Нурислам Ибраһим Рухи тәрбия


اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي وَ ارْحَمْنِي وَ اهْدِنِي وَ ارْزُقْنيِ



бет15/19
Дата18.07.2016
өлшемі1.83 Mb.
#207291
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   19

.اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي وَ ارْحَمْنِي وَ اهْدِنِي وَ ارْزُقْنيِ .


«Ий, Аллаһым! Минем гөнаһларымны кичер, миңа мәрхәмәт кыл, миңа туры юлны бир һәм мине ризыкландыр».

Әгәр берәү Аллаһыга ялварып, гөнаһларына үкенеп, киләчәк-тә ул хатаны эшләмәскә дип Аллаһ каршында тәүбә итсә, иншә Аллаһ, Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларын гафу итәр. Мөэмин-мөсел-ман Аллаһының рәхмәтеннән һичкайчан өметен өзмәс. Чөнки Ал-лаһы Тәгалә әйткән: «Аллаһының рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез, Аллаһы Тәгалә бөтен гөнаһларны да кичерә бит». Зөмәр: 53.

.أَمْسِكْ عَلَيْكَ لِسَانَكَ وَ لْيَسَعْكَ بَيْتُكَ وَ ابْكِ عَلَى خَطِيئَتِكَ .

«Телеңне тый, өең сине сыйдырсын һәм кылган хаталарыңа ела».

Бүгенге көндә күпләрне үз өйләре сыйдырмый. Чөнки өйнең рәхәте югалып бара, ата-ананы хөрмәт кылу юк, балалар бер-сеннән-берсе «акыллы», Аллаһыны, Рәсүлне искә төшерү, зекер итү юк. Әгәр бер йортта шәригать кануннары үтәлмәсә, аның ке-шеләре картая башлагач, ул йорт нинди иркен булуга карамастан аларны сыйдырмый башлый. Ул алар өчен җәһәннәмнең бер поч-магына әйләнә.

Без Аллаһы Тәгаләдән күңелләребезне, күзләребезне куанды-ра торган хатын, балалар бирсәң иде, дип сорыйбыз. Мөэмин кеше-нең җаны, күзе нәрсә белән куана? Әлбәттә, гаиләсенең шәригать-кә муафикъ йөрүләрен күрү белән. Шунда өе аны сыйдыра. Өе сыйдырганда, кешенең төрле ял урыннарына хаҗәте калмый. Хә-зерге ял итү урыннарында мөэмин кеше ял итә алмый. Чөнки ул Аллаһы Тәгаләгә каршы хәятне күргәндә һичкайчан куана алмый. Әгәр кешеләр Рәсүлебезнең ошбу хәдисен гамәлдә, тормышта кул-лансалар иде, ял итәргә үз өйләреннән дә яхшырак урын таба ал-маслар иде.

«Кылган хаталарыңа ела». Үткәндә кылган хаталарга елау мө-һим бер нәрсә. «Аллаһы Тәгалә тәүбәләремне кабул кылдымы икән, гөнаһларымны мәгъфирәт кылдымы икән?» – дип һәрвакыт тәшвиштә булу кирәк. Бу тау-тау хаталар белән Аллаһ хозурына барырга туры килсә, никадәр аяныч халәт булачак. Хатага елаган кешенең гөнаһысы кичерелгән була.

Менә шул өч нәрсәне үзебездә булдырсак, дөнья-ахирәт бә-хетен табарбыз.


Алтынчы бүлек

Төрле мәсьәләләр



Җәмәгать
.إِنَّ اللهَ لاَ يَجْمَعُ أُمَّتِي عَلَى الضَّلاَلَةِ وَ يَدُ اللهِ عَلَى الْجَمَاعَةِ .

«Аллаһы Тәгалә минем өммәтемне азгынлыкка тупламас. Ал-лаһы Тәгаләнең кулы җәмәгать өстендә».

«Аллаһының кулы җәмәгать өстендә» булганга күрә җәмәгать һәрвакыт үзенең максатына ирешәчәк. «йәдүн» – «кул» мәгънәсен-дә булса да, аннан кешеләрнеке кебек кул аңлашылмасын, Алла-һының кулы – Аллаһының ярдәме, һидаяте димәктер.

.يَدُ اللهِ عَلَى الْجَمَاعَةِ .

«Аллаһы Тәгаләнең кулы җәмәгать өстендә».

Барысы да бер сүздә булып эш кылган җәмәгатькә Аллаһы Тәгалә Үзенең ярдәмен бирер, аларны һичбер дошман җиңә алмас.


Дөнья
.كُنْ فِي الدُّنْيَا كَأَنَّكَ غَرِيبٌ أَوْ عَابِرُ سَبِيلٍ .

«Дөньяны үзеңнеке итеп анда урнашып торуны уйлама, дөнь-яда мосафир кебек бул».

Бу хәдистән кайбер ишанлык дәгъвасындагы кешеләр кебек, дөньяда һөнәрсез, кәсепсез, гыйлемсез бернидән хәбәрсез ятыгыз дигән фәрман аңлашылмасын. Чөнки Рәсүлебезнең, дөньяң өчен тырышып кәсеп ит, мал тап, синең шул тырышуыңа карасаң, дөнь-яда мәңге торачак кеше кебек күрен, ахирәтең өчен исә иртәгә үлә-чәк кеше кебек булып игелек кыл дигән мәгънәдәге күп кенә хә-дисләре бар.

.اَلدُّنْيَا حُلْوَةٌ خَضَرَةٌ فَمَنْ أَخَذَهَا بِحَقِّهِ بُورِكَ لَهُ فِيهَا وَ رُبَّ



مُتَخَوِّضٍ فِيمَا اشْتَهَتْ نَفْسَهُ لَيْسَ لَهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ إِلاَّ النَّارُ .

«Дөньяның күренеше гүзәл һәм татлыдыр. Әгәр аны берәү ти-ешенчә йөртсә, ул кеше дөньяда рәхәт торыр. Әмма дөньяда нә-фесе теләгән нәрсәләргә чумып шуның артыннан йөрсә, Кыямәт көнендә ул кешегә уттан башка нәрсә булмас».



Мал
.إِذَا أَتَاكَ اللهُ مَالاً فَلْيُرَ عَليْكَ فَإِنَّ اللهَ يُحِبُّ أَنْ يَرَى

أَثَرَهُ عَلَى عَبْدِهِ حَسَنًا وَلاَ يُحِبُّ الْبُؤْسَ وَ لا التَّبَاؤُسَ .

«Әгәр сиңа Аллаһы Тәгалә мал бирсә, синдә аның барлыгы күренсен, чөнки Аллаһы Тәгалә Үзенең колына биргән нигъмәте-нең гүзәл әсәрен күрергә ярата. Ләкин Аллаһы Тәгалә үзләренең хәлләреннән башкаларга зарланган һәм маллары булып та, малы-быз юк дип йөргән кешеләрне сөйми».

.اِشْتَدَّ غَضَبُ اللهِ عَلَى مَنْ زَعَمَ أَنَّهُ مَلِكُ الْأَمْلاَكِ لاَ مُلْكَ إِلاَّ لِلَّهِ .

«Үзен мин хуҗаларның хуҗасы дип йөргән кешегә Аллаһы-ның ачуы каты булыр, чөнки Аллаһыдан башка һичкем һичнәрсәгә хуҗа була алмый».

Ягъни, малга бик хирыслык белән ябышмагыз, әҗәл килгән вакытта аерылуы кыен булыр. Бу хәдис мал җыймагыз, бай булма-гыз дигән сүзне аңлатмый, чөнки малны күркәм рәвештә кулланып бай булу Аллаһының нигъмәтеннән.

.أَفْضَلُ الدَّنَانِيرِ مَا يُنْفِقُهُ الرَّجُلُ عَلَى عِيَالِهِ وَ دِينَارٌ يُنْفِقُهُ الرَّجُلُ عَلَى دَابَّتِهِ



فِي سَبِيلِ اللهِ وَ دِينَارٌ يُنْفِقُهُ الرَّجُلُ عَلَى أَصْحَابِهِ فِي سَبِيلِ اللهِ عَزَّ وَ جَلَّ .

«Акчаның иң изгесе – кешенең үз өй җәмәгатенә сарыф кыл-ганы, аннан соң Аллаһ юлында сугыш кылу өчен әзерләнгән хай-ван тәрбиясенә тотылганы, болардан кала Аллаһ юлында үзенең дусларына тоткан акчасы».

.مَا أَتَاكَ اللهُ مِنْ أَمْوَالِ السُّلْطَانِ مِنْ غَيْرِ مَسْأَلَةٍ وَ لاَ إِشْرَافٍ فَكُلْهُ وَ تَمَوَّلْهُ .

«Әгәр Аллаһы Тәгалә сиңа бер дә сорамаган һәм өмет итмә-гән җирдән күп мал бирсә, син аны аша һәм аның белән бай бул».

.مَنْ سَأَلَ النَّاسَ أَمْوَالَهُمْ تَكَثُّرًا فَإِنَّمَا يَسْأَلُ جَمْرَ جَهَنَّمَ فَلْيَسْتَقِلَّ مِنْهُ أَوْ لِيَسْتَكْثِرْ .

«Әгәр бер кеше малы була торып шуны күбәйтү өчен кеше-ләрдән янә сораса, ул кеше үзенә җәһәннәм ташы сораган булыр, ул ташны күп җыйса да, аз җыйса да».

.لاَ بَأْسَ بِالْغِنَى لِمَنِ اتَّقَى وَ الصِّحَّةُ لِمَنِ اتَّقَى خَيْرٌ مِنَ الْغِنَى وَ طيبُ النَّفْس مِنَ النَّعِيمِ .

«Тәкъва кешегә байлык зарарлы түгел, әмма шулай булса да, тазалык, саулык-сәламәтлек байлыктан, ә күңел хушлыгы һәртөрле нигъмәтләрдән яхшырак».

.أَنْتَ وَ مَالُكَ لِأَبِيكَ .

«Син үзең дә һәм малың да атаңныкы».

Һәр ата мохтаҗ булган нәрсәсен улының, яки кызының ма-лыннан шәригать кушкан кадәр генә алыр. Кайбер балалар бар, алар аталарына мохтаҗ булган нәрсәсен бирү түгел, хәтта сәламен дә аласылары килми.

.اَلْخَازِنُ الْمُسْلِمُ الْأَمِينُ الَّذِي يُعْطِي مَا أُمِرَ بِهِ كَامِلاً مُوَفَّرًا



طَيِّبَةً بِهِ نَفْسُهُ فَيَدْفَعُهُ إِلَى الَّذِي أُمِرَ بِهِ أَحَدُ الْمتَصَدِّقِينَ .

«Халык акчасын саклап торучы мөселман кеше әгәр үзенә сакларга бирелгән малны, шул мал хуҗасы шуннан берәүгә бер кадәрен бирергә боерса, ул кеше боерылган кадәрне хуш күңел бе-лән тиешле вакытта үтәсә, бу кешегә садака биргән савабы булыр».

Шундый эштә булган кешеләр берәүгә тиеш булган малны биргәндә ачык йөзле, татлы сүзле булып, бер дә киметми һәм алу-чыга һичбер шелтә итмичә, әле вакыт юк, фәлән вакытта килерсен димичә бирсә, бу кеше шул биргән кадәр малны садака кылу сава-бына ирешер.

Тәдбирле булу
Тәдбир – дип кешеләрнең үзләрендәге акылдан шәригать кушкан рәвештә файдалана белүләренә әйтелә. Үзенең акылыннан файдалана белүчеләр тәдбирле, ә файдалана белмәүчеләр тәдбир-сез дип йөртеләләр. Тәдбирне түбәндәге төрләргә бүләргә мөмкин:

1. Үзе хакында тәдбир. Моның максаты – үзеңнең хәятыңа сәбәп була торган ашау-эчүне, кием-салымны, тормыш-көнкүреш-не зарарсыз булган кагыйдәләр буенча алып бару. Әгәр адәм бала-сы шушы эшләрдә тәдбирле булса, күңеле шат һәм үзе эшлекле бу-ла. Әгәр тәдбирсезлек итсә, һәртөрле хасталыкларга, рәхәтсезлек-ләргә очрый һәм тынычсызлана. Артык ашау, зарарлы нәрсәләрдән сакланмау һәм елның вакытына күрә киенмәүнең һәрберсе – тәд-бирсезлек.

2. Гаилә хакында тәдбир. Моның максаты – өй җәмәгатен матди һәм мәгънәви рәвештә тәрбия итү, аларның кирәкләрен һәм киләчәкләрен кайгыртып файдалы чаралар эзләп табу. Кайбер кешеләрнең бу тәдбиргә көчләре җитмәүдән куркып, өйләнми йө-рүләре мәгълүм. Ләкин кайбер кешеләр бу тәдбиргә бик җиңел карыйлар, гаилә хәлләрен һәм балаларының киләчәкләрен һич тә кайгыртмыйлар, бөтен эшне Аллаһыга тапшырдым дип, үзләре рә-хәттә яталар. Аларның бу эшләре хакыйкатьтә гаиләләре һәм бала-чагалары өчен зарар була.

Гаиләләрнең фәкыйрь булулары гаеп булмаганы кебек бәхет-сезлек тә гаеп түгел. Бик күп фәкыйрь гаиләләр була, ләкин үзләре рәхәтлектә көн кичерәләр, ирле-хатынлы бик рәхәт гомер сөреп, балаларын да көчләре җиткән кадәр тәрбия кылалар. Гаеп һәм бә-хетсезлек исә гаилә һәм балалар хакында тәдбирсез булу. Бала-ларны ифрат дәрәҗәдә тикшереп тору һәм аларны кысу да тәдбир-сезлектер. Бу кысуның нәтиҗәсе шул: форсат килү белән мондый балалар баудан ычкынган этләр, тышаудан котылган атлар кебек ни кыланганнарын белми, бөтенләй әхлаксыз булып китәләр. Бала-ларны бөтенләй тезгенләп, тышаулап тоту ярамаган кебек аларны бөтенләй тезгенсез җибәрергә дә ярамый, бәлки урта бер юлны то-тарга, гаделлектән аерылмаска кирәк.

3. Мәгыйшәт тәдбире. Мәгыйшәт тәдбире исрафтан саклану-дан гыйбарәт. Исраф кылырга, ихтимал, башка диннәр дә рөхсәт итми торгандыр, әмма Ислам диненең моңа һич тә рөхсәте юк. Хәтта елга өсләрендә торып тәһарәт алган вакытта да суны исраф итмәү турысында васыятьләр бар. Әгәр шулай агым суларда да исрафтан саклану тиеш булса, гаиләләр һәм милләтләрнең бөтен тормышлары баглана торган мал һәм акчаларны исраф кылу ничек ярасын? Акча таба алу камиллек булса, табылган акчаны тота белү – аннан да бигрәк камиллек. Акча табучылар бик күп, әмма тота белүчеләре бик аз.

.اَلتُّؤَدَّةُ وَ الاِقْتِصَادُ وَ السَّمْتُ الْحَسَنِ جُزْءٌ مِنْ أَرْبَعَةٍ وَ عِشْرِينَ جُزْءًا مِنَ النُّبُوَّةِ .

«Эшләрне уйлап эшләү, малны акыл белән тоту һәм һәр эштә күркәм рәвештә булу – пәйгамбәрлекнең егерме дүрттән бер өле-ше».

Әлеге өч эшнең пәйгамбәрләр холкыннан булуы аңлашыла, аларны үзеңә лязем тоту кирәк.

«Ахмак дуска караганда акыллы дошман яхшырак» дигән сүз бик күп тәҗрибәләрдән соң әйтелгән сүздер. Ахмак белән мөгамә-лә итүдән сакланырга кирәк, чөнки ахмак кеше файда итү нияте бе-лән зарар китерүе мөмкин. Ахмактан файда көтү аяз күктән яңгыр көтү шикелле мәгънәсез бер эштер. Хуҗасы хакында аюның хез-мәте ничек булган булса, ахмакның хезмәте дә шуннан күп аерыл-мас. Олуг затлардан берсе: «Дәва кылуым сәбәпле күзсезләр күзле булдылар, ала тәнлеләр сәламәтлек таптылар, әмма ахмакка һич-бер дәвам килешмәде, сәламәтлек тапмый әүвәлге хәлендә калды», – дип сөйләгәнлеге риваять ителә.

Бер кешенең акыллымы яки ахмакмы икәнлеген белер өчен аңа һәртөрле булмастай нәрсәләрне сөйләп карарга кирәк. Әгәр шуларга ышанып торса, шул кеше ахмактыр.


Сату-алу
.مَنْ بَاعَ دَارًا ثُمَّ لَمْ يَجْعَلْ ثَمَنهَا فِي مِثْلِهَا لَمْ يُبَارَكَ لَهُ فِيهَا .

«Әгәр бер кеше йортын саткач, шул акчага икенче йорт ал-маса, ул акчаның бәрәкәте булмас».

Йорт-җир яшәү өчен иң кирәкле нәрсәләр җөмләсеннән. Шу-ңа күрә яшәп торган йортны сатып үзең урамда калу – кешенең ах-маклыгына яки акчаны тота белмәвенә дәлил.

.اَلْبَيَّعَانِ بِالْخِيَارِ مَا لَمْ يَتَفَرَّقَا فَإِنْ صَدَقَا وَ بَيَّنَا بُورِكَ لَهُمَا



فِي بَيْعِهِمَا وَ إِنْ كَتَمَا وَ كَذِبَا مُحِقَتْ بَرَكَةُ بَيْعِهِمَا .

«Сатучы белән сатып алучылар бер-берләреннән аерылмаган-да иреклеләр: әгәр ике тараф та алыш-бирештә рас булсалар, эшлә-ре уң булыр, әгәр малның берәр гаебен яшерсәләр һәм ялган-ласалар, сәүдәләреннән бәрәкәт китәр».

Мәсәлән, сатыла торган нәрсәдә гаеп була торып, һичбер га-ебе юк дип, яки тугызга алган нәрсәне «унга алдым», «башкаларга фәлән бәягә дә бирмәдем» дигән кебек ялган сүзләрнең һәркайсы сәүдәгә зарар китерә. Мондый нәрсәләр кешенең кадер-хөрмәтенә дә зарар китереп, алыш-бирештән өмет ителгән хәер һәм бәрәкәтне югалта. Андый рәвештә сатылган нәрсә шәригать һәм гореф бу-енча караганда дөрес булган сату булса да, инсафлы фәтва бирү-челәр ялган катышкан сатуның шәригать буенча хәрам дип хөкем итәләр. Без сату иткәндә ни өчен ялган катыштырабыз соң? Моның җавабы гади: сата торган нәрсәбезне алучыга кыйммәтрәк сатып, алучының тиешле булмаган акчасын алу өчен. Әгәр уйлап карасак, безнең бу рәвештә сату итүебез белән карак арасында нинди аерма кала? Карак йозак вату өчен бер тимер корал тотып йөрсә, без алу-чының акчасын алдап алу өчен ялганны корал итәбез. Төптән уйла-ганда, алдап сатучы карактан да яманрак, чөнки карак үзенең урла-ган малын һәм ул эшен хәрам дип белеп, үзен гөнаһлы саный. Әм-ма алдап сатучы үзен алдакчы һәм кеше хакларын талаучы дип уй-ламый да, акчасын да хәләл дип белә.

.مَنْ بَاعَ جِلْدَ أُضْحِيَتِهِ فَلاَ أُضْحِيَةَ لَهُ .

«Корбан тиресен саткан кешенең корбаны юк».

Чөнки, аны сату корбанны бугазлаудан булган максатка кар-шы килә.



Ятим, мескеннәр
.أَ تُحِبُّ أَنْ يَلِيْنَ قَلْبُكَ وَتُدْرَكَ حَاجَتُكَ؟ اِرْحَمِ الْيَتِيمَ وَامْسَحْ

رَأْسَهُ وَأَطْعِمْهُ مِنْ طَعَامِكَ يَلِنْ قَلْبُكَ وَتُدْرِكْ حَاجَتَكَ .

«Әгәр күңелегезнең йомшак булуын, хаҗәтегезнең үтәлүен теләсәгез, ятимнәргә карата миһербанлы булыгыз, алар белән йом-шак мөгамәлә кылыгыз, башларыннан сыйпагыз, аларга ашыгызны ашатыгыз. Шул вакытта күңелегез йомшарыр, хаҗәтегез дә үтә-лер».

.أَنَا وَ كَافِلُ الْيَتِيمِ فِي الْجَنَّةِ هَكَذَا .

«Ятимне караучы кеше җәннәттә минем белән бергә менә шу-лай янәшә була», – дигән Рәсүлебез ике бармагын янәшә куеп.

.اَلسَّاعِي عَلَى الْأَرْمَلَةِ وَ الْمِسْكِينِ كَالْمُجَاهِدِ فِي سَبِيلِ اللهِ أَوِ الْقَائِمِ اللَّيْلِ الصَّائِمِ النَّهَارِ .

«Тол хатыннарны, ачларны һәм зәгыйфьләрне туйдыру өчен кәсеп итеп йөрүче кеше Аллаһ каршында Аллаһ юлында сугышу-чылар һәм көндезен ураза тотып, кичләрен гыйбадәттә уяу торучы-лар кебек».

.اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْفَقْرِ وَ الْقِلَّةِ وَ الذِّلَّةِ وَ أَعُوذُ بِكَ مِنْ أَنْ أَظْلمَ أَوْ أُظْلَمَ .

«Ий, Раббым! Фәкыйрьлектән, азлыктан, хурлыктан, золым итүдән һәм золым күрүдән Сиңа сыенам».

.اِسْتَعِيذُوا بِاللهِ مِنَ الْفَقْرِ وَ الْعَيْلَةِ وَ مِنْ أَنْ تُظْلَمُوا أَوْ تَظْلِمُوا .

«Мохтаҗ, фәкыйрь, чарасыз мескен булып калудан, берәүгә золым итүдән һәм үзегез дә золым күрүдән Аллаһыга сыеныгыз».
Амәнәт
.اَلْمُؤْمِنُ مَنْ أَمِنَهُ النَّاسُ عَلَى أَمْوَالِهِمْ وَ أَنْفُسِهِمْ وَ الْمُهَاجِرُ مَنْ هَجَرَ الْخَطَايَا وَ الذَّنُوبَ .

«Кешеләр үзләренең малларын һәм җаннарын ышанып тап-шыра ала торган кеше хакыйкый мөэмин була. Хакыйкый мөһаҗир хата һәм гөнаһ эшләрне ташлаган кеше була».

.أَدِّ الْأَمَانَةَ إِلَى مَنِ ائْتَمَنَكَ وَ لاَ تَخُنْ مَنْ خَانَكَ .

«Сиңа амәнәт кылган кешенең амәнәтен үтә һәм сиңа хыянәт иткән кешеләргә каршы хыянәт итмә».

Һәрбер гыйбадәт үз вакытында үтәлергә тиеш булганы кебек амәнәт тә, үз вакытында тапшырылырга тиешле нәрсә. Әгәр сиңа хыянәт иткән кешегә каршы хыянәт итсәң, зур гөнаһлы булырсың.

.إِذَا حَدَّثَ الرَّجُلُ بِحَدِيثٍ ثُمَّ الْتَفَتَ فَهِىَ أَمَانَةٌ .

«Әгәр бер кеше сиңа берәр сүзне сөйләгән вакытта як-ягына каранса, димәк, син аның сүзен беркемгә дә сөйләмә, чөнки ул сүз сиңа амәнәт була, һәм ул синдә сер булып сакланырга тиеш».

Сөйләүче гәрчә: «Бу сүз амәнәт, моны фаш итә күрмә!» – ди-мәсә дә, әгәр сөйләгән вакытта як-ягына каранса, бу нәрсә башка-ларга белдерәсе килмәүгә һәм башкаларның ишетүләреннән сакла-нуына дәлилдер. Үзенең дә, башкаларның да серләрен, бигрәк тә, ир белән хатын үз араларында булган серләрне фаш итүләре Ислам динендә яман гадәт булып санала. «Амәнәтләрнең иң зурысы – ир белән хатын арасында булган серләрдер», дигән мәгънәдә хәдис тә риваять ителә.

Адәмнәрнең башларына килә торган һәлакәт вә казаларның күбесе «сер» фаш ителү сәбәбеннән булуы мәгълүм. Шуның өчен Гали разыяллаһү ганһүнең: «Серең – синең әсирең, әгәр аны фаш итсәң, үзең аның әсире булырсың» – дигән хикмәтле сүзе риваять ителгән.

Кеше сер саклый белергә тиеш. Әгәр ул үзенең серен саклый алмыйча башка берәүгә сөйләсә һәм ул кешедән башкаларга тарал-са, моның өчен аның ул кешене шелтә кылырга хакы юк, үзенә үпкәләсен.

.لاَ إِيمَانَ لِمَنْ لاَ أَمَانَةَ لَهُ وَ لاَ دِينَ لِمَنْ لاَ عَهْدَ لَهُ .

«Ышанычы булмаганның – иманы, вәгъдәсендә тормаганның дине юк».


.أَوَّلُ مَا تَفْتَقِدُونَ مِنْ دِينِكُمُ الْأَمَانَةُ .


«Динегездән иң беренче югалтачак нәрсәгез – амәнәт, ыша-нычлы булу».

Ягъни, кешеләрдә иң элек ышаныч бетәр, ул беткәч башка из-ге сыйфатлар да бетәр. Халык бер-берсенә ышанмас хәлгә килер, үзара дошманлык таралыр.

.لاَ يَتَجَالَسُ الْقَوْمُ إِلاَّ بِالْأَمَانَةِ .

«Бер мәҗлестә утыручы кешеләр шул мәҗлестәге серләрне читкә таратмаска тиешләр».
Аллаһ юлында сугышу
.عَجِبَ رَبُّنَا مِنْ رَجُلٍ غَزَا فِي سَبِيلِ اللهِ فَانْهَزَمَ أَصْحَابُهُ فَعَلِمَ مَا عَلَيْهِ فَرَجَعَ حَتَّى أُهْرِيقَ دَمُهُ فَيَقُولُ اللهُ عَزَّ وَ جَلَّ لِمَلَائِكَتِهِ انْظُرُوا إِلَى عَبْدِي رَجَعَ رَغْبَةً فِيمَا عِنْدِي وَ شَفْقَةً مِمَّا عِنْدِي حَتَّى أُهْرِيقَ دَمُهُ .

«Аллаһы Тәгалә Үзенең юлында сугышкан кешегә карап хәй-ран калыр. Чөнки ул кеше дошман белән сугышканда иптәшләре җиңелеп качканда да, һаман үзенә тиешле эшне эшләмичә сугыш мәйданыннан китмәс. Аллаһы Тәгалә Үзенең фәрештәләренә әй-тер: «Әй, фәрештәләләрем, карагыз минем колыма, ул минем кар-шымда тиешле эшне башкарып, минем каршымда булган нәрсәгә риза булып, кайтып килгәндә канын түкте».

Бу хәдистән сугыш вакытында гайрәтле булып, һәлак булудан курыкмыйча, җанны аямый сугышу тиеш икәнлеге беленә.

.مَنْ قَاتَلَ لِتَكُونَ كَلِمَةُ اللهِ هِيَ الْعُلْيَا فَهُوَ فِي سَبِيلِ اللهِ .

«Әгәр бер кеше Аллаһының сүзе өстен булсын өчен дин дош-маннары белән сугышса, ул кеше Аллаһ юлындагы сугышчы бу-лыр».

Әгәр үлсә, шәһит булыр, дошманны үтерсә, җәннәтле булыр.

.اَلْمُجَاهِدُ مَنْ جَاهَدَ نَفْسَهُ فِي اللهِ .

«Аллаһ юлында үзенең нәфесе белән көрәшүче кеше хакый-кый сугышчы була».

Нәфес белән сугышу – Аллаһы Тәгаләнен ризалыгын ният итеп шәригать боерган нәрсәләрне кылу һәм тыйганнарыннан ты-елу. Нәфес белән бу рәвештә сугышуның нәтиҗәсе «һидаять» табудан гыйбарәт булганлыктан, җиһатларның иң яхшысыдыр.

Мәгълүм, инсанга иң беренче дошман – шайтан, икенчесе – нәфескә артык бирелү. Шайтан менә шул нәфесне үзенә кармак кыла да инде. Ул шуның белән бөтен кешене туры юлдан адашты-рырга тырыша, ягъни кеше шул нәфесенә бирелеп китсен дә, ахи-рәтне уйламасын. Кеше исә рәхәтне, ләззәтне яратучы. Күпләргә рәхәт булса, шул җитә.

. إِنَّ الْمُؤْمِنَ يُجَاهِدُ بِسَيْفِهِ وَ لِسَانِهِ .

«Хакыйкый мөэмин кылычы белән дә, теле белән дә көрәшү-че кеше».

Мөҗаһит кылыч белән генә сугыша торган кеше түгел. Бәлки хак сүзне һичкемнән курыкмыйча сөйли ала торган кеше дә мөҗа-һит була.

Җиһат ике хөрле була. Беренчесе – кешенең, үз нәфесенең те-ләкләренә каршы сугышуы. Икенчесе – Аллаһ юлындагы гадел су-гыш. Беренче төр җиһат – кешенең үз хата-кимчелекләреннән ко-тылырга, чистарынырга омтылуы, көнчелек, башкаларны күрә ал-мау һәм башка шундый начар сыйфатлардан азат булырга тыры-шуы Исламда «зур җиһат» дип тә йөртелә. Бу төр җиһат белән ке-ше Аллаһыга тагын да якыная төшә. Икенче төр җиһат «кече җи-һат» дип атала.

Исламда Аллаһ юлындагы гадел сугыш, ягъни җиһат фәкать һөҗүмне кире кагуны гына үз эченә ала. Бу мәсьәләдәге Коръән аятьләре ачык һәм аңлаешлы. Аллаһы Тәгалә мөселманнарга үзлә-ренә һөҗүм иткән мөселманнарга каршы гына сугышырга рөхсәт иткән.

Әгәр җиһат үзеңне яклап сугышуны аңлата икән, димәк, ул корал көче белән генә була алмый. Җиһат мал белән дә, дәгъват бе-лән дә булырга мөмкин. Чөнки максат бер – Ислам җәмгыятен һәм аның нигезен тәшкил итүче иман гакыйдәсен яклау. Бу һәрбер милләтнең бүгенге көндә барлык халыкара кануннар таныган гадел хокукы.

Моннан тыш, Ислам дине мөселманнарга үзләре белән ты-ныч, имин мөгамәләдә булган халыклар белән яхшы, күркәм мөнә-сәбәттә булырга боера. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйткән: «Аллаһ сезнең белән сугышмаган һәм сезне динегез өчен йорт-җирләрегез-дән куып чыгармаган халыкларга карата сезнең яхшы һәм гадел мөгамәләдә булуыгыздан тыймый». Мүмтәхәнә: 8.

Моннан чыгып шуны әйтергә кирәк, халыкара мәгълүмат ча-ралары хәбәр итүенчә, Ислам бернинди дә агрессиягә, экстремизм, фанатизм һәм терроризмга чакыручы дин түгел. Ислам – тыныч-лык, рәхим-шәфкать һәм мәрхәмәтлелек дине. Ислам гаделлеккә һәм тынычлыкка чакыра, кешенең абруен һәм иреген саклый. Бо-лар гади сүзләр генә түгел, ә Исламның бөтен төзелешен тотып то-ручы нигезләрдер. Исламга чакыру мәҗбүрләү һәм изү аркылы тү-гел, ә гыйлем, күркәм нәсыйхәт һәм түземле әңгәмә аркылы инан-дыруга корылган. Коръәндә «Раббың юлына хикмәт һәм күркәм вәгазьләр белән чакыр», диелгән. Нәхел: 125.

Ислам игелекле, гадел, күркәм эшләргә боера, ә яман, бозык эшләрдән тыя. Ислам кешеләрне явызлыкка каршы игелек белән җавап кайтарырга чакыра. Мөхәммәт галәйиссәләм үзенә һәм бе-ренче мөселманнарга күпме җәбер-золым кылуларына карамастан, Мәккәне яулап алгач, аның халкын: «Барыгыз, сез ирекле», – дип гафу итә. Боларның барысы да Исламның тынычлык дине икәнле-ген исбат итәләр. Бу диндә фанатизмга, экстремизмга, яки изүләр-гә, куркытуларга һәм кешеләрнең малларына яки җаннарына кул сузуларга урын юк. Кеше хокукларын, бигрәк тә, яшәү, дин, гаилә һәм кешенең мал-мөлкәтен яклау, саклау Ислам шәригатенең төп максаты булып тора. Шуның өчен Ислам һәртөрле агрессиягә кар-шы чыга. Ислам агрессияне шул дәрәҗәдә тыя, хәтта бер кешегә каршы юнәлтелгән агрессияне бөтен кешелек җәмгыятенә каршы юнәлтелгән агрессия белән тиңли. Бу хакта Коръәндә болай диел-гән: «Әгәр берәү бер кешене (кан үче, яки бозыклык кылганлыгы өчен булганнан тыш) үтерсә, ул бөтен кешеләрне үтергән кебек булыр». Мәидә: 32.

Һәрбер кеше үзе бер галәм. Ислам менә шул галәмне якларга, сакларга омтыла. Шуның өчен ул кешеләрне бер-берсен яратырга һәм башкаларның хак-хокукларын хөрмәт итәргә өйрәтә. Башка-ларның иминлеген, тынычлыгын саклау – бөтен кешелекнең вази-фасы. Без бит, бер хәдистә әйтелгәнчә, бөтенебез дә бер көймәдәге кешеләр. Аермабыз бары тик шунда, берәүләребез аскы катта бул-са, икенчеләребез өстә. Аскы каттагылар су эчәргә теләгәч, өстәге-ләр аркылы үткәндә: «Әгәр без су алыр өчен көймә төбендә генә бер тишек тишсәк, өстәгеләрне мәшәкатьләп тормаган булыр идек», – диләр. «Әгәр алар үзләре теләгәнчә шулай эшләсәләр, – диелә әлеге хәдиснең дәвамында, – көймәдәгеләрнең барысы да һәлак булыр иде. Әгәр аларны өстәгеләр үз вакытында туктатса, барысы да котылыр иделәр».

Ислам фанатизмны гомумән кабул итми. Шуның өчен ул мө-селманнарны фанатизмга чакырмый да. Исламның төп чыганакла-ры булган Аллаһының китабы Коръән һәм Рәсүлебез Мөхәммәт галәйһиссәләмнең хәдисләре фанатизмга охшаган нәрсәләрне го-мумән үз эченә алмаган. Коръәндә әйтелгәнчә, Исламга чакыру гыйлемгә, хикмәткә, нәсыйхәткә һәм тыныч әңгәмәгә корылган. Болар исә фанатизмның һәртөрлесеннән ерак торалар.

Югарыда әйтелгәннәрдән аңлашылганча, Исламны фанатизм-да гаепләү бернинди дәлилләргә дә нигезләнмәгән ялган, боһтан (яла ягу) булып кала бирә. Әгәр инде мөселманнар эчендә фанатик-лар яки экстремистлар бар икән, бу күренешләрнең Исламның үгет-нәсыйхәтләренә карата бернинди катнашы юк. Бу күренешләр күбесенчә Исламны дөрес аңламаудан, яки аның өйрәтмәләренә ялган аңлатма бирүдән килеп чыгалар. Без Исламның хакыйкый өйрәтмәләре белән кайбер мөселманнарның үз-үзләрен тотышла-рындагы хаталары арасындагы аерманы аера белергә тиеш.

.أَحَبُّ الْجِهَادِ إِلَى اللهِ تَعَالَى كَلِمَةُ حَقٍّ تُقَالُ لِإِمَامٍ جَائِرٍ .

«Аллаһ каршында җиһатның иң сөеклесе – гадел булмаган, залим җитәкчеләр каршында хак сүзне курыкмыйча әйтә алудыр».

.إِذَا تَبَايَعْتُمْ بِالْعِينَةِ وَأَخَذْتُمْ أَذْنَابِ الْبَقَرِ وَرَضِيتُمْ بِالزَّرْعِ وَتَرَكْتُمُ

الْجِهَادَ سَلَّطَ اللهُ عَلَيْكُمْ ذُلاًّ لاَ يَنْزَعُهُ حَتَّى تَرْجِعُوا إِلَى رَبِّكُمْ .

«Әгәр Аллаһ юлындагы сугышны ташлап, сугыш вакытында алыш-биреш йөртеп, сабан сөреп, шуннан разый булсагыз, Аллаһ сезне бу эшегезне ташлап Үзенә кире кайтканыгызга (тәүбә иткән-чегә) кадәр хурлыкка төшерер, аздырыр».

.لَنْ يَبْرَحَ هَذَا الدِيّنُ قَائِمًا يُقَاتِلُ عَلَيْهِ عِصَابَةٌ مِنَ الْمُسْلِمِينَ حَتَّى تَقُومَ السَّاعَةُ .

«Мөселманнардан бер җәмәгать дошманнар белән сугышуны ташламаган вакытта Ислам дине куәттә булыр, Кыямәткә кадәр гомер сөрер».

.لاَ تَتَمَنَّوْا لِقَاءَ الْعَدُوِّ وَ إِذَا لَقِيتُمُوهُ فَاصْبِرُوا .

«Дошманнарыгыз белән кара-каршы очрашырга ашкынып тормагыз. Әгәр очрашсагыз, качмагыз, каршы торыгыз».

.نَهَى عَنْ قَتلِ النِّسَاءِ وَ الصِّبْيَانِ .

«Рәсүлебез галәйһиссәләм хатыннарны һәм балаларны үтерү-дән тыйган».

Бер сугышта Рәсүлебез дошманнарның мәетләре арасында бер карчык мәетен күреп, әлеге сүзләрне әйтә. Сабыйларны, ха-тынкызларны үтерү батырлыктан түгел.

.مَنِ اغْبَرَّتْ قَدَمَاهُ فِي سَبِيلِ اللهِ حَرَّمَهُ اللهُ عَلَى النَّارِ .

«Әгәр бер кешенең аяклары Аллаһ юлында тузанланса, Алла-һы Тәгалә ул кешене утка хәрам кылыр».
Хаксыз үтерү
.مَنْ قَتَلَ مُعَاهَدًا لَمْ يَرَحْ رَائِحَةَ الْجَنَّةِ وَ إِنَّ رِيحَهَا لَيُوجَدُ مِنْ مَسِيرَةِ أَرْبَعِينَ عَامًا .

«Әгәр бер кеше Ислам йортында тыныч, имин торырга вәгъдә ителгән кешене хаксыз үтерсә, ул кеше җәннәтнең исен дә таты-мас, ә җәннәтнең исе кырык еллык юлдан ук беленә».


Җафалап үтерү
.نَهَى عَنْ قَتْلِ الصَّبْرِ .

«Рәсүлебез галәйһиссәләм сугыш вакытларында яки үтере-лергә тиешле булган кешеләрне үтергәндә аларны җәфалап, суга батырып, яки утка ташлап үтерүдән тыйган».


Шәһит булу
.مَنْ سَأَلَ اللهَ الشَّهَادَةَ بِصِدْقٍ بَلَّغَهُ اللهُ مَنَازِلَ الشُّهَدَاءِ وَ إِنْ مَاتَ عَلَى فِرَاشِهِ .

«Әгәр бер кеше чын күңеленнән раслык белән шәһитләр җөм-ләсеннән булуны сораса, Аллаһы Тәгалә ул кешене шәһитләр дәрә-җәсенә ирештерер, гәрчә түшәгендә вафат булса да».

Чөнки, һәрбер эшнең нәтиҗәсе нияткә карап була, әгәр ният изге булса, нәтиҗәсе дә изге, ният бозык булса, нәтиҗәсе дә шун-дый була. Әгәр чын күңеленнән шәһитләр җөмләсеннән булырга теләгән кеше тырышып та, шәһит булырга форсат тапмаса, ул кеше барыбер Аллаһ юлында үтерелгән кешеләр белән савапта бертигез була.

.مَنْ قُتِلَ دُونَ مَالِهِ فَهُوَ شَهِيدٌ .


«Үзенең малын яклап сугышып үлгән кеше шәһит үлеме бе-лән үлгән була».

.يَشْفَعُ الشَّهِيدُ فِي سَبْعِينَ مِنْ أَهْلِ بَيْتِهِ .

«Шәһит булып үлгән кеше үзенең якыннарыннан җитмеш ке-шегә шәфәгать кылыр».



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   11   12   13   14   15   16   17   18   19




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет