Балтач энциклопедиясе


Гобәйдуллин Дамир Давыт улы



бет17/30
Дата19.06.2016
өлшемі1.62 Mb.
#145873
1   ...   13   14   15   16   17   18   19   20   ...   30

Гобәйдуллин Дамир Давыт улы—мәгариф хезмәте алдынгысы, спорт остасы.

1960 елның 20 мартында Казахстан Республикасының Күкчәтау өлкәсе Кузай районы Неженка авылында туган. 1972 елда Гобәйдуллиннар гаиләсе Бөрбаш авылына кайтып урнаша һәм Дамир 1977 елда Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлый. 1977-1981 елларда Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетында укый. Укуын тәмамлагач Арбор урта мәктәбенә физкультура укытучысы итеп билгеләнә.

Д.Гобәйдуллин Бөрбаш мәктәбендә укыганда данлыклы көрәшче һәм тренер В.Гарифуллин җитәкләгән көрәш секциясенә йөри, көрәшче булып җитлегә. Ул күп кенә район, Татарстан һәм Россия күләмендәге татарча көрәш бәйгеләрендә җиңүче, абсолют батыр булды. Берничә мәртәбә җиңел үлчәүдә район сабан туйлары пьедесталына күтәрелде.

Бөтен җаны белән татар көрәшенә бирелгән Д.Гобәйдуллин остазы В.Гарифуллин традициясен дәвам итеп, Арбор урта мәктәбендә балаларны һәм авыл яшьләрен көрәш серләренә өйрәтә. Тренер буларак үз мәктәбен булдырды. Аның шәкертләре арасында инде Россия һәм Татарстан күләмендә җиңүләр яулаган, спорт мастеры исемнәре алган шөһрәтле көрәшчеләр күп.

1999 елда Д.Д.Гобәйдуллинга Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исем бирелде. Ул милли спорт төрләре буенча Россия Федерациясенең спорт мастеры.
Гозәеров Габделхай Гозәер улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

1920 елның 11 июлендә Түнтәр авылында туган. 1935 елда Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм колхозда эшли. 1936-1938 елларда Балтачта ачылган ветеринария фельдшерлары хәзерләү курсларында укый. 1940 елга кадәр Смәел ветеринария пунктында ветфельдшер булып эшли.

Г.Гозәеров 1940 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Бөек Ватан сугышы башлангач хәрби операцияләрдә катнаша. 1942 елда Мәскәү янындагы сугышларда отделение командиры була. Соңрак Кавказга җибәрелә, Әрмәнстанда махсус хәзерлек үтә. 1943 елда Таһран (Иран) конференциясенең делегатларын, конференциягә бәйле объектларны саклауда катнаша. Сугыш чорындагы хезмәтләре өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, берничә медаль, шул исәптән «Кавказны саклаган өчен» медале белән бүләкләнә.

1946 елда туган ягына кайта, район үзәге Чепьяда ашханә мөдире, промкомбинат директоры һәм башка хезмәтләр башкара. 1955-1957 елларда— туган авылындагы Киров исемендәге колхоз рәисе. 1957 елда Курск шәһәренә төзүче-җитәкчеләр хәзерләү курсларына җибәрелә. Чепья район Советы башкарма комитетының төзелеш эшләре бүлегенә җитәкчелек итә. 1958-1959 елларда—Чепья районы хәзерләүләр конторасы директоры.

1959 елда якын-тирәдәге вак авыллардагы колхозларны берләштереп үзәге Түнтәрдә булган «Дружба» колхозы төзелә. Аның рәисе итеп Г.Гозәеров сайлана. Бу вазыйфаны ул 1977 елга кадәр башкарды. Читтән торып укып Чавал авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлады, Казанда авыл хуҗалыгы җитәкчеләренең белемен күтәрү курслары узды.

Озак еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Г.Г.Гозәеров 1971 елда хөкүмәтебез тарафыннан Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. 1968 елда ул ВДНХның көмеш медаленә лаек булды. Ул «Дружба» колхозының Почетлы әгъзасы.

Ветеран Түнтәр авылында яши.
Гозәеров Камил Сабирҗан улы—Социалистик Хезмәт Герое.

Балтач авылында 1927 елның 27 июнендә туган. Ул революциягә кадәр Балтачның мул тормышлы һәм тирән укымышлы кешесе, изге Хаҗ юлында вафат булган Гозәер Фәйзуллинның оныгы. Әтисе Сабирҗан яшь совет властен яклап Гражданнар сугышында катнашкан, соңыннан Балтачта авыл Советы рәисе булып эшләгән.

К.Гозәеров 1941 елда Балтач урта мәктәбенең алты сыйныфын тәмамлый һәм Казан шәһәренә китеп Дәрвишләр (Дербышки) бистәсендәге Ленинградтан эвакуацияләнеп килгән завод каршындагы кыска сроклы һөнәр училищесына укырга керә. Училищены бик яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлап шул заводта (хәзерге Казан оптик механика заводы) эшли башлый. Ул үзенең бөтен хезмәт юлын шушы предприятиегә багышлады.

Кичке мәктәптә укып урта белем ала, техникум тәмамлый.

К.Гозәеров әлеге предприятиенең чын мәгънәсендә маягы, горурлыгы иде. Хезмәтенә үтә җаваплы каравы, хезмәт сөючәнлеге, шул ук вакытта тыйнаклыгы, хезмәттәшләренә ярдәмчел мөнәсәбәте аңа зур абруй-хөрмәт китерде. Ул яшьләрнең яраткан остазы булды.

Якташыбыз К.Гозәеровның алтын куллары белән җыелып, илебезнең төрле предприятиеләрендә, чит илләрдә сынап каралган меңнәрчә прибор һәм җайланмалар халык хуҗалыгының барлык тармакларында, фәнни тикшеренү өлкәсендә уңышлы кулланыла. Бу гаять дәрәҗәдә төгәл, үзенчәлекле приборлар. Алар хәрби техникада, галәм корабларында алыштыргысыз.

Хөкүмәтебез К.С.Гозәеровның күпьеллык тырыш хезмәтен югары бәяләде—ул 1966 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденына, 1971 елда Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды. Татарстан АССР Югары Советы депутаты, берничә мәртәбә хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәр Советы, Казан шәһәренең Совет район Советы депутаты итеп сайланды.

2005 елның 3 гыйнварында Казан шәһәрендә вафат булды, Яңа Бистәдәге татар зиратына җирләнде.


Голубев Николай Евдокимович—авыл хуҗалыгын күмәкләштерү активисты.

1894 елда Зур Лызи авылында туган. Ул бик ярлы гаиләдә туа, шуңа күрә балачагы һәм үсмер еллары авыр хезмәттә, батраклыкта үтә, белем алырга мөмкинлеге булмый. 1918 елда үз теләге белән Кызыл Армия сафларына языла, Гражданнар сугышында катнаша. Мәсәлән, аның Татгубчека отряды составында Чистай кантонында кулакларның совет властена каршы оештырган чыгышларын бастыруда катнашуы билгеле.

1924-1927 елларда Н.Е.Голубев үзенең туган авылында крестьян комитеты секретаре була. 1928 елда авылда машина ширкәте оештыра. 1929 елда— икмәк хәзерләүгә булышлык комиссиясе әгъзасы, илне индустрияләштерү максатларында чыгарылган заемнарны реализацияләү буенча вәкил. Бер үк вакытта колхоз оештыру буенча киң аңлату эше җәелдерә. Әмма яңа тормыш төзү өчен актив көрәшченең гомере иртә өзелә—1929 елның 7 октябре төнендә авыл кулагы Плотниковның малайлары Иван һәм Петр әтиләренең котыртуы буенча аны ерткычларча үтерәләр.
Гомәров Габдулла Габдрәкыйп улы—авыл хуҗалыгы белгече.

1955 елның 6 декабрендә Куныр авылында туган. 1970 елда Шода сигезьеллык, 1972 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. 1973 елда хәрби хезмәткә хәзерлек максатларында Казанда шофер-механиклар хәзерләү курсларында укый. 1974-1975 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәттә була.

Армиядән соң Г.Гомәров Буа ветеринария техникумына укырга керә. 1980 елда техникумны тәмамлап туган авылындагы «Якты юл» колхозында ветеринария табибы булып эшли башлый. 1981-1987 елларда Казан ветеринария институтында укый.

Киң эрудицияле, тирән белемле, зур тәҗрибәле, йөрәге-җаны белән үз эшенә бирелгән Г.Гомәров районның иң хөрмәтле белгечләренең берсе. Аның фикере хезмәттәшләре арасында югары абруйлы. Нинди генә җан иясе булмасын терлекләрне яратуы, аларга мәрхәмәте Г.Гомәровның олы җанлы шәхес икәнен раслый. Аның хәтта сыерларның эчке органнарына операцияләр ясавы турында шаккатыргыч риваятьләр сөйлиләр.

«Якты юл» күмәк хуҗалыгының терлекчелек өлкәсендәге сокланырлык уңышларында Г.Гомәровның хезмәт өлеше мул. Әнә шуны тану нәтиҗәсе—1996 елда бирелгән Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы дигән дәрәҗәле исем.
Гомәров Гадел Гомәр улы—авыл хуҗалыгын күмәкләштерү активисты.

1904 елда Бөрбаш Сәрдегәне авылында авыр хәлле гаиләдә туган. Авыл мәдрәсәсендә берничә ел укудан тыш белем ала алмый— аның бала һәм үсмер чагы авыр хезмәттә, авылның хәлле кешеләренә ялланып эшләп үтә. Бала чагыннан күңелендә тормышның гаделсезлегенә протест чаткылары уяна. Шушы тойгылар аны яңа тормышны бөтен күңеле белән кабул итәргә этәрә. Ул авылның иң беренче коммунисты, коммунистик идеалларның актив пропагандисты була. Аның карашлары ул чор авыл яшьләре арасында киң яклау таба.

1929 елда ук Сәрдегәндә күмәк хуҗалык төзү хәрәкәте башлана. Аның башында Г.Гомәров тора. Үзенең танылган байлары белән билгеле авылда кискен каршылык хәләте туа—байлар күмәк тормышка бөтен көчләре белән аяк чалырга омтылалар. Яңалык тарафдарлары исә коммунистик үҗәтлек белән аларга каршы баралар, еш кына акыл кысаларыннан да чыгып китәләр. Бу каршылыкның ахыры аянычлы бетә—1931 елның көзендә байларның ялчылары Г.Гомәровны үтереп ташландык кое төбенә ыргыталар. Яңа тормыш өчен җан атып йөргән ялкынлы көрәшченең гомере әнә шулай фаҗигале өзелә.

Якташлары Г.Гомәровның исетәлеген изге итеп саклыйлар. Бөрбаш авылының бер урамы аның исемен йөртә. Мондагы күмәк хуҗалык ел саен Г.Гомәров призына татарча көрәш бәйгеләре уздыра.


Гомәров Мәсәгут Гомәр улы—Пугачев полковнигы.

1746 елда хәзерге Кукмара районының Пычак авылында Казан адмиралтействосына беркетелгән лашман гаиләсендә туган. 1773-1775 елларда Россияне тетрәткән, милли изүгә каршы күтәрелгән Е.Пугачев исеме белән бәйле восстаниенең иң беренче һәм иң актив җитәкчеләренең берсе, Е.Пугачев полковнигы. Казан арты төбәге, шул исәптән хәзерге Балтач районы авыллары крестьяннарын патша самодержавиесенә каршы көрәшкә күтәрә. 1773 елның декабрь ахырында Кариле авылы янында капитан Г.Кардашевский җитәкчелегендәге җәза отряды белән Г.Гомәров отряды арасында күп корбаннарга китергән рәхимсез бәрелеш булганы билгеле.

Соңга таба Г.Гомәров башкорт җирләрендә көрәш үзәгендә була. Пугачев явы җитәкчеләре арасында иң хәзерлеклесе, иң эзлеклесе, иң интернациональ рухлысы буларак билгеле. 1775 елда хыянәтчеләр тарафыннан кулга алынып, җәза командасы җитәкчесе подполковник И.Михельсонга тапшырыла.

Яу бастырылгач туган ягына кайтарылып, авылдан авылга йөртеп рәхимсез җәзалана, колагы, борыны киселеп, битләренә һәм маңгаена кыздырып мөһерләр сугыла һәм Таганрогка гомерлек сөргенгә каторга эшенә җибәрелә, шундагы газапларны кичереп вафат була.

М.Гомәровның әтисе Гомәр Әширов, ике абыйсы Мәгъсут һәм Мансур, йөкле хәлдә булган хатыны Мәрфуга да кулга алынып, Казан төрмәсенә озатылалар. Аларның шуннан соңгы язмышы билгеле түгел.
Гомәров Мәхмүт Гомәр улы—хәрби хезмәткәр, полковник.

Югары Кенә авылында 1933 елда туган. 1951 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан хәрби артиллерия училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач Львов, Харьков, Запорожье шәһәрләрендә артиллерия гаскәрләре сафында хезмәт итә. Егерме җиде еллык хәрби эшчәнлеге чорында полковник дәрәҗәсенә кадәр ирешә. Яңа төр артиллерия установкаларын сынауда һәм тормышка кертүдә катнаша. Хезмәтендәге уңышлары өчен өченче дәрәҗәдәге «Кораллы көчләрдә бик яхшы хезмәт иткән өчен» ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.

Якташыбызның гомере 1995 елда фаҗигале рәвештә өзелә. Запорожье шәһәре зиратына күмелгән.
Гомәров Фоат Гомәр улы—хезмәт ветераны.

Сосна авылында 1937 елның 18 гыйнварында туган. 1952 елда Сосна җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм «Правда» колхозында эшли башлый. 1956-1958 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәттә була.

Ф.Гомәров 1960 елда Үрнәк авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесын тәмамлый, колхозга кайтып трактор руле артына утыра. Шушы авыр, җаваплы хезмәткә үзенең кырык ел гомерен бирә. Бөтен хезмәт юлында район тракторчылары арасында иң алдынгылардан булды. 1994 елда ярышта җиңү яулап «Район хезмәт батыры» исемен алды һәм «Урал» мотоциклы белән бүләкләнде. Ул «СССРның авыл хуҗалыгы отличниг» билгесе, «Хезмәттәге батырлык өчен» медале иясе. 1983 елда Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Ф.Г.Гомәров «СССРның Почетлы доноры», ул районыбыздагы иң күп кан бирүчеләрнең берсе. Биш хезмәт сөючән баланың әтисе.

Хезмәт ветераны туган авылы Соснада яши, лаеклы ялда.
Горшков Федор Ильич—милиция хезмәте полковнигы.

1924 елның 24 декабрендә Чистай районының Чуваш Елтаны авылында туган. Җиде сыйныф белем ала. Балачактан авыл баласына хас игенчелек хезмәтендә чыныгып үсә.

1941 елда Казанда яңа төзелә башлаган авиация заводына төзелешкә барырга языла. Озак эшли алмый—Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 елның августында унҗиде яшьлек егетне армия сафларына алалар. Ул Мәскәүдә оешкан халык телендә «Катюша» исемен алган авыр миномет бригадасына эләгә. Билгеле бер хәзерлек үткәннән соң 1943 елның февралендә Калуга шәһәре янында ут эченә керә. Бригадада элемтәче булып хезмәт итә—аның бурычы теләсә нинди шартларда чыбык сузып телефон элемтәсен тәэмин итү. Аркасына элемтә аппаратын һәм кабель чорналган кәтүкне элеп Ельня, Смоленск, Орша, Минск, Каунас, Вильнюс маршрутын уза, Ватан сугышын дошманның үз җирендә, Пиллау шәһәре янында тәмамлый.

Ф.Горшковның сугыш юлы моның белән генә тәмамланмый әле. Аларны Ерак Көнчыгышка японнарга каршы сугышка җибәрәләр. Байкал арты фронты гаскәрләре сафында Зур Хинган тауларын кичүдә, Квантун армиясен тар-мар итүдә катнаша. Сугышчан батырлыклары өчен ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены, сугышчан медальләр белән бүләкләнә.

1948 елда Ф.И.Горшков милиция органнарына эшкә килә.Кызыл Армия районы үзәге Каргалыда, Мамадышта, Тәкәнештә төрле постларда хезмәт итә, Балтач, Арча, Буа районнарында эчке эшләр бүлеге начальнигы булып эшли. Кичен укып урта белем ала, Алабуга милиция мәктәбен тәмамлый, СССР Эчке эшләр министрлыгының Югары мәктәбендә укый. Үрнәк хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Аның соңгы хезмәт урыны—Казандагы хезмәт белән төзәтү лагеры, подполковник Ф.И.Горшков аның начальнигы була.

Ф.И.Горшков 1957-1962 елларда Балтач районы эчке эшләр бүлеге начальнигы булып эшләде. Ул балтачлылар күңелендә үзе турында иң якты хәтирәләр калдырды. «Аның девизы кешеләргә җәза бирү түгел, кешеләрне тәрбияләү, кисәтү, җинаятьләрне булдырмый калу иде»—дип искә алалар аның белән бергә эшләгән өлкәннәр.

1999 елда Ф.И.Горшков дүртенче орден—«Почет» ордены белән бүләкләнде. Ветеран Казан шәһәрендә яши.
Госманов Нурислам Госман улы—хезмәт ветераны.

1935 елның 16 гыйнварында Нормабаш авылында туган. 1943-1947 елларда Нормабаш башлангыч мәктәбендә укый. Унике яшеннән колхоз таналарын көтә. Терлекләр көтүдә егерме ел—1967 елга кадәр эшли. Аннан соң унбиш ел өзлексез колхоз тегермәнендә терлекләргә фураж тарта, аны үзе үк ат белән фермаларга ташый.

1982 елда Н.Госманов сарык асрау фермасына күчерелә. Барыннан да бигрәк үзенең тырышлыгы, тынгысызлыгы белән шушында таныла. Ун ел рәттән 1985-1995 елларда районның иң алдынгы сарык караучысы исемен яулый, хакимиятнең Мактау Таныклыкларын, кыйммәтле бүләкләр ала, рәсеме район Мактау Тактасында була.

Терлекчелекне үстерүдәге тырыш хезмәтләре өчен 1996 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән мактаулы исем бирелде.

Н.Госманов бүген лаеклы ялда. Ул Тимирязев исемендәге колхозның Почетлы әгъзасы.
Губанов Иван Владимирович—авыл хуҗалыгы белгече.

1931 елның 13 февралендә Кургем авылында туган. 1946 елда Чепья урта мәктәбендә укып җиде сыйныф белем ала. Шул ук елны Киров өлкәсенең Чавал авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап 1950 елда агроном белгечлеге ала.

1951-1953 елларда И.Губанов Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан демобилизацияләнгәч 1953-1962 елларда районыбызның «Комбайн», «Активист» колхозларында һәм Мари АССРда агроном булып эшли. 1963 елдан 1991 елга кадәр—лаеклы ялга киткәнче— «Кама» колхозының баш агрономы булды. Читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтында укып галим-агроном белгечлеге алды.

Югары квалификацияле белгеч һәм үз эшенең чын фидакаре буларак И.Губанов кырларның уңдырышлылыгын күтәрү, иген культураларының мул уңыш бирергә сәләтле сортларын булдыру һәм ишәйтү юнәлешендә күп һәм иҗади эшләде. Ул гаять итәгатьле шәхес, олы җанлы кеше иде.

И.В.Губанов җәмәгать эшләрендә дә актив булды: заманында бригада ппартия оешмасы секретаре, колхоз идарәсе һәм халык контроле группасы әгъзасы булып торды.

И.Губанов Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медале белән бүләкләнде. 1986 елда аңа Татарстан АССРның атказанган агрономы дигән абруйлы исем бирелде.

1997 елның 7 маенда үлде, Дорга авылы зиратына җирләнде.
Гыйбадуллин Илсур Зәйнулла улы—хезмәт ветераны.

1945 елның 9 июнендә Иске Чепья авылында туган. 1964 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын «Труд» колхозында башлый. 1965 елда Урал төбәгенә китә һәм Югары Тура шәһәрендә машина төзү заводында эшли. Шушыннан 1966 елда Совет Армиясе сафларына алына. 1968-1970 елларда Казанда 41-шәһәр һөнәри-техник училищесында укып радиомеханик белгечлеге ала.

И.Гыйбадуллин 1970 елда Балтач халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшли башлый. 1970-1975 елларда ул әлеге комбинатта радиомеханик, 1975-1982 елларда— баш инженер, 1982 елдан 1995 елның ахырына кадәр—Балтач район халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү идарәсе начальнигы. Шушы чорда читтән торып укып Чавал авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлеген, Казан авыл хуҗалыгы институтының финанс-икътисад факультетын тәмамлый.

Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүдә ирешкән уңышлары өчен И.З.Гыйбадуллинга 1988 елда Татарстан АССРның атказанган көнкүреш хезмәте күрсәтү работнигы дигән исем бирелде.

1995 елдан—Татарстан Республикасы Милли банкының административ-хуҗалык идарәсендә эшли.
Гыйбадуллин Илсур Ислам улы—авыл хуҗалыгы белгече.

Чепья авылдында 1949 елның 12 апрелендә туган. 1965 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый һәм Балтач хуҗалыкара төзелеш оешмасында слесарь булып хезмәт юлын башлый. 1967-1969 елларда—«Сельхозтехника»ның район берләшмәсе тракторчысы.

1969-1974 елларда М.Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында укып авыл хуҗалыгы инженер-механигы белгечлеге ала. Укуын тәмамлаганнан соң «Сельхозтехника»ның район берләшмәсенең Чепья бүлеге механикалаштырылган отряды җитәкчесе, аның ремонт мастерское мөдире, бүлекнең баш инженеры булып эшли. 1985 елдан—Чепья «Сельхозтехника» берләшмәсе управляющие, 1994 елдан—«Чепья Сельхозтехникасы» ачык акционерлык җәмгыятенең директоры.

Тирән белеме, югары һөнәри хәзерлеге, олы тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе, тыйнаклыгы белән И.Гыйбадуллин үзе җитәкләгән коллективның гына түгел, районның барлык күмәк хуҗалыклары белгечләренең, механизаторларының тирән ихтирамын казанды. Берничә мәртәбә халык депутатларының Чепья авыл Советы депутаты итеп сайланды. Нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, республика «Сельхозтехника» берләшмәсенең Мактау Таныклыклары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. 1999 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗһалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.


Гыйбадуллин Ильяс Гыйбадулла улы—хезмәт ветераны.

1936 елның 7 апрелендә Карадуган авылында туган. 1951 елда Карадуган мәктәбендә укып җиде сыйныф белем ала. Шушы елдан— Калинин исемендәге колхоз колхозчысы, ун ел дәвамында төрле бригада эшләрендә була. 1961-1962 елларда Үрнәк авылындагы авыл ъхуҗалыгы һөнәри-техник училищесында укып киң профильле механизатор һөнәре ала. Кабат колхозга кайтып комбайнчы булып эшли башлый һәм шушы игелекле игенче хезмәтенә үзенең 35 ел гомерен бирә. Елның елында игеннәрне урып-җыюда югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешә, районыбызның иң алдынгы комбайнчылары сафыннан төшми, берничә мәртәбә еллык күрсәткечләр буенча җиңүче данын яулый. И.Гыйбадуллинның рәсеме күп мәртәбә район Мактау Тактасына куелды.

Авыл ъхуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендәге казанышлары өчен И.Г.Гыйбадуллинга 1993 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде.

Хезмәт ветераны туган авылы Карадуганда яши.




Гыйбадуллин Рөстәм Гыйниятулла улы—мәгариф хезмәте алдынгысы.

Сосна авылында 1948 елның 3 мартында туган. 1966 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм укуын Әлмәт физкультура техникумында дәвам итә. Аны уңышлы тәмамлап бер ел Сосна сигезьеллык мәктәбендә физкультура укыта.

1969-1971 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

Хәрби хезмәттән соң Казан шәһәренең 137, 48- мәктәпләрендә физкультура укыта. 1981 елда Идел буе районының 42-мәктәбенә эшкә килә. 1991 елда шушы мәктәпнең директоры итеп билгеләнә.

Р.Гыйбадуллин 1978 елда читтән торып укып Омск дәүләт физик культура институтын, 1989 елда Казан дәүләт педагогия институтының табигать-география факультетын тәмамлый.

Халык мәгарифе өлкәсендәге хезмәтләре өчен Р.Г.Гыйбадуллинга 1993 елда «Россиянең мәгариф отличнигы» билгесе бирелде. 1998 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы исеменә лаек булды.

Р.Гыйбадуллин балачактан татар милли көрәше белән шөгыльләнә. Сабан туйларында, көрәш бәйгеләрендә призлы урыннар яулый. Ул татар көрәшенең актив пропагандисты, балалар һәм яшьләрне көрәш серләренә өйрәтүче тренер-остаз. 1992 елдан— Республика категорияле татарча көрәш судьясы.
Гыйбадуллин Фәсхетдин Гыйбадулла улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

1924 елның 1 декабрендә Нөнәгәр авылында туган. Чутай җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм берара колхозда эшләгәннән соң Донбасс шахталарына юл ала. Фабрика-завод өйрәнчекләре (ФЗӨ) мәктәбендә укый. Әмма аңа шахтер хезмәтенә керешергә туры килми—Бөек Ватан сугышы башлана һәм аны армия сафларына алалар. Башлангыч хәзерлек үткәннән соң фронтка җибәрелә. Сугыш чирканчыгын Мәскәү янында ала. Аннан соң Беренче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссия, Украина җирләрен азат итүдә, Польшаны, Германиянең үзен фашистлардан чистартуда катнаша. Батыр сугышчы була ул—Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, күп сугышчан медальләр белән бүләкләнә. Үзе «Берлинны алган өчен» медален иң кадерле бүләк дип саный.

Тыныч хезмәткә кайткач туган авылында яши, шундагы «Волга» (соңыннан—«ВЛКСМның 50 еллыгы») колхозында озак еллар эшли. Хатыны Мәликә белән ун бала үстереп, тормыш юлына чыгара. Авылдашлары күңелендә тырыш, булдыклы, тыйнак кеше буларак якты истәлекләр калдыра.

Ф.Г.Гыйбадуллин 2002 елның 13 апрелендә үлде, кабере—Нөнәгәр авылы зиратында.


Гыйбадуллина Мәликә Әүхәди кызы—Герой-ана.

1925 елның 17 сентябрендә Нәнәгәр авылында туган. Чутай җидееллык мәктәбен тәмамлый. Аның мәктәп тәмамлаган елы нәкъ Бөек Ватан сугышы башланган елга туры килә— киләчәк турында озак уйларга мөмкинлек булмый, Мәликә колхоз фермасына эшкә килә. Терлекләр карарга да, аларны көтәргә дә, урак урырга да, көнне-төнне белмичә ындыр табагында эшләргә дә туры килә аңа, ачлык-ялангачлыгын да кичерә…

1947 елның җәендә сугыш юлларын урап кайткан батыр авылдашы Фәсхетдин Гыйбадуллин белән гаилә корып җибәрәләр алар. Бер-бер артлы ун бала табып үстерә Мәликә—һәрберсе үзләре кебек үк тырыш, хезмәт һәм тормыш сөючән. Олы уллары Шәйхетдин «ВЛКСМның 50 еллыгы» күмәк хуңалыгының алдынгы тракторчысы. Ул 1979 елда ук инде районыбызның иң яхшы тракторчысы исемен алды, Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медален, башка күп бүләкләр яулады. Аның эзеннән атлаучы улы Рамил—алдынгы комбайнчы, 2003, 2004 елларда район комбайнчылары арасында җиңүче булды, республикабыз алдынгылары җыенында Президентыбыз кулыннан бүләк алды.

Мәликә һәм Фәсхетдин Гыйбадуллиннарның кызлары Әминә, Рауза, Рәйсә, Әнисә, Әлфия, Гөлфия, Нурия дә инде үзләре гаилә корып матур тормыш итәләр. Кызлары Равилә белән кече уллары Равил гына вакытсыз вафат булдылар.

М.Ә.Гыйбадуллина «Ана даны» орденының тулы өч дәрәҗәсен алды. Ә 1967 елда аңа «Герой-ана» алтын медале тапшырылды. Аның инде 21 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә улы Шәйхетдин гаиләсендә хөрмәтле әни һәм әби булып гомер кичерә.
Гыйздетдин Габдессәлам бине Хәсән әл-Карили—дин эшлеклесе.

Унсигезенче гасыр башында Кариле авылында туган. Кайларда укып белем алганы мәгълүм түгел, әмма тирән белеме, инанганлыгы белән танылган шәхес. Халык телендә Габдессәлам хәзрәт исеме белән билгеле. Эчкерсез, рыясыз җанлы булса да, бәхәс корырга, үз фикерен өстен чыгарырга яраткан. Шаяртырга, мәзәкләр оештырырга маһир булган. Җиңел ышанучан булуы, юк-бар ырымнарга бирелүчәнлеге белән дә халык теленә кергән.

Кариле мәчетендә имамлык иткән, мәдрәсә тоткан. Чорының исемле-затлы дин гыйлемдарлары мелла Сәгыйт әш-Шырдани, мелла Сәгыйт әл-Кили, мелла Хәмит әл-Әлдермеши, мелла Таиб бине Уразаи үз вакытында аның шәкертләре булып, аннан гыйлем һәм тәрбия алганнар.

1770 еллар тирәсендә Минзәлә төбәгенә күчеп китә һәм шунда вафат була.


Гыйззәтуллин Ансар Хәбибелхак улы—икътисадчы.

1950 елның 3 февралендә Таузар авылында туган. Хезмәт юлын Калинин исемендәге колхозда механизатор булып 1967 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң башлый. 1970 елда Әлмәт бораулау эшләре идарәсендә бораулаучы булып эшләп ала. 1971-1977 елларда Казан моторлар төзү заводында полировщик була.

1977 елда А.Гыйззәтуллин Казан финанс-икътисад институтына укырга керә. 1981 елда институтны тәмамлап Дәүләт Банкының Татарстан Республика конторасында колхозларны һәм индивидуаль заёмщикларны кредитлау бүлеге икътисадчысы булып эшли башлый. 1985-1986 елларда шунда ук колхозларны, агропромышленность берләшмәләрен һәм хуҗалыкара предприятиеләрне финанслау һәм кредитлау бүлеге начальнигы. 1986 елда ул инде бөтен авыл хуҗалыгын һәм агропромышленность комплексын кредитлау бүлеге начальнигы итеп билгеләнә. 1988-1998 елларда—Татарстан Агропромбанкы идарәсе рәисе урынбасары, 1998-1999 елларда—«СБС-Агро Татарстан» банкы идарәсе директоры урынбасары.

1999 елдан А.Гыйззәтуллин «Татипотека» милли ипотека-кредитлау үзәгенең генераль директоры.

А.Гыйззәтуллин 1986 елда марксизм-ленинизм университетын тәмамлый. Үзенең икътисадый белемнәрен Япония, АКШ, Франция икътисад үзәкләрендә тирәнәйтә.

«Тугызынчы бишьеллык ударнигы» билгесе белән бүләкләнгән.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   13   14   15   16   17   18   19   20   ...   30




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет