«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Миләүшә Сәмигуллина, Балтач районы Кенә урта мәктәбе



бет52/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   45   46   47   48   49   50   51   52   53

Миләүшә Сәмигуллина, Балтач районы Кенә урта мәктәбе


Укытучысы Р.Т. Ахметова.

Гариф Ахуновның «Хәзинә» романында «Хәзинә хуҗалары»
Һәр тарихи чорның, һәр заманның аеруча сизгер, халык йөрәгенең тибешен җаны-тәне белән тоючы, сәләтле, үткен күзле һәм тапкыр әдибе була. Мондый әдипләр безнең заманда да аз түгел. Бигрәк тә сугыштан соңгы илленче-җитмешенче еллардагы прозабызга карата әйткәндә, без Гариз Ахуновны искә төшерми кала алмыйбыз. Гариф Ахунов безнең әдәбиятыбызның алгы сафында. Ул хикәя, поветь һәм очерклар иҗат итә. Бигрәк тә романнары, әдәбиятка алып килгән яңа темалары һәм мавыктыргыч образлары белән җәлеп итә. Шундый романнарның берсе − «Хәзинә» романы. «Хәзинә»дәге Кәлимәт авылы, аның кешеләрен автор берничә әсәрендә сурәтли. Мәсәлән, авылның йөзе үзгәрүе, нефтьчеләрнең авыл халкына йогынтысы, Татарстан нефтьчеләренең эштәге, тормыштагы сокланырлык батырлыклары теге я бу дәрәҗәдә чагылып үтә. Язучының беренче иң зур уңышы, безнең әдәбиятка да яңалык өстәүче беренче зур әсәре − ул, әлбәттә, «Хәзинә» романы булды.

«Хәзинә» романында төп геройлар − халык арасыннан чыккан гади кешеләр, кайберсе әле күптән түгел колхоз кырында эшләгән, кайберләре зур тормыш юлын үткән эшче сыйныфы вәкилләре. Аларның барысын да бер теләк һәм бер изге бурыч берләштерә, илгә нефть биреп, илнең куәтен арттыру, совет кешеләренең тормышын яңа шатлык, бәхет белән бизәү, бердәмлек көченең тантанасын эштә, һәр өйдә күрү... Язучы бу романда совет кешеләренең үсүен, эшче сыйныфының, конкрет әйткәндә, нефтьчеләрнең авылга да уңай йогынты ясавын сурәтли. Романда төрле милләт кешеләренең бердәм эше, бергә дус яшәве дә әйбәт бирелгән. Искелек белән яңаның көрәше турында фикер − әсәрнең башыннан ахырына кадәр дәвам итә.

Гариф Ахунов нефтьчеләрнең эшен, тормышын тасвирлаганда, тар мәгънәдә «эшне» күрсәтү, төрле техника, эш кораллары турында сөйләү белән мавыкмый, аны, барыннан да бигрәк, Кеше язмышы, төрле гаиләләр эчендә барган, асылда, туган халкында барган үзгәрешләр процессы кызыксындыра.

«Хәзинә» романы безнең әдәбиятта әле бик аз яктыртылган Татарстан нефтьчеләре тормышы темасына, республикабыз, халкыбыз өчен яңа булган күренешләрне һәм үзгәрешләрне күрсәтүгә багышланган. Романның төп идеясе − аның исеменнән үк аңлашылган шикелле. Ә нәрсә соң ул Хәзинә? Тыштан караганда, әлбәттә, нефть − «кара алтын» табу һәм шул байлыкны ил, халык файдасына бирү өчен көрәш турында сүз бара. Ләкин болай гына аңлату бик тар булыр иде. Романның төп идеясе вакыйгалар үзәгендә торган геройның берсе − карт мастер Лотфулла абзый сүзләреннән яхшы аңлашыла: «Газеталарда без нефтьне «кара алтын» дип язабыз. Алтын. Димәк, хәзинә. Әмма дә ләкин безнең хәзинәбез нефть кенәме соң? Кешеләр дә хәзинә түгелме? Кешеләр дә хәзинә бит, иптәш секретарь. Ни өчен дигәндә, кешеләр булмаса, ни эшли аласың. Хәзинәң хәзинә килеш җир куенында ята бирә...» Әйе, безнең кешеләр − үзе бер зур хәзинә. Әдәбиятның да, гомумән, максаты − машинаны яки бу очракта нефть байлыгын ачу, аның эшкәртелүен генә тасвирлау түгел, шунда эшләгән кешеләрне, аларның яшәешен, уй-тойгаларын, кыскасы, кешене, кешелек дөньясын сәнгатьчә сурәтләү.

Романда үзәк урынны яшьләр − Фәйрүзә, Арслан, Кәрим, Булат, Мөнәвәрә образлары алып тора. Шуның белән бергә язучы төрле характердагы һәм аң дәрәҗәләре төрле булган олы буын кешеләре − Шәвәли абзый, Лотфулла Дияров образларына да киң урын биргән. Бу очраклы нәрсә түгел, әлбәттә. Ул нәрсәнең эчке мәгънәсе, төп идеясе белән бәйләнгән.

«Хәзинә» романында яшьләр турында әйткәндә, Арслан белән Кәрим арасындагы конфликтка корылган бер әсәр дип кенә бәяләү дөрес булмас иде. Романда тасвирланган вакыйгалар, шәхси һәм иҗтимагый тормышта искелек белән яңаның кискен каршылыкка очравын һәм яңаның өстенлеген, көчен аңлаткан җанлы күренешләр, кешеләрнең төрле язмышлары үзара тыгыз бәйләнгән бик күп мәсьәләләрне кузгата. Романны укып чыккач, барыннан да элек, ике семья − Шәвәли һәм Лотфулла семьялары язмышы турында уйланасың. Авылдашлары яшь Кәрим Тимбиков тормышы да алар белән бәйләнгән. Язучы, ике төрле карашны биргәндә, капма-каршы характерларны сурәтләгәндә, контрастлык алымын киң куллана: иске карашлы, тискәре, тупас холыклы Шәвәли белән алдынгы карашлы, кешелекле, олы йөрәкле Лотфулла; иске гореф-гадәтләргә кыю каршы чыккан, эшчән, батыр йөрәкле, түземле, мәхәббәтендә дә икеләнүсез Фәйрүзә белән йомшак күңелле, эчтән генә янып яшәүче, мәхәббәте өчен көрәшүгә көче җитмәгән, җәмгыять хезмәтеннән аерылган Мөнәвәрә; шәхси тормышка һәм хезмәткә капма-каршы карашларда булган Арслан белән Кәрим.

«Хәзинә» романы яхшы образлары, матурлыкка, бәхеткә омтылган яшьлек романтикалы, иҗади хезмәттә яңа кешенең, яңа шәхеснең тууын гәүдәләндерүе белән кыйммәтле.

«Хәзинә»нең икенче кисәге булган «Хуҗалар» романында да нефтьчеләр тормышы сурәтләнә, замананың яңа герое − алдынгы кешесе проблемасы куела. Бу әсәрдә беренче роман буенча инде таныш булган геройлар белән дә очрашабыз: Лотфулла, Арслан, Шәвәли, Мөнәвәрә, Сәгыйдә, Атнабай... Хәзер инде алар җитди тормыш сынавын үткән кешеләр, илнең, халыкның хөрмәтенә лаеклы кешеләр. Шулай да романның төп герое − нефть идарәсе начальнигы Арслан Гобәйдуллин. Ул нык характерлы, үзенә карата да, иптәшләренә карата да таләпчән, туры сүзле, кешелекле, матур киләчәккә, яңаның өстенлек алуына ышана белүче һәм шуның өчен көрәшә белүче кыю йөрәкле җитәкче.

Әсәрнең исеме «Хуҗалар» дип бирелгән. Ә кемнәр соң ул хуҗалар? Бу турыда Арслан да уйлана: «Илгә хуҗаларның ниндиләре генә килмәгән... − ди ул. − Ләкин илнең чын хуҗасы гомер-гомергә халык булган. Үз-үзен аямыйча, үзенә күп нәрсә таләп итмичә, чын күңеленнән хезмәт итүче фидакарь кешеләр − менә кем ул − хуҗалар...»

Авторның әйтүенә караганда, «Хәзинә» өч кисәктән торган трилогия булырга тиеш булган. Ләкин, кызганычка каршы, өченче китабы чыкмыйча калган. Без, аңа карамастан, шушы бай эчтәлекле ике китап: «Хуҗалар» һәм «Хәзинә»без булганга куанып яшәргә тиешбез.

Гариф Ахуновның бу әсәре зур вакыйга − Татарстан нефтенең яңа катламнары ачылган вакыйгага нигезләнгән. Шул ук вакытта ул мәсьәләнең икенче ягына да игътибар итәргә куша. Нефть, бер яктан, Татарстанны күтәрде, бүген нефтькә бәяләр үскәннән-үсә бара. Икенче яктан, әсәрдәге Йөзлекәй карчыкның хафалануы безне искәртә кебек. Чөнки уңдырышлы туфрак актарылып, тау-тау кызыл балчык өелде, йөзләгән машиналар җиргә, аркылыга-буйлыга, тирән җәрәхәтләр ясады. Димәк, Йөзлекәй карчык сүзләре, карт-карчыкның искелеге, наданлыгы түгел, ә алдан күрүчәнлеге икән. Бүген без, чыннан да, шундый аяныч нәтиҗәләрне күрәбез. Димәк, җир асты хәзинәсен алдынгы ысуллар белән: чишмәләрне агуламыйча, җирләрне җәрәхәтләмичә, һаваны бозмыйча, ягъни табигатькә зыян салмыйча алырга кирәк. Әсәр бүгенге көндә шул ягы белән тагын да актуаль. Чөнки бу вакыйгаларга, әсәр язылганга, ярты гасыр үтсә дә, без гыйбрәт алдыкмы, алга киттекме, яки хәзинә белән хуҗаларча эш итәргә өйрәндекме соң? Иң аянычы да шунда: әсәрдә күрсәтелгән ачы тәҗрибәдән сабак ала белмәдек, ваемсыз калдык. Безгә кешеләрне, иң олы хәзинәбез − Җиребезне сакларга кирәк!



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   45   46   47   48   49   50   51   52   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет