V. XX йөз башы татар әдәбиятында милләт язмышы проблемасының куелышы Илназ Саттаров, Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбе
Укытучысы Ә.Н. Мөхәммәтшина.
Бар уем кичен-көндезен
сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың − минем саулык,
авыруың − минем авыруым.
|
Г. Тукай.
|
XX йөз башы ил тарихында тирән тетрәнүләр, ачы югалтулар, милли үзаңның көчәюе белән сыйфатлана. Бу чорда сизелерлек урынны милләт горурлыгы булган әдәбият ала. Әдәби әсәрләрнең үзәгендә шәхес язмышы, халык һәм милләт язмышы тора. XX йөз башы әдәбиятында кешенең яшәү фәлсәфәсен проблема итеп күтәрүче язучы һәм шагыйрьләр байтак: Г. Тукай, Г. Исхакый, Ш. Камал, Ф. Әмирхан, М. Гафури, Н. Думави, С. Рәмиев һәм башка әдипләр. Шушы талантлы язучыларыбыз арасыннан мин әсәрләре белән үземнең рухыма якын торган Г. Исхакыйны аерып атар идем.
Г. Исхакыйның дөньяга һәм әдәбиятка килүе XIX йөзнең икенче яртысыннан татар тормышында башланган яңарыш белән бәйләнгән кебек тоела. Узган гасыр урталарыннан ул вакытта Россия иҗтимагый-сәяси тормышында барган үзгәрешләргә бәйле рәвештә татарларда милли үзаң уяну хәрәкәте барлыкка килә. Милләт язмышы турында уйлану һәм кайгырту рухы белән сугарылган бу хәрәкәт, көчәя барып, XX гасыр башында үзенең югары ноктасына күтәрелә һәм Г. Исхакый кебек киң танылган милли лидерларны тудыра. Бик яшьли халык турында, аңа хезмәт итү хакында уйлый башлаган Исхакый милләтнең «чын авыруларын» ачып бирүгә ирешүдә әдәбиятка зур өмет баглый, аны хәтта дөньядагы әйдәп баручы иҗтимагый-рухи көч итеп карый.
Г. Исхакый иҗатында милләт язмышын чагылдырган күпсанлы әсәрләреннән берсе − «Тормышмы бу?» әсәре. Язучы бу әсәрендә кеше яшәешенең мөһим мәсьәләләрен күтәрә. Монда төп мәсьәлә булып, шәхеснең яшәү максаты һәм мәгънәсе карала. Дөрестән дә, бу дөньяда нинди максатлар белән һәм ничек яшәү мәсьәләсе − гомумкешелек характерындагы мәсьәлә ул. Г. Исхакый бу мәсьәләне XX гасыр башында татар доньясында милли уяну һәм азатлык хәрәкәте көчәйгән шартларда һәм шулар белән бәйләп күтәрә. Ул вакытта татар дөньясында халык, милләт язмышы мәсьәләсенә игътибар бермә-бер арту сәбәпле, әсәрдә аерым шәхес яшәеше, аның максаты һәм мәгънәсе − әлеге мәсьәләләр тыгыз бәйләнештә карала.
Героеның иҗтимагый-әхлакый йөзе белән якыннан кызыксынып, автор аның яшьтән үк тормышта үзен яшәргә рухландырырдай олы максаты булмавын, гомерен ниндидер билгесезлектә башлавын күрсәтә. Аның халәтен автор болай тасвирлый: «Күңел әллә ни тели, эч поша. Кәеф юк, төрлелек юк. Көннәр бары да берсенә берсе охшап үтеп бара. Күңелсез, мәгънәсез! Әллә ни эшлисе килә, әллә ни тудырасы килә. Берни дә эшләп булмый». Аның мондый төссез һәм мәгънәсез халәтенә урык-сурык кунаклар белән булу яки хатын-кызлар турында уйланулар гына бераз үзгәреш кертә.
Үзенең тормышын ул авыл кешеләренең яшәеше белән чагыштыра, зур аерманы күрә. Үз Хәятының мәгънәсез булуын тагын да тирәнрәк сизә.
Туган авылында тиешле урыны булмагач, яшь кеше өметләрен шәһәргә юнәлтә, анда белемле кеше булырга хыяллана. Мәдрәсәдә укыганда, рус телен, башка телләрне дә өйрәнә. Ләкин болай ди: «Мин хәзер аз гына русча, аз гына гарәпчә, фарсыча, аз гына үз телем татарча беләм. ...Боларның һәммәсене өстән генә белсәм дә, берсене дә чынлап белмим».
Автор балачактан нигезле һәм ныклы тәрбия һәм аң-белем ала алмауның геройның дөньяга төпле карашлары булмауга, уй-омтылышларының ярты-йорты төс алуына китерүен дә күрсәтә. Тора-бара герой үзе дә бу дөньяда төпле һөнәре булмаган, «ат та түгел, ишәк тә түгел» бер җан иясенә әверелүен аңлый, һәм аның күңелендә: «Шулмы гомер? Тормышмы бу?»− дигән сөаль туа. Аңа үзе җавап бирә алмагач, бу сөаль белән ул укучыларга мөрәҗәгать итә, алардан җавап көтә. Гәрчә укучыларның моңа җавабы бер төрле генә булмаса да, авторның бу мәсьәләгә мөнәсәбәтен ачыграк күзалларга мөмкин. Үзе зур идеаллар белән яшәгән Исхакыйда мондый идеалсыз һәм мәсләксез бәндә, әлбәттә, симпатия тудыра алмый. Әсәрен ул, киресенчә, анда сурәтләгәннәрдән гыйбрәт алу, замандашларын гомум идеаллар һәм гамәлләр белән яшәргә чакыру максатында язган кебек.
Барыбызга да таныш булган милләт анасы − Зөләйха язмышы белән Г. Исхакый чаң суга: миллилек − ул дин, әхлак, иман. Болар сакланганда гына, милләт яшәячәк. Шуңа күрә «Зөләйха» драмасын иҗат иткәндә, Г. Исхакый, беренче чиратта, татар милләте кичергән авыр язмышны, аңа карата үткәрелгән каты һәм җимергеч сәясәтне күздә тоткандыр. Биредә әдип, милләт язмышы турында уйлаганда, үзен аеруча борчыган мәсьәләләрнең берсенә − татарларны чукындыруга мөрәҗәгать итә.
Татар милләтенә басым күп еллар буе ясалып килә һәм әле дә аның чаткылары сизелә. Иреккә, якты тормышка ашкынган халыкның сулышын кысу, иң изгеләрдән саналган дине, гореф-гадәтләреннән аерып алудан да зур җәза бармы дөньяда?! Бу сорауга бары бер генә җавап табарга мөмкин: юк!!! Гасырлар буена сакланып килгән тәрбияне бернинди җәзалар һәм югалтулар үзгәртә алмый. Драманың төп героинясы да моны исбатлый.
Зөләйха сәяси изү корбаннарының бер тамчысы гына булса да, аның язмышы бөтен татар иле, милләте язмышын үзенә сыйдырган. Диненнән, гаиләсеннән, йортыннан, ана өчен иң якын булган балаларыннан аеру, көчләп чукындыру, урыс исеме тагу, чит иргә бирү − болар барысы да Зөләйха күңеленә, йөрәгенә авыр, төзәлмәс яра сала. Мондый тормыш белән яшәү, әлбәттә, бик авыр. Бары көчле рухы, иманына нык ышануы һәм эчкерсезлеге аркасында гына һәм үз милләтенә, үз халкына, үз диненә олы мәхәббәте ярдәмендә генә Г. Исхакыйның мәңге җиңелмәс, җуелмас образы Зөләйха үзендә кешелеклелек сыйфатлары саклап кала.
Аның ирегенә таба беренче адымы җинаятьтән башлана: газраилдәй ирен агу эчертеп үтерә. Хәзерге көндә бу башка сыймаслык, бөтен әхлак нормаларын бозучы нәрсә, ләкин Зөләйха яшәгән чорны күз алдына китерсәк, аның башына төшкән кайгы-хәсрәтләрне безгә кичерергә туры килсә, һичшиксез, аның хаклы икәнлеге ачыклана.
XX йөз башы татар әдәбиятында милләт язмышы проблемасын күтәреп чыккан язучылар, аерып әйткәндә, Г. Исхакый, әлбәттә, милләтпәрвәрләр. Милләт язмышы хакында уйланулар бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Татар милләтенең киләчәге бармы? Ул өметлеме? Гасырлар буе үзенә дәүләтчелек даулаган халык үз Ватанында мөстәкыйль тормыш алып бара алырмы? Телебез югалмасмы? Халыклар аренасында татар милләте лаеклы урынын алырмы? Менә шушы мәсьәләләр бүгенге аек акыллы яшь буынны, шул исәптән мине дә, борчый. Милләтемнең язмышы, аның киләчәге яшьләр кулында.
Әгәр дә бездә гаиләдә үк нигез салынган милли тәрбия, милли үзаң булса, дәүләтебез, һичшиксез, яшәячәк. Болай уйлауның төпле җирлеге дә бар: азмыни татарда Исхакыйдай фидакарьләр, белемле, замана белән бергә атлаучы зыялы яшьләр, акыл-нәсихәт бирә алырдай аксакаллар?
Киләчәкне җирдә нык басып торган, дәүләте һәм теле булган татар милләтем аша күзаллыйм.
Достарыңызбен бөлісу: |