Балтач энциклопедиясе



бет18/26
Дата27.06.2016
өлшемі1.4 Mb.
#161665
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   ...   26

Фомина Марфа Дмитриевна — хезмәт ветераны.

1949 елның 18 августында Гондыр авылында туган. 1964 елда Кече Лызи мәктәбен тәмамлый һәм Балтач мех әйберләр тегү фабрикасында кисүче булып эшли башлый. 1966 елда Ижевск каласына килә. Монда ул 1971 елга кадәр электромеханика заводында гравировщица булып эшли. 1971 елда кабат туган ягына кайта, мех фабрикасында кисүче булып хезмәтен дәвам итә.

М.Фомина 1986 елда «Алга» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативының дуңгызчылык комплексына эшкә килә һәм 2004 елга кадәр шушы коллективта хезмәт итә. Хезмәтен яратып, тирән җаваплылык белән эшләп, ул тиз арада районның иң мактаулы дуңгыз караучылары сафына баса. Күп мәртәбә кооператив идарәсенең, район хакимиятенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Нәтиҗәле хезмәтләре өчен 2002 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән абруйлы исем бирелде.

Ветеран бүген Ярак Чурма авылында яши.



Х
Хаҗиев Гафурҗан Йосыф улы — хезмәт алдынгысы.

1947 елның 1 сентябрендә Арча районының Хәсәншәех авылында туган. Карадуган җидееллык, Балтач урта мәктәпләрендә укып 1964 елда урта белем алган. Укуын Үрнәктәге авыл хуҗалыгы һөнәри – техник училищесында дәвам итә һәм 1965 елда киң профильле механизатор һөнәре ала.

Г.Хаҗиев үзенең бөтен хезмәт юлын туган авылындагы Рәхимов исемендәге колхозга багышлады—ул училищеда укуын тәмамлаган көннән башлап шушы колхозда тракторчы булып эшли. Аның чын мәгънәсендә туган авылы кырларында аяк басмаган бер генә ноктасы да юктыр. Ул елның-елында авылдашларын нәтиҗәле хезмәте белән сөендерә. Күп мәртәбә район алдынгылар җыеннарында катнашып кыйммәтле бүләкләр, Мактау Таныклыклары алды, рәсеме район Мактау Тактасына куелды. 1978 һәм 1979 елларда «Социалистик ярышта җиңүче» билгеләренә лаек булды.

Хөкүмәтебез алдынгы механизаторның тырышлыгын югары бәяләде—ул 1976 елда Беренче дәрәҗә, 1984 елда Икенче дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары белән бүләкләнде. Районыбызда мондый хөрмәткә ирешкән хезмәт батырлары берничә генә.

Г.Хаҗиев әлеге хуҗалыкта хезмәт юлын дәвам итә.
Хаҗиев Илдар Җәүдәт улы — авыл хуҗалыгы белгече.

1959 елның 1 августында Башкортстан АССРның Бакалы районы Сөендек авылында туган. Шунда урта белем алганнан соң 1980 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. 1985 елда институтны тәмамлап инженер–механик белгечлеге ала һәм Татарстан АССР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгында өйдәп баручы белгеч булып эшли башлый. 1994 елда «Балтач Сельхозтехникасы» ачык акционерлык җәмгыятенең тәэминат буенча генераль директоры урынбасары итеп билгеләнә. 2003-2004 елларда—шушы базада оешкан «Сервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры. 2004 елдан—җаваплылыгы чикләнгән «Стройсервис» җәмгыяте генераль директоры.

Нәтиҗәле хезмәтләре өчен 1997 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.
Хаҗиев Мөхәммәтхан Хаҗи улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

Чапшар авылында 1919 елда туган. Туган авылында җиде сыйныф белем алганнан соң колхозга эшкә килә. Бөек Ватан сугышы башлану аны тыныч хезмәттән аера—ул фронтка китә. Аңа Латвияне, Литваны, Эстонияне, Польшаны дошманнардан азат итү сугышларында катнашырга туры килә. Яу кырында чын батырларча сугыша. Күкрәгенә тагып кайткан Кызыл Йолдыз, Икенче һәм Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары, «Батырлык өчен» һ.б. күп медальләр моның ныклы дәлиле.

Тыныч хезмәткә кайткач ун ел дәвамында Чапшар авыл Советы рәисе булып эшли. Аннан соңгы хезмәт юлы лаеклы ялга киткәнче Тимирязев исемендәге колхоз белән бәйле.

Сугыш һәм хезмәт ветераны М.Хаҗиев бүгенге көндә лаеклы ялда, туган авылында гомер кичерә.


Хаҗиева Гөлҗиһан Мәлик кызы — хезмәт ветераны.

1951 елның 26 августында Арбаш авылында туган. 1968 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлап урта белем ала. Хезмәт юлын шул ук елда колхозның тавык караучысы булып башлый.

Тиздән Г.Хаҗиева мөгезле эре терлек фермасына күчерелә—аңа симертү терлекләрен карауны йөклиләр. Менә шушы хезмәтендә ул үзен чын мәгънәсендә хезмәт алдынгысы итеп таныта. Ул үз группасындагы терлекләрдән иң югары артым алуга ирешә һәм районның алдынгы терлекчеләре сафына баса. Еллык нәтиҗәләр буенча күп мәртәбә җаңүче булды һәм хезмәт алдынгыларының район җыеннары сәхнәсенә күтәрелде, кыйммәтле бүләкләр, хакимиятнең Мактау Таныклыкларын алуга иреште. Аның рәсеме район Мактау Тактасына куелды.

Тырышлыгы, уңганлыгы һәм җәмәгать эшләрендәге активлыгы өчен Г.Хаҗиева хезмәттәшләре тәкъдиме белән Татарстан АССР Югары Советының унберенче чакырылышына депутат итеп сайланды. Депутат буларак та ул үзенә багъланган өметләрне тулысынча аклады, югары мандатын районның социаль һәм икътисадый проблемаларын хәл итү өчен нәтиҗәле файдаланды.


Хаҗиева Мәгъдүдә Җиһанша кызы — Герой-ана.

1923 елда Чапшар авылында туган. Чапшар мәктәбендә башлангыч белем ала. Бөек Ватан сугышы алды елларында туган авылында колхозда эшли. Сугыш елларында—авылның китапханә мөдире.

1943 елда сугыштан яраланып савыгырга кайткан Мөхәммәтхан Хаҗиев белән тормыш корып җибәрәләр. Әмма ул тормышның башы газаплы була—авыр хезмәт, ачлык, ялангачлык…Беренче туган балалары да берәм-берәм сабый килеш дөньядан китеп баралар. Сугыш давыллары тынып, Мөхәммәтхан фронттан кайткач кына тормыш әкренләп җайга салына.

Балалары да үзләре кебек үк тырыш хезмәт сөючән булып үсәләр. Дөрес, кызлары Гөлфирә, уллары Фәрит инде вафат. Ә калганнары—алар әле сигез— үз язмышларын язалар: кызлары Һаҗәр, уллары Фәргат Югары Осланда, кызлары Илсөяр Төркмәнстанда, уллары Рәфкат Казанда, Рәшит Балтачта, кызлары Фирая Казанда, уллары Марс әти-әниләре нигезендә яшиләр. Аларның һәрберсенең тормышы үзе бер мавыктыргыч тарих. Рәшит, мәсәлән, Казан метросының беренче төзүчеләреннән. Марс белән Ирек район гына түгел, республика сәхнәләрен яулаган җырчылар. Марс инде берничә республика конкурс- фестивальләре лауреаты…

Герой-ана М.Хаҗиева 1999 елның февралендә вафат булды.
Хакимҗанов Гафурҗан Хакимҗан улы — хәрби хезмәткәр, полковник.

1932 елда Түнтәр авылында туган. Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамлагач Чепья урта мәктәбенә кукырга килә һәм аны 1949 елда тәмамлый. Шул ук елны хәрби һава училищесына укырга керә. Советлар Союзының күп почмакларындагы хәрби һава частьларында инженер- техник булып хезмәт итә. Аның бурычы—хәрби очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү була. Үз хезмәтен иң кырыс таләпләр югарылыгында башкара ул, бернинди көтелмәгән ситуацияләргә урын калдырмый. Югары командованиенең рәхмәт хатлары, күпсанлы хөкүмәт бүләкләре, хезмәтендәге эзлекле үсеше (ә мондый четерекле хезмәттә бу сирәк очрый торган хәл) менә шул турыда сөйли. Хезмәтендәге осталыгын һәм булганлыгын исәпкә алып командование Г.Хакимҗановны Н.Е.Жуковский исемендәге хәрби һава инженерлык академиясенә укырга җибәрә. Монда аңа беренч космонавт Ю.А.Гагарин белән бергә уку бәхете насыйп була.

Отставкага чыкканнан соң якташыбыз Мәскәү өлкәсендә яши һәм шунда 2001 елда вафат була.
Хакимҗанова Фирая Котдүс кызы — хезмәт алдынгысы.

1950 елның 20 июлендә Балтач авылында туган. 1967 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм социаль тәэминат бүлегендә эшли башлый. 1971-1973 елларда Казан төзелеш техникумында укый. Укуын тәмамлагач социаль тәэминат бүлегендә эшләвен дәвам итә. 1982 елда гражданлык актларын теркәү (ЗАГС) бүлеге мөдире итеп билгеләнә.

Дәүләт хезмәте институты каршындагы курсларда укып белемен камилләштерә.

Ф.Хакимҗанова яшьләр арасында әдәп-әхлак тәрбиясе бирү, аларны гаилә тормышына хәзерләү, гаилә институтын ныгыту юнәлешендә зур эш алып бара. Бу гаять четерекле һәм әһәмиятле эшкә педагогия коллективларын, хокук саклау органнары хезмәткәрләрен, ветераннарны, киң җәмәгатьчелекне җәлеп итүгә күп көч куя. Аның инициативасы белән күп төрле бәйрәмнәр, тәрбия чаралары хәзерләнә һәм үткәрелә. Үзенең җәмәгать эшчәнлеге, кешеләрне аңлый һәм аларга ярдәм итәргә омтылуы белән район халкы арасында зур ихтирам казанды.

Күпкырлы хезмәтләре өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Мактау Грамотасы, «ЗАГС органнарындагы нәтиҗәле хезмәте өчен» билгесе белән бүләкләнде. Хезмәтенә иң югары бәя исә 2000 елда бирелгән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем.
Хакимов Альберт Салих улы — хәрби хезмәткәр, полковник.

1958 елның 1 гыйнварында Чепья авылында туган. 1975 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм Ярославль шәһәрендәге хәрби–финанс училищесына укырга керә. Укуын тәмамлаганнан соң күп хәрби частьларның финанс органнарында хезмәт итә. 1989 елда дәүләт финанс академиясенең хәрби финанс – икътисад факультетын тәмамлый.

Бүгенге көндә А.Хакимов Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Идел буе хәрби округындагы эчке гаскәрләр идарәсенең финанс бүлегендә контроль–ревизия эшләре буенча начальник урынбасары булып хезмәт итә, полковник.

А.Хакимов «За безупречную службу» медаленең һәм «За отличие в службе» медальләренең тулы өч дәрәҗәләре кавалеры.

Түбән Новгород шәһәрендә яши.
Хакимов Габделлатыйф Габделхаким улы — сәүдәгәр, меценат.

1840 елда Түнтәр авылында туган. Түнтәр мәдрәсәсендә укыган. Россия мөселманнары арасында иң атаклы сәүдәгәрләрнең берсе Хакимовлар династиясенең икенче буыны. Бу династиядән эре сәүдә эшләрен башлап җибәрүче кеше Габделхаким Габделхалик улы (1810 елда туган) Түнтәр авылына нигез салучыларның берсе Укчы (Үкәч) токымыннан.

Габделхаким тирә–як авылларда һәм шәһәрләрдә сату итеп беренчел капитал туплагач бу эшкә үсеп килүче улы Габделлатыйфны җәлеп итә һәм аңа мануфактура товарлары белән сату итүне башлап җибәрергә булыша. Сәүдә эшенә маһирлыгын танытып Габделлатыйф унтугызынчы гасырның соңгы чирегенә Малмыж өязендәге иң эре сәүдәгәрләрнең берсе, Малмыж сәүдәгәрләренең икенче гильдиясе әгъзасы булып аяк баса. Аның Түнтәрдә, Балтачта, Яңгулда, Малмыжда еллык сату әйләнеше берничә мең сум белән исәпләнгән кибетләре була.

Шушы чорда Г.Хакимов изге Хаҗ сәфәре кыла, хәйрия эшләренә кушылып китә. Имам һәм мөдәррис Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов үтенече буенча 1887 елда үз хисабына Түнтәрдә икенче мәчетне төзетә. Аның эшләре киң колач белән, уңышлы бара. Ул икмәк җитештерү һәм сату эшен башлап җибәрә. Чаллыда, Минзәләдә, Бөгелмәдә, Уфада үз эшчәнлеген җәелдерә. Егерменче гасыр башына Уфада беренче гильдияле сәүдәгәр була. Уфада гаять зиннәтле йорт салдыра, даими шунда яши. Сәүдә эшенә ике улын да җәлеп итә—Мөхәммәтшакир Бөгелмәдә төпләнә, Мөхәммәтнәҗип Уфадагы эшләрен җитәкли.

Г.Хакимов үзенең хәйрия эшләрен тагын да киңәйтеп җибәрә. 1906 елда ачылган атаклы «Галия» мәдрәсәсен салуга зур өлеш кертә. Шул ук елда төзү өчен Уфа мөселманнары күптән сорап йөргән дүртенче мәчетне төзәргә патшадан рөхсәт алына. Бу мәчетне төзүне Г.Хакимов үз өстенә ала—ул тиз арада төзелә һәм 1908 елның июль аенда ишекләрен ача. Кирпечтән салынган, ике катлы, ике манаралы, гаҗәеп мәһабәт бу мәчет «Хакимия» мәчете исемен ала. Тиздән ул үз хисабына мәчет каршында ир балалар өчен 300 урынлы мәдрәсә, кыз балалар өчен 400 урынлы мәктәп төзетә. Шулай итеп, Уфада «Хакимия» мәдрәсәсе барлыкка килә. Бу мәдрәсәдә заманының иң алдынгы карашлы тәрбияче – мөгаллимнәре хезмәт иткән. Ислами мәгарифтә киң танылган «Әхкяме Ислам» дәреслеге авторы Әхмәтфазыл бине Әхмәткәрим исемен атау гына да моңа саллы дәлил.

Г.Хакимов әлеге мәчет һәм мәдрәсәнең барлык көндәлек чыгымнарын да үз өстенә алган.

1929 елда бу мәчетнең манаралары киселә, 1930 елда мәчет һәм мәдрәсә ябыла, аларның биналары, Г.Хакимовның шәхси йорты дәүләт карамагына алына. 1992 елда алар кабат мөселманнарга кайтарылды. «Хакимия» мәчете, «Хакимия» мәдрәсәсе бүген кабат мөселманнарга хезмәт итә.

Беренче Бөтендөнья сугышы гарасатында да Хакимовлар хәйрия эшеннән читтә калмыйлар—алар яралыларны дәвалау һәм аларга матди ярдәм итү өчен ярдәм фонды оештаруда башлап йөрүче булалар, үзләреннән зур өлеш кертәләр, башка мөлкәтле кешеләрне дә үрнәкләре белән шуңа өндиләр. Алар шулай ук ятим балалар приютларына, мохтаҗларга даими ярдәм итеп торалар. Мәсәлән, Г.Хакимовның «Усмания» мәдрәсәсе, сәүдә мәктәбе, коммерция училищелары өчен зур суммада хәйрия бирүе мәгълүм. Авылдашы меценат М.Мозаффаровның аны Малмыждагы татар мәгърифәт учакларына ярдәмгә дә җәлеп иткәнлеге билгеле.

1911 елда Уфа мөселман җәмәгатьчелегенең үтенече буенча саллы игелек эшләре өчен Г.Хакимовка һәм аның уллары Мөхәммәтнәҗип һәм Мөхәммәтшакирга Потомственный Почетный Гражданин России дәрәҗәсе бирелә.

Г.Хакимов үз чорының прогрессив фикерле кешеләре белән, шул исәптән Р.Фәхретдин, бертуган Бубилар белән якыннан аралашып яшәгән.Ул үз предприятиеләрендә хезмәт итүчеләргә игътибарлы булган, аларның көнкүреше турында даими кайгырткан. Дин кануннарын да төгәл үтәгән.

Октябрь инкыйлабыннан соң Хакимовларның тормышы таркала, алар даими эзәрлекләү астында калалар. Шуның өчен дә аларның революциядән соңгы язмышлары тәгаен билгеле түгел. Кемнәрдер эзәрлекләүләрдән качып аларны чит илгә киткән дигән фикердә, икенчеләр исә репрессия корбаны булуларын әйтәләр. Икенче версия хакыйкатькә якынрак булырга ошый.
Хакимов Габдулла Хаким улы — хезмәт ветераны.

1931 елның 16 августында Кили авылында туган. 1945 елда Кили җидееллык мәктәбен тәмамлап туган авылындагы «Днепр» колхозында эшли башлый.

1951-1954 еллар дәвамында Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайткач Балтач МТСы каршында тәгәрмәчле тракторларда эшләүче тракторчылар хәзерләү курсын тәмамлап шул ук колхозда тракторчы булып эшли. 1957 елда яңа курслар үтеп белемен киңәйтә һәм инде якын-тирәдәге берничә вак колхозны берләштереп эреләндерелгән Тимирязев исемендәге колхозда тракторчы була. Шулай итеп, Г.Хакимов әлеге изге хезмәткә үзенең кырык елга якын гомерен багышлады.

Г.Хакимов узган гасырның җитмешенче елларының район күләмендә данлы тракторчысы. 1973, 1974, 1977 елларда «Социалистик ярышта җиңүче», 1975 елда «Тугызынчы бишьеллык ударнигы» билгеләре белән бүләкләнде. 1979, 1980 елларда районның иң яхшы тракторчысы исемен яулады, рәсеме район Мактау Тактасына куелды, исеме район Мактау Китабына кертелде. 1976 елда хөкүмәтебез алдынгы механизаторны югары бүләк—Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләде.

Ветеран Кили авылында яши.
Хакимов Гарифҗан Хаким улы — хезмәт ветераны.

1933 елның 16 июлендә Иске Салавыч авылында туган. Салавыч җидееллык мәктәбендә дүрт сыйныф белем алганнан соң 1945 елда туган авылындагы колхозда хезмәт юлын башлый. 1954-1957 елларда хәрби хезмәттә була. Армия сафларыннан кайткач махсус курсларда укып терлекләрне ясалма орлыкландыру технологы белгечлеге ала. Ике ел дәвамында «Правда» колхозында шушы хезмәтне башкара.

1960 елдан—«Социалистик Татарстан» колхозының сөтчелек фермасы мөдире. Г.Хакимов 1992 елга кадәр—пенсиягә киткәнче—шушы данлы коллективның алыштыргысыз җитәкчесе булды. Ферма район хуҗалыклары һәм терлекчеләре өчен чын мәгънәсендә алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелде. Коллективта югары хезмәт культурасы, үрнәк тәртип урнашты, терлекләрнең югары продуктлылыгы өчен уңай шартлар тудырылды. Бу коллективтан бөтен республикага билгеле бик күп савымчылар үсеп чыкты. Ферманың җитәкчесе районның иң яхшы ферма мөдире дип танылды, район җитәкчелегенең күп бүләкләренә лаек булды. Г.Хакимов өч ел рәттән «Социалистик ярышта җиңүче» билгесе алды. 1989 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән абруйлы исем бирелде. Колхоздашлары 1994 елда Почетлы колхозчы исеме бирделәр.

Ветеран бүген лаеклы ялда, туган авылында яши.


Хакимов Мансур Хаким улы — хәрби хезмәткәр, полковник.

1941 елның 24 декабрендә Смәел авылында туган. Смәел җидееллык, Яңгул урта мәктәпләрендә укып урта белем ала. 1960 елда Үрнәк һөнәри-техник училищесында укып шофер һөнәрен үзләштерә.

1960-1962 елларда М.Хакимов Совет Армиясендә хезмәт итә. Хәрби хезмәтен тәмамлагач Пушкин шәһәрендәге хәрби-техник училищега укырга керә. 1965 елда училищены кызыл диплом белән тәмамлап Латвия ССРның Даугавпилс шәһәрендә хәрби төзелеш частьларында хезмәт итә.

1968-1973 елларда Ленинград Югары хәрби инженер-техник училищесында укый һәм Балтик буе хәрби округында хезмәтен дәвам итә. 1979-1987 елларда ул инде Байкал арты хәрби округында СССР-Кытай чигендә чикләрне ныгыту чараларын башкаручы төзелеш частьларында.

Полковник М.Хакимов хәрби бурычларны яхшы үтәгәне өчен «За безупречную службу» медаленең тулы өч дәрәҗәсе, «СССР Кораллы көчләре ветераны» һәм башка күпсанлы медальләр белән бүләкләнде. Хәзерге вакытта отставкада, Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә яши.
Хакимов Мөхәммәтшакир Мөхәммәтлатыйф улы — сәүдәгәр, меценат.

Түнтәрдән чыккан атаклы Уфа сәүдәгәре Мөхәммәтлатыйф Хакимовның улы. Түнтәрдә туган. Туган елы тәгаен генә билгеле түгел. Сәүдә эшләре үтә киңәеп киткәч әтисе Мөхәммәтшакирны үзенең Бөгелмә төбәгендәге предприятиеләренә хуҗа итеп билгели. Ул монда 1890 еллар тирәсендә килеп төпләнә, Әлмәтнең ул чордагы исемле сәүдәгәре Исхак бай кызына өйләнә. Беренче көннәреннән үк сәүдә эшен уңышлы оештырып, киңәйтеп җибәрә. Аның уңышын замандашлары кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел, юмарт булуы белән аңлаталар.

1910 елга М.Хакимов инде бу төбәкнең иң күренекле бае, икенче гильдияле сәүдәгәр булып җитешә. Әтисе үрнәгендә ул хәйрия эшләрендә актив катнаша. 1905 елда Түнтәрдә әтисе төзеткән икенче мәчет каршында кирпечтән ике катлы, 150 кв. метр мәйданлы мәдрәсә салдыра. Бик актуаль булган эш—Бөгелмә шәһәрен төзекләндерү өчен зур чыгымнар тота. Үз хисабына шәһәр үзәгендә парк, аның уртасында күл булдыра, шәһәр янәшәсендә урман утырттыра. Боларны бөгелмәлеләр әле бүген дә «Хаким бай паркы», «Хаким бай күле», «Хаким бай урманы» дип йөртәләр.

1912 елда М.Хакимов Бөгелмәнең үзәгендә хәзерге көндә Бөгелмәнең визит карточкасы саналып, «Хаким бай йорты» дип аталучы ике катлы зиннәтле йорт төзетә. Үзенчәлекле архитектура стилендә төзелгән бу бинаның беренче катында кызыл мал белән сәүдә кайнаган, ә икенче катында эшлекле очрашулар клубы булган. 1912 елда монда аның инициативасы белән беренче мәртәбә кино күрсәтелгән. Совет чорында да бу йорт әле озак еллар кинотеатр итеп файдаланылган. «Ул халкыбызның факыйрьлеген, наданлыгын, түбәнлеген бетерү өчен көрәшүче булып тарихка керде», дип язалар газеталар аны күмгән кайгы көннәрендә.

Хәйрия эшләрендәге тырышлыклары өчен 1911 елда әтисе һәм энесе белән бергә Потомственный Почетный Гражданин России дәрәҗәсе бирелә

Октябрь инкыйлабыннан соң М.Хакимов репрессия һәм кимсетелүләргә дучар була. Ул шушы революция дулкыннарында югала. Чит илгә киткәндә Кытай чигендә фаҗигале төстә һәлак булган дигән фаразлар бар.


Хакимов Фәтхерахман Хаким улы — көнкүреш хезмәте ветераны.

1922 елның 12 июнендә Чутай авылында туган. 1937 елда Чутай җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм Ключищи авыл хуҗалыгы техникумында укуын дәвам итә. Техникумны тәмамлау белән аны 1942 елның июнендә Бөек Ватан сугышына алалар. Ул Волхов фронты гаскәрләре составында авыр, озакка сузылган позицион сугышларда катнаша. 1944 елда авыр яралана һәм 1945 елның гыйнварында демобилизацияләнеп туган ягына кайта. Сугышчан юлы Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бәяләнә.

Сугыштан соң Ф.Хакимов Чепьядагы Г.Димитров исемендәге МТСта участок агрономы булып эшли. 1946-1954 елларда—туган авылындагы «Кызыл юл» колхозы хисапчысы, бер ел шушы колхозның рәисе. Тиздән аны кулланучылар җәмгыятенең Чепья район идарәсе рәисе итеп билгелиләр. Аннан соң КПССның Чепья район комитеты инструкторы, Тельман исемендәге колхоз рәисе, Балтач авыл хуҗалыгы продуктлары хәзерләүләр инспекциясе икътисадчысы, Чепьядагы «Красный Октябрь» инвалидлар артеле директоры, Чепья промкомбинаты директоры була.

1962 елдан Ф.Хакимовның хезмәт юлы халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү тармагы белән бәйле. Әле бу хезмәт аерым тармак булып оешып килгән чорда аны Балтач районы халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты директоры итеп билгелиләр. Районнар берләшү сәбәпле 1963 елның февралендә аңа Арча районы күләмендә шушы хезмәткә алынырга туры килә һәм ул шушы җаваплы вазыйфаны 1982 елга кадәр башкара. Ул җитәкчелек иткән чорда Арча районында халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү бөтен район җирлегенә таралган киң профильле тармакка әверелә. Үзенең киң күңелле, кешеләргә игътибарлы, зыялы шәхес булуы белән Ф.Хакимов Балтач, Арча төбәге халкының эчкерсез тирән ихтирамын яулады. Күп мәртәбә халык депутатларының Балтач, Арча район Советлары депутаты, КПССның Арча район комитеты әгъзасы итеп сайланды.

Ф.Хакимовның игелекле хезмәте югары бәя алды. Ул 1972 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты, Татарстан АССР Министрлар Советының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде. 1971 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булды. 1982 елда аңа РСФСРның атказанган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

2001 елның 18 гыйнварында үлде.


Хакимов Хәбибелхак Габделхак улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1926 елның 27 февралендә Түнтәр авылында туган. Җиде сыйныф белем алганнан соң 1940-1943 елларда Днепропетровск шәһәре төзелеш идарәләренең берсендә балта остасы булып эшли.

1943-1946 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында катнашып, авыр сугыш юлы үтә. Сугыш юлларындагы батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соңгы хезмәт юлын «Заготживсырье» идарәсенең Чепьядагы инспекциясендә чимал хәзерләүче булып башлый. 1951-1955 елларда—Түнтәр сельпосы рәисе урынбасары. Бераз вакыт кулланучылар җәмгыятенең Балтач район идарәсендә товар белгече булып эшләп ала. 1956-1965 елларда Балтач сельпосында рәис урынбасары була. 1965 елның февралендә кулланучылар җәмгыятенең район идарәсендә сәүдә бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Шушы мәшәкатьле хезмәттә ул лаеклы ялга киткәнче—1986 елга кадәр эшләде. Үзенең тынгысызлыгы, эшлеклелеге, намуслылыгы белән район халкына сәүдә хезмәте күрсәтүне заман таләпләре югарылыгында тотуга зур өлеш кертте.

Сәүдә оешмаларында озак еллар һәм нәтиҗәле эшләгәне өчен 1971 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медале, 1981 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. 1979 елда РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре дигән олы исемгә лаек булды. Х.Хакимов алты мәртәбә «Социалстик ярышта җиңүче» билгесе алды.

Ветеран Балтач авылында яши.


Хакимова Таифә Фәсхетдин кызы — Герой-ана.

Смәел авылында 1926 елның 10 мартында дөньяга килгән. Смәел мәктәбендә җиде сыйныф белем ала. Сәләтлелеген күреп аны Арчага кыска сроклы укытучылар хәзерләү курсларына җибәрәләр. Ул Түнтәр җидееллык мәктәбенә укытучы булып кайта. Бер елдан—1946 елның җәендә Түнтәр егете Хакимов Салих белән гаилә корып җибәрәләр. Гаилә мәшәкатьләре Таифәгә инде укытучы булып эшләргә, алга таба белемен үстерергә мөмкинлек бирми—ул колхоз производствосында эшли башлый. Бу күркәм гаилә ун бала тудырып, тәрбияләп үстерә һәм мөстәкыйль тормыш юлына фатыйха бирә. Алар һәрберсе, әти-әнисенең ышанычын аклап, тормышта үз урынын, үз юлын тапкан.

Т.Хакимова «Ана даны» медаленең тулы үч дәрәҗәсе кавалеры. Аңа «Герой-ана» алтын медале тапшырылды.

2002 елның августында Түнтәр авылында вафат булды.


Хакимуллин Рәхимулла Хакимулла улы — хезмәт ветераны.

1935 елның 17 ноябрендә Кили авылында туган. 1954 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм Тимирязев исемендәге колхозда хезмәт юлын башлый.

1954-1955 елларда Р.Хакимуллин Совет Армиясендә хезмәт итә. Армия сафларыннан кайту белән ул Ключищидагы 18-авыл һөнәри-техник училищесына укырга керә. 1957 елның июнь аенда училищены тәмамлап кайткач аны Тимирязев исемендәге колхозның баш бухгалтеры итеп билгелиләр. Әлеге хезмәттә ул 1996 елга кадәр эшли. Шул чорда читтән торып Чавал авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Махсус хәзерлекле белгеч буларак районда үз эшен тирән белүе, искиткеч төгәллеге, принципиальлеге һәм намуслылыгы белән зур ихтирам казанды. Кырык елга сузылган шушы хезмәте дәверендә берничә мәртәбә районның иң яхшы белгече дип танылды, хакимиятнең Мактау Таныклыкларына, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.

Р.Хакимуллинга 1990 елда Татарстан АССРның атказанган икътисадчысы дигән югары исем бирелде.


Халиков Гафурҗан Нигъмәтулла улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

Кенәбаш авылында 1903 елның 15 октябрендә туган. Аңа мәктәпләрдә укып белем алырга насыйп булмый, крестьян хезмәтендә чыныгып үсә. 1931 елда авылда колхоз оеша, аңа киләчәгенә зур өметләр багълап «Марс» дип исем бирәләр. Халиковлар гаиләсе беренчеләрдән булып шунда керә һәм Гафурҗанның хезмәт юлы ахырынача шушы колхоз белән бәйле. Башта аңа төрле бригада эшләрен башкарырга туры килә. Шушы чорда оештыру һәм әйдәү сәләтен күреп аны Түбән Кенә авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. Соңрак ул әлеге колхозның рәисе булып эшли.

1941 елның сентябрендә Г.Халиков фронтка алына, күпер-кичүләр төзү частьларында хезмәт итә. Ул сугышның башлангыч, иң авыр чорларын үтә, еш кына дошманның туктаусыз бомбага тотуы астында эшләргә туры килә. Әнә шундый көннәрнең берсендә— 1943 елның 22 февралендә авыр яралана. Күп айлар буе госпитальләрдә дәваланырга, авыр операцияләр кичерергә туры килә аңа. Туган авылына 1943 елның октябрендә генә сыңар аягын алдырып кайта ул. Сугыш юлларындагы батырлыклары өчен Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.

Г.Халиков, инвалид булуына карамастан, сугыштан соң да колхоз эшләрендә актив катнаша, күпләр өчен үрнәк була.

Ветеран 1990 елның 2 августында вафат булды.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   14   15   16   17   18   19   20   21   ...   26




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет