Тәүфик Кәримов төСЛӘр балкышы


ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДАН КЫСКАЧА ЯЗМАЛАР



бет19/21
Дата21.06.2016
өлшемі2.06 Mb.
#152424
1   ...   13   14   15   16   17   18   19   20   21

ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДАН КЫСКАЧА ЯЗМАЛАР
КӨЗГЕ КАРШЫНДА – ҮЗ-ҮЗЕМӘ
Бүген мин бик арган кыяфәттә.

Төнлә йокладыммы соң? Белмим.

Төн эчендә мин һаман арыйм.

Йокым һич туймый. Моны авыр кичерәм – һаман йокым килә.

Тынычлап бер йоклар идем, бернинди куркыныч төшләрсез.

Яту белән йокыга китеп, берничә көн рәттән йоклый алсаң иде ул.

Берни турында да уйламыйча. Уянып, йоклап китә алмый газапланмыйча һәм бернәрсәдән дә сискәнмичә.

Дөресен әйтим: бар да туйдырды.


ИРТӘН
Квартир хуҗалары каядыр киткән.

Өйдә берүзем.

Йокыдан уяндым, торып аягыма бастым, гадәттәгечә кухняга төштем. Электр плитәсен кабыздым да, чәйнеккә су салып, кайнарга куйдым.

Аш бүлмәсенә үттем. “Beyern-3” дулкында музыка тоттым. “Zuddeutsche Zeitung”ны кулыма алып караштыра башладым.

Мориц дигән ата мәче аяк астында чуала башлады. Ашарга сорый.

Аның белән яңадан кухняга кереп киттем.

Савытына “Kite-Kat” салдым.

Үземә бер йомырка пешердем дә, ике кисәк сыр, колбаса, ипи алып, ашарга утырдым. Ашыкмыйча гына ашадым. Бер шешә “Edel-stoss” сырасын ачып куйдым.

Диванга барып утырдым. Музыка тыңлый-тыңлый (ул туктаганда – нахрихтен), сыра эчеп, газет укып, яңалыклар белән таныштым.

Авызын ялый-ялый Мориц килеп керде. Инде тамагы тук, барыннан да канәгать.

Мине хуҗасы итеп таныгандай, рәхмәтен белдереп, аякларыма сырпаланды да сузылып ятты.

Икәүләп ял итәбез. Ул идәнгә сузылган, мин кәнәфигә җәелгән. Рәхәт...

Шул мизгелдә сәгатькә күз төште – бәрәч, соңга калам икән ич!

Сикереп тордым – хәтта мәче дә читкә ыргылды. Моны көтмәгән иде. Барысын да сүндердем дә, “әһ” дигәнче киенеп, 83 нче автобус тукталышына чыгып чаптым...

... Вәт шул.

Хуҗа булып кыландым, имеш.

Кичен бар да өйдә иде инде.
1994 ел, 2 гыйнвар,

Мюнхен.

ФАКТ
Теләсә нинди хәлләрдән чыгуның ике варианты бар. Берсе – ишекне каты ябып чыгып китү, икенчесе – инглизләрчә, саубулашмый китү.

Аларның кайсы әйбәт – тәгаен ситуациядән һәм мөмкин булачак нәтиҗәләрдән яки әлеге гамәлнең ни нәрсәгә китерү мөмкинлегеннән тора.

Минем өчен алар бертигез.

Чөнки мин үзем сайлаган юлның дөреслегенә ышанам, интуициямә таянам.

Ә авыр хәлдән чыгу юлы һәрвакыт бар – котыла алмаслык хәлләр булмый. Таба белергә генә кирәк.

Ә менә - китү мәсьәләсе... икенчерәк.

Китеп барганда ни өчен? ни сәбәпле? дигәннәре мөһим роль уйный.

Беренчедән – ару, арыганлык.

Икенчедән – ситуациядән коры чыгарга яратучы, үзләреннән канәгать һәм бүсенгән ватандашларымның кабахәтлеге һәм бозыклыгының күңелне кайтаруы.

Өченчедән – аларның үзгәрүен аңламыйм да, мин моңа риза да түгел.

Һәр очракта да үзең булып кала белергә кирәк.

Кем белән, кайда гына, кайчан гына һәм кем генә булсаң да.

Төрләнүне кабул итмим.

Булган әйбәт мөнәсәбәтләрнең кадерен белергә, кыйммәтен аңларга кирәк.

Бигрәк тә озак еллар буе ныгыган мөнәсәбәтләрнең.

Аны бернинди акчага да сатып алып яисә алыштырып булмый.

Югыйсә, бу мөнәсәбәт кире юнәлеш алачак.

Тормыш раслаганча, дуслыкның битарафлыкка, ахыр чиктә дошманлыкка күчүе беркемгә дә беркайчан да бәхет китергәне юк әле.

Электән килгән, озак елларга сузылган дуслык бәйләнеше – иң ышанычлы бәйләнеш.

Мин моңа берничә мәртәбә инандым, ни өчендер тегеләр генә моны аңлап җиткерә алмый – бу ФАКТ.


5.01.94.

ТӘКЪДИРИ КӨННӘР ҺӘМ САННАР ТУРЫНДА”


В.Высоцкийдан
Үзенең билгеле һәм еш кабатлануы белән сәер саннар тормыш юлыбызда һаман эзәрлекләп тора, дисәк тә була.

Безне ниндидер кысалардан чыгармаска тырыша яки бездән көчлерәк, югарырак торган илаһи нәрсә турында исебезгә төшереп тора сыман.

Мөгаен, моңа тыныч кына, юрамаларга буйсындырмыйча гына карарга кирәктер, бары тик аның бар икәнен генә онытмаска кирәк. Чөнки без бар нәрсәне үзебез дә белмичә, кайчакларда сизмичә барлыкка китерәбез, шул ук вакытта аның хакимлегендә, аңа буйсынып яши бирәбез...

Иң әүвәл – җитди нәрсә турында.

Әтиемнең абыйсы егерме сигезенче яшендә фронтта һәлак була.

Мин дөньяга килгәндә, әтиемә егерме сигез яшь була.

Төп-төгәл егерме сигез елдан соң минем улым – әтиемнең оныгы туа.

Миңа егерме сигез яшь тулгач, әтием үлеп китә.

Кызык хәл бит: вакыйгаларны сәер 28 саны берләштерә...

Тормыш дәвам итә. “Шулай булсын”, - дип җырлады Д.Леннон да кайчандыр.

Әйе, булсын шулай.

Ә хәзер җиңелрәк нәрсә турында.

“Тугыз ай - әле ел түгел”, - монысы инде Высоцкийныкы. Чынлап та шулай.

Чөнки һәр кешенең гомер башы шул айларда һәм кеше тормышында бу сан иң саф, иң пакъ сан.

Үзегез фикер йөртеп карагыз әле.

Мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында уку елы да нәкъ менә шул тугыз ай кысаларында үтә.

Үземнең беренче мәктәп һәм студент елларын бергә кушканнан соң 17 саны килеп чыкты.

Алга таба – тагын да кызыклырак.

Тормышымда бу тугыз ай, шайтан вәсвәсәсе кебек, тагын 8 мәртәбә очрады!

Бала чагымда “Боровое” шифаханәсендә дәваланганда, аннары төрле елларда алты (!) вазыйфаи урында эшләгәндә, Германиядә стажировка үткәндә - барысында да тугыз ай хөкем сөрде...

Җәмгысы – 25 мәртәбә.

Гаҗәпләнмәслек тә түгел.

Асылда моңа игътибар итмәскә дә була булуын, әмма...

Курс – Гиннесның рекордлар китабы.


01.09. Мюнхен
СССРны ТАРКАТУГА БЕР КАРАШ
Өч борынга керергә уйладылар.

Керделәр дә. Элекке өч ата коммунист.

Берочтан илне дә таркаттылар. Дөресрәге халыкларны.

Өчәүләп.


Әлә Бучу Пущасында, әллә Путч булды шунда, әлегә кадәр моны юридик яктан, Конституциягә туры китереп атый, аның ни икәнен аңлата алган кеше юк.

Һәм элекке союздаш республикаларга яңа, урысның өч хәрефеннән торган – БДБ дигән исем куштылар.

Барысының да тарих ясыйсы килә. Бер караганда, бу – аңлашыла да.

Әмма аны, ни өчендер, һәркайсы нульдән башлап язарга тырыша.

Әйтерсең, аларга кадәр беркем дә, бернәрсә дә булмаган.

Беренче булу дәрәҗәлерәк шул.

Ә алар һәрвакыт беренче булды - өлкә комитетлары, шәһәр комитетлары, Үзәк Комитет секретарьлары.

Гадәт һәм варислык, күчемлелек – большевикларның үлмәс эше.

Шуңа күрә таркату принцибының да Ленинчасын сакладылар – бу җир кайчандыр ул үз белдеге белән җирләрне халыкларга бүлгән кебек бүленде (яшәсеннәр шунда), иң мөһиме – шул ук статуста.

Әгәр дә Ильич сиңа союздаш республика дигән кушамат таккан икән, димәк син бәйсез дәүләт, әгәр инде автономия генә икәнсең – безнең указлар, өлкәннәр указы сиңа кагылмый – борын астың кипмәгән, үсәсең бар әле...



Ә демократия дигән нәрсәне без сезгә бирербез, тик үзегез ала алган кадәр генә, әмма сез аны барыбер бездән ала алмаячаксыз...

Шулай булгач, россияле кече туганнар, Ильичка хезмәт күрсәтү – икенче мәсьәлә, ә хәзер – гафу итегез, сезнең барыгызны да иреккә җибәрә башласак, үзебезгә берни калмаячак...”

Европа интеграцияләнә. Глобаль гомумкешелек мәсьәләләрен бергәләп хәл итү юлларын эзли.

Безнең игътибарны исә ул җәлеп итми, безне хәтта кешенең, гражданның, закон, демократия һәм ирекнең өстенлекле булуы да кызыксындырмый – безгә алар кирәк түгел.

Безне бер генә нәрсә борчый – безгә һәрвакыт кем беләндер көрәшергә, сугышырга гына кирәк.

Контрреволюция белән, кулаклар, руханилар, капитализм, империализм белән, ә бүгенге көндә инде коммунизм һ.б. белән көрәшер чират җитте.

Хәтта нинди дә булса эшләр башкарганда да көрәшәбез – коллективлаштыру, индустрияләштерү, уңыш өчен, эчкечелек һәм алкоголизмга каршы. Үзебезгә үзебез каршылык ясыйбыз да, аннан соң аңа каршы (яки белән) көрәшәбез.

Бүгенге заманда, шөкер, халык дошманнары да, чит илдәге дошманнар да юк. Юк икән, булдырабыз, үзебездән үк – милли нигездә.

Алма-Ата, Ферганә, Яңа Үзән, Ош, Карабах, Тбилиси, Вильнюс, Баку, Мәскәү, Абхазия, Грузия ... – шуның дәлиле түгелмени?

Бу коточкыч исемлектә чираттагысы кем?..

ҮТЕП БАРЫШЛЫЙ
I. “МАРШЕ”ДА
Мюнхенда Француз кухнясы дигән ресторан бар.

Штахус белән Мариенплац арасында.

“Марше” дип атала.

Көннәрдән беркөнне монда озын чәчле латиноамериканец килеп керә.

Биредә официант булып эшләп йөргән таныш французын очрата.

Көлешә-көлешә гәпләшәләр болар.

Французның эше күп – озак тормый, китә.

Шулчак тагын берәү (монысы – кара тәнле) килеп керә. Тагын көлешәләр болар.

Латиноамериканец, француз, кара тәнле – боларда милләтне аеру юк. Бар да бертигез. Тән төсенә карап та аерымланмыйлар.

Кызыл тәнле, ак һәм кара тәнле.

Уртак, аралашу телләре – немец теле.

II. УЙДЫРМАЛАР, ЯКИ КҮЗГӘ КҮРЕНҮ
Бервакыт кич белән Мюнхен метросында кара тәнлеләр төркемен күреп алдым һәм алар русча (?!) сөйләшәләр иде.

Әллә инде шулай булуын үзем теләдемме?..


х х х
Телефон шалтырады.

Килеп җитә алмадым.

- Мориц (теге ата мәче), син ник төрепкәне алмыйсың?

- Мин сөйләшә беләммени?

- ?!

5.01.94, Мюнхен

БЕВЕРЛИ-ХИЛЛЗ”

(шул исемдәге фильм карагач)
“Беверли-Хиллз”...

Минем дә “Беверли-Хиллз”ым бар идеме?

Билгеле, бар иде.

Моңсу булып китте. Чөнки – бар иде, ягъни үткән заманда калды.

Бит әлеге вакыт – тормыштагы иң күңелле, иң әйбәт чор.

16 дан 20 яшькәчә. Мәктәп, аннары институт.

Дуслар, очрашулар. Дуслар артып, очрашулар яңарып тора.

Өмет, яшьлек, көч, уңышлар һәм ышанычлар еллары.

Мөмкинлекләр еллары да.

Бар дөнья – синең аяк астында.

Күпме кирәк – ал.

Тик бик аз алына, соңыннан үкенәсең-үкенүен...

Бәлки шулай булырга тиештәдер дә.

Кешегә һәрвакыт җитми, һәрвакыт аз тоела.

Анысы соңыннан, ә бу вакытта...

Шулай да, дөнья матур.

Шуңа да матур – барыбер дә минем “Беверли-Хиллз”ым булды.

МАҢКА
Немецлар гаиләсендә беренче иртәнге ашым.

Хуҗам, минем яшьтәшем, ашый башлаганчы, кесәсеннән кәгазь салфетка чыгарды да рәхәтләнеп сеңгерде...

Ходам,.. моннан соң ничек ашарга инде?”

Әмма моңа игътибар итүче булмады. Бер-беренә “тәмле булсын” дип теләделәр дә ашый да башладылар.

Шуннан китте...

Бөтен җирдә, һәр адымда.

Автобуста, метрода, электричкада, трамвайда.

Уңда да, сулда да, алда да, артта да – сеңгерү, сеңгерү, сеңгерү...

Бу нинди халык? Без андый түгел бит”.

Гадәтләребезне искә төшердем генә, сискәнеп киттем...

Бигрәк тиз онытканмын икән!

Әйе, бездә маңка сеңгереп йөрмиләр, лач итеп төкерәләр йә... какыралар –

Кинода һәм театрда, автобуста, урамда һәм бөтен җирдә.

Хәтта үтеп баручының йөзенә дә, әгәр ул ошап бетмәсә...

Бу нинди халык?”


БЕРВАКЫТ ВИКТУАЛИЕН-МАРКТТА...
Бервакыт Виктуалиен-марктта (Мюнхенның тарихи өлешендәге борынгы, яшел чирәмле базар), хеллес-биер эчеп, әле генә карап чыккан Пикассо картиналары күргәзмәсе, геометрик фигуралар, кубизм турында сөйләшеп утырабыз.

Башта әңгәмәгә катнашсам да, бераздан үз уйларыма кереп киттем...

Һәм кинәт минем башка Казахстаннан әле яңа гына алынгандай бер мәгълүмат килеп керде.

Кызганыч, мин бу мәгълүматка үзем дә ышанмадым, шуңа күрә аңа әлләни әһәмият тә бирмәдем.

Гадәттә мондый уй-фикерләрне хәтеремә язып куя торган идем, бу юлы анысын да эшләмәдем.

Бары тик шул ук көннең кичендә генә бу турыда уйлап алдым. Хәтеремне күпме генә җиксәм дә, әлеге мәгълүматның нидән тууы турында детальләп искә төшерә алмадым.

Шуны гына әйтә алам: минем Атыраудагы якын танышымда миңа моңарчы билгеле булмаган ниндидер мөһим һәм кирәкле нәрсә барлыкка килгән.

Мин хәтта үземнән кызыксыну белән, бу мөмкин хәлме? дип сорадым.

Бит мин аны үз күзләрем белән күргәндәй булдым, дөресрәге, боларның барысын да күз алдыма китердем...

(Бәлки моны үзем теләгәнмендер? Шулай булуы да мөмкин, чөнки миңа элек билгеле булган мәгълүматлар суммасы шул мизгелдә үк вакыйгалар үсешенең алга таба объектив хәрәкәтен күрсәткән булуы мөмкин).

Әгәр шулай булса, минем карашка, МӨМКИНЛЕКЛӘР, СИЗЕП АЛЫП, НИ ТУРЫНДАДЫР ЕРАК АРАЛАРДАН БЕЛҮ принцибы үзе әһәмиятле, бу очрактагы факт түгел.

Минем үземә куйган соравым шул: чынлап та мөмкинме бу хәл?..


1.06.93. Мюнхен.

КИЧЕКТЕРЕЛГӘН ӨМЕТ
Йоханнес Леопольд Майер, Мюнхен кичләренең берсендә Анне-Лоре Эббен тәрҗемәсендә минем берничә әсәремне (“Яфрак”, “Кадаклар”, “Чит кырда” һ.б.) ишетеп, аларның берсенә - “Киләчәкне искә төшереп, яки Исеңдәме, бу ничек булачак”..” дигәненә музыка язу турында көтелмәгән идея белдерде.

Вена симфоник оркестры дирижерының бу кызыклы тәкъдимен мин ул чакта кичектереп, җайлырак чакка калдырып торган идем.

Дөрес эшләмәгәнмен...

Соңыннан гына аңладым.


ЯҢГЫРДАН СОҢ

(Ессентукида беренче җәйге көн уртасы, 1977 елның июле)

Җанга рәхәт җиләс саф һава.

Әйтерсең “Ан-24” тә очып килү дә,

“Газ-53” кузовында селкенеп бару да булмаган.
Тирә-юнь яшеллеккә чумган.

Яшел агачлар һәм үләннәрдән,

Су тамып торган агачлар һәм үләннәрдән

Җанга рәхәт җиләс саф һава...


Әле яңа гына явып үткән

Яңгырга чыланган агачлардан

Һәм дә үләннәрдән

Җанга рәхәт җиләс саф һава...


Яфраклардан тамган тамчылардан

Һәм аяк астындагы дымнан

Кабарган җирдән

Җанга рәхәт җиләс саф һава...


Гаҗәп чиста,

үтә күренмәле,

озон белән туендырылган

Җиләс, саф һава.

Бар нәрсәдә дә шундый ук

сафлык


һәм җиләслек.
31.07.95. Ессентуки.

Кей Максвэллга, Майкл Пальмбах, Шерон Хэкман, Боб Браатон, Джерри Гэри һәм Халидә Крыкбаевага, яки – Эспертларның халыкара Корпусына, АКШның Санта-Круз институтына һәм Мәгълүматлар агентлыгына.
КАКТУС

Аризона өстендә, көйдереп һәм бөтен нәрсәне яндырып, ут чәчеп торган кояш эленеп тора.

Бөтен җан иясе – кешеләр ,хайваннар, кошлар, сөйрәлүчеләр, әлеге сусыз якта яшәүчеләрнең барысы да кояш ялкынынан кем кая өлгергән, шунда кереп качкан. Чүлнең хайваннар дөньясы һәм дүртйөз меңлек Туссон шәһәре әйтерсең үлеп беткән – тереклек итүчеләрнең бернинди хәрәкәте күренми.

Бары тик кактус кына – штатның символы – Фаренгейт буенча йөз дә ун градуска җиткән кызуга горур гына һәм сабырлык белән түзеп тора...

Чүлләрнең, Прерий һәм Тауларның сүзсез генә көеп утырган дөньясында БАР ДА СӘЕР булып күренә:

әлеге берничә метр биеклеккә күтәрелгән биниһая зур йөз меңләгән ялгызак кактуслар да;

гел буш, җансыз булып тоелган, пыяла белән бетоннан гына торган күккә ашкан шыксыз биналар да;

яр буе ныгытмалары белән сусыз Санта-круз елгасы да – бер тамчы суы булмаган бу коры елга (хәтта елгалар да монда җир астыннан ага) яңгыр сезоны вакытында шәһәргә генә түгел, бөтен Пима графлыгына да коточкыч су басу куркынычы сала;

бер-беренә бөтенләй охшамаган бер үк исемдәге ике Ногалес шәһәрчеге дә (аның берсе – дәүләт чигенең Америка ягыннан, икенчесе – Мексика ягыннан)...

Боларның барысы да чынлап та бик сәер һәм гадәти булмаганча күренә. Безнең җирдәге кебек тә түгел, әйтерсең, башка Планетада яки уйлап чыгарылган фантастик фильмдагы төсле.

Әмма бу – бары беренче карашка гына шулай. Чынлыкта исә, кояш көйдереп торса да, Туссон тәүлек буе тулы канлы тормыш белән яши – ни төн, ни иртә таң, ни кызу көн аңа комачау түгел: машиналар агымы шәһәрдә генә түгел, аның тирәсендәге авто-банда да хәрәкәтен туктатып тормый.

Биналар эчендә – барлык уку йортларында, спорт, хастаханә үзәкләрендә һәм офисларда салкынча һавада һәм фонтаннарның салмак кына челтерәгән тавышы астында төрле төстәге күпмеңләгән халыкның җанлы хезмәте бара.

Ә бернинди болыт әсәре күренмәгән ачык күк йөзе астында шулай ук ялгыз-ялгыз һәм дәшми-тынмый гына, мондагы барлык нәрсәне көл итәргә әзер кояш радиациясенең бөтен куәтен үзенә сеңдереп торучы төрле төрдәге күпләгән гаять зур һәм кечкенә кактуслар тезелешеп тора.
1997 елның июне,

Туссон шәһәре, АКШ

КАРГА
“Нива” машинасы сәгатенә 110 км тизлек белән трасса буйлап чаба.

Көтмәгәндә, нәкъ юл уртасында, егерме метрлап алда бер карга пәйда булды.

Машинабыз тизлекне киметмичә чабуын дәвам итә. Карганың берничә минуттан машина тәгәрмәчләре астында калу ихтималы зур.

Мин, бу хәлне көтеп, ихтиярсыз бөрешеп калдым һәм шул мизгелдә йөрәгемне кинәт авырту чәнчеп алды: миңа юлда карга түгел, мин үзем торам, машина минем өскә килә кебек тоелды...

Шул ук мәлдә карга, авырлык белән булса да юлдан күтәрелеп, читкә китеп өлгерде һәм исән калды...

Бар да ике-өч секунд эчендә булды.

Әмма минем хәлем, каты авырудан яки авыр стресстан соң булган кебек, арып, авыраеп калды, ә йөрәк турысындагы авырту, аның ешайган тибешеннән көчәеп, күкрәгемнең бөтен өске сул ягын камап алды...
Атырау – Уральски – Самара –

Ульян – Чабаксар – Түбән

Новгород шәһәрләре арасындагы

трассада, 1977 елның июле.

ҖАВАПСЫЗ СОРАУЛАР
БЕРЕНЧЕ.

... Киләчәк юк.

Узган булмаган кебек.

Һәрвакыт бүгенге генә, ягъни ХӘЗЕРГЕ генә бар – ягъни кичә, бүген һәм иртәгә.

Һәрвакыт хәзер булган нәрсә генә бар.

Ул беткәч – БАР ДА бетә.



ИКЕНЧЕ.

... Бу планетада кеше, бөтен халык – бербөтеннең – ЮГАРЫ АҢНЫҢ бер кисәге.

Туры мәгънәсендә түгел әлбәттә.

Кеше, аның түбәнрәк стадиясе вәкиле буларак - әлеге Югары Аң өчен кирәкле энергия чыганагы гына.

Безнең миебез, безнең, минем аң – КАЙДАДЫР тупланган Югары Аңның микроскопик үрнәк өлгесе (прообразы).

Безнең энергия (биологик һ.б.), миебез яки җаныбыз, бер караганда, тышкы дөньяга бәйле булмаса да, безнең өчен буй җитмәслек Югары Аңы белән турыдан-туры багланышта тора, әмма шул ук вакытта, бүленеп чыгып һәм нурланып, аның кечкенә генә бер кисәген тәшкил итә.

Һәм боларның барысы да кайдадыр бергә туплана.

Әмма без моны беркайчан да аңлый алмаячакбыз.

Чөнки бу нәрсә безнең акылыбызга сыймый һәм ул, БОЛАРНЫҢ БАРЫСЫННАН ДА – БЕР ҮК ВАКЫТТА БӨЕК ТӘ, КЫРКЫНЫЧ ТА БУЛГАН, бездән, безнең дөньядан, безнең акылдан һәм безнең зиһеннән тыш гамәлдә йөргән нәрсәдән акылдан язмыйча, моны кабул итәргә, төшенергә сәләтле түгел...

ӨЧЕНЧЕ.

... Кеше, бер мизгелдә үзенә шул чакта кирәкле бөтен мәгълүматны тотып алып, якты дөньяга аваз сала.

Кеше тормышында кирәкле бөтен Мәгълүмат инде тупланган, каядыр салынган (бәлки аның үзенәдер дә) һәм ул аны әйтерсең кемнәндер (бәлки шулайдыр да) һәр тормыш баскычында кирәкле һәм тәгаен үлчәнгән өлешләр, дозалар белән ала – бер тамчы артык та түгел, ким дә түгел, бар да чамалы; шул ук вакытта моңа ул үзе яки бөтен кирәкле нәрсәне узган буыннардан файдаланып һәм кабул итеп ирешә кебек тоела, әмма бар да кем тарафыннандыр инде күптән билгеләп куелган...

Без КЕМНӘНДЕР бары тик безгә тиеш булганын гына алабыз һәм беләбез, артыгы бирелми...



ДҮРТЕНЧЕ.

XX гасыр үтеп китәргә дә ике генә ел калып бара.

Соңгы өч ел эчендә Вакыт төшенчәсе, дөресрәге, аның агым тизлеге, сизелерлек артып, кинәт үзгәрде.

Бар да элеккечә кебек, тик гасыр ахыры якынлашу барыбер үз ролен уйныйдыр мөгаен – көннәр, атналар, еллар, НӘРСӘГӘДЕР, ниндидер очып китү ноктасына магниттай тартылып, арта барган тизлек белән үтәләр...

Аңа җитүгә, спираль буйлап тыныч кына, ашыкмыйча гына яңадан тәгәри башлыйлар.
БИШЕНЧЕ.

... Төш – безнең икенче параллель дөньябыз кебек: без анда үтеп керәбез, йөрибез, яшибез, борчылабыз.

Аларда булган хәлләрне ничек тә күзәтүдә тотарга йә булмаса истә калдырырга кирәк, шул чакта күп нәрсә ачылачак...

Бүген (төшемдә) ниндидер вакыйгалар һәм гамәлләрдән соң мин тәгаен заттан: “Менә син хәзер биредә, әгәр иртәгә синнән өндә, монда булган һәм күргән хәлләрне исеңә төшерә алыр идеңме? - дип сорадым. – Гомумән, монда булганыңны белерсеңме, бу бит төш кенә - өстәвенә мин генә күрә торган төш?”

Һәм ул ризалашып: “Яхшы, сора”, - диде.

Кызганыч, көндез без төнлә йөргән җирләрне (бигрәк тә төштә) бик тиз онытабыз.

Ә бу төштәге вакыйгалар чынлап та нәкъ өндәгечә иде.

Яңа панель йортлар, буялган тәрәзә кашагалары, бишкатлы ике йортның ишегалды, әле китеп өлгермәгән төзүчеләрнең вагончыклары яки вакытлыча ярдәмче корылмалары, гравий, урыны-урыны белән җәелгән асфальт, бөтен җирдә чисталык, неон фонарьлар, эңгер-меңгер, әмма бу вакыт төш өчен генә - анда кояш юк.

Бөтен нәрсә ап-ачык күренеп тора. Караңгылык та, яктылык та юк кебек, әмма барлык объектлар да төгәл аерылып һәм ерактан үк күренеп тора. Күләмнәре әлләни зур булмаса да.

Кайдадыр янәшәдә генә бер урыннан икенчесенә күченү мөмкинлеге чиге. Бар гамәл – павильонга охшаш төгәл чикләнгән әлеге киңлектә бара: аның диварлары урынына акрын гына күчеп бара торган караңгылык, аның артында бернәрсә дә юк, һәм без ни бар, шуны гына күрә алабыз. Шул ук вакытта бүлмәдән чыгу, баскычтан төшү мөмкинлеге дә бар. Подъезд ап-ачык күренеп тора, бөтен үзенчәлекләре белән. Аннары, берәрсе белән сөйләшә-сөйләшә, күрше йортка да керергә мөмкин...

Тәгаен затлар. Бар да моның икенче дөнья икәнен белеп яши. Бөтенесе дә безнең өчен реаль тормыштан кебек.

Мин бу сорауны биргәндә, үземнең аңсыз аңым белән алардан моның ни икәнен сораштырам, алар килешәләр дә сыман - әйе, бу төш кенә, әмма барыбер тормыш кебек, монда шулай ук һәркемнең үз дөньясы, үз эше, проблемалары (тегендәге кебек дөньякүләм түгел, билгеле), үзләренеке генә, янәшәдәгеләр белән генә.

Иң мөһиме, анда да шундый ук кешеләр, өннән күчкән. Мин тормышта күрмәгәннәре дә бар, алар да кайдадыр яши. Билгеле, инде тормыштан киткәннәр белән дә очрашкалыйсың...

Бервакыт мин төштә чынбарлык тормышта миңа шактый бурычлы кешене (исемен атап тормыйм) күрдем һәм кинәт ни өчендер ул барысын да киресенчә, мин бурычлы итеп китереп чыгарды. Шуннан соң мин аның иңенә төшәчәк проблемаларны күрдем һәм алар аңа төште дә...

Мондый очраклар күп булды...
1998 елның гыйнвары

АЛТЫНЧЫ.

Мәгълүмати технологияләр, кичә генә үзгәрмәс булып тоелган күп нәрсәне кысырыклап чыгарып, көндәлек тормышка зур тизлек белән кереп баралар.

Мөгаен, якын киләчәктә кешеләрнең гади генә аралашуы да Интернет кебек элемтә аша гына башкарылыр һәм ул нормаль булып саналыр. Шулай итеп, китап уку, газет-журналлар, кино-театрлар, концерт-кичәләр, очрашу-әңгәмәләр онытылачак. Бүлмәдән чыкмыйча гына укырга, имтихан бирергә, шахмат уйнарга, офиска бармыйча гына эшләргә һ.б. мөмкин булачак, ә телевизор белән телевидение, өй компьютерының мәгълүмати каналларының берсе булып, үткән заманда калачак.

Әмма үтәр еллар һәм кеше зур бер сусау белән китапка ябышачак, тере театрны торгызачак, табигатькә, яшел бакчаларга чыгачак, андагы эчкәмияләргә утырып газет укыячак, шахмат уйнаячак, тере кешеләр белән тере аралашуны эзли башлаячак, әгәр инде соңга калмаса, соң булмаса...


ҖИДЕНЧЕ.

Шәһәрләргә исем очраклы гына кушылмый.

Исемнәрендә аларның язмышы, тәкъдире.

Кеше, үзе дә белмәстән, аңа бу язмышны мәгънәне сала, кайчакларда ниндидер көч моңа мәҗбүр итә.

Күп мисал китереп тормыйм, бары тик Чернобыльны гына атыйсым килә. Монда фаҗига булды инде, әле ниндие. Бүгенге көндә күпме шәһәр һәм торак пункт үз сәгатен көтеп ята...

Әллә бу бары сүзләр уены гынамы яисә аннан туган ассоциацияме; ә булган фаҗигале вакыйгалар, хәлләр безне моңа ышанырга мәҗбүр итә...



СИГЕЗЕНЧЕ.

Кешелекнең киләчәге – Дөнья Океанында, бу гаять зур тере организмда.

Дөресрәге, XXI гасыр Океанны ачу гасыры булачак.

Югарыга, күккә һәм йолдызларга күзләрне төбәп, безнең җирне актарып ташлавыбыз мөмкин. Язмыш шул ук вакытта безнең янәшәбездә генә булган гаҗәеп зур киңлекләргә җәелгән суны күз уңыннан җибәрүне, ягъни тынычлыкта калдыруыбызны хуп күргән.

Никтер без аның чиксез су киңлекләре генә булмыйча, Җир дип аталган Планетабызда тормышның башланып китүе дә шуннан икәнен бик тиз онытып җибәргәнбез.

Океаннар эчендәге серне без һаман да белеп бетермибез әле.

Ахыр чиктә, без үзебез дә нигездә шул Судан торабыз лабаса: без аның балалары, ул тудырган җан ияләре. Шуңа күрә җир йөзендә без үзебез җимергән балансны шул Су белән тергезеп карарга кирәктер бәлки.

Әмма шунысы билгесез: бу юлы Океан, кайчандыр безгә тормыш биргән Океан, коткарып кала алырмы яки, киресенчә, һәлакәткә илтерме...

XXI ЙӨЗ БУСАГАСЫНДА”
Кая карама, кая гына барма – бөтен җир: урамнар, базарлар, вокзаллар, подъездлар, кибет ишеге төпләре ач-ялангач, хәер сорашып торган кешеләр һәм, ни кызганыч, балалар белән тулды.

Дәүләтнең, дөресрәге, җирле хакимиятләрнең бу хәлдә җаваплылыгы нинди?

Үз-үзеннән канәгать, тук кыяфәтле, бөтен нәрсәне – кредитларны, ссуда, ресурслар, квартирлар, инвестицияле проектлар, хакимлек итүче структураларда җитәкче урыннарын, бюджет сатып-алуларын һәм башкаларны элеккечә гел үзләре арасында гына бүлгәләүчеләрнең җаваплылыгы бармы?

Шуның өстенә хезмәт хакына, пособиеләр түләүдә миллиардлаган бурыч, йөз меңләгән эшсез, коррупциягә каршы обывательгә йөз тоткан ялган көрәш...



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   13   14   15   16   17   18   19   20   21




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет