өчен татар телен өйрәтү буенча курслар ачтык. Халкыбызда кызыксыну артты, милли үзаң күтәрелә. Барлык яңалыкларыбызны, үткәрелгән чаралар турында безең “Хәзинә” газетабыз һәм тапшыруыбыз һәрбер кешенең өенә җиткереп тора. Бүген сез аларның барысын да күрдегез. “Хәзинә” телевизион тапшыруда без милли ашлар турында да, яңалыклар турында да, күренекле милләттәшләребез турында да сөйлибез. Балалар рубрикасында татарча А,Б,В,Г,Дейка да бар. Без чынлап та тик ятмыйбыз, җиң сызганып эшлибез. Дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенда Татарстан Республикасының атказанган артисты Нәзифә Хәбибуллина җитәкчелегендә “Гүзәл” фольклор төркеме үзенең эшен яңартып җибәрде. “Айгөл” халык ансамбле балалар төркеменә татар конгрессы милли костюмнар да тектерде. Әгәр дә өлкә хакимиятебез, өлкә губернаторыбыз тарафыннан аңлашу булмаса, бер ни дә эшләп булмас иде. Алар белән уртак тел табу безнең җитәкчебезнең акыл белән эш итүе, сөйләшә белү таланты нәтиҗәсе дә ул. Берничә көн элек Шәехзадә Бабич исемендәге Татар-башкорт китапханәсенең 105 еллыгын үткәрдек.
Бөтендөнья татар конгрессына үзебезнең рәхмәтебезне җиткерәсем килә. Чөнки балалар бүлегенә конгресс китаплар бүләк итте. Без югалып барган татар авылларын да эзлибез, аларны табып торгызу буенча да конгресс зур эш алып бара. Узган ел Чисно районында Редутово дигән саф татар авылында каз өмәсе үткәреп кайттык. Халкыбызның үз тарихын, ата-бабаларыбыздан калган һөнәрләренең ничек саклауларын күреп сокланып кайттык. Кайсы гына төбәктә яшәсә дә безнең татар халкы үзенең тамырларын югалтмый, саклый, үстерә. Андагы яшәешне, авыл музеен, мәктәбен, ничек итеп туган телләрен өйрәнүләрен күргәч, өлкә татар конгрессы өлкәбезнең күренекле кешеләре турында энциклопедия өчен материаллар җыя башлады. 2 томнан торган энциклопедиянең беренчесе әзер дияргә була. Ләкин 2 том белән генә тәмамланмас дип уйлыйбыз. Эзләнә башлагач, күренекле, талантлы, тарихта үзенең эзен калдырган милләттәшләребез бик күп булып чыкты. Озакламый Чиләбе татарларының энциклопедиясе дөнья күрәчәк.
Үткән елның октябрь аенда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов килүе дә Чиләбе татарлары өчен зур вакыйга булды. Чиләбе өлкәсе буйлап бөек шагыйребез Г.Тукайның 125 еллык юбилеена багышланган чаралар зур итеп үткәрелде. Ә инде иң күләмле, иң оригиналь бер бәйгегә дә охшамаган чарабыз “Татар кызы - 2011” бәйгесе. Бу гүзәллек һәм эчке матурлык бәйгесе булып өлкәбездә танылды. Без моны яшьләр белән эшләүнең бер формасы дип саныйбыз. Кызларыбыз белмәгәннәрен -белделәр, күрмәгәннәрен - күрделәр, татар дөньясын үзләре өчен өр яңадан ачтылар дисәм дә була. Ярты елга сузылган бу бәйгедә кызларыбыз чын татар кызы булырга өйрәнделәр, хәтта йөрешләре дә үзгәрде. Киләсе бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны шул тикле күп, ничек бәйге кысасына сыйдырырбыз дип уйлыйбыз.
Әлбәттә, эшләгән кешегә эш җитәрлек. Тагын бер мөһим казанышыбыз турында әйтеп китәсем килә. Ул өлкә татар конгрессы таләбе дисәм бик дөрес булмас, ләкин соравы буенча Чиләбе шәһәренең ике урамы күренекле әдипләребез Г.Тукай һәм М.Җәлил исемен йөртәчәк. Бу карарга инде кул куелган.
Безнең планнар бик зур. Серләребезнең барысын да ачып бетермибез, иң элек эшләргә, соңыннан сөйләргә дигән принцип безнең конгресста. Шулай да аларның берсен сезгә җиткерәсем килә. Чиләбедә Г.Тукайга һәйкәл кую буенча бүген сөйләшүләр бара. Форсаттан файдаланып, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановка, БТК Башкарма комитеты рәисе Р.З.Закировка, Чиләбе өлкәсе Татарлары конгрессы рәисе Лена Рафыйковна исеменнән, конгресс хезмәткәрләре исеменнән зур рәхмәтебезне әйтәсебез килә. Чыгышымны шуның белән тәмамлыйм, һәммәгезгә дә бәхет, ныклы сәламәтлек, уңышлар телим. Рәхмәт сезгә.
Р.З.Закиров: Рәхмәт Сания Вахитовна. Соңгы 10 ел эчендә бу ханымның кәефе 180 градуска үзгәрде. Әле 5–6 ел элек кенә аның йөрәктән әйткән сүзләрен хәтерлим мин: “Чиләбедән башка татарлар юк мени соң, нигә соң доклад саен безне сүгәсез”- дип әйткән иде. Бүген без бу мәсьләдә координально үзгәрдек, аларны сүкмибез, аларны мактауга күчтек. Чөнки мактарлык эшләре, чыннан да бик күп, чыннан да Чиләбе татарлары уянды. Соңгы 10 ел эчендә нинди үзгәреш. Димәк, барыбызга да эшләргә генә кирәк, эшләгән җирдә нәтиҗәсе күренә. Бу Чиләбе татарлары эшендә бөтенлеге белән расланды. Сезгә исәнлек-саулык. Лена Рафыйковнага зур сәламнәр җиткерегез. Тагын да зуррак эшләр насыйп булсын үзегезгә.
Безнең соңгы чыгыш. Монысы Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Яруллин Тәбрис Мөдәрисович. Киләсе елда безнең V Бөтендөнья татар яшьләре форумы булачак, шуңа күрә, әйдәгез, яшьләрне тыңлап карыйк. Нинди планнар белән яшиләр икән, нинди планнар белән форумга җыеналар икән.
Т.М.Яруллин: Кадерле милләттәшләр һәм кунаклар!
Сезне Бөтендөнья татар яшьләре җыены исеменнән сәламнәргә рөхсәт итегез! Соңгы елларда Казан каласында бик күп халыкара конференцияләр, корылтайлар, форумнар үткәрелә, ләкин Бөтендөнья татар яшьләре җыены һәммәсеннән дә аерылып тора. Бүгенге көндә Форум йөздән артык татар яшьләре җәмгыятен берләштерә һәм алар белән һәрдаим эшләп килүче бердәнбер оешма. Җыеннарның нәтиҗәсе шунда: беренче форум делегатлары бер-берсе белән фикер алышып, танышып кына киткән булсалар, хәзер алар иҗтимагый оешмалар төзеп, шуларны җитәкли, төгәл эшләр башкара.
Соңгы форум бер ел элек узды - бик җитди, мөһим мәсьәләләр каралды. Һичшиксез, бүген без олыларга рәхмәт әйтеп, йөкнең авыр өлешен үз җилкәләребезгә алырга тиеш. Ләкин эшне тоткарлаучы очраклар да хәйран. Соңгы айларда миңа берничә төбәктә булырга туры килде, күп җирдә яшләр белән олылар бергә эшли, моның уңышлы үрнәкләре бар (мәсәлән Ижау, Ульян, Иваново һәм Новосибирск), ләкин кайбер очракта олылар яшьләр оешмасын үзләренә көндәш итеп күрә һәм уртак тел таба алмый. Аларны бинасыз, бүлмәсез калдырырга да мөмкиннәр. Яшьләргә тулы канлы эш алып барыр өчен мөмкинлекләр чикләнә. Өлкәннәрнең яшьләр белән идарә итү теләге зур. Гадәттә бу яшьләрдә протест тудыра, аларның үзенчә эшлисе килә. Өлкәннәр моны өнәп бетерми һәм үзләренә уңайлы кешеләрне сайлауны кулай күрә. Еш кына яңа оешма барлыкка килә һәм алар капма-каршы куела. Мондый хәлне булдырмас өчен яшьләрләрне милли мәсьәләләрне чишкәндә күбрәк җәлеп итәргә, проектларын тормышка ашырыр өчен инфраструктура булдырырга ярдәм итәргә кирәк.
Билгеле, Форумның иң төп максатларының берсе - ул туган телебезне саклап калу, аны үстерү. Шул уңайдан, Форумның “Үзебез” яңа буын хәрәкәте белән берлектә оештырылган «Мин татарча сөйләшәм!» чарасы турында әйтмичә булмый. Бу акция елдан-ел камилләшә һәм киңәя бара, аның мәртәбәсе үсә һәм яңа чаралар өстәлә бара. Әйтик, быел ул берничә этапта узды.
-
Интернетта татарча аралашуны пропагандалау - 20-26 апрельдә “Интернет татарча сөйләшә!” акциясе оештырылды.
-
Шул ук вакытта, 23 апрельдә “Татар-дозор” маҗара уенында 7 команда катнашып, Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирханның 125 еллыгына һәм татар тарихына бәйле сорауларга җавап эзләде, үз белемнәрен тикшерде.
-
Яр Чаллыдагы татар яшьләре тәҗрибәсенә таянып, 25 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” автохәрәкәте узды. Җиңү көнендә яки ниндидер футбол-хоккей матчлары булган чакта, башка бәйрәмнәрдә байраклар белән бизәлгән машиналарның урам буйлап үтүе һәм халык игътибарын җәлеп итүе – гадәти хәл. Телебезне дә шул рәвешле пропагандалап, халык игътибарын җәлеп итеп була бит. Акция барышында катнашучылар берничә тукталыш ясап, халык белән татар телендә аралашты, ябыштыргычлар, түштамгалар бүләк итте. Татарча белмәүче казанлыларга исә татарча-русча сүзлекләр бирелде.
-
Инде бу акциягә йомгак - 26 апрельдә Бауман урамында гала-концерт рәвешендә оештырылды. Акциянең төп фишкасы яңа агым музыка вәкилләренә сәхнә бирү дә иде. Беренче елларны алар ике-өч кенә булсалар, быел 14 шундый төркем әлеге акциядә катнашты.
Быел чараларга эре бизнес ширкәтләре дә кушылды. Мәсәлән, «Билайн» кәрәзле элемтә ширкәте «Татар дозоры» уенында һәм “Мин татарча сөйләшәм” акциясе катнашучыларына бүләкләр бирде.
Акция нәтиҗәләре сөендерә-гала концертка без биш меңнән артык кеше җыя алдык. 5 ел рәттән узган чара яшьләр арасында үз телләренә карата хөрмәт арттыра алды, кызыксыну уятты. Инде шәһәр яшьләре элеке кебек туган телләрендә сөйләшергә оялмыйлар, көндәлек тормышта ешрак куллана башладылар. Бу психологик киртәне җимерүнең үтемле бер юлы.
Инде ничә ел рәттән шушы уңышларны аеруча Сарытау һәм Әстерхан өлкәләре, якын чит илләрдәге оешмалар кабатлап килә. Ләкин шул ук вакытта кайбер төбәкләрдә акциянең эчтәлеген бозалар. Мәсәлән, акцияне мәдәният йортында үзара гына уздыралар, концерт форматы белән мавыгалар. Ә бит “Мин татарча сөйләшәм”нең төп максаты - милли эшкә яшьләрне җәлеп итү генә түгел, татар һәм башка милләт вәкилләренә туган телебезнең өстенлекләрен ассызыклау: татар телен белсәң - сиңа күпмиллионлык төрки дөнья ачыла, дистәдән артык милләт вәкилләре белән уртак тел табып була һ.б һ.б. Акциянең үзенчәлеге – яшьләрне кызыктырыр өчен яңа ысуллар куллану, татар телен җиңелчә-уен формасында тәкъдим итү. Без эшчәнлегебездә тупланган белемнәребезне, кулланган технологияләрне татар яшьләре белән уртаклашабыз, алар белән аңлату эшләре алып барабыз.
Сез беләсез, Татарстан бүген алдынгы төбәкләрнең берсе дип санала. Казанда дөньякүләм спорт чаралары узачак, шуларның берсе - 2013 елның Универсиадасы. Форум Универсиада дирекциясе белән уңышлы хезмәттәшлек итә: агымдагы елда татар яшьләре оешмалары “Универсиаданы каршылап!” дигән акция - презентациясе үткәрделәр. Эстафетаны Екатеринбург яшьләре кабул итеп калды - байраклар, китаплар, презентацион материаллар, сувенирлар җибәрдек, алардан хәбәр көтеп калабыз.
Әлбәттә, татар яшьләрен кызыксындырган мәсьәләләрнең берсе һәм иң четреклесе - дин һәм җәмгыять, аның яңарышы. Безнең тарихи тәҗрибә күрсәткәнчә, татар яшьләрен борчый торган күп кенә проблемаларны, ислам яссылыгында чишеп булыр иде, татар җәмгыятендә революциягә кадәрге чорда шулай булган да. Аның мисаллары хәзер дә бар, кайбер төбәкләрдә милләттәшләребез авылда да, шәһәр җирлегендә дә мәхәллә, үзидарә системасы эшләп килә. Бүгенге көндә бу модельны яңадан өйрәнеп, татар-мөселман яшьләренең дөньяга караш системасын булдырырга кирәк.
Шул уңайдан киләсе елда Форум тарафыннан фәнни-гамәли конференция уздыру каралган. Бу эшне Татарстан Республикасы Диния нәзарәте каршындагы мөселман яшьләре, Россия Ислам университеты, Нижгар, Чуашстан, Пенза өлкәләрендәге һәм Финляндиянең шәһәр мөхәлләсе үрнәгендә алып барырга кирәк.
Мөхтәрәм кунаклар! Безнең киләсе елга төп чара – V Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. IV Форум бик эшлекле узды һәм килгән делегатларның әзерлекләре югары дәрәҗәдә иде. Бу юлы да сезнең ярдәмегез белән шулай булыр дип өметләнеп калабыз!
Җөпләп шуны әйтәсем килә - татар яшьләре өчен өстән әмер бирүне көтеп тормыйча, үз теләге белән эшләүчеләргә ярдәм итәргә кирәк. Билгеле, бары тик яшьләр тырышлыгы, дәрте, өлкәннәрнең акыллы киңәшләре белән генә безнең милләтне саклап калып була! Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Р.З.Закиров: Тәбрис, бер сорау бар. Сез исәбен алып барасызмы, быелгы елда Татар яшьләре форумына кергән яшьләрдән ничә кеше татар гаиләсе корды.
Т.М.Яруллин: Төрле-төрле төбәкләрдән безгә хәбәрләр килеп тора. Әле генә Казахстанда булдык. Форумда беренче тапкыр танышып киткәннәр һәм Казахстан Татар яшьләре форумы оештырганнар. Аларның төп чарасы шул яшьләрне таныштыру. Үткән елда алар 18 гаилә кавыштырганнар. Мин моны зур уңыш дип уйлыйм.
Р.З.Закиров: Алар өчен, ә сезнең барысы? Исәбен алып барасызмы?
Т.М.Яруллин: Андый статистика юк.
Р.З.Закиров: Юктыр. Бер генә теләк. Сез бу проблеманы ниндидер юллар белән хәл итү өстендә эшләргә тиеш. Безнең яшь кәләшләрне, яшь кияү егетләрен экспортировать итә башласагыз– ерак Себерләргә, ерак Астралияләргә, Финляндиягә. Алар көтеп торалар. Сез бу мәсьәләдә дә югалып калмаска тиеш. Форумның йогынтысы моңа уңай булырга тиеш. Чөнки татар гаиләләре корылмаса, татар балалары тумаса, милләтне конференцияләр үткәреп кенә саклап булмый. Конференцияне күбрәк агайлар үткәрсен, сез күбрәк йөгерегез.
Булдыралар бит, ничә ел эчендә 100 дән артык татар яшьләре оешмалары барлыкка килде. Димәк, активлык көчле. “Татар Иле” порталында да яшьләр тулысы белән үзләренең урыннарын алырлар дип уйлыйбыз. Хәзер яшьләрнең кызыксынуы бик көчле. Күп кенә шәһәрләрдә хәзер татар яшьләрен меңәр кеше җыялар дискотекаларга. Әйе, Данир Галимҗанович, аптырап карап тормагыз. Сезгә дә хәзер шушы эшләрне эшләргә вакыт җиткәндер. Конференциягә китаплар бик әйбәт ул, иптәш Закиров. Анысы шулай ук әйбәт. Ләкин яшьләрнең үз мәнфәгатьләре, бер караганда болар юк кына чаралар кебек, ә нигезендә яшьләрнең шушындый эш формалары алар өчен бик үтемле. Алар шундый әйберләрне кабул итә, шуны ярата. Сезгә уңышлар телибез.
Безнең чыгыш ясаучылар исемлеге шуның белән бетте. Чыгышлардан күренгәнчә, халкыбыз тырышып эшли. Уңышларыбыз сөендерә, әлбәттә, җитешсезлекләре дә җитәрлектер. Булган проблемаларны хәл итү үзебезнең өстендә. Без глобаль проблемаларны да беләбез, ил сәясәте аркылы бара торган проблемаларны да беләбез. Барысының да йогынтысы бар, без шул ук җәмгыяттә яшибез. Шуңа күрә, дә ул проблемалар турында сөйләмәү, әле алар юк дигән сүз түгел. Бу проблемаларны хәл итү, нигездә, безнең барыбызның да өстебезгә төшә. Һәр регионның үз проблемалары, һәр регионда татар балаларын туган телдә укыту проблемалары. Ләкин җәмгыять яши. Шуңа күрә дә аларны хәл итүнең юллары табылачак. Без барыбыз да шушы юлда. Чиләбе өлкәсендәге млләттәшләребез, куанып, уңышлары турында сөйлиләр икән, димәк, уйланырлык әйберләр бар.
Бөтен җирләрдә дә Татар мәдәният үзәкләре ачу турындагы президентыбызның карары юкка чыгарылмаган, без аларны ачу белән шөгыльләнәбез. Һәрберегез дә аларны булдыру өстендә эшләргә тиеш. Булган кыенлыкларны без бергәләшеп җиңәрбез дип ышанам.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында яңгыраган чыгышлар һәм докладта күтәрелгән мәсьләләр буенча сезнең игътибарыгызга резолюция проекты тәкъдим ителгән. Сез ул резолюция белән таныштыгыз. Әзерләнгән резолюция проекты өстенә төрле комиссияләрдә яңгыраган фикерләрдән комиссия резолюцияләре игълан ителде. Без аларның барысын да исәпкә алып, бөтен резолюцияләрне яңа баштан карап чыгып, киңәйтелгән утырышның резолюциясен яңадан эшләп бетерергә вәгъдә итәбез. Әгәр дә каршы килмәсәгез, бөтен фикерләрне дә туплап бетереп киңәйтелгән утырышның резолюциясен кабул итәрбез дип уйлыйм.
Достарыңызбен бөлісу: |