Шәрәфетдинов Әхәт Каюм улы — милиция хезмәткәре, полковник.
Кариле авылында 1924 елның 28 августында туган. 1941 елда ул урта мәктәпнең тугызынчы сыйныфын тәмамлый—алга таба уку турында уйларга мөмкинлек юк. Ул Балтач МТСы каршындагы курсларны үтеп механизатор һөнәре ала һәм тракторга утыра. Озак эшләргә туры килми— 1942 елның җәендә аны армия сафларына алалар. Озын-озак сугыш юлларын үтәргә туры килә аңа. Белоруссияне, Балтик буе республикаларын дошманнардан азат итүдә катнаша. Тыныч хезмәткә 1947 елда гына кайта. Сугышчан батырлыклары өчен бирелгән Беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденын, «Сугышчан хезмәтләре өчен» һ.б. күп медальләр тагып кайта.
Кайту белән аны Норма авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. Ә 1952 елда Саба районы эчке эшләр бүлегендә өлкән оперуполномоченный булып эшли башлый. 1954 елда Казан шәһәре эчке эшләр бүлегенә алына. Эчке эшләр, дәүләт куркынычсызлыгы органнарындагы тынгысыз хезмәте 38 елга сузыла аның. Сугышта алган бүләкләре янына шушы тынгысыз хезмәте өчен бирелгәннәре өстәлә. Хәзер ул отставкада—милиция полковнигы. Казан шәһәрендә яши, милиция органнарының җәмәгать оешмаларының активисты. Ул үзенең хезмәт юлы, хезмәттәшләре, көндәлек батырлык үрнәкләре белән тулы милиция хезмәте турында рус телендә «Гомергә хәтердә» исемле китап язып бастырып чыгарды.
Ә.Шәрәфетдиновның балалары да үзе кебек үк тырыш, игелекле. Олы кызы Гөлнур—табибә, олы улы Васыйл—«Сахатрансстрой» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры, уллары Ринат һәм Рәис әтиләре юлыннан китеп, озак еллар милициядә хезмәт иттеләр. Берсе подполковник, икенчесе—майор дәрәҗәсендә отставкага чыгып, хәзер тыныч хезмәттә эшләүләрен дәвам итәләр.
Шәрәфиев Әрхәметдин Шәрәфетдин улы — хезмәт ветераны.
1931 елның 20 февралендә Иске Салавыч авылында туган. Салавыч җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң 1946 елда колхозда бригада эшләрендә эшли башлый. 1951-1954 елларда армия сафларында хезмәт итә.
Ә.Шәрәфиев 1955 елда Үрнәк һөнәри-техник училищесына укырга керә, киң профильле механизатор һөнәре ала. Шуннан соңгы җиде ел дәвамында «Социалистик Татарстан» колхозында тракторчы булып эшли. Аннан соңгы елларда колхозның техника көйләү мастеры, мелиораторы була.
Терлек азыгы культураларын, үлән чәчүлекләрен сугаруда Ә.Шәрәфиев аеруча зур фидакарьлек белән эшләде, терлекләр өчен ныклы азык базасын булдыру тармагын заман таләпләре югарылыгына күтәрүдә район күләмендә үрнәк булды. Аның тәҗрибәсендә районыбызның башка хуҗалаклары мелиорация эшен оештырырга өйрәнделәр.
Шушы игелекле хезмәтләре өчен 1965 елда Ә.Шәрәфиевкә «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеме бирелде. Берничә мәртәбә районның иң яшы мелиораторы булып танылды. 1967 елда КПСС өлкә комитетының, Татарстан АССР Министрлар Советының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде. Сугару остасы 1983 елда Татарстан АССРның атказанган мелиораторы дигән мактаулы исемгә лаек булды. Авылдашлары аны лаеклы ялга колхозның Почетлы әгъзасы исеме биреп озаттылар.
Бүгенге көндә лаеклы ялда, туган авылында яши.
Шәрәфиев Рәфыйк Каләметдин улы — журналист.
1939 елның 7 февралендә Карадуган авылында туган. Хезмәт юлын 1954 елда Карадуган җидееллык мәктәбен тәмамлагач колхозда көтүче булып башлый. 1965 елга кадәр шушы хезмәттә була. Колхозда эшләү елларында Р.Шәрәфиев район газетасына языша башлый, аның актив хәбәрчесе булып китә. Ул эшче һәм авыл хәбәрчеләренең 1959 елда өченче һәм 1961 елда дүртенче съездларында каинаша, авыл хәбәрчеләренең республика конференциясе делегаты була.
Кичке мәктәптә укып 1964 елда урта белем ала, Казан дәүләт университетының читтән торып уку бүлегенә керә һәм аның филология факультетын 1972 елда тәмамлый.
Р.Шәрәфиев 1964 елда «Хезмәт» район газетасына эшкә килә һәм профессиональ журналистлык эшчәнлеген башлый. Башта ул бүлек мөдире, ә 1979 елдан— аның редакторы урынбасары.
Халкыбызның үткәненә, туган ягыбыз тарихына, мәдәни мирасыбызны барлауга багышланган язмалары «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга» һәм башка газеталарда, «Казан утлары», «Татарстан», «Мирас», «Идел», «Мәйдан» журналларында, башка күп басмаларда даими чыгып килә. Алар авторның принципиальлеге, актив тормыш позициясе рухында, югары әдәби зәвык белән язылган. Милли әдәбиятыбыз, аның казанышлары, проблемалары да аның үткен каләменнән читтә калмый.Нәкъ менә шушы эшчәнлеге өчен аңа 2004 елда республикабызның Җ.Вәлиди исемендәге премиясе бирелде. 2000 елда Татарстан китап нәшрияты Р.Шәрәфиевнең «Уйлы күңел» исемле публицистик әсәрләре җыентыгын басып чыгарды.
Р.Шәрәфиев Татарстан Журналистлар берлеге һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, матбугат отличнигы. 1995 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
Шәрипова Нәкыя Гайфетдин кызы — мәгариф хезмәте ветераны.
Түнтәр авылында 1951 елның 1 мартында туган. 1966 елда Түнтәр мәктәбендә сигезьеллык белем ала һәм укуын Арча педагогия училищесында дәвам итә. 1970 елда училищены тәмамлап Биектау районының Өнсә авылы мәктәбендә математика укытучысы булып эшли башлый. Укуын читтән торып Казан дәүләт педагогия институтында дәвам итә. 1976 елда югары белемле укытучы дипломы ала.
Н.Шәрипова 1972-1985 елларда Балтач районы мәгариф бүлегендә методист булып эшләде. Бу чорда ул үзенең барлык белемен, тәҗрибәсен район укытучыларының методик осталыгын күтәрүгә, районның аерым укытучылары һәм педагогик коллективларының алдынгы тәҗрибәсен барлауга һәм пропагандалауга бирде. Бу игелекле эшнең нәтиҗәләре—районыбыз мәктәпләренең бүгенге күркәм эшләрендә һәм казанышларында.
1985 елдан Н.Шәрипова Кукмара районы мәгариф бүлегендә әйдәп баручы белгеч булып эшләде.
Халык мәгарифен үстерүдәге хезмәтләре өчен 1992 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнде. 1996 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән абруйлы исем бирелде.
Мәгариф хезмәте ветераны Кукмара поселогында яши.
Шәрифуллин Рафис Зиннәт улы — спорт остасы.
1956 елның 5 августында Бөрбаш авылында туган. 1974 елда Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлый һәм туган авылындагы «Балтач» совхозында эшли башлый. 1976 елдан бирле шушы совхозның пилорамчысы.
Р.Шәрифуллин республикабызның танылган көрәш остасы. Ул мәктәптә укыган елларда ук татарча көрәш белән мавыга, танылган көрәшче Фидаил Шакиров оештырган көрәш секциясенә йөри, соңрак атказанган спорт мастеры В.Гарифуллинда шөгыльләнә.Мәктәп елларында ук дәрәҗәле район һәм республика бәйгеләрендә катнаша. Физик камиллеге, тырышлыгы, максатка омтылышы белән тиз арада югары нәтиҗәләргә ирешә. 1976 елда Уфада, 1981 елда Чабаксар шәһәрендә уздырылган татар-башкорт көрәше буенча РСФСР чемпионатларында икенче урынны яулый. 1983 елда «Урожай» ирекле спорт җәмгыяте чемпионы була. Шул ук елда Татарстан батыры пьдесталына күтәрелә. «Ватаным Татарстан» газетасының М.Җәлил исемендәге призга үткәрә торган бәйгеләрендә күп мәртәбә җиңү яулады. Моннан тыш күп республика күләмендәге ярышларның призеры һәм чемпионы. Алты мәртәбә Балтач районы сабан туйлары батыры. Башка районнар сабан туйларында да җиңүләр яулады.
Р.Шәрифуллин яшь көрәшчеләр тәрбияләүдән дә читтә тормый. Озак еллар Бөрбашта яшь көрәшчеләр секциясен җитәкләде.
1985 елда татар- башкорт көрәше буенча РСФСРның спорт мастеры исеме бирелде.
Шәфигуллин Зәкиулла Шәфигулла улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1925 елның 30 ноябрендә Яңгул авылында туган. 1940 елда Яңгул мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлап «Яңа тормыш» колхозында эшли башлый. Әмма аның яшьлеге фаҗигале елларга туры килә, тыныч хезмәттә озак була алмый—1943 елның февралендә аны хәрби хезмәткә чакыралар.
З.Шәфигуллин Икенче һәм Өченче Украина фронтлары гаскәрләре составында сугыша. Ул Румыния, Венгрия, Чехословакия, Австрия кебек илләрне азат итүдә катнаша. Ике мәртәбә авыр яралана. Ватан сугышын Прага шәһәрендә тәмамлый. Тик аның өчен әле сугыш тәмамланмый, август аенда ул хезмәт иткән часть инде Ерак Көнчыгышта була. Атаклы Квантун армиясен тар-мар итүдә катнаша, Кытай Халык Республикасының Харбин, Чанчунь, Мукден шәһәрләрен азат итешә. Бары тик 1948 елның маенда гына сугыш һәм хәрби хезмәт юлын тәмамлап Яңгулга кайта. Аның күкрәген Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен», «Будапештны алган өчен», «Венаны алган өчен», «Праганы азат иткән өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләре бизи.
З.Шәфигуллин сугыштан соң озак еллар потребкооперация системасында төрле җаваплы эшләрдә эшләде, Яңгул участок хастаханәсендә кочегар-оператор булды.
Хөрмәтле ветеран туган авылы Яңгулда яши.
Шәфигуллин Наил Кәлимулла улы — галим, химия фәннәре кандидаты.
1942 елның 9 гыйнварында Югары Шубан авылында туган. 1956 елда Кече Лызи җидееллык, 1959 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елда Казан химия-технология институтына укырга керә.Укуын тәмамлаганнан соң әлеге инстиьтутта фәнни хезмәткәр булып эшкә кала. 1967-1970 елларда шушы институтның аспирантурасында укый. 1971 елда диссертация яклый һәм химия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.
1972 елда институтта лаклар, буяулар һәм алар белән эшләү технологиясе кафедрасы булдырыла. Н.Шәфигуллин шушы кафедрада өлкән укытучы булып эшли башлый, кафедраны оештыручыларның берсе була. Бер үк вакытта фәнни эшчәнлеген дәвам итә. Ул илледән артык фәнни һәм фәнни-методик хезмәтләр авторы.
Якташыбыз гаиләсендә ике егет үсте. Алар икесе дә программистлар. Юлдаш Казан шәһәрендә яши һәм эшли, ә Марат АКШның Джорджия университетын тәмамлаган, физика-математика фәннәре докторы, Остинг шәһәрендә яши, фәнни эшен дәвам итә.
Шәфигуллин Наил Шәфигулла улы — хезмәт алдынгысы.
1954 елның 2 июнендә Түнтәр авылында туган. 1971 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптән киң профильле механизатор һөнәре алып чыга. 1971-1975 елларда «Дружба» колхозында шофер булып эшли. 1975-1976 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә
Армия хезмәтеннән соң кабат шоферлык эшен дәвам итә. Үзенең төгәллеге, эшенә җаваплы карашы, тырышлыгы белән авылдашларының хөрмәтен казана. Әнә шул күркәм сыйфатларын искә алып аны 1985 елда бригадир итеп билгелиләр. Әлеге хезмәтендә Н.Шәфигуллин үзен сәләтле оештыручы, булдыклы җитәкче итеп танытты. Берничә мәртәбә районның иң яхшы бригадиры титулын яулады һәм район хезмәт алдынгылары җыеннарында хакимиятнең Мактау Таныклыгы һәм кыйммәтле бүләкләренә лаек булды.
Авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә керткән олы хезмәтләре өчен 1981 елда Өченче, 1986 елда Икенче дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары белән бүләкләнде.
«Түнтәр» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативында хезмәт юлын дәвам итә.
Шәяхтәмов Мөхәммәтнәби Шаһиәхтәм улы — һөнәр остасы.
1909 елның 2 июнендә Смәел авылында туган. Аның әтисе Шаһиәхтәм тирә-якта билгеле талчыбык үрүче була—бу һөнәр аңа буыннан- буынга күчеп, ерак бабайларыннан ирешкән. Мөхәммәтнәби сабый чагыннан аңа ярдәм итешеп, бу хикмәтле һөнәрнең серләрен төшенеп үсә. Бу исә аңа иң авыр елларда да гаиләсен тәэмин итеп яшәргә мөмкинлек бирә. Аңа тирән белем алырга мөмкинлек булмый— үсмер һәм егет чагы әтисе хуҗалыгында игенчелек эшләрендә, колхозлар төзелгәч туган авылындагы Шаумян исемендәге колхозда эшләп, һөнәрчелек белән шөгылләнеп үтә.
Бөек Ватан сугышы башлангач Чепья районы хәрби комиссариаты М.Шәяхтәмовны да хәрби хезмәткә ала. Әмма кечкенә буйлы, ябык, чандыр егетне сугышка кертмиләр, ул Мәскәү шәһәрендәге хәрби предприятиеләрнең берсендә эшли. Сугыштан соң Тула өлкәсенең Кагановка поселогында шахтада күмер чыгара.
М.Шәяхтәмов туган авылына 1960 елда гына әйләнеп кайта. Ор авылы кызы Хәят белән гаилә корып итәгатьле-тәрбияле биш бала үстерә. Казан арты төбәгендә ул талчыбыктан бәби бишекләре, өстәл, урындык, кәнәфи, йорт бизәкләре, көнкүреш кирәк-яраклары үрү остасы буларак таныла. Ул үргән әйберләр атаклы Чепья базарының күрке иде. Мөхәммәтнәби абый куллары белән үрелгән бишекләрдә тирбәлеп безнең төбәкнең күпме игелекле шәхесләре үскәндер—әйтүе кыен. 1980 елда Мәскәү шәһәрендә үткән Бөтенсоюз күргәзмәсендә ул нәкъ әнә шул бишекләре өчен беренче дәрәҗәле Диплом ала. Бәлки шагыйрь Р.Миңнуллинның «Талбишек» җыры нәкъ әнә шул Мөхәммәтнәби абый үргән бишекне күргәч язылгандыр. Ничек кенә булмасын, ул җыр Смәел авылы остасы бишекләрен бик тә төгәл тасвирлый:
Бездә бишек әллә ничек-
Талдан, җырдан үрелә,
Җырлы бишек, җылы бишек
Эленә өй түренә.
Чепьяда үргән әйберләр эшләү цехы ачу фикере тугач, яшьләргә әлеге һөнәрне өйрәтү өчен нәкъ менә М.Шәяхтәмов кирәк була. Бу эшне ул бик сөенеп, бер горурлык хисе белән башкара. Аны монда мастер итеп тә чакыралар, әмма ул туган авылыннан китәргә теләми. Бәлки шул Шушма таллары җибәрмәгәндер…
Мөхәммәтнәби абзый бу дөньяда юк инде—1996 елның 3 июнендә вафат булды ул. Әмма аның тылсымлы һөнәре яши. Яшәсен генә!
Шиһабетдинов Илдус Мансур улы — сәнәгать җитәкчесе.
1953 елның 22 февралендә Балтач авылында туган. 1970 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1971-1973 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аңа ул чорда үтә тыңгысыз булган Совет-Кытай чигендә хезмәт итәргә туры килә.
И.Шиһабетдинов 1974-1977 елларда Казан элемтә электротехникумында укый һәм техник-электрик белгечлеге ала. Укуын тәмамлагач Карадуган мебель фабрикасына баш инженер булып эшкә кайта, шушында ул зур предприятиенең җитәкчесе буларак чыныгу ала, кешеләрне аңларга, аларны колачлы эшләргә тупларга өйрәнә. Әти-әнисеннән алган кешеләргә олы хөрмәт белән карау сыйфаты моңа ныклы нигез була.
1983 елда И.Шиһабетдинов гаять җаваплы тармакка— юл төзү һәм ремонтлау идарәсенә җитәкче итеп билгеләнә. Районда юл полотноларын күтәрү, аларга каты катлам түшәү эшләренең йомгаклануга таба барган, юл төзүдә яңа этап— аларны заман таләпләре югарылыгына күтәрү этабы башланган чор бу. Шушы чорда Нөнәгәр, Алан авылларына юллар күтәрелә, Бөрбашны һәм Балтачны Норма аша әйләнеп уза торган юллар пәйда була, дистәләгән яңа күперләр төзелә, предприятиенең матди базасы киңәя, техник куәте үсә, асфальт заводы, вак таш җитештерү карьеры эшли башлый, киң масштаб белән асфальт җәю эшләре башлана. Ул чорда юл эшләренең төп нигезе—районның үз көчләренә таяну иде. Югарыда саналган нәтиҗәләргә нәкъ менә шул нигездә, юл идарәсе җитәкчелегенең тырышлыгы һәм тынгысызлыгы нәтиҗәсендә ирешелде.
1988 елда И.М.Шиһабетдинов шундый ук җаваплы, халыкның һәрдаим көндәлек тормыш-көнкүреше белән бәйле тармакка—район электр челтәренә җитәкче итеп куела. Монда да ул чын революцион нәтиҗәләргә ирешә. Үзе эшләгән ундүрт ел эчендә райондагы электр челтәре тулысынча яңартыла, аның егәрлеге үсә, ышанычлылык күрсәткече күтәрелә, предприятиенең яңа заманча базасы булдырыла. Предприятие һәрвакыт республикада иң алдынгы, үз тармагында әйдәп баручыга әверелә. И.Шиһабетдинов эшләгән елларда Идел буе электр челтәре буенча нәкъ менә Балтач предприятиесенең унбер ел дәвамында беренчелекне үз кулында тотуы—аның булдыклылыгының иң инандыргыч дәлиле.
И.М.Шиһабетдинов районыбыз халкының тирән ихтирамын казанды. Ул берничә мәртәбә халык депутатларының район Советы депутаты итеп сайланды. 1999 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган энергетигы дигән мактаулы исем бирелде. Райондашыбызның исеме «Росэнерго»ның Мактау Китабына кертелде.
Бүгенге көндә И.М.Шиһабетдинов Арча электр челтәре директоры булып эшли.
Шиһабиева Мөкәррәмә Шәйхетдин кызы — хезмәт ветераны.
1941 елның 12 июнендә Арбаш авылында туган. Кенә урта мәктәбен тәмамлау белән, 1958 елда Калинин исемендәге колхозда эшли башлый. Хезмәт юлының беренче елларында трактор агрегатында прицепщица була. Бер ел дуңгыз караучы булып эшли. 1964 елда сөтчелек фермасына сыер савучы булып килә. Бу хезмәткә ул үзенең нәкъ чирек гасыр гомерен бирә. Хезмәт алдынгысы буларак аның чын таланты да шул елларда, шул хезмәттә ачыла—М.Шиһабиева эзлекле рәвештә районның иң алдынгы савымчылары сафында була.
М.Шиһабиева 1989-1996 елларда тагын да җаваплырак эштә— яшь бозаулар тәрбияләүдә эшләде. 1995 елгы хезмәт нәтиҗәләре буенча «Районның хезмәт батыры» исемен яулады.
Хезмәттәшләре алдынгы терлекчене 15-чакырылыш район Советы депутаты итеп сайладылар. Терлекчелек продуктлары җитештерүдәге олы хезмәтләре өчен 1989 елда Татарстан АССРның атказанган терлекчесе дигән мактаулы исем бирелде.
Ветеран туган авылы Арбашта яши.
Шиһапов Халит Зыятдин улы — хезмәт алдынгысы.
1952 елның 3 гыйнварында Иске Салавыч авылында туган.
Салавыч сигезеллык мәктәбен тәмамлау белән колхоз производствосында эшли башлый, кичке мәктәптә укып урта белем ала. «Сельхозтехника» берләшмәсе каршында оештырылган курсларда укып тракторчы һөнәрен үзләштерә һәм «Социалистик Татарстан» колхозында тракторчы булып эшли башлый. Х.Шиһапов бүгенгәчә шушы игелекле хезмәттә.
Х.Шиһаповның хезмәт биографиясе—чын мәгънәсендә фидакарьлек үрнәге. Терлек азыгы җитештерү тармагын интенсив үсеш юлына чыгару елларында азык чөгендере игү звеносын җитәкләде. Чөгендер игү остасы буларак республикада шөһрәт казанды. Үзенең хезмәт уңышларын елдан-ел арттыра барып рекордлы нәтиҗәләргә иреште. Чөгендер уңышы 1977 елда һәр гектардан 612 центнер булса, аннан соңгы елларда мең центнерга кадәр җитте. Т-40 маркалы тракторда шартлы гектарда эш башкару буенча да күп еллар беренчелекне бирмәде.
Х.Шиһаповның фидакарьлегенә аңа бирелгән югары бүләкләр ачык дәлил. Ул ВЛКСМ Үзәк комитетының «Бишьеллыкның яшь гвардиячесе», «Мастер-умелец» билгеләре белән бүләкләнде. 1976 елда чөгендер игүдәге уңышлары өчен Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медаленә, 1984 елда аның Мактау Грамотасына лаек булды. Хөкүмәтебез аның хезмәтен 1973 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медале, 1981 елда «Почет билгесе» ордены белән бәяләде. Ул Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты.
Х.З.Шиһапов җаваплылыгы чикләнгән «Татарстан» җәмгыятендә данлы хезмәт юлын дәвам итә.
Шмелев Константин Петрович — хезмәт ветераны.
1927 елның 27 июнендә Чепья авылында туган. 1944 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Бер ел Г.Димитров исемендәге Чепья МТСында слесарь булып эшли.
1945 елның гыйнварында К.Шмелев армия сафларына алына, һава укчысы сыйфатында япон империалистларына каршы сугышта катнаша. Сугыштагы батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Армия сафларыннан К.Шмелев 1952 елда гына демобилизацияләнә һәм Үрнәк авыл һөнәри-техник училищесына укырга керә. 1953 елда укуын тәмамлап «Труд» колхозында тракторчы булып эшли. 1955-1956 елларда Алабуга шәһәрендә киң профильле механизаторлар хәзерләү курсларында укый. 1964 елга кадәр колхозда механизатор булып хезмәтен дәвам итә. 1964-1974 елларда— шул ук колхозның механигы, 1974-1992 елларда —баш инженеры.
Авыл хуҗалыгы производствосын механикалаштыруга керткән олы хезмәтләре өчен 1982 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.
Ветеран 1993 елның 20 декабрендә вафат булды.
Шубин Серапион Владимирович (Отец Серапион) — дин эшлеклесе.
1840 елның 24 декабрендә Малмыж шәһәрендә Малмыж соборы священнигы гаиләсендә туган. Башта Малмыждагы приходское училищеда укыган. Алабугада духовное училищены һәм 1862 елда Вятское духовное семинариене тәмамлаган. 1863 елда Чепьядагы Троицкий чиркәвенә священник итеп билгеләнә һәм шушында 11 ел хезмәт итә. Хатын-кызлар арасында миссионерлык эшен алып баруда хатыны Людмила Андреевна Шубина (кыз фамилиясе Даровская) зур тырышлык күрсәтә.
1874 елда Дерюш чиркәвенә священник итеп күчерелә. 1886 елда Малмыж соборына священник итеп билгеләнә һәм анда 30 ел хезмәт итә.
Вятка төбәгенең тарихын өйрәнә. Шушы төбәкнең тарихы һәм этнографиясе буенча күп хезмәтләр, мәкаләләр авторы. «1550-1600 елларда Малмыж тарихы» дигән хезмәте Малмыж соборының храм описендә саклана. М.Г.Худяковның С.Шубинга багышланган мәкаләләре бар. Аларда галим бу руханига шәхес һәм динче буларак югары бәя бирә.
Изге хезмәтенең илле еллыгы уңае белән 1913 елда протоиерий саны бирелә.
1917 елның 8 апрелендә Малмыжда вафат була.
Шубников Алексей Кондратьевич — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1916 елның 18 мартында Улисьял авылында туган. Башлангыч белем алгач ук сабый килеш әтисе хуҗалыгында крестьян хезмәтенә чума. Авылда оешкан колхозга «Уял» дип исем кушалар. А.Шубников 1937 елга кадәр шушы колхозда эшли. 1937-1940 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә.
Ул армия сафларыннан кабат туган колхозана кайта, тик тыныч хезмәттә озак була алмый. Бөек Ватан сугышы башлану белән ул яңадан хәрби кием кияргә мәҗбүр була. Авыр сугышның башыннан алып ахырына кадәр фронтта була. Аның сугыш юлы күпсанлы медальләр белән бәяләнә, старшина дәрәҗәсендә демобилизацияләнә.
Сугыш тәмамлану белән А.Шубников туган авылына кайта. 1950-1952 елларда Үрнәк авыл һөнәри-техник училищесында укый, инде шактый өлкән яшьтә булуына карамастан механизатор һөнәрен үзләштерә. 1952-1957 елларда Чепья МТСында, 1957-1975 елларда «Активист» колхозында комбайнчы булып эшли. Үзенең тырышлыгы, җаваплылыгы, хезмәтен намус белән башкаруы белән югары нәтиҗәләргә ирешә, күпләргә үрнәк була. Шушы тырыш, игелекле хезмәте өчен 1966 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
А.К.Шубников 1977 елда вафат булды.
Ю
Юнысов Гаяз Юныс улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1898 елның 1 августында Алан авылында туган. Күрше авылга йөреп башлангыч белем ала һәм үзләренең крестьян хуҗылыгында игенчелек, терлекчелек эшләрен башкара, көтү көтә. Революция алды елларында патша армиясенә алына. Гражданнар сугышында катнаша.
Сугыш зилзиләләре тынгач туган ягына кайта. Г.Юнысов яңа тормыш төзүчеләрнең алгы сафында була. Авылда колхоз төзүдә актив катнаша, аңа беренчеләрдән булып керә.
1942 елның сентябрендә инде олы яшьтә булуына карамастан ул Бөек Ватан сугышына алына. Пехота гаскәрләре сафында күп сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1943 елның гыйнварында каты бәрелешләрнең берсендә авыр яралана. Аңа җиде ай дәвамында госпитальләрдә дәваланырга туры килә. 1943 елның августында аны демобилизациялиләр. Күкрәгенә Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә Сугышчан Дан орденнары, ике «Сугышчан хезмәтләре өчен» һәм башка күп медальләр тагып кайта ул авылга.
Сугыштан соң Г.Юнысов колхозда агротехник булып эшли, колхозның рәисе итеп сайлана. Намуслы, тырыш хезмәте өчен 1945 елда Татарстан АССР Югары Советының МактауГрамотасы белән бүләкләнә.
Ветеран 1976 елның февралендә туган авылы Аланда вафат булды.
Юнысов Илдус Зөбәер улы — хезмәт ветераны.
1939 елның 15 февралендә Чапшар авылында туган. 1957 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм колхоз производствосында эшли башлый. 1961 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Тиздән матди кыенлыклар аркасында читтән торып укуга күчә һәм укытучы булып эшли башлый. Аңа Чутай, Сәрдек һәм районыбызның башка мәктәпләрендә эшләргә туры килә. Шушы елларда ул үзен халык арасында агитация-пропаганда эше остасы итеп таныта— аның лекцияләрен авылларда көтеп алалар, пропагандист буларак аның дәресләре башкалар өчен үрнәк була. Тырышлыгын күреп 1968 елда аны КПССның район комитеты аппаратына алалар—ул агитация-пропаганда бүлеге инструкторы, шушы бүлекнең мөдире була. 1968 елда университетны тәмамлап диплом ала, әмма үзенең белемен күтәрүне дәвам итә—1982 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы марксизм-ленинизм университетын, 1987 елда республика лекторлык осталыгы университетын тәмамлый. Район лекторларының һәм пропагандистларының остазына әверелә.
Шушы елларда И.Юнысов район һәм республика матбугатында тормышыбызның актуаль проблемалары турында мәкаләләр, районыбыз тормышы, аның кешеләре турында матур язмалар белән катнаша башлый.
И.Юнысов районыбыз тарихын барлау, туплау һәм халыкка ирештерү буенча гаять зур хезмәт башкарды. Бу хезмәте аңа районыбыз халкының тирән хөрмәтен китерде.
Тырыш хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен берничә мәртәбә КПСС өлкә комитетының, Татарстан АССР Министрлар Советының, район җитәкчелегенең, республика һәм район газеталары редакцияләренең күпсанлы Мактау Грамоталары белән бүләкләнде. 1990 елда И.З.Юнысовка Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде.
1995 елның 1 маенда йөрәк өянәгеннән кинәт вафат булды.
Я
Яковлев Иван Васильевич — мәгърифәтче, педагог, галим.
1881 елның 17 июлендә Кече Лызи авылында дөньяга килгән. Үзлегеннән башлангыч белем-мәгълүмат алганнан соң 1901 елда Казан укытучылар семинариясен тәмамлый. Эшкә аны Пермь губернасына җибәрәләр һәм ул бу төбәк удмуртларының үзәге булган Зур Гондыр авылы мәктәбендә укыта башлый. Бу яктагы удмурт укытучыларының революцион түгәрәгенә кушыла, полиция күзенә юлыга. Күзәтү астында булганга аңа эшен еш алыштырырга туры килә—Алнаш, Можга, Троицкое мәктәпләрендә полиция надзоры астында эшли, әмма үз карашларын үзгәртми. 1907 елдан ул Казан укытучылар семинариесе каршындагы үрнәк удмурт училищесында укыта башлый. 1908 елда кулга алына, мәхкәмә карары белән 1910 елда Кострома губернасына сөрелә. 1912 елда Казанга кайта, мәгърифәт эшеннән читләштерелү сәбәпле 1917 елга кадәр Казан байларында хезмәттә була.
Революциянең башлангыч чорларында Советларның репрессив алымнарына каршы чыга, ул вакыттагы Казан укытучылар семинариесе директоры Г.В.Чичеринның кияве Н.А.Бобровников белән берлектә шушы фикерләрен чагылдырып «Удмурт халкына хат» бастыра. Әмма тиздән социалистик төзелешнең актив пропагандистына әверелә. Татарстан Милләтләр эше комиссариатының удмурт бүлегендә матбугат эшен җитәкли, Казан университеты каршында удмурт рабфагын оештыручыларның берсе була, партия мәктәбендә, Таткомвузда, педагогия институтында удмурт яшьләрен укыта.
1900 елдан актив фәнни һәм әдәби эшкә керешә— ул ялкынлы публицист, шагыйрь, этнограф. Удмурт халык иҗатын, йолаларын җыйнау, барлау, нәшер итүгә зур көч куя. Туган телдә, милли рухта укыту һәм тәрбияләүне яклый, шуңа өнди. Удмурт теле, аның грамматикасы буенча дәреслекләр, хрестоматияләр әзерләп бастыра, балалар өчен шигырьләр, хикәяләр, повестьлар яза, рус классиклары әсәрләрен тәрҗемә итә. Ул 50дән артык фәнни мәкаләләр, брошюралар, сүзлекләр, дәреслекләр, монографияләр бастыра. И.В.Яковлев Язучылар берлеге әгъзасы, Казан университеты каршындагы тарих, археология һәм этнография җәмгыяте әгъзасы. Удмурт телендә Казанда берничә журнал нәшер итүне оештыра, удмурт мәктәпләре өчен рус теле дәреслеге төзи, Казанда удмуртлар якташлыгы оештыручыларның берсе була һәм аның эшендә гомеренең ахырына кадәр актив катнаша.
И.В.Яковлев 1931 елда Казанда үлә.
Достарыңызбен бөлісу: |