Балтач энциклопедиясе


Мөхәммәтҗанова Рауза Салих кызы



бет4/26
Дата27.06.2016
өлшемі1.4 Mb.
#161665
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   26

Мөхәммәтҗанова Рауза Салих кызы — мәгариф хезмәте ветераны.

1947 елның 10 апрелендә Нөнәгәр авылында туган. 1961 елда Нөнәгәр сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм укуын Арча педагогия училищесында дәвам итә. 1971 елда, Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлап рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге ала.

1964 елда Яңгул урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып хезмәт юлын башлый. 1965-1972 елларда Нөнәгәр сигезьеллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. 1972 елда Ромашкино урта мәктәбендә, аннары Чистай районының Татар Баганасы авылында укытучы, мәктәп директоры урынбасары була.

Р.Мөхәммәтҗанова 1991 елның апрелендә Чаллы шәһәрендәге рус-татар башлангыч мәктәбе директоры итеп билгеләнә. 2001 елдан—57-гимназия директоры. Монда эшләү дәверендә ул үзен педагогик процессны оста оештыручы, талантлы педагог итеп таныта, иҗади, максатчан эшләүче дус коллектив туплый. Мәктәп күп кенә Россия һәм Татарстан күләмендәге конкурсларда катнаша һәм җиңүләр яулый. Гимназия укучылары Чаллы, республика һәм Россия олимпиада һәм конкурсларында җиңә, призлар ала.

Гимназия каршында музыка мәктәбе эшли—аны тәмамлаучылар фортепиано, скрипка, баян, аккордеон, флейта, домра буенча таныклык алалар. Бу гимназияне тәмамлаучыларның барысы да югары уку йортларына кереп укуын дәвам итә. Тәрбия эшенең нигезенә тирән белем һәм милли әхлак принциплары куела һәм алар югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Менә шушы иҗади һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Р.С.Мөхәммәтҗановага 2001 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исем бирелде.
Мөхәммәтҗанова Фәнүрә Гарәфетдин кызы — хезмәт алдынгысы.

1957 елның 12 маенда Югары Шубан авылында туган.1974 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлый.

Ф.Мөхәммәтҗанова мәктәпне тәмамлаганнан соң комсомол путевкасы белән Шубан мөгезле эре терлек фермасына сыер савучы булып эшкә килә. Аның бүгенге көнгәчә бөтен хезмәт юлы шушы коллективта, шушы игелекле хезмәттә узды. Менә инде өч дистә ел «Алга» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативының (2004 елдан—«Алга »җаваплылыгы чикләнгән ачык җәмгыяте) һәм районның алдынгы савымчылары арасында, вакытында рекордлы савымнары белән республиканы шаулаткан Нурания Исмәгыйловаларның эстафетасын дәвам итә.

Фидакарь хезиәтләре өчен Ф.Мөхәммәтҗанова 2002 елда Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе дигән абруйлы исемгә лаек булды.


Мөхәммәтзарифов Мөхәммәткасыйм Мөхәммәтзариф улы (Зарипов Касыйм Зариф улы) — мәгариф хезмәте ветераны.

1891 елның 12 ноябрендә Чапшар авылында туган. 1901 елда Казиле мәдрәсәсенә укырга керә. Анда 1909 елга кадәр укый һәм укуын Түбән Мәтәскә мәдрәсәсендә дәвам итә. 1912 елда укуын тәмамлап шушы ук мәдрәсәдә мөгаллим булып эшли башлый.

1915 елда Касыймны патша армиясенә алалар. 1917 елгы болгавыр чорда ул солдат хезмәтеннән котыла һәм туган ягына кайтып яраткан хезмәтенә алына: 1917-1920 елларда Арбашта, 1920-1924 елларда—Чапшарда, 1924-1926 елларда—Килидә, 1926-1930 елларда—кабат Чапшарда,1930-1932 елларда—кабат Килидә, 1932-1933 елларда Карадугандагы тулы булмаган урта мәктәптә балалар укыта, соңгысында табигать циклы фәннәрен өйрәтә. Бер үк вакытта белемен күтәрү өстендә системалы эшли, хезмәттәшләре арасында киң фикере, энциклопедик мәгълүматлы булуы белән аерылып тора.

К.Зарипов 1935 елда кабат Чапшар башлангыч мәктәбенә кайта, аның укытучысы һәм директоры була. 1944 елда Чапшар мәктәбе җидееллык итеп киңәйтелә. Бу мәшәкатьләр дә аның җилкәсенә төшә. Ул гомеренең ахырына кадәр шушы мәктәпнең директоры була.

Халык мәгарифен үстерүдәге хезмәтләре өчен М.М.Мөхәммәтзарипов хөкүмәтебезнең иң югары бүләге—Ленин орденына лаек булды.

Мәгариф ветераны 1967 елда вафат булды. Карадуган авылы зиратына күмелгән.


Мөхәммәтзарифов Әхмәтгәрәй Мәхәммәтзариф улы — дин эшлеклесе.

Мөниңгәр авылы мәчетенең беренче имамы Мөхәммәтзариф Садыйковның улы. 1871 елның 15 маенда Арбор авылында туган. 1894 елда Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган. Малмыж шәһәрендә Мөхәммәткамал Мозаффаров һимаялегендә оештырылган рус-татар училищесында белем алган. 1895 елның 26 августында әтисе урынына Мөниңгәр мәчетенә имам, мәдрәсәгә мөгаллим итеп билгеләнгән. Заманының алдынгы фикерле, әдәпле, тирән белемле имамы һәм мөдәррисе булып таныла. Инанган җәдитче буларак балаларга яңа ысул белән белем бирә.

Халык арасында «Гәрәй мулла» исеме алган Әхмәтгәрәй хәзрәт авылда гына түгел, бөтен тирә-якта абруй казана. Иң катлаулы мәсьәләләрне казый буларак хәл итүне аңа тапшыралар һәм ул шушы мәсьәләләрне хәл итү өчен тирә-яктагы йөзәр чакрым ераклыктагы авылларга йөри. Шушы абруен танып 1902 елның августында аңа ахун дәрәҗәсе бирелә.

Әхмәтгәрәй хәзрәтнең алдынгы карашы надан фанатикларга, билгеле, ошамый. Аның өстеннән донослар языла. 1911 елның 29 гыйнварында Сарапул шәһәрендә атаклы Иж-Буби мәдрәсәсе мөгаллимнәре абыйлы-энеле Габдрахман һәм Галимҗан Бубиларга суд була. Аның карары белән Иж-Буби мәдрәсәсе ябыла. Шул вакытта ротмистр Будогосский Бубиларның иярченнәре дип егерме мулла-мөгаллимнең исемлеген төзи. Әлеге доносларга таянып бу исемлеккә Әхмәтгәрәй ахун да кертелә. Аларның йортларына тентү уздыралар һәм күзәтчелек астына алырга дип карар чыгаралар. Әлеге муллалар панисламизм хәрәкәтендә катнашуда, бертуган Бубилар, Габдулла Апанаев, Галимҗан Барудилар белән элемтә тотуда, христианлыкка һәм хөкүмәткә дошманлык карашы таратуда гаепләнәләр. Әхмәтгәрәй хәзрәт берничә айдан төрмәдән чыгарыла, әмма аңа имамлык указы кире кайтарылмый, ул имамлыктан һәм мөгаллимлектән читләштерелә. Тик ул барыбер берничә елдан үз йортының икенче катына балалар туплап яңадан белем нуры тарата башлый. Бу эшен революциядән соңгы елларда да туктатмый. Үзе динче буларак кимсетелеп кулга алынгач та аның йорты башлангыч мәктәп итеп файдаланыла. Бу изге йортның кирпечтән эшләнгән беренче каты әле бүген дә исән.

Өлкәннәрнең сөйләвенчә, яңа, тагын да мәрхәмәтсезрәк властьларга юлланган донослар буенча Ә.Мөхәммәтзарипов кабат кулга алына һәм төньякка сөрелә. 1930 елда Архангельск өлкәсендә урман эшләрендә була. Шунда ачлыктан һәм салкыннан газапланып үлә.

1959 елда тулысынча реабилитацияләнә.


Мөхәммәтгалиев Наил Мөхәммәтгали улы—авыл хуҗалыгы белгече.

1948 елның 6 июнендә Шеңшеңәр авылында туган. 1963 елда Смәел сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм туган авылындагы «Маяк» колхозында эшли башлый—аңа йөк төяүче, атлы йөк ташучы, урман кисүче, ферма терлекләренә азык өләшүче, колхоз амбарларында машинист һәм башка эшләрне башкарырга туры килә. Кичләрен Смәелгә кичке мәктәпкә йөреп 1965 елда урта белем ала. Шул ук елда Шеңшеңәрдә кичке мәктәп группасы ачып авыл яшьләрен укыта башлый. 1965 елның башыннан колхозның комсомол оешмасын җитәкли.

1967-1969 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә, шунда КПСС сафларына кабул ителә. Армия хезмәтеннән кайткач бер елдан артык колхоз рәисе урынбасары булып эшли.

1970-1975 елларда Казан авыл хуҗалыгы иститутының механика факультетында укып инженер-механик белгечлеге ала. Аннан соңгы хезмәт юлы эзлекле үсештә бара—ул «Маяк» колхозының баш инженеры, Чепья «Сельхозтехника» берләшмәсе управляющие, Балтач «Сельхозтехника» берләшмәсе управляющиеның беренче урынбасары.

1979 елның көзендә Н.Мөхәммәтгалиевне авылдашлары «Маяк» колхозының рәисе итеп сайлыйлар һәм ул 21 ел дәвамында шушы зур хуҗалыкны җитәкли. Кешеләргә игътибарлылыгы, аларның гозерләрен һәрвакыт хәл итәргә омтылуы, хуҗалык итү механизмының бөтен нечкәлекләрен белүе, һәр мәсьәләгә иҗади, киң колач белән алына белүе аңа бу катлаулы хуҗалыкта иң авыр елларда да тотрыклы матди-икътисадый нигезне сакларга һәм үстерергә мөмкинлек бирде. Бу чорда хуҗалыкта күп производство объектлары, социаль-мәдәни объектлар ( «Батыр» спорт комплексы, урта һәм башлангыч мәктәп һ. б.) төзелеп сафка басты.

Н.Мөхәммәтгалиев 2000 елның гыйнварыннан—район хакимияте башлыгы урынбасары.

Күп мәртәбә район һәм авыл Советы депутаты итеп сайланды. 1988 елда колхозчыларның дүртенче Бөтенсоюз съездында делегат булып катнашты. Фидакарь хезмәтләре өчен 1987 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. 1992 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Мөхәммәтгалиев Рәфкат Мөхәммәтгали улы — азык сәнәгате белгече.

1935 елның 24 апрелендә Салавыч авылында туган. Башта Салавычта, аннан соң Балтач мәктәбенә йөреп укып 1953 елда урта белем ала. «Росглавмолоко» идарәсенең Свияжск шәһәрендәге фабрика-завод өйрәнчекләре (ФЗӨ) мәктәбендә укый. 1954 ел дәвамында Чүпрәле районының Шәйморза сөт-май заводында мастерлыкка стажировка үтә.

1955-1963 елларда—Балтач сөт-май заводында лаборант, мастер, җитештерү цехы мөдире. 1958-1960 елларда хәрби хезмәттә булу сәбәпле яраткан эшеннән аерылып тора. Аннан соң ике ел берләштерелгән Арча сөт-май комбинатында инженер-технолог, җитештерү цехы мөдире булып эшли. 1965 елдан кабат Балтач сөт-май комбинатында җитештерү цехы мөдире вазифаларын башкара.

1966 елда Р.Мөхәммәтгалиев Казан сөт комбинатына өлкән мастер итеп күчерелә. Озак та үтми аның цех начальнигы итеп билгеләнә. 1969-1974 елларда читтән торып суыту промышленностеның Ленинград технологик институтында укый. Аны тәмамлагач 1974 елда Казан сөт комбинатының корпус начальнигы итеп билгеләнә һәм хезмәт юлының ахырынача шушы җаваплы вазифаны башкара.

Балтач районында эшләү дәверендә Р.Мөхәммәтгалиевнең яңа сепарат пунктлары төзү һәм җиһазлау, колхоз-совхозларда лабораторияләрнең эшен координацияләү, лаборантларны укыту-өйрәтү буенча хезмәте бәя биреп бетергесез зур булды.

Производстводан тыш озак еллар коллективның профсоюз комитеты эшчәнлегендә актив катнашты. Уйлап табу һәм рационализаторлык белән шөгыльләнде. РСФСР күләмендә рационализаторлар һәм уйлап табучылар конкурсында беренче призга лаек булды.

Р.Мөхәммәтгалиев 1981 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. 1986 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган азык сәнәгате хезмәткәре исеме бирелде.

2003 елның 15 апрелендә вафат булды. Кабере Салавыч авылы зиратында.


Мөхәммәтнәбиев Һади Мөхәммәтнәби улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1922 елның 25 июнендә Смәел авылында туган. Смәел мәктәбендә укып 1936 елда җиде сыйныф белем ала, туган авылындагы Шаумян исемендәге колхозда эшли башлый. 1940 елда Биектау районының Усад авылында механизаторлар хәзерләү мәктәбендә өч айлык курс тәмамлап кайта һәм Чепьядагы Г.Димитров исемендәге МТСта комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 1940-1941 елларның кышкы чорында шул ук мәктәптә алты айлык курслар тәмамлап МТСка комбайнчы булып кайта.

1941 елның июнь аенда Һ.Мөхәммәтнәбиев Кызыл Армия сафларына алына. Бер атнадан соң Бөек Ватан сугышы башлана һәм ул аның башыннан ахырына кадәр фронтта була. Хәрби операцияләрдә катнашканы өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә. Тыныч хезмәткә 1946 елның уртасында гына кайта.

Аның сугыштан соңгы тормыш юлы тулысынча туган колхозы белән бәйле. 1947-1948 елларда—колхозның кырчылык бригадиры. Аннан соң агротехник була. 1950 елның февралендә авылдашлары аны колхозның рәисе итеп сайлыйлар. Менә шушы авыр хезмәткә ул үзенең 32 ел гомерен бирде. Шушы чорда Шаумян исемендәге колхоз районның иң тотрыклы эшләүче алдынгы хуҗалыклары сафыннан төшмәде. Һ.Мөхәммәтнәбиев колхозчыларның көнкүреш шартларын яхшырту, авылларның социаль-мәдәни мәсьәләләрен хәл итү юнәлешендә искиткеч зур хезмәт куйды. Аның җитәкчелегендә бик күп производство объектлары төзелде. Аңа гадәттән тыш тыйнаклык, тәвәккәллек, туры сүзлелек, кешеләргә якын булу, аларны җиңел аңлау кебек чын җитәкчегә бик тә кирәкле асыл сыйфатлар хас иде. Авылдашларының олы ихтирамы дәлиле—ул хезмәт ияләре депутатларының ундүртенче-унсигезенче чакырылыш район Советы, күп мәртәбә авыл Советы депутаты итеп сайланды. Фидакарь хезмәтләре өчен 1966 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, берничә медаль белән бүләкләнде.

1989 елда вафат булды.
Мөхәммәтшин Гарифҗан Садыйк улы — дәүләт эшлеклесе, шагыйрь.

1941 елның 12 октябрендә Арбор авылында туган. 1957 елда Арбор җидееллык мәктәбен, 1960 елда көмеш медаль белән Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәп елларында ук җәйге-көзге чорларда туган авылындагы «Татарстанның 30 еллыгы» колхозында атлы йөк ташучы, комбайнчы ярдәмчесе, бер ел комбайнчы булып эшли.

1964 елда Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый, физика һәм производствога өйрәтү укытучысы белгечлеге ала. 1964-1968 елларда Мамадыш районының Үсәли урта мәктәбендә физика, математика укытучысы, мәктәп директоры урынбасары булып эшли. 1968-1975 елларда — Чепья урта мәктәбенең физика укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. 1975-1977 елларда—Яңгул урта мәктәбе директоры.

1977 елның июлендә Г.Мөхәммәтшин хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана. 1991 елдан—район хакимияте башлыгы урынбасары. Ул озак еллар дәвамында район тормышының социаль-мәдәни тармагына, төзелеш эшләренә җитәкчелек итте. Шушы чорда районның барлык авылларына заманча юллар, елгалар аша тимер-бетон күперләр төзелде, район тулысынча газлаштырылды, социаль-мәдәни объектларның киң челтәре барлыкка килде. Халык мәгарифе, сәламәтлек саклау, мәдәният һ. б. тармакларда тирән структур үзгәрешләр булды, аларның географиясе киңәйде, эчтәлеге баеды, сыйфаты яхшырды. Социаль яклау оешмаларының яңа, киң челтәре барлыкка килде.

Г.Мәхәммәтшин мәктәп елларыннан ук әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Шигырьләре республика матбугатында 1970 елларда еш басыла башлый. «Килегез, дусларым!», «Гомерлек язым», «Керим әле урманнарга», «Бәхет» кебек шигырь җыентыклары укучылар тарафыннан җылы кабул ителде. Балаларга багышланган «Уеннан уймак», «Серләвек», «Сүтелгән йомгак» китаплары дәнья күрде. Аның иҗатында җырлар аерым урын алып тора. Р.Яхин, Ф.Әхмәтов, С.Садыйкова, Л.Батыр-Болгарый, А.Хөсәенов, Ә.Шаһиморатов, М.Шәмсетдинова һ. б. танылган композиторлар аның шигырьләренә 60тан артык җырлар иҗат иттеләр. Күп җырлары халык арасында киң популярлык казанды. «Керим әле урманнарга», «Яшьлегем кайтавазы», «Аулак өй», «Яшь сылуга» кебек җырлары төрле елларда «Татар җыры» фестивальләрендә лауреат булды. Аның җырлары Х.Бигичев, З.Сәхабиева, З.Сөнгатуллина, З.Фәрхетдинова, З.Билалов, В.Гыйззәтуллина, С.Фәтхетдинов, Г.Рәхимкулов, Г.Сафин, А.Фәйзрахманов һ. б. җырчыларыбызның репертуарында булды.

Тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Төрек һәм немец шагыйрьләрен татар теленә тәрҗемә итә. Төрекчәдән тәрҗемә ителгән «Газаплы күченү» романы, «Утыз рамазан вәгазе», «Пәйгамбәребез сөннәтендә тәрбия» кебек китаплар басылып укучыларга иреште.

Г.Мөхәммәтшинның үткен публицистик язмалары еш басыла. Халык иҗаты әсәрләрен җыю, барлау, укучыларга ирештерү буенча актив эшли. Район һәм туган авылы тарихын өйрәнү һәм пропагандалау юнәлешендә зур эш башкара.

Г.С.Мөхәммәтшин 1989 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителде. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Халык депутатларының уналтынчы-унтугызынчы чакырылыш район Советы депутаты, аның башкарма комитеты әгъзасы. Күп мәртәбә КПССның район комитеты әгъзасы итеп сайланды. Татарстан халыкларының беренче, Татарстан укытучыларының бишенче съездлары делегаты. Беренче һәм икенче Бөтендөнья татар конгресслары эшендә делегат булып катнашты.

Хезмәтләре өчен берничә медаль белән бүләкләнде. «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», Татарстан Мәгариф министрлыгының «Мәгарифне үстерүдәге хезмәтләре өчен» билгеләре иясе. 1991 елда Татарстан ССРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.

Икенче класслы баш дәүләт киңәшчесе (советнигы).

1998 елда изге Хаҗ сәфәре кылды.


Мөхәммәтшин Закир Мөхәммәтша улы — совет эшлеклесе.

1903 елда Югары Кенә авылында туган. Авыл мәдрәсәсендә укыган, шунда ук революциядән соңгы елларда башлангыч белем алган. Әтисе хуҗалыгында крестьян хезмәтендә булган. Кили, Норма һәм башка авылларда балалар укыткан. Балтач волостенда беренчеләрдән булып комсомол сафларына керә. Волость комсомол оешмасын төзүчеләрнең берсе.

Эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач Балтач волосте идарәсе рәисе булып эшли. Район Түнтәрдән Балтачка күчерелгәч 1932 елдан район Советы башкарма комитетының җир бүлеген җитәкли. Шушыннан эшче-крестьян депутатларының Минзәлә район Советы рәисе постына тәкъдим ителә. Бөек Ватан сугышы елларында Буденный район Советы башкарма комитеты рәисе була. Шушы чорда Татарстан АССР Югары Советының икенче чакырылышына депутат итеп сайлана.

З.Мөхәммәтшин 1947-1949 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты каршындагы Югары партия мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач Чаллы район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1951 елда ул Мамадышка күчерелә һәм хезмәт ияләре депутатларының Мамадыш шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе булып озак еллар эшли.

Армия сафларында коммунистлар партиясенә кергән З.Мөхәммәтшин нинди генә хезмәттә булмасын бар белемен, энергиясен, тырышлыгын биреп халыкка хезмәт итә, халыкның ихтирамын казана. Аның гомере—халыкка хезмәт итү үрнәге.

1962 елда Мамадыш шәһәрендә вафат була һәм шунда җир куенына иңдерелә.


Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтша улы — галим, сәясәт фәннәре докторы.

1955 елның 19 февралендә Борнак авылында туган. 1972 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан дәүләт университетының тарих-филололгия факультетына укырга керә. 1977 елда университетны тәмамлап СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасында укуын дәвам итә. «Г.Ибраһимовның иҗтимагый-сәяси һәм фәлсәфи карашларының эволюциясе» темасына диссертация яклап фәлсәфә (философия) фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.

1980-1984 елларда— Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре. 1984-1992 елларда—Казан консерваториясе укытучысы. 1992-1996 елларда— тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре.

Р.Мөхәммәтшин 1996 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында фәнни-методик эшләр бүлеге мөдире булып эшли. 2001 елда «Татарларның иҗтимагый-сәяси тормышында ислам: дини традицияләрнең яңаруы һәм яшәеше» темасына диссертация яклап сәясәт фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе алды. Фәнни эшчәнлеген дәвам итә. Хезмәтләре егерменче йөз башы татар иҗтимагый фикере тарихына, татарларның иҗтимагый-сәяси тормышында ислам диненең роле мәсьәләләренә карый. Дистәләгән фәнни мәкаләләр, берничә китап авторы. Ул көндәлек матбугатта, радио һәм телевидение аша еш чыгышлар ясый, халкыбыз аңында сәламәт ислам тагълиматын һәм әхлагын ныгытуга зур көч куя. Татар иҗтимагый фикерен, аның тарихын өйрәнүче яшь галимнәр тәрбияләү юнәлешендә күп тырышлык куя.

Р.Мөхәммәтшин район энциклопедиясенә мәгълүматлар туплауда, аны хәзерләүдә зур ярдәм күрсәтте.
Мөхәммәтшин Рөстәм Гарифҗан улы — галим, тарих фәннәре кандидаты.

1975 елның 3 июнендә Чепья авылында укытучы гаиләсендә туган. 1992 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга керә. 1997 елда университетны тәмамлап Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты аспирантурасында укуын дәвам итә. Бер үк вакытта Казан Кремле музей-тыюлыгында фәнни хезмәткәр булып эшли. 1999-2000 елларда Каһирәдәге «Әл-Әзһәр» университетының беренче баскычын үтеп, гарәп теле белемен камилләштерә. 2000-2004 елларда Казандагы Россия ислам университетында ректорның референты була, татар теле һәм әдәбиятын, гарәп телен укыта. 2002 елның көзеннән — Татарстан Фәннәр академиясенең фәнни-оештыру бүлегендә әйдәп баручы белгеч.

2004 елның маенда «Дин вә мәгыйшәт» журналы сәхифәләрендә (1906-1918) татар традиционализмы проблемалары» темасына диссертация яклап, тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе алды.

Җәдитчелек-кадимчелек проблемалары буенча дистәдән артык фәнни һәм популяр мәкаләләр, бер китап авторы. Фәнни эшчәнлеген дәвам итә.


Мөхәммәтшин Садыйк Мөхәммәтша улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.

1909 елның 27 сентябрендә Арбор авылында туган. Җиде яшь вакытта әтисе, берничә елдан әнисе үлә — аңа тулы ятимлектә үсәргә, ачлык-ялангачлыкны сабый чактан татырга туры килә. Апасы һәм өч сеңлесе белән күп мохтаҗлыклар күреп үсә. Күмәкләшү еллары алдыннан Киров өлкәсендә, Казан янында урман кисү, сал агызу, төзелеш эшләрендә була. Мөниңгәр авылында төзелгән «Татарстан» колхозына керә. 1936 елда үткәрелгән өч айлык хәрби сборлар вакытында ату буенча бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, Диплом һәм «Ворошиловский стрелок» билгесе ала. 1941 елның көзендә Бөек Ватан сугышына алына. Ул Волхов фронты гаскәрләре сафында Ленинградны саклауда катнаша, камалышның бөтен ачысын кичерә. Пулково калкулыгы өчен барган сугышларда авыр яралана. Аны үлгәннәр арасыннан очраклы рәвештә табып алалар. Камалыштагы Ленинградта, аннан соң Ладога күле аша чыгарылып, Пермь (ул чорда Молотов) шәһәрендә яралардан һәм тирән өшүләрдән елга якын дәвалана, күп операцияләр кичерә. Сул кулының бармакларын югалтып, хәрби хезмәткә яраксыз булып 1942 елның ахырында демобилизацияләнә.

Сугыш юлларындагы фидакарьлекләре өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Ленинградны саклаган өчен» һ.б. медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң колхозда озак еллар бригадир, агротехник, ферма мөдире, төзүче булып эшләде. Арбор басуларындагы күп посадкалар агротехник булып эшләгәндә аның җитәкчелегендә утыртылган. Шушы эштәге уңышлары өчен 1951 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.

Җитмешенче елларда сигез ел буе авылның имамы вазифаларын башкарды. Хатыны Маһинур белән биш бала тәрбияләп үстерде.

1986 елның 26 сентябрендә вафат булды, кабере Мөниңгәр авылы зиратында.


Мөхәммәтшина Лира Габделхак кызы — мәгариф хезмәте ветераны.

1941 елның 10 апрелендә Нөнәгәр авылында укытучылар гаиләсендә туган. 1958 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Чепьядагы «Кызыл Октябрь» инвалидлар артелендә, Чепья китапханәсендә эшли, Пыжмара, Арбор, Түнтәр, Салавыч мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты дәресләре алып бара. Казан Дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетының татар мәктәпләре өчен рус теле һәм әдәбияты укытучылары хәзерләү бүлегенә укырга керә. Ике ел укыгач гаилә корып Казахстан ССРның Караганда шәһәренә китә. Шушында 1968 елда укуын тәмамлый. Шул ук елда аларның гаиләсе Свердловск өлкәсенең Артем районы Буланаш поселогына күченә. Л.Мөхәммәтшина төрле милләт балалары укый торган 28-мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта. Аның мәгариф эшенә багышланган хезмәт стажы 40 елдан артык.

Л.Мөхәммәтшина әлеге төбәкнең иң алдынгы, югары педагогик осталыкка ирешкән укытучысы була. Класстан тыш эшләрне оештыруга зур игътибар бирә. Унбиш елдан артык мәктәптә крайны өйрәнү эшенә җитәкчелек итә. Эшендә һәрдаим балаларның милли үзаңын үстерергә омтыла.

1987 елда бу төбәктә беренче якшәмбе татар мәктәбен оештыра, аның программасын төзи, методикасын эшли. 1998-1999 уку елында бу мәктәп 27-өстәмә белем бирү учреждениесе статусы ала һәм кайнап торган милли тәрбия учагына әверелә. Мәктәп укучылары төрле конкурс, фестиваль, олимпиадаларда катнашалар, җиңү яулыйлар, киң күләмдә милли тәрбия чаралары үткәреп, халыкның милли аңын үстерү буенча бәя биреп бетергесез зур эш алып баралар. Мәктәпне тәмамлаучылар Татарстандагы уку йортларына укырга керәләр. Монда укыган балалар арасында тәртип бозу очраклары бетә. Алар яшьләр арасындагы хәләтне уңайлатуга зур йогынты ясый.

Л.Мөхәммәтшинаның хезмәте үз бәясен ала. Ул Екатеринбург өлкәсе мәгариф департаментының, Артем районы мәгриф идарәсенең Мактау Грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. 2000 елда «Россия Федерациясенең гомуми белем бирү Почетлы хезмәткәре» медале белән бүләкләнә.

Хәзерге көндә лаеклы ялда, Кукмара поселогында яши.


Мөхәрләмова Алсу Гыйлемхан кызы — Герой-ана.

1968 елда Әтнә авылында туган. 1985 елда Пыжмара сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм «Кама» колхозында эшли башлый.

1985 елда колхозның алдынгы механизаторы Хәбир Мөхәрләмов белән никахлашып гаилә төзиләр. Бу матур хезмәт сөючән гаиләдә бүген 12 бала үсә. Өлкәннәре инде тормышка ныклап аяк басып килә, кечкенәләре исә тәпи йөрергә өйрәнә. Уллары Хәлил (1986 елда туган), Шамил (1988 елда туган), Рамил (1989 елда туган), Альберт (1990 елда туган), Асаф (1992 елда туган), Инсаф (1993 елда туган), Ранил (2000 елда туган), Данил (2002 елда туган), кызлары Айсылу (1991 елда туган), Гөлүсә (1998 елда туган), Гөлинә (2001 елда туган), Гөлчәчәк (2003 елда туган)—аларның һәркайсын матур киләчәк, олы тормыш юлы көтә. Әти-әниләренең игелекле тормыш юлы—ала өчен матур үрнәк.

Бүгенге көндә Хәбир Мөхәрләмов яшьлегендәге кебек үк «Кама» күмәк хуҗалыгында тракторчы, комбайнер булып эшли, Алсу исә балалар үстерә.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   26




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет