Һиҗрәт
.إِنَّ الْهِجْرَةَ لا تَنْقَطِعُ مَادَامَ الْجِهَادُ .
«Әгәр сугышлар булып тора икән, димәк һиҗрәт кылу да дә-вам итә». Ягъни, Рәсүлебез заманындагы һиҗрәттән тыш та һиҗ-рәтләр булырга мөмкин.
Картлык
.اَلشَّيْخُ يَضْعُفُ جِسْمُهُ، وَ قَلْبُهُ شَابٌّ عَلَى حُبِّ اثْنَتَيْنِ: طُولِ الْحَيَاةِ وَ حُبِِّ الْمَالِ .
«Картларның тәне зәгыйфьләнсә дә, ике нәрсәне сөюдә кү-ңелләре яшь булыр. Берсе – озын гомер, икенчесе – малны ярату».
.أَعْذَرَ اللهُ إِلَى امْرِىءٍ أَخَّرَ أَجَلَهُ حَتَّى بَلَغَ سِتِّينَ سَنَةً .
«Аллаһы Тәгалә кешенең алтмыш яшькәчә аклануларын ка-бул итәргә мөмкин, аннан соң юк, чөнки аңа уйланып акылга уты-рырга вакыт күп бирелгән иде».
Васыятьнәмә
.مَا حَقُّ امْرِئٍ مُسْلِمٍ لَهُ شَيْءٌ يُوصَى بِهِ يَبِيتُ لَيْلََتَيْنِ إِلاَّ وَ وَصَيَّتُهُ مَكْتُوبَةٌ عِنْدَهُ .
«Әгәр бер мөселманның васыять кылып калдырырлык берәр нәрсәсе булса, аның васыять язуын язып куймыйча торып, ике кич кунарга да хакы юк».
Васыять – кеше вафат булганнан соң аннан калган малга ия булу хокукы булмаган туганнарга яки башка мохтаҗ кешеләргә яр-дәм итү йөзеннән языла. Ләкин бу бүләк бөтен мирасның өчтән бе-реннән артмаска тиеш. Ә өчтән ике өлеше варисларныкы була. Бу варисларның кемнәр булуы һәм аларга малдан күпме өлеш тиюе хакында Ниса сүрәсенең 11, 12 нче аятьләрендә бәян кылына. Әм-ма варис булырлык туганнары булмаганда кеше бөтен малын васы-ять итә ала. Бирәсе бурычлар да мал варисларга бүлеп бирелгәнче түләнә. Шунысын әйтергә кирәк, Коръәндә башта васыять әйтү ту-рында әйтелә, аннан соң бирәсе бурычлар хакында. Чөнки васыять чыннан да үз ихтыяры белән мохтаҗларны кайгыртып языла. Шу-ның белән Аллаһыга булган мәхәббәт исбатлана. Ә бурычны тү-ләргә кирәк, варисларны мәҗбүр итеп булса да. Шуңа күрә, васы-ять язучы бурычларын түләргә дә мөлкәт калдырырга тиеш. Ул бу-рычын түләргә мирасында махсус өлеш билгеләргә теләмәсә, моны күргән шаһитлар әлеге хәлне ике юл белән үзгәртә алалар: мирас төзүче әле вафат булмаса, мирас язучыдан аны үзгәрттерергә; яки ул вафат булгач, хаклары булган барлык кешеләрне бергә җыеп, иң кулай карарны кабул итәргә. Соңгысында алар бу эшне изге ният белән башкаралар һәм бер яманлык та кылмыйлар. Ислам туганнар арасында татулыкны тәэмин итү һәм каршылыкларны булдырмау өчен барлык изге омтылышларны яклый. Телгә алынган соңгы оч-рактан кала башка вакытта кешенең васыятен үзгәртү, барлык ка-нуннардагы кебек үк, җинаять санала.
Мәрхүмнең үләр алдыннан әйткән васыятен ишетеп тә, аны үзгәрткән кеше гөнаһлы була. Варисларга бары бер очракта гына – васыять язучы кемгә дә булса махсус зыян китерергә яки кемне дә булса башкалардан өстен куярга теләгән булуы беленсә генә – васыятьнамәне үзгәртергә рөхсәт ителә. Бу очракта васыятьне тор-мышка ашыручыга аны гаделлек белән шәригать күрсәтмәләренә туры килерлек итеп үзгәртергә кирәк.
Васыять язуында шулай ук, матур үгет-нәсыйхәтләр дә бу-лырга мөмкин. Мондый вәсыятьләрне тотарга кирәк. Ләкин «мин үлгәч миңа фәлән кеше җәназа укысын», «мине фәлән урынга күм-сеннәр», «минем каберем өстендә фәлән сүрәне, яки фәлән доганы укысыннар» дип васыять язып куюлар дөрес түгел. Шулай ук, «фә-лән кадәр малым шул улыма, фәлән кадәре шул кызыма, хатыныма шул кадәр» дип язып куюлар да батыл санала. Чөнки бу затларга күпме тиясен Аллаһы Тәгалә Үзе Коръән Кәрим аятьләрендә бәян кылган.
Үлем
.اِسْتَعِدَّ لِلْمَوْتِ قَبْلَ نُزُولِ الْمَوْتِ .
«Үлем килгәнче үлемгә әзерләнегез».
Ягъни, дөньядагы алыш-бирешләрегезне һәрвакыт төзек кы-лыгыз, бер-берегезне рәнҗетмәгез, кемгә бирәсе яки кемнән аласы бар, һәммәсен язып куегыз, нинди генә эштә булмасын, тугрылык белән мөгамәлә итегез, бирәчәкләрегезне үтәгез.
.أَكْثِرُوا ذِكْرَ هَاذِمِ اللَّذَّاتِ الْمَوْتَ فَإِنَّهُ لَمْ يَذْكُرْهُ أَحَدٌ فِي ضَيْقٍ
مِنَ الْعَيْشِ إِلاَّ وَسَّعَهُ عَلَيْهِ وَ لاَ ذَكَرَهُ فِي سَعَةٍ إِلاَّ ضَيَّقَهَا عَلَيْهِ .
«Дөнья ләззәтләрен кисүче үлемне күп искә алыгыз. Чөнки, әгәр тереклекнең тарлыгы сәбәпле ихтыярсыз калган кеше үлемне исенә төшерсә, күңеле киңәер, тереклеге киң булып дөньяга алдан-ган бер гафилнең үлемне искә төшерүе аны гафләттән уятыр».
Үлемне онытмау һәм аны гел истә тоту тормышлары тар ке-шеләрнең кайгыларын киметә һәм алар барына канәгать булып яши башлыйлар, дөньялары иркен һәм бай адәмнәрнең горурлык-лары бетә һәм инсафка кайталар.
Үлем кинәттән, хәтта хыялда да юк вакытта килергә мөмкин, бәлки бу хәл күбрәк тә. Шуның өчен аны һәркайчан хәтердә тоту онытмауга һәм кулдан килгән кадәр аңа әзерләнүгә сәбәп була. Үлем искә төшү сәбәпле кечкенә генә бер бозыклыкның кылын-мый калуы да бик файдалы. Ләкин үлемне искә төшерүнең макса-ты – дөнья эшләренең ярты юлда калуларына кайгыру түгел, бәлки барачак җиргә әзерлек күрү булырга тиеш. Үлемгә әзерләнү фарыз гамәлләрне ихлас белән кылу һәм тыелган эшләрдән тыелу, кешеләрне рәнҗетмәү, үткәндәге кимчелекләр өчен үкенү, халык-ларга файда китерү һәм дөнья эшләрен пөхтә һәм тәртипле кылу-дан гыйбарәттер. Кайбер кешеләрнең даим мәчеттә утырулары үлемнән гафләттә булу, ә икенче бер кешеләрнең кырда кунып са-бан сөрүләре үлемгә әзерләнү булырга мөмкин. Хикмәт тышкы ха-ләтне төзәтүдә түгел, бәлки кирәк кадәр тышкы халәтне төзәтү бе-лән берлектә күңелне төзәтүдә. Шуның өчен бераз дәүләте һәм бигрәк тә яшь балалары булган кешеләрнең нотариус хозурында язылган васыятьнамәләре хәзер торырга, алыш-бирешләре булган адәмнәрнең күп булса да, аз булса да алачак һәм бирәчәкләре амә-нәткә алган һәм амәнәткә биргән нәрсәләре дәфтәрләргә язылган булырга тиеш.
.لَقِّنُوا مَوْتَاكُم لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ .
«Үлем көтүчеләргә «Аллаһыдан башка илаһ юк», дигән сүз-ләрне әйтеп торыгыз!»
Шуннан соң мәрхүмнең гаиләсенә, Аллаһының рәхмәтен өмет итеп, сабырлык күрсәтергә һәм югалтулары белән килешергә тиешлекне аңлатып, берничә сүз әйтелә.
.اَلْمَيِّتُ يُعَذَّبُ فِي قَبْرِهِ بِمَا نِيحَ عَلَيْهِ .
«Туганнары мәрхүм өстендә кычкырып елаганга кабердәге кеше газапларга дучар ителә».
Мөселман кешегә шундый вакытларда кычкырып елаулар, өстендәге киемнәрен ерту, үз яңагына сугулар кебек эшләрнең хә-рам булуын искә төшерергә кирәк. Ул әлеге гамәлләр белән ка-бердә ятучы мәрхүмне газапларга дучар итүен һәм моны эшләүче-ләрнең зур гөнаһ кылуларын аңларга тиеш.
Күзләрдән агучы яшьләргә килсәк, алар йөрәктә кайнаган әр-нү утын сүндерәләр, елаучылар кычкырып еламасалар, һәм башка тыелган гамәлләрне кылмасалар, аларны шелтәләргә урын юк.
Мөселман кешесенең үз кардәшен күмүдә катнашуы, аның үзе яшәгән җәмгыять тормышында тулаем катнашуын аңлата. Тор-мыш гел шатлыклардан һәм күңелле хәлләрдән генә тормый. Шат-лыклар кайгы белән, күңел ачулар хәсрәт белән, җиңеллекләр авырлык белән, елмаюлар күз яшьләре белән чиратлаша. Боларның һәрберсенә карата нинди мөнәсәбәтә булу кирәклеген белгән чын мөэмин-мөселман аларның һәрберсендә үзенең мөселманлык бу-рычларын үти.
.مَثُلَ ابْنُ آدَمَ وَ إِلَى جَنْبِهِ تِسْعَةٌ وَ تِسْعُونَ مَنِيَّةً إِنْ أَخْطَأَتْهُ الْمَنَايَا وَقَعَ فِي الْهَرَمِ حَتَّى يَمُوتَ .
«Адәм баласы туксан тугыз үлем белән яратылды. Әгәр аны шул үлемнәр читләтеп үтсә, кеше картлыкка җитеп үләр».
Бу хәдиснең максаты – кеше дөньяга килгәннән соң күп төрле игелекләр белән үзенең җанын тәрбия кылырга тиеш: мәсәлән гыйлем алу, туганнар белән йөрешү һ.б. белән. Шулар үтәлсә, картайганчы гомер сөрер.
.لاَ تَتَمَنَّوُا الْمَوْتَ .
«Үлем теләмәгез».
Берәр авырлык килү сәбәпле Аллаһыдан үлем сорамагыз, бәл-ки шул авырлыкны бетерү сәбәбенә керешегез.
Достарыңызбен бөлісу: |