Билгеле булганча, Идел буе Болгарстанында укырга-язарга өйрәнү ислам дине белән бергә Шәрекъ дини мәктәпләреннән килеп кергән гарәп графикасы нигезендә башланган һәм Алтын Урда, Казан ханлыгы чорында дәвам иткән.
Аеруча киң таралган әлифба – «Шариат әл-иман» («Иман шарты») 18-нче йөзнең 2-нче яртысыннан билгеле. 1802 елда Казанда кат-кат басыла, соңгы басмасы 1928 елда Уфада нәшер ителә. Татар телендәге беренче дөньяви басма «Әлифба»лар 18 нче йөзнең ахыры – 19 йөз башларында Сәгыйт Хәлфин һәм Әхмәт Ваһапов тарафыннан нәшер ителә. 19 йөз ахрында – 20 йөз башында Һади Максуди әлифбасы киң тарала.
Татар әлифбасының аннан соңгы тарихы 1887-1951 елларда яшәгән, педагог Сәйфуллин Габбас Шиһабетдин улы белән бәйле. Аның «Әлифба» китабы 1946 елдан 1964 елга кадәр 19 тапкыр басылып чыга.
Әлифбаның 1965 елдан бүгенгә кадәр тарихы Арча педагогия көллияте белән бәйле.
1962 нче елда Татарстан АССР Мәгариф министрлыгы яңа әлифбалар төзү буенча конкурс игълан итә. Бу конкурста үзләре төзегән дәреслекләр белән Арча педагогия училищесы укытучылары Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзов та катнаша. Алар төзегән дәреслек бүләккә лаек була һәм бастырырга тәкъдим ителә. 1965 нче елда шушы әлифба дөньяга чыга.
«Яңа «Әлифба», нигездә, уку-язу һөнәрен өйрәтүдә соңгы еллардагы яңалыкларны искә алып һәм хәзерге татар гыйлеме казанышларына таянып төзелгән, шул ук вакытта авторлар үткәндә дөнья күргән әлифбаларның уңай якларыннан файдаланганнар», — дигән нәтиҗә ясый татар әлифбаларын өйрәнеп, анализлап чыккан, «Белем әлифбадан башлана» китабының авторы Фатих ага Ибраһимов. Бу дәреслекнең яңалыгы дигәндә түбәндәгеләр күздә тотыла: авазларның үзенчәлегеннән һәм активлык дәрәҗәсеннән чыгып, бу әлифбадан авазларны, хәрефләрне һәм иҗекләрне өйрәтү тәртибе үзгәртелгән. Татар теленең сингармониясен исәпкә алып, сузыклар да моңа кадәр булган әлифбалардан башкачарак тәртиптә бирелә (баш һәм юл хәрефләре бер үк вакытта өйрәнелә).
С. Вагыйзов һәм Р.Вәлитова ирешелгәннәрдән генә канәгать булып калмыйча, туктаусыз эзләнәләр. Сәләй ага төрле «Әлифба» ларны: рус, инглиз, француз, немец һ.б. (барлыгы 13 милләт «Әлифба»сы) өйрәнеп чыга һәм һәр яңалыкны татар «Әлифба»сын камилләштерүгә юнәлтә. 1 нче сыйныф өчен «Туган тел» һәм аны укытуга методик кулланма, шул ук класс өчен «Татар теле» һәм укытучыга методик ярдәмлек, 2-нче сыйныф өчен «Уку китабы», шулай ук «Татар теле» һәм шушы дәреслекләрнең һәркайсы белән ничек эшләргә кирәк икәнен күрсәткән методик кулланмалар нәшер ителә. Монда шунысына да басым ясап әйтергә кирәк, дәреслекләр белән эшләүнең методик кулланмаларын беренче башлап нәкъ менә Сәләй ага белән Рәмзия апа булдыралар. Һәр дәреслекнең методик кулланма белән чыгуын тәэмин итүгә юл салдылар дисәк, һич ялгыш булмас.
Авторлар укытучыларга ярдәм буларак дидактик материаллар һәм язу дәфтәре, таблицалар, кисмә хәрефләр, иҗекләр һ.б. ларны әзерлиләр. Күпьеллык хезмәтләре һәм тәҗрибәләре нәтиҗәләре итеп, галимнәр «Башлангыч мәктәптә татар теле методикасы» дигән зур күләмле монографик хезмәт иҗат итәләр. Аның да берничә басмасы дөнья күрә. Мондый дәреслек әле кадәр башка язылмаган.
Әле алар укытучыларга дәрестә һәм тәрбия чаралары үткәрүдә ярдәм итәрлек өстәмә әдәбият та язалар. Татар теле галимнәреннән беренче буларак укытучыларга киң таралган «Кызыклы гармматика» китабын да Сәләй ага белән Рәмзия апа иҗат итә. «Башлангыч мәктәп укучыларын каллиграфик язарга өйрәтү методикасы» дигән китапларының кыйммәтен дә бәяләп бетергесез.
Аларның хезмәтләрен санап бетерерлек түгел, уртак хезмәтләре булган дәреслекләр, методик ярдәмлекләр, газета-журналларда чыккан мәкаләләре тагын да күбрәк.
Безнең коллектив өчен тагын шунысы куанычлы, «Әлифба» авторлары үзләре исән чакта ук, Мәгариф һәм фән министрлыгы, көллиятнең элеккеге директоры Сәгъдиев Илдус Габдрахманович инициативасы, коллективның бердәм булышлыгы, музейның беренче директоры Хәйруллин Хөсәен Фатыйхович тырышлыгы белән «Әлифба» музее оештырылды һәм уңышлы гына эшләп килә. Бүгенге көндә «Әлифба» музее студентлар һәм укытучылар өчен фәнни өйрәнүләр, практик дәрес-семинарлар үткәрү үзәгенә әйләнде. Озак еллар көллияттә директорның укыту эшләре буенча урынбасары булып эшләгән Камалетдинова Сания Сибгатуловна дәүләт филиалы булган «Әлифба» музееның эшчәнлегенә яңа сулыш бирде, бик күп төрле юнәлешләрдә эш алып бара. Музейда татар әлифбасының кулъязма вариантларыннан башлап үсеш тарихы күрсәтелә. Аеруча мөһим экспонатлар арасында дөнья халыклары әлифбалары коллекциясе, С.Г. Вагыйзов һәм Р.Г. Вәлитованың шәхси әйберләре, дәреслекләре бар.
Р.Г. Закиева
Сопоставительное освещение грамматических особенностей татарского и турецкого языков.
Современный татарский и турецкий языки входят в семью тюркских языков, на которых говорят многие народы. В грамматическом и фонетическом отношениях, а также по составу лексики тюркские языки значительно отличаются от индоевропейских языков, например русского.
По своей морфологической структуре татарский и турецкий языки, как и все тюркские, относятся к типу агглютинативных («приклеивающихся») языков. В языках этого типа чётко выделяется корень слова, к которому в определённой последовательности, один за другим, присоединяются справа грамматические показатели, называемые аффиксами, каждый из которых имеет, как правило, одно строго определённое значение (в отличие от флективных языков, например русского, где суффикс совмещает в себе обычно несколько грамматических значений).
Пример: өй – ev – дом
өйгә — ev-e – дом-у
өй-ләр-гә — ev-ler-е – дом-ам
Русский суффикс –ам указывает одновременно на множественность и на дательный падеж, тогда как в татарском и турецком языках эти два значения передаются двумя аффиксами.
И в татарском и в турецком языках выделяются одинаковые части речи. Для этих языков специфично обилие различных морфологических форм, особенно глагольных. Оба языка характеризуются большой стройностью, почти полным отсутствием каких-либо исключений.
Ряд специфических черт имеет и синтаксис. Так, любое определение (простое или сложное, именное или глагольное) всегда предшествует определяемому, а сказуемое располагается обычно в самом конце предложения (хотя в разговорной речи последнее правило часто нарушается). Придаточные предложения – всегда предшествуют главному предложению или его сказуемому.
Лексический состав татарского и турецкого языков является чрезвычайно пёстрым (исконно тюркские слова, арабские, персидские, западноевропейские заимствования).
Главной специфической чертой фонетического строя татарского и турецкого языков является закон гармонии гласных (сингармонизм), сводящийся к тому, что качество гласного первого слога определяет собой качество гласных последующих слогов, например: ир-ләр-ебез-гә, erkek-ler-imiz-e «нашим мужчинам» (все гласные в этом слове переднего ряда и негубные).
Оба языка можно подразделить на литературный и диалекты.
Современный татарский алфавит в своей основе является кириллицей, а турецкий – латиницей.
ФОНЕТИКА
При сравнительном изучении графической системы татарского и турецкого языков прежде всего нужно отметить количественное различие букв в этих языках. Татарский алфавит состоит из 39, а турецкий алфавит из 29 букв. В современном татарском языке 9 исконных гласных (а, ә, у, ү, о, ө, ы, е ) и 3 заимствованных (о, ы, е). В турецком языке 8 гласных звуков (a, ı, o, u, e, i, ö, ü). В обоих языках гласные различаются по месту образования, по подъёму, по наличию или отсутствию лабиализации (огубления).
В современном татарском языке 26 исконных согласных, в заимствованиях и диалектах употребляются ещё 5 согласных (ц, ч, щ, в, х). В современном турецком языке 21 согласный звук. Согласные звуки различаются по месту образования, по способу образования и по участию голосовых связок.
Сингармонизм. В татарском и турецком языках в одном слове могут сочетаться только звуки однородные с точки зрения переднего или заднего образования, т.е. или исключительно гласные переднего ряда и мягкие согласные, или исключительно гласные заднего ряда и твёрдые согласные. Действие закона сингармонизма сохраняет свою полную силу только в аффиксах (алма – алмалар, килгән – килгәннәр; araba – arabalar, gelmiş –gelmişler ). Что же касается корней слов, то закону сингармонизма подчиняются только собственно татарские (турецкие) корни; корни заимствованных слов (арабских, персидских, западноевропейских, иностранных) сингармонизму не подчиняются (сәлам – selâm, профессор – professör).
Говоря о гармонии согласных в татарском и турецком языках, мы имеем в виду то, что начальный согласный аффикса уподобляется конечному согласному корня; уподобление это выражается в следующем: а) если корень слова оканчивается на глухой согласный звук, то и прибавляемый аффикс может начинаться только с глухого согласного, или наоборот, после звонкого согласного (а также гласного) основы прибавляемый аффикс может начинаться только со звонкого (авыл-да, мәктәп-тә, ev-de, sokak-ta).
МОРФОЛОГИЯ
Как в татарском, так и в турецком языках грамматика устанавливает одинаковое количество частей речи, которые выполняют одни и те же синтаксические функции. Таковы:
исем – isim, существительное,
сыйфат – sıfat, прилагательное,
сан – sayı, числительное,
алмашлык – zamir, местоимение,
рәвеш – zarf, наречие,
фигыль – fiil, глагол,
бәйлек – ilgeç, послеслог,
теркәгеч – bağlaç, союз,
кисәкчә – edat, частица,
ымлык – ünlem, междометие.
Имя существительное и по своему определению и по своим функциям в обоих рассматриваемых языках является совершенно аналогичной категорией. В морфологическом отношении имена существительные в татарском и турецком языках характеризуются категориями падежа, принадлежности и категорией числа. В синтаксическом плане имена существительные чаще всего сочетаются с глаголами, при этом между ними устанавливается предикативная (бала йоклый, çocuk uyuyor) или пояснительная связь (таштан ясалган, taştan yapılmış).
Имя прилагательное в татарском и в турецком языках грамматически не оформлено: не имеет формальных показателей, отличающих его от других частей речи. Исключение составляют лишь производные прилагательные, имеющие в своём составе характерные только для этой части речи словообразовательные аффиксы: тәрбия-ле, тәрбия-сез, terbiyeli, terbiyesiz. Имя прилагательное – неизменяемая часть речи. Только качественным прилагательным свойственно выражать степени сравнения. С точки зрения синтаксической, имя прилагательное примыкает к существительному и выполняет функцию определения (җылы яңгыр, ılık yağmur).
Основными морфологическими показателями числительного в обоих языках являются аффиксы, с помощью которых образуются разряды числительных: количественные, порядковые, разделительные. В турецком языке отсутствуют разряды собирательных и приблизительных числительных, которые есть в татарском языке.
Местоимение – это часть речи, характеризующаяся тем, что в отличие от других не называет явления объективной действительности, а лишь указывает на них. В татарском и турецком языках по значению различают личные (мин, ben), указательные (бу, bu), вопросительные (кем, kim), неопределённые (нәрсәдер, birşey), определительные (бөтен, bütün), отрицательные (һич, hiç) местоимения.
С точки зрения морфологической татарское и турецкое наречие, так же как и имя прилагательное, грамматически не оформлено. Это – неизменяемая часть речи. Лишь части наречий характерно нерегулярно выражать степени сравнения и интенсивности признака. С синтаксической точки зрения наречие поясняет глагол, другое наречие, имя прилагательное, предикативы, реже имя существительное. Наречие в основном выполняет функцию обстоятельства, функционирует и как сказуемое. По своим лексико-грамматическим значениям наречия делятся на определительные (тиз, аз, çok. az) и обстоятельственные (югары, хәзер, yukarı, şimdi).
Глагол в татарском и турецком языках – самая обширная и сложная категория. Как часть речи глагол характеризуется грамматическими категориями наклонения, времени, отрицания, залога, числа, лица. Также глаголы характеризуются классами форм причастия, деепричастия, инфинитива, имени действия и модальными формами.
Таким образом, будучи родственными языками, татарский и турецкий языки наряду со сходными имеют моменты, отличающие один язык от другого, без усвоения которых невозможно выразить свои мысли на том или ином языке.
Г.К. Каримова
Достарыңызбен бөлісу: |