Балтач энциклопедиясе



бет3/26
Дата27.06.2016
өлшемі1.4 Mb.
#161665
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   26

Морзаев Әхмәт Хәй улы — хәрби хезмәткәр,полковник.

1949 елның 20 февралендә Түбән Кенә авылында туган. Кенә урта мәктәбен тәмамлаган. 1966 елда Казан югары танк училищесына укырга керә. 1970 елда укуын тәмамлый һәм Советлар Союзының төрле төбәкләрендә, Совет гаскәрләренең Төньяк группасы составында Польшада хезмәт итә, танк взводы командирыннан танк полкы командиры дәрәҗәсенә күтәрелә.

1980 елда Мәскәүдә бронетанк гаскәрләре академиясен тәмамлый.

1989 елда Ә.Морзаевны Кызыл Байрак орденлы Идел буе хәрби округының төзелеш идарәсе начальнигы урынбасары итеп билгелиләр. Шушыннан ул полковник дәрәҗәсендә отставкага чыга. Утыз елга сузылган хәрби хезмәте дәвамында Ә.Морзаев күп совет һәм чит ил дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә.

Хәзерге көндә ветеран Пенза шәһәрендә яши, хокук саклау һәм куркынычсызлык органнары хәрби хезмәткәрләренең «Витязь» ассоциациясендә эшли.
Мортазин Исхак Мортаза улы — Социалистик Хезмәт Герое.

1895 елның 22 декабрендә Пыжмара авылында туган. Балалык һәм үсмер еллары да шушында уза, мәдрәсәдә башлангыч белем ала. Иртә әтисез калган биш балалы гаиләдә олы бала булганга аңа нужа-хәсрәтне күп кичерергә туры килә. Үсмер килеш якташларына ияреп Урал якларына китә. Беренче Бөтендөнья сугышы барган, Россия кайнаган революция алды еллары була ул. Дүрт ел буе Кизел ташкүмер бассейны шахталарында шахта машиналарын әйләндерүче атларны куучы булып эшли. Шуннан аны Гражданнар сугышы дулкыны тартып ала—аңа ике ел дәвамында революция казанышларын яклап сугышырга туры килә.

Тормышлар әзрәк үз кысасына кергәч И.Мортазин туган ягына кайта, әмма монда да аны җиңел тормыш көтеп тормый. Ул берничә чордашы белән мари төбәгендә инде авылдашлары нигез салган Пыжмара Пүчинкәсе (Яңа Пыжмара) авылына юнәлә. Урман кисеп йортлар салып шушында төпләнәләр алар. 1929 елда авылда «Көрәш» исемле колхоз төзиләр, татарга хас тырышлык белән эшләп аны Мари Республикасында иң алдынгы урынга чыгаралар.

Тормышлар көйләнә дигәндә илгә фашист яулары басып керә—И.Мортазин кулына кабат корал ала. 1941 елның августыннан 1945 елның җәенә кадәр сузыла аның өчен бу сугыш. Күкрәгенә өч орден, дүрт медаль тагып һәм сул аягын калдырып кайта ул аннан.

Сугыш шартларында партиягә кергән солдат авылга кайтып алгы сызыкка баса—ул инвалид булуына карамастан игенчелек звеносына җитәкчелек итә, аны районда беренчеләр рәтенә бастыра. Звено елның елында тотрыклы югары уңыш алуы белән дан казана. 1947 елда аның звеносы ул еллар өчен колак ишетмәгән нәтиҗә бирә—һәр гектардан 32 центнер икмәк җыеп ала. Звенодагы җиде кеше хөкүмәтебез орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. Ә звено җитәкчесенең үзенә Мари АССРда беренче кеше булып Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Колхозларда звено системасы бетерелеп, бригада тәртибе кайткач И.Мортазин терлекчелек тармагына күчерелә һәм Мари-Төрәк районының иң алдынгы ит җитештерүчеләренең берсе була, үзенең лаеклы Герой икәнлеген кабат раслый.

Аның гаиләсендә җиде бала туып үсә һәм тормышка фатиха ала.

Герой якташыбыз 1979 елда 84 яшендә вафат була. Аның җәсаде Пыжмара Пүчинкәсе авылы зиратына җирләнә.


Мортазин Ногъман Мортаза улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1918 елның 13 февралендә Арбор авылында туган. Арбор мәктәбендә укып башлангыч белем алган. 1931-1939 елларда туган авылында оешкан дүрт колхозның берсе булган «Партизан» колхозында эшли.

1939 елда Н.Мортазин Кызыл Армия сафларына алына. Күп тә үтми акфиннргә каршы сугыш башлана һәм ул шушы сугышка, алгы сызыкка җибәрелә. Башыннан ахырына кадәр Бөек Ватан сугышында катнаша. Мәскәүне саклаучылар сафында була, Кенигсбергны азат итү өчен барган авыр сугыш операцияләрен кичерә, Европа илләрен фашистлардан азат итешә. Җиңү көнен Германиянең үз җирендә каршылый. Әмма сугыш юлы аның өчен әле моның белән генә тәмамланмый. Ул хезмәт иткән частьны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Аңа япон империалистларын тар-мар итү хәрәкәтләрендә катнашырга туры килә. Үзенең тиңсезлеге белән тарихка кергән Зур Хинган тауларын кисеп чыгучылар арасында була. Өч сугышка нокта куеп туган авылына кайта. Тыйнак батыр үзенең сугышчан юлы турында сөйләргә яратмый. Бу турыда аның өчен сугышчан бүләкләре—Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә Дан, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен», «Зур Хинганны кичкән өчен» һ. б. бик күп медальләр сөйли.

Сугыштан соң Н.Мортазин туган колхозында озак еллар бригадир булып эшләде, соңгы елларда төзү эшләрендә катнашты.

Ветеран туган авылы Арборда яши.
Мортазина Клара Салих кызы — хезмәт ветераны.

Пархода авылында 1937 елның 13 февралендә туган. 1955 елда Пыжмара урта мәктәбен тәмамлап Казандагы сәүдә-кулинария мәктәбенә укырга керә. 1957 елда пешекче һөнәре ала. Озак еллар Казан ашханәләр һәм рестораннар трестының төрле ашханәләрендә пешекче булып эшли. 1978 елда 56-ашханәнең җитештерү мөдире була. Шушы хезмәтне ул 1994 елга кадәр башкара.

1994 елдан—сатучы булып эшли.

К.Мортазинаның озак еллык тыйнак хезмәте үзенең югары бәясен алды. 1981 елда аңа «Совет сәүдәсе отличнигы» билгесе бирелде. 1986 елда Татарстан АССРның атказанган сәүдә хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды.


Мортазина Рузалия Зәкәрия кызы — хезмәт алдынгысы.

1967 елда Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә туган. 1968 елда бәхет эзләп читкә киткән гаилә туган авылы Арбашка кайтып урнаша. Рузалия 1984 елда Карадуган урта мәктәбен тәмамлый һәм колхоз фермасына эшкә килә. Шул чордан бирле ул Калинин исемендәге күмәк хуҗалыкның сыер савучысы, һәрвакыт районның алдынгы, әйдәп баручы савымчылары арасында. Моның дәлиле—1997, 2002, 2003, 2004 елларда ярышта җиңүче буларак бирелгән район хакимиятенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр.

Алдынгы терлекче Р.Мортазина 2003 елда Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Мостафин Исмәгыйл Мостафа улы — хезмәт ветераны.

Югары Сосна авылында 1921 елның 15 апрелендә туган. Сосна җидееллык мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын 1937 елда «Правда» колхозында гади колхозчы булып башлый. 1938-1940 елларда Ключищи авыл хуҗалыгы техникумында укый. Техникум яшәүдән туктау сәбәпле укуын тәмамлый алмый, Балтачка кайтып почта бүлегендә сортировщик, фельдегер булып эшли. 1944-1946 елларда—район Советы башкарма комитеты хезмәткәре.

1946 елда И.Мостафин Сосна авылындагы «Правда» колхозының рәисе итеп сайлана. 1950-1952 елларда Балтач инкубатор-кошчылык станциясе директоры була. 1952 елда Чапшар авылындагы «Кызыл Байрак» колхозына рәис итеп сайлана. 1959 елда бу колхоз Нормадагы Тимирязев исемендәге колхоз белән кушылып эреләндерелә һәм Тимирязев исемендәге колхоз булып китә. И.Мостафин 1970 елга кадәр аның рәисе булып кала. 1970-1981 елларда ул район хәзерләүләр конторасы директоры. 1973-1977 елларда читтән торып Чавал авыл хуҗалыгы техникумында укый, агроном белгечлеге ала

1981 елда лаеклы ялга чыга, әмма әле Тимирязев исемендәге колхозда профсоюз комитеты рәисе, техника куркынычсызлыгы буенча инженер булып эшләвен дәвам итә. Аның тулы хезмәт стажы 55 ел тәшкил итә.

И.Мостафин берничә чакырылыш район Советы депутаты, КПССның район коитеты әгъзасы итеп сайланды, район Советы башкарма комитеты әгъзасы булды. Аның тырыш хезмәте «Почет билгесе» ордены, күп медальләр белән бәяләнде, Татарстан АССР Югары Советының Мактау Грамотасына лаек булды.
Мостафин Рәшит Шәкүр улы — сәнгать остасы.

1946 елның 4гыйнварында Сосна авылында туган. Аңа җиде яшь тулгач аларның гаиләсе Казан шәһәренә күченә. Шушында ул җидееллык белем ала, шул ук вакытта музыка мәктәбенә йөри. 1961-1964 елларда Казан музыка училищесында укый, аны тәмамлап Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә баянчы булып эшли башлый.

1966-1968 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аңа хәрби хезмәтне авиация частьларында узарга туры килә.

Армиядән кайткач җыр һәм бию ансамблендә эшләвен дәвам итә, музыкаль башкару осталыгын күтәрү әстендә даими эшли. Шушы чорда Казан мәдәният институтының дирижерлык бүлегендә укый. 1976 елда аны ансамбльнең музыкаль оркестры җитәкчесе итеп билгелиләр. 1998 елдан—ансамбльнең музыкаль җитәкчесе һәм баш режиссеры.

Халыклар Дуслыгы орденлы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле халыкара танылган данлы иҗат коллективы. Аның чыгышларын Россиянең генә түгел, күп чит ил төбәкләренең тамашачылары алкышлап каршы алалар. Татар сәнгатен дөнья аренасына алып чыккан иҗат коллективы ул. Моңа ирешүдә якташыбыз Рәшит Мостафинның хезмәте бәя биреп бетергесез. Халык иҗатын, аның рухын тирән белүе һәм яратуы, югары башкару осталыгы, күп төрле халык музыка коралларында оста уйнавы, бердәм омтылыш белән яшәүче коллектив туплый алуы, һәрвакыт иҗади эзләнүдә булуы—аның иҗат кешесе буларак иң күркәм сыйфатлары.

Татар музыка сәнгатен үстерүгә һәм пропагандалауга керткән олы хезмәтләре өчен 1986 елда Р.Ш.Мостафинга Татарстан АССРның халык артисты дигән югары абруйлы исем бирелде.


Мостафин Тәлгат Нурзадә улы — журналист, матбугат ветераны.

1929 елның 3 июлендә Түнтәр авылында туган. 1944 елда Түнтәр җидееллык мәктәбен, 1947 елда Арча педагогия училищесын тәмамлый. 1949 елга кадәр туган авылында балалар укыта. 1949-1954 елларда—Чепья районы мәгариф бүлеге инспекторы. 1955-1957 елларда КПССның Чепья райкомының политмәгариф кабинеты мөдире була.

1957-1961 елларда Казанда Югары партия мәктәбендә укый. 1961-1979 елларда Балтач һәм Арча районнарында партиянең район комитеты инструкторы, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире булып эшли. 1979 елда хезмәт ияләре депутатларының Арча район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә, социаль-мәдәни тармакларга җитәкчелек итә.

1981-1990 елларда Т.Мостафин Арча районының «Коммунизмга» (соңыннан «Арча хәбәрләре») газетасының редакторы булып эшли.

1990 елдан—лаеклы ялда.

Т.Мостафин хезмәт елларында һәм хезмәт ветераны буларак күп җәмәгать эшләре башкара. Хезмәте һәм җәмәгать тормышындагы активлыгы белән халыкның тирән ихтирамын казана.1965-1989 еллар дәвамында күп мәртәбә Арча район Советына депутат итеп сайлана, партиянең Арча район коитеты әгъзасы, аның бюро әгъзасы була.

Т.Мостафинның хезмәте Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем, медальләр һәм күпсанлы югары дәрәҗәле Мактау Таныклыклары белән бәяләнде.

Арча эшчеләр поселогында яши.


Мотыйгуллина Рәбига Якуб кызы — медицина хезмәте ветераны.

1935 елның 5 мартында Мәскәү өлкәсенең Болоховка поселогында туган. Бөек Ватан сугышы башлану белән эвакуацияләнеп Сәрдек авылына кайта. 1954 елда Пыжмара урта мәктәбен тәмамлый. Бер ел колхозда эшләгәннән соң 1955-1957 елларда Арча медицина училищесында укый. Аны тәмамлаганнан соң пенсиягә киткәнче гомерен халыкка медицина хезмәте күрсәтүгә багышлады.

Р.Мотыйгуллина авыл кешеләренең сәламәтлеген саклау өчен бөтен көчен һәм вакытын кызганмыйча эшләде, һәртөрле авыруларны кисәтү буенча даими профилактик чаралар үткәрде, киңәшләре белән ярдәмгә килде. Пациентларның үтенеч-гозерләренә гаять игътибарлы, сизгер булды. Шуның белән авылда олы хөрмәт казанды.

1987 елда Р.Мотыйгуллинага Татарстан АССРның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре исеме бирелде.

Ветеран Пыжмара авылында яши.
Мөбарәкшин Казыйхан Мөбарәкша улы — хезмәт ветераны.

1947 елның 2 октябрендә Яңа Салавыч авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Яңа Салавыч фермасына эшкә килә.

1966 елда Алабугада ясалма орлыкландыру технологлары курсында укый һәм 1968 елга кадәр Салавыч сөтчелек фермасында ветеринария фельдшеры булып эшли.

1968-1969 елларда кабат Алабугага килә—берьеллык ветеринария фельдшерлары хәзерләү курсларында укый, хезмәтен Биктәш фермасында дәвам итә.

1970 елда К.Мөбарәкшин Салавыч сөтчелек фермасына ясалма орлыкландыру технологы итеп билгеләнә. Аның алдагы хезмәт юлы тулысынча шушы алдынгы коллектив белән бәйле. Ул үз хезмәтен тирән белеп һәм яратып башкара, һәрвакыт аның югары нәтиҗәлелегенә омтыла, искиткеч тырышлыгы белән хезмәттәшләренең, хуҗалык җитәкчелегенең хөрмәтен яулый. Берничә мәртәбә ел нәтиҗәләре буенча районның иң алдынгы ясалма орлыкландыру технологы дип танылды, колхоз идарәсенең һәм район хакимиятенең Мактау Таныклыкларына, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.

1998 елда Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән мактаулы исем бирелде.


Мөбарәкшин Фаварис Мөбарәкша улы — хезмәт ветераны.

1938 елның 27 августында Смәел авылында туган. 1946-1954 елларда Смәел мәктәбендә белем ала. Хезмәт эшчәнлеге 1954 елда башлана—ул ике ел колхоз терлекләрен көтә. Аннан соң Чепья МТСы каршындагы курсларда укып тракторчы һөнәре ала һәм тракторист булып эшли. 1960-1963 елларда хәрби хезмәттә була.

Демобилизацияләнеп кайту белән тракторга утыра. Шуннан бирле колхоз производствосының иң җаваплы һәм авыр участогында. Утыз елдан артык Шаумян исемендәге хуҗалык басуларында иген икте, азык чөгендере игү технологиясен үзләштерде, механикалаштырылган звенога җитәкчелек итте. Терлекләр өчен мул азык базасы булдыруга үзеннән әйтеп бетергесез зур өлеш кертте. Узган гасырның 70-80 елларында ук аның исеме районда иң алдынгы звено җитәкчесе буларак телгә менде. 1976 елда аның звеносы һәр гектардан уртача 700 центнер тамыразык алды. Монысы да соңгы чик түгел, соңрак бу күрсәткеч 750 центнерга якынлашты. Чөгендер игү белән актив шөгыльләнгән чорларда Ф.Мөбарәкшинның район күләмендә макталмаган, бүләкләнмәгән бер генә елы да булмагандыр. Рекордлы уңышлары белән дан казанган механизаторга хөрмәтнең дә иң зурысы килде—1979 елда ул «Почет билгесе», 1986 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнде.

Хезмәт ветераны Ф.М.Мөбарәкшин 2003 елның 23 гыйнварында вафат булды.


Мөлековлар—сәүдәгәрләр, сәнәгатьчеләр династиясе.

Унтугызынчы йөз ахыры-егерменче гасыр башында Балтачта уңышлы эшләгән эшмәкәрләр һәм сәнәгатьчеләр арасында Мөлековлар—Мортаза Мостафа улы, Шәйхетдин Мостафа улы, Нәҗип Мостафа улы, Әлтәф Мостафа улы, Латыйф Мостафа улы аеруча күренекле урын алып торалар. Алар бакалея, мануфактура белән сату итү белән беррәттән Казан арты төбәгендә заманы өчен эре предприятиеләр тотканнар, тегермәннәр эшләткәннәр, зур җир биләмәләренә ия булганнар.

Боларның да арасында иң эре һәм данлыклысы—Мортаза бай. Мортаза Мөлековның Балтачта зур киез һәм фетр итек басу фабрикасы булган, анда кырыктан артык кеше эшләгән. Ак йоннан басылган көяз, бизәкле итекләр чит ил сәнәгать күргәзмәләрендә медальләр яулаган. Аларның ялтыравыклы этикеткалары Чепьядагы Халыклар Дуслыгы музеенда әле дә саклана. Мортаза бай итекләре Казан, Мәкәрҗә (Түбән Новгород), Минзәлә, Уфа, Сембер, Эрбет һәм башка күп ярминкәләрдә көтеп алынган һәм уңышлы сатылган. Бер Карадуган авылындагы бакалея кибете генә дә мең сумлык еллык товар әйләнеше биргән. Соңыннан бу кибеткә Мортаза байның улы Габделхәй хуҗа булган. Мортаза бай төзеткән йортлар әле дә исән һәм алардан Балтачтагы төрле оешмалар файдаланалар.

Совет власте урнашкач Мортаза Мөлеков эзәрлекләүләргә дучар була. 1929 елда Татарстан АССР Югары суды аны үлем җәзасына хөкем итә. Ул 1918 елда Совет власте вәкиленә каршы җинаять эшләүдә гаепләнә. Монда Балтач авылы аша узганда үтерелгән янәсе Кызыл Армия комиссарының үтерелү очрагы күздә тотыла. М.Мөлеков кичерүне сорап М.И.Калининга мөрәҗәгать итә һәм ату җәзасының Себер лагерьларына сөрү белән алыштырылуына ирешә. Ул бер гаепсез шунда вафат була. Аның соңгы көннәренең шаһите булган кешеләр ачлыктан шешенеп үлүен сөйлиләр. Үзе кулга алынгач аның гаиләсен туган йортларыннан куып чыгаралар. Хатыны балалары белән (ә аларның кечесе ул чорда әле 40 көнлек кенә була) берәүнең мунчасында яшәп көн күрергә мәҗбүр була.

Мортаза байны белгән өлкәннәрнең хәтирәләре белән танышканда ирексездән шуңа игътибар итәсең—һәрберсе аның кеше буларак өч сыйфатын саный: хезмәт сөючәнлек, кешеләргә ярдәмчеллек, кырыслык.

Монда шуны искәртү урынлы—Балтачта унтугызынчы йөзнең икенче яртысында Мостафа Мөлековлар гаиләсе икәү булган: Фаизә Садыйковага өйләнеп яшәүче 1835 елда туган Мостафа Мөлеков һәм Гайшә Сабитовага өйләнеп яшәүче 1837 елда туган Мостафа Мөлеков. Югарыда телгә алынган биш Мостафа улы Мөлековның барысы да бертуганмы, әллә төрлесе төрле Мостафа улларымы, алай булса кайсысы кайсы Мостафаныкы икәнлеген архив материаллары нигезендә аныклап булмый. Әмма шунысы бәхәссез—аларның һәрберсе халкыбызның булдыклы, эшлекле уллары булганнар.


Мөлеков Сөләйман Мифтахетдин улы — шагыйрь.

1919 елның 5 гыйнварында Пыжмара авылында туган. Авыл мәктәбендә укыган һәм җәйләрен колхоз кырларында җиң сызганып эшләп йөргән елларда тормышның гүзәллеге, туган авылының табигате яшь егетнең күңел кылларын тибрәтә. Беренче шигырьләрен ул менә шул вакытта яза.

Шода авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач Алабуга китапханә техникумы каршындагы китапханәчеләр хәзерләү курсына укырга керә. Курсны бик яхшы билгеләренә генә бетереп Түнтәр авылында китапханә мөдире, Субаш авылында укытучы булып эшли. Шушы чорда шигырьләре өлкә газеталарында, альманахларда, «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналында басыла.

1940 елда Кызыл Армия сафларына алына һәм Көнбатыш Украинада чик сакчысы булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышының беренче көненнән үк фашистларга каршы сугышка керә. 1941 елның сентябрендә Киевне дошманга бирмәс өчен барган аяусыз сугышларның берсендә һәлак була. Ул үтә яшь килеш шәһит булып якты дөньядан китә. Ләкин аның әле үсмерләрчә беркатлы, эчкерсез, самими шигырьләре үлемсез, алар безнең белән. Якташлары аны онытмый. Пыжмара авылының үзәк урамы Сөләйман Мөлеков исемен йөртә, мәктәп музеенда аңа багышланган стенд бар. Казанның Матбугат йортында Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучылар истәлегенә куелган мемориаль такта бар—анда алтын хәрефләр белән Сөләйман Мөлеков исеме дә язылган.


Мөфәхарова Дания Галим кызы — партия эше ветераны.

Танылган якташыбыз Галим Хәйрулла улы Хәйруллин гаиләсендә 1927 елның 25 июнендә Арча эшчеләр поселогында туган. 1948-1949 елларда Алабуга укытучылар институтында укый. 1956 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый, физика һәм математика укытучысы.

Хезмәт юлын 1947 елның октябрендә Алабуга районының Морт урта мәктәбенең өлкән пионервожатые булып башлый. 1949-1953 елларда Алабуга районының Морт урта мәктәбендә, 1953-1958 елларда Казан шәһәренең 14-мәктәбендә физика һәм математика укыта. 1958-1963 елларда 2-мәктәп директоры урынбасары, 1963-1964 елларда—35-мәктәпнең директоры.

1965 елның гыйнварында Д.Мөфәхарова КПССның Казан шәһәре Идел буе район комитеты секретаре итеп сайлана. 1973 елдан—КПССның Татарстан өлкә комитетының политик мәгариф йорты директоры-агитация-пропаганда бүлеге мөдире урынбасары. 1982-1984 елларда—Татарстан АССР Сәүдә министрлыгының хуҗалык бүлеге мәдире.

Үзенең тырыш, нәтиҗәле хезмәте өчен 1971 һәм 1981 елларда «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Казан шәһәрендә яши.


Мөхәммәдиев Кәлимулла Мөхәммәди улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1909 елның 20 сентябрендә Нөнәгәр авылында туган. Шушында башлангыч белем алган. Әтисе хуҗалыгында крестьян хезмәтендә чыныгып үсә. Авылда колхоз төзелгәч 1931 елда «Крестьянская газета» колхозына керә һәм сугышка кадәр бригадир, агротехник һәм башка җаваплы эшләр башкара.

Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә һәм 1945 елның октябрендә генә кабат туган ягына кайта. Көнбатыш, Икенче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында озын-авыр сугыш юлы үтә. Гади авыл егете взвод командиры урынбасары, полк старшинасы вазыйфаларын башкара. Сугышчан батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә Дан орденнары, «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» һ. б. күп медальләр белән бүләкләнә. Берничә мәртәбә яралана.

Сугыштан соң К.Мөхәммәдиев кабат туган авылындагы Вахитов исемендәге күмәк хуҗалыкта җаваплы эшләрдә була:бригадир, агроном, колхоз рәисе урынбасары. Ул сәламәтлеге начарлангач кына гади эшләргә күчә. Фронтта яраланган бер аягын кистерү фаҗигасын да кичерергә туры килә аңа.

К.Мөхәммәдиев 1992 елда вафат булды. Туган авылы Нөнәгәр авылы зиратына күмелде.
Мөхәммәдиев Равил Хаҗи улы — хезмәт ветераны.

1932 елның 26 гыйнварында Смәел авылында туган. 1947 елда Смәел мәктәбендә җидееллык белем алганнан соң алты ел буе колхозда ат белән йөк ташучы булып эшли. 1953 елда Үрнәк авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесына укырга керә аны тәмамлап механизатор һөнәре ала.

Р.Мөхәммәдиевнең хезмәт юлы Г.Димитров исемендәге Чепья МТСында дәвам итә—ул монда дүрт ел тракторчы булып эшли. 1958 елда туган авылына кайта һәм 1974 елга кадәр колхозның механигы була. Аннан соңгы ун ел дәвамында кабат тракторга утыра һәм иген игә. Р.Мөхәммәдиев утыз елдан артык гомерен техникага багышлап зур тәҗрибә туплады, үзенең хезмәт күнекмәләрен, һөнәри осталыгын практикада нәтиҗәле файдаланды. Нинди генә эштә булмасын үзенә тапшырылган бурычны намус һәм ихласлылык белән, җиренә җиткереп башкарды. Әнә шундый күркәм сыйфатлары белән 1982 елда Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән абруйлы исемгә лаек булды.
Мөхәммәтҗанов Гайнан Мөхәммәтҗан улы — журналист.

1940 елның 5 апрелендә Шеңшеңәр авылында туган.1957 елда Малмыжда рус-татар мәктәбен тәмамлый һәм Ростов өлкәсенең Гуков шәһәрендә тимер-бетон конструкцияләре заводында бетончы булып эшли. Шушыннан 1959 елда Совет Армиясенә китә. Кече командирлар курсын үтеп, хезмәтентәмамлап, 1962 елда сержант Г.Мөхәммәтҗанов армия сафларыннан кайта һәм Казан дәүләт университетының журналистика факультетына—татар журналистикасы бүлегенә керә. Бу бүлекнең беренче чыгарылышы составында 1967 елда университетны тәмамлый. Уку чорында ук республика матбугатында үз язмалары белән катнаша. 1966 елдан—«Социалистик Татарстан» газетасы хезмәткәре. 1967-1976 еллар дәвамында—«Социалистик Татарстан», «Татарстан яшьләре» газеталарында хәбәрче.

1976-1978 елларда журналистлык эшеннән аерылып тора. 1978 елның июнендә Г.Мөхәммәтҗанов «Совет мәктәбе» журналы редакторы итеп билгеләнә һәм гомеренең ахырына кадәр бөтен белемен, энергиясен, талантын шушы журналга багышлый—башта аның редакторы, аннан соң җаваплы секретаре була. 1984 елдан журнал «Мәгариф» исеме белән чыга башлагач та аның эчтәлеген, кыйбласын яңа шартларга җавап бирерлек югарылыкка күтәрү өчен зур көч куя. 1993 елда шушы игелекле эшчәнлеге өчен аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.

Талантлы журналист якташыбыз 2003 елның 21 декабрендә вафат булды. Туган авылы Шеңшеңәр зиратына җирләнде.


Мөхәммәтҗанов Мәгъсүм Абдулла улы — мәгариф хезмәте ветераны.

1931 елның 17 гыйнварында Балтач авылында туган. 1949 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1949-1951 елларда Карадуган, Яңгул мәктәпләрендә география, биология укыта. 1951-1955 елларда Совет Армиясендә диңгезче булып хезмәт итә. Армия хезмәтеннән соң ул үзенең тормыш юлын катгый рәвештә мәктәп белән бәйли. 1955 елда Кили мәктәбендә укыта.

1956 елда М.Мөхәммәтҗанов Балтач урта мәктәбенә килә һәм хезмәт юлының ахырынача шушы зур, иҗади коллективтан аерылмый. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының табигать-география бүлеген тәмамлый. 1962-1980 елларда класстан тыш тәрбия эшләре буенча мәктәп директорының урынбасары булды.

М.Мөхәммәтҗанов бөтен эшчәнлеге дәвамында укыту-тәрбия методларын камилләштерү, алдынгы эш алымнарын барлау һәм тарату, крайны өйрәнү буенча район һәм республика күләмендә зур эш алып барды. Аның мәкаләләре республика һәм район матбугатында еш басыла. 1987 елда Ереван шәһәрендә узган Бөтенсоюз педагогик укуларында катнашты. Аның доклады Мәскәүдә басылган методик җыентыкка кертелде. Күп еллар районның география укытучыларының методик берләшмәсен җитәкләде.

М.Мөхәммәтҗанов киң җәмәгать эше алып барды. Бүген дә районыбыз тарихын өйрәнү, барлау, туплау өстендә актив эшли. Районыбызда мәгариф эшенең тарихын туплап, район газетасы аша киң укучылар катлавына ирештерде.

Алдынгы педагог 1962 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медаленә лаек булды. 1987 елда аңа «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе тапшырылды. 1975-1977 елларда хезмәт ияләре депутатларының район Советы, күп мәртәбә Балтач авыл Советы депутаты итеп сайланды.

М.Мөхәммәтҗанов бу китапны хәзерләүдә дә актив катнашты.

Мөхәммәтҗанова Мәсрүрә Кәлимулла кызы — Герой-ана.

1913 елның 26 февралендә Арбор авылында туган. Шушында мәдрәсәдә укып башлангыч белем алган. Хезмәт юлын туган авылында колхозда башлаган. 1933 елда Шода авылы егете Хафиз Мөхәммәтҗанов белән гаилә кора һәм яңа урында колхоз производствосында эшләвен дәвам итә.

Бу тырыш гаилә унике бала тудырып үстергән. Алар һәммәсе тормышта үз юлын табып, игелекле матур тормыш корып яшиләр. Уллары Камил һәм Шәрәфетдин инде мәрхүмнәр. Кызлары Мәгъфүрә Свердловск өлкәсендә, Мәрфуга— Удмурт Республикасында, Фәүзия—Казанда, Фәния белән Рафисия—Балтачта, Тәгъзимә һәм Мәгъсүмә—туган авыллары Шодада яшиләр. Уллары Нуретдин шулай ук Балтачта, Нурзадә—Мари Иле Республикасында, Гайнан—әти-әнисенең төп йортында гомер итәләр.

Мәсрүрә һәм Хафиз Мөхәммәтҗановлар 49 ел бергәләп чүкердәшеп гомер иттеләр.

М.Мөхәммәтҗанова 1982 елда вафат булды.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   26




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет